Конспект занятия
план-конспект занятия по окружающему миру на тему

Кашапова Гулюза Флюровна

"Ташлар нинди була?"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya.docx804.7 КБ

Предварительный просмотр:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ

УПРАВЛЕНИЕ ДОШКОЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ

ИСПОЛНИТЕЛЬНОГО КОМИТЕТА

НИЖНЕКАМСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАСРТАН

КОНСПЕКТ

СОВМЕСТНОЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ДЕЯТЕЛЬНОСТИ С ДЕТЬМИ  ВТОРОГО МЛАДШЕГО ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА НА ТЕМУ:

«Ташлар нинди була?»

Автор:  Кашапова Г.Ф.,

воспитатель МБДОУ №86,

первая квалификационная категория

г. Нижнекамск

2016г.

Тема:

«Ташлар нинди була?»

Интегральләштерелгән белем бирү өлкәсе:

 Сөйләм үстерү, танып – белү эшчәнлеген үстерү, социаль коммуникатив үсеш.

Төре:

 Интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге.

 Балалар катнашында   эшчәнлекнең үзенчәлекле  төрләре:

Интерактив тактада рәсемнәр карау, тәҗрибәләр үткәрү,  уен “Зур һәм кечкенә ташлар”

 Максат:

 Әйләнә-тирә дөньяны танып белүгә уңай эмоцияле мөнәсәбәт үстерү.

Бурычлар:

Балаларның сенсорик сәләтләрен үстерү. Тере  булмаган табигать объектларына кызыксыну теләге уяту.

Тәҗрибәләргә таянып балаларның белемнәрен ачыклау. Тәҗрибәләрдән алынган ачышлардан куану хисе алу.

Балаларны төрле ташлар белән, аларның үзлекләре, үзенчәлекләре белән таныштыру. Уйлау процессын формалаштыру: күзәтүләр аркылы ташларны төрле билгеләре буенча төркемнәргә бүләргә һәм гомумиләштерергә, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтү, күнектерү.

 Эшчәнлек барышында кулланылган методик алымнар һәм формалар:

Балалар игътибарын җәлеп итү, интерактив тактада рәсем карау, әңгәмә, сораулар, физминутка, хезмәт, күзәтү,

тәҗрибәләр, йомгаклау.

 Җиһазлау:

Интерактив такта, алъяпкычлар, төрле ташлар, стакан су белән су, кул сөлгеләре.

Шөгыль төзелеше һәм структурасы:

  1.  Ташлар турында әңгәмә.
  2. Интерактив тактада рәсемнәр карау
  3. 1 нче тәҗрибә.
  4. Уен “Зур һәм кечкенә ташлар”
  5. 2 нче тәҗрибә.
  6. Физминутка
  7. 3 нче тәҗрибә
  8. Нәтиҗә

 Алдан башкарылган эш:

Прогулкада ташларны күзәтү, ташлардан коллекция җыю, төзү уеннары, узорлар ясау.

 Киләчәктә эшләнәсе эшләр:

Балаларны төрле ташлар белән, аларның үзлекләре, үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү. Уйлау процессын формалаштыру: күзәтүләр аркылы ташларны төрле билгеләре буенча төркемнәргә бүләргә һәм гомумиләштерергә, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтү, күнектерү.

Белем бирү эше:

Тәрбияче.  Балалар, хәлләрегез яхшымы? Белемнәр алырга әзерме?

Ерак диңгезләр артында, бер патшалыкта биек таулар тора. Бу тауларда бик күп байлыклар бар. Таулардагы тәртипне үткен күзләре белән Тау хуҗасы саклап тора. Ул безнең кызыксынуларыбызны белә. Бүген без Тау хуҗасында кунакта. Әйдәгез, аның байлыклары белән танышыйк.

Интерактив тактада рәсемнәр карау.

Тәрбияче.  Балалар, безгә Тау хуҗасы “серле капчыгын” бирде.  Безгә бу байлыкларны белергә, өйрәнергә кушты.

Балалар, безгә бу капчыкта нәрсә икәнен белер өчен капшап карарга кирәк булачак.  Нәрсәләр биргән безгә Тау хуҗасы?

Балалар.  Төрле ташлар.

Тәрбияче.  Сез бүген кечкенә балалар гына түгел, ә белгечләр, галимнәр. Бүген лабораториядә сезнең белән тәҗрибәләр үткәрербез. Подносларга карагыз әле, анда нәрсәләр бар?

Балалар.  Күптөрле ташлар.

1 нче тәҗрибә.

Тәрбияче.  Балалар, игътибар белән карагыз да, иң зур ташны табып күрсәтегез миңа. Нинди таш?

Балалар.  Зур таш.

Тәрбияче.  Ә хәзер иң кечкенә ташны табып күрсәтегез. Нинди таш таптыгыз?

Балалар.  Кечкенә таш.

Тәрбияче.  Иң зур таштан – иң кечкенә ташка кадәр ташларны бер рәткә тезегез.

(балалар тезәләр)

Тәрбияче.  Молодцы! Димәк, ташлар нинди була?

Балалар.  Зур, кечкенә.

Тәрбияче.  Балалар, түгәрәк ясап басабыз. Сезнең белән уен уйнап алабыз.

Уен “Зур һәм кечкенә ташлар”

Түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче “кечкенә ташлар” сүзен әйткәч- урыннарында калалар, “зур ташлар” сүзен әйткәч – уртага җыелалар. Берничә тапкыр кабатлана.

2 нче тәҗрибә.

Тәрбияче.  Балалар, ташлар тавыш чыгара аламы юкмы икәнен тикшереп карыйбыз. Стаканга берничә таш салыгыз, селкетегез һәм тыңлагыз. Нәрсә ишеттегез?

Балалар.  Бәрелгән тавыш.

Тәрбияче.  Әйе дөрес, балалар. Ә хәзер ташларны бер – берсенә бәреп карагыз. Нинди тавыш ишетәсез: тынычмы, көчлеме?

 Балалар.  Көчле.

 Тәрбияче.  Әйе дөрес, ташларны бер-берсенә шакысаң, көчле, яңгыравык тавыш чыга. Димәк, ташлар тавыш чыгарамы?

Балалар.  Әйе, ташлар тавыш чыгара.

Физминутка.

Без юлдан бардык, бик күп таш таптык (атлап барабыз)

Утырдык, җыйдык, алгарак киттек (утырып җыябыз, атлыйбыз)

Уңга борылдык, соры таш таптык (уңга борылабыз)

Утырдык, җыйдык, алгарак киттек (утырып җыябыз, атлыйбыз)

Тауга без мендек, очлы таш таптык (атлыйбыз)

 Тау астына төштек – ак ташлар таптык (урыннарда йөгерәбез)

Ташларны алып бакчага кайттык (атлап барып урыннарга утырабыз)

3 нче тәҗрибә.

Тәрбияче.  Балалар, әйдәгез ташны суга салыйк та карыйк, нәрсә булыр икән?

Балалар ташны суга сала.

Балалар.  Таш бата.

Тәрбияче.  Ни өчен?

Балалар.  Чөнки таш авыр.

Нәтиҗә.

Тәрбияче.  Бүген без кемдә кунакта булдык?

Балалар.  Тау хуҗасында.

    Тәрбияче.  Ул безгә нәрсәләр бирде?

Балалар.  Күптөрле ташлар.

Тәрбияче.  Ташларның нинди була?

Балалар.  Зур, кечкенә, каты, авыр.

Тәрбияче.  Ташлар тавыш чыгарамы?

Балалар.  Әйе, ташлар көчле  тавыш чыгара.

Тәрбияче.  Тау хуҗасы сезнең бик күп белем алуыгызга сөенде. Сезгә бик зур рәхмәт әйтә. Саубулыгыз, балалар.

 

Приложение

F:\ВК\3nijlhH1GRg.jpg

F:\ВК\2z5Sp5xG798.jpg

F:\ВК\gxbCuJMevIk.jpg

F:\ВК\i9RWqBMQhm4.jpg

Кулланылган әдәбият.

1.Т.В.Вострухина, Л.А.Кондрыкинская. Знакомим с окружающим миром детей. ТЦ Сфера, 2011г.

2.Л.В.Куцакова. Трудовое воспитание в детском саду. Мозаика-Синтез. Москва, 2015г.

3. К.В.Закирова «Балачак аланы».Казан:РИЦ,2011.

4. Интернет ресурс.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект логопедического занятия учителя - логопеда Туровской С. В.Конспект занятия" Звук "У""

Тема. Звук У. Цель. Закрепить навыки четкого произношения звука .   Задачи образовательные: 1.            Познакомить детей со звуком ...

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»

Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи        «В гости к бабушке»...

Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми

Дата проведения:  21  февраля  2012  г. Участники:   дети подготовительной группыПроводит:  педагог-психолог Панова  М.М.Цель:способствовать формиров...

Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий

Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при  определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.

В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...