Квест уен аша- әкият иленә сәяхәт
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)

Багутова Назира Миннахметовна

      Квест уен аша- әкият иленә сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kiyat_ilend_seminarga.docx28.02 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Квест уен аша- әкият иленә сәяхәт

Максат: квест-уен ярдәмендә балаларның әкиятләр турындагы белемнәрен системалаштыру һәм ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирү бурычлары:

1. балаларны актив танып белү эшчәнлеге өчен шартлар тудыру;

2. әкиятне бирем буенча танып белү сәләтен формалаштыру;

3. әкиятләрнең исемнәрен искә төшерү;

4.сүзлек запасын киңәйтү өстендә эш алып бару;

Үстерү бурычлары:

1. балаларның сөйләм активлыгын үстерү өчен шартлар тудыру;

2. сорауларга җавап бирә белүне үстерерү;

3. логик фикерләүне, хәтерне, хыялны, күрү хәтерен, күзәтүчәнлекне үстерерү.

Тәрбия бурычлары:

1. әкият жанрына кызыксыну тәрбияләү;

    2. үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләргә: бүлдермәскә, башкаларны тыңларга,         игелекле, бердәм,гадел булырга тәрбияләү.

3. командада эшли белүне формалаштыру, төркемдә балаларны бер беренә якынайтуга   ярдәм итү.

Алдан эшләнгән эшләр: әкиятләр уку, аларның эчтәлеге буенча әңгәмәләр, уеннар, әкиятләргә   иллюстрацияләр карау, мультфильмнар карау, тема буенча китаплар күргәзмәсе,  табышмаклар чишү.

Материал һәм җиһазлар: ноутбук,экран, Кабартма, Әкиятче, Шүрәле өчен киемнәр, әкият геройлары рәсемнәре, серле капчык, шарлар, физкультура атрибутлары.

I.Кереш өлеш. Оештыру. Уңай халәт булдыру

Балалар ярым түгәрәк булып басалар!

Тәрбияче: -Хәерле иртә балалар, кәефләрегез ничек? Буген бездә кунаклар бар, әйдәгез исәнләшик әле.

-Бер- беребезгә карыйбыз, яхшылап кочаклыйбыз

-Дустыбызга карыйбыз, елмаеп көләбез

-Башыннан сыйпыйбыз, борыныннан тотабыз,

-Колагыннан тотабыз, аркасыннан сыйпыйбыз.

II. Төп өлеш

Мотивация. -Балалар әйтегез әле, сез нәрсәләр яратасыз? (уеннар, әкиятләр). Әкиятләр гадәттә ничек башлана? (балалар җаваплары)

 У-уу балалар әкият иле бик серле, тылсымлы инде ул.

Бүген иртән бакчага килсәм күрәм өстәлдә серле йомгак ята. Запискасыда бар. “Хәерле иртә матур кызлар, батыр малайлар! Мин сезгә түземсезлек белән хәбәр итәм бик матур бер аланда әкият китабы бар. Ә ул китап бәләгә тарган. Явыз Убырлы бөтен әкиятләрне бута -

бутап бетергән. Ул китапка кадәр барып җитү бик күп көч сорый. Ярдәм итәсе иде бит шул китапка. Әгәрдә сез бакчаның иң батырлары, иң кыюлары икән юлга чыгарсыз дип ышанам. Сәлам белән Шүрәле”

Тәрбияче: Анда барыр өчен биктә кыю, батыр булырга кирәк. Сез юлда очраган каршылыкларны җиңеп чыгарга әзермы?

-Без ул китапны каян табарбыз соң? Уйлыйк әле.  Ә записка артында карта бар икән бит. (Карта бн танышу. Йомгак.)

Тәрбияче: Шулай булгач йомгак кая таба тәгәри, шунда юл тотасы була.

-Балалар хор белән: 3 тапкыр кул чабыйк,

4 тапкыр тыпырдыйк,

Уңга борылыйк, сулга борылыйк

Бер урында әйләник

Һәм әкияткә дөньясына эләгик. ( Йомгак ишеккә тәгәри)

  Тәрбияче. Балалар бу нинди ишек микән? Мин кереп карыйм әле (тәрбияче Әкиятчегә әйләнеп чыга) Музыка уйный

Әкиятче: Исәнмесез, Нинди матур балалар сез.Ә сез мине таныдыгызмы?

 Әйе мин Әкиятче . Ә сез әкиятләр беләсезме?

Мин сезне сынап карыйм әле.

-Казлар аккошлардан качарга булышкан агач? (алмагач)

- убырлы карчыкның оча торган транспорты? ( ееберке)

- Шүрәле белән очрашкан егет? (Былтыр)

-тарак урлаучы карак малай кайсы әкияттән? (Су анасы)

- гаилә белән тартып чыгарылган яшелчә. (шалкан)

- әрҗә төбеннән себерелеп, оннан пешерелгән ризык. (кабартма)

- Сез балалар әкиятләрне бик күп беләсез икән.

Минем бик зур әкиятләр китабым бар. Анда матур –матур әкиятләр яши.

(музыка уйный)

  • Әй, серле әкият китабым
  • Битләреңне безгә ач әле
  • Сихри дөнья белән таныштыр
  • Әкият геройлары белән очраштыр.  (Әкиятче китапны ача, анда ак битләр генә)

Әкиятче: Ой, минем әкиятләрем кая юкка чыкканнар соң? Балалар нишләргә соң? (җаваплар).

Әкиятче: Балалар, карагыз әле менә бу карта- схема. Ул безгә ярдәм итәчәк. Без шуның буенча хәрәкәт итәрбез. Сез биредә нәрсәләр күрәсез? (юнәлешне күрсәтүче уклар, агачлар һ.б)

Әкиятче: Безгә әлеге агачны әйләнә- тирәдән табарга кирәк. Ә агачка таба уклар күрсәтелгән.

Минем әкият геройларым шул агач астындадыр.

1 Табигать почмагындагы агачка бару. Агач төбендә алдан һәрбер балага әзерләнгән альбом битләре. Әлеге бит ике катлы итеп

ябыштырылган, уртасыннан ерлыла башлаган. Ерткач кабартма рәсеме барлыкка килә).

Әкиятче: Мин ниндидер тавыш ишетәм, ә сез ишетәсезме? Бу агач төбендәге кәгазьләр арасыннан килә ул тавыш.  (һәрбер балага альбом битләре бирелә, балалар аны ертып ачалар һәм кабартма рәсеме барлыкка килә.

Кабартма җыры (бер бала)

Кабартма: Исәнмесез дусларым! Ә сез монда нишлисез?

Әкиятче: Минем китабымнан әкиятләрем юкка чыкканнар. Шуларны эзлибез. Кабартма син ни өчен китаптан чыгып качтың ?

Кабартма: Әбидәндә, бабайданда качып мин дусларымны эзли идем. Аларны тапкач, китапка кире кайтам.

 Әкиятче: Әйдәгез балалар кабартмага дусларын эзләргә булышыйк. Кабартма әкиятендә нинди хайваннар бар?  ( Ярмалар астында ябыштырылган әкият геройларын табу)

Кабартма: Менә бит минем дусларымны таптым. Рәхмәт сезгә, балалар. Мин сезгә юлыгызны дәвам итү өчен подсказка яки серсүз бирәм. Хәерле юл сезгә дусларым  (зур йомырка бирә) (Әкиятче балалар бн китапка кабартма тыгып куя)

(Кечкенәләр чыгып китәләр).

Әкиятче: Юлыбызны дәвам итү өчен Кабартма калдырган серсүзне ачып карыйк әле. Анда ШАР  рәсеме. Шулай булгач без нәрсә эзлибез? ШАРЛАР

Ә хәзер карта схеманы карыйк, ничек хәрәкәт итәргә икәнен ачыклыйк. (Картаны карау анда аю эзләре)

ЭЗЛӘР БУЕНЧА ШАРЛАРГА БАРУ

Әкиятче: Балалар бу гади генә шарлар түгел, әкияти шарлар. Ә шарлар эчендә табышмаклар. Ул табышмакларны без ничек итеп алырбыз? (җаваплар) (Идәнгә утыру)

 Өчәү бергә яши алар

Урманда өй эчендә

Өй эчендә 3 карават

3 мендәр бар өстендә.

Уртада зур өстәл тора

3 чокыр бар өстендә

Я, кайсыгыз әйтеп бирә,

Кемнәр яши бу өйдә? (3 аю)

Әбисенә күчтәнәчкә

Онык пәрәмәч илтә

Соры бүре алдалап

Кызны алдалап йөртә. (Кызыл калфак)

-Карт кабартманы кабыпта йоткан

-Кәҗәнең 7 чебие булган

- Теремкәйне тычкан җимергән

-Таракны Шүрәле урлаган

- Куян кызын казлар- аккошлар урлаган.

Ул бернэрсэ дэ белми

Э без аны белэбез.

Яшермичэ эйтегез.

 Анын исеме -? - Белмәмеш.

 Очлы агач борыны белэн

  Һәр тишеккә ул керә,

   Стенадагы рәсемне дә

   Борыны белэн җимерә.

Ул кем була?-Буратино.

Һэр туган кон саен

Ул Гена белэн килэ

Анын кем икэнен

Элбэттэ hэркем белэ

- Эйе Чебурашка

 

Түбә астында яши

 Бик биектэн оча ул.

 Йокларга ятканнан соң

  Очып килер яныңа,

  Шат кунелле……-Карлсон.

 (Әлеге әкиятләрне китапка урнаштыра бару)

- Уен “Серле әкият капчыгы” ( Капчыктан балта, савыт, тарак, мылтык,оклау, себерке, яулык чыга. Балалар әлеге предметларны кайсы әкияттә кулланылганын әйтәләр)

3. Неро - уен

1.Бежали бегемотики

Надутые животики

Бежали и бежали

Идружно повторяли

      Ладонь, кулак

      Ты тоже делай так

2.Весёлые лягушки

 Скакали на опушке

Скакали и скакали

И дружно повторяли

      Ладонь, кулак

      Ты тоже делай так

     А маленькая змейка

В траве ползла змейка

За всеми повторяла

Әкиятче: Сез бик актив эшләдегез, молодцы. Ә хәзер

 серсүзне ачып карыйк әле. Анда спорт инвинтарьлары рәсеме.

Ә хәзер картаны карыйк әле. Ничек барырга икән анда? Обручтан обручка сикерү,.....

Әкиятче: Балалар, ике командагы бүленеп, Әкияти эстафета үткәрәбез. Командаларга исем уйлыйк.

1 эстафета “Кабартма” (таяк бн туп тәгәрәтеп бару)

2 эстафета “Убырлы Карчык” (себеркегә атланып чабу)

3 эстафета “Золушка” (чәчелгән чүпләрне җыю)

4. “Сизү органнары”

5.“Буталган әкиятләрне җый”

6.  Мнемотаблица

Әкиятче: Ә хәзер игьтибар экранга. Анда менотаблицалар Экранга чыккан таблицадагы әкиятләрне әйтә барабыз. (“Чукмар белән Тукмар” әкиятен бер бала сөйли)

Шүрәле. Сезне мин читтән генә күзәтеп тордым. Сез бик белемле, зирәк балалар икәнсез. Барлык биремнәрнедә үтәп чыктыгыз, бик күп әкиятләр беләсез икән.

III. Йомгаклау.

Рефлекция. Әкиятче: Менә карагыз әле балалар, Шүрәле, нинди матур әкият геройларыннан торган китап барлыкка килде. Сезгә сәяхәттә авыр булмадымы? Биремнәрне эшләп чыгар өчен нәрсә ярдәм итте? (җаваплар)  Дөрес. Безгә дуслык һәм әкиятләре белү. Раян сина нәрсә кызыклы булды?...

Шүрәле Әлеге китапны мин сезга калдырам, менә миндә сезгә матур әкият китаплары бүләк итәм. Әмонсы биктә кызыклы уен- шары. Анда уеннар, әкиятләр һәм биктә файдалы булган мәгълуматләр бар.

Сау булыгыз, балалар!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әкият иленә сәяхәт

Балалар белән математика шөгылендә әкият  иленә сәяхәт итү. Санау күнекмәләрен ныгыту, геометрик фигуралар белән танышуны дәвам итү. Уеннар ярдәмендә балаларның белемнәрен ныгыту....

"Әкият иленә сәяхәт" Видео - дәрес

"Әкият иленә сәяхәт"https://cloud.mail.ru/public/2fpQ/su2r9PiK8...

Иң гади математик күзаллаулар формалаштыру буенча интеграл эшчәнлек “ Әкият иленә сәяхәт ”

Балаларның математик белемнәрен ныгыту, кызыксыну-чанлыкларын үстерү, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен, күзаллауларын яхшырту....

Әкият иленә сәяхәт. II кечкенәләр төркеме өчен интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге

Белем бирү эшчәнлегендә сөйләм теле, математика, матур әдәбият белән таныштыру өлкәләре  интегральләшкән...

Дәрес-Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”

Конспект: “Әкият иленә сәяхәт”5-6 яшьлек балалар өченПрограмма эчтәлеге:– балаларның гаилә hәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү;– балаларның игъ...

Әкият иленә сәяхәт

Развитие речи...

Cөйләм үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге конспекты. Тема: “Әкият иленә сәяхәт”. (төрле яшьтәге балалар төркемендә)

Максат: татар теленә генә хас булган авазлар белән танышуны дәвам итү, Г.Тукай,М.Җәлил,А.Алиш шәхесләренә һәм иҗатларына мәхәббәт тәрбияләү.-тәрбияви: Туган телне Тукайча ярата белеп яратырга, са...