Отчет
материал

Гульнара Хайдаровна

“Татар фольклоры аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның милли белемнәрен үстерү” дигән темага ясалган эшчәнлеккә отчет

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_folklory_asha_mktpkch.docx13.41 КБ

Предварительный просмотр:

                           “Татар фольклоры аша мәктәпкәчә

 яшьтәге балаларның милли белемнәрен үстерү” дигән темага

                                 ясалган эшчәнлеккә отчет.

Хәерле көн,  килгән кунаклар. Сез мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашуында, безнең кадерле әби-бабаларыбыз, хөрмәтле кунакларыбыз ярдәме белән үткәрелгән “Аулак өйдә” дигән музыкаль композиция карадыгыз.

Бу композиция минем ике елга алынган узэшчәнлегем (самообразование) буенча ясалган эшләрнең йомгаклау нәтиҗәсе булды. Былтыр (2013 елда) апрель аенда Г.Тукайның туган көненә багышланган “Серле урманга сәяхәт” дигән фольклор кичә үткәргән идек.

Күрдегез, безнең Биклән авылы бик зур. Авылыбызга елдан-ел күчеп кайткан кешеләрнең саны арта бара. Алар инде гел татарлар гына түгел, ә төрле милләт вәкилләре бар. Бу икетеллелек проблемасы безнең төркемгә дә кагылды. Күреп аңлагансыздыр: безнең төркемдә гел татарча аңламаган, сөйләшмәгән 3 кызыбыз бар. Ул кызлар белән татарча өйрәнәбез. Шөгыльләр вакытында гына түгел, ә көн озын. Уеннар вакытында да балалар алар белән татарча сөйләшергә тырышалар.

Өч кызның берсе, гомумән, рус милләтеннән. Россиянең Самара төбәгеннән күчеп кайтканнар. Моңа кадәр татарча сүз әйтү түгел, татарның һавасын да суламаган кызның бүген бер куплет акцентсыз диярлек шигырь ятлап сөйләве – минем өчен зур уңыш. Алай гына да түгел, без әле аларның әти-әниләрен дә татарның шундый матур кул эшләре белән, әби-бабаларыбызның яшәү рәвеше белән таныштырабыз.

Гомумән, әти-әниләр белән эшчәнлекне алганда, бу кичәгә әзерләнү дә аларсыз үтмәде. Менә бу хәзинәләрне җыю да бөтен әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз, бөтен авыл, хәтта күрше авыл да  катнашты. Монда эленеп торган кайбер кул эшләренә 50-60 ел.

Кайсы бәйрәмнәребезне алсак та,  безнең әти-әниләребезнең ярдәменнән башка үтми. Шушы көннәрдә аларның кул эшләреннән торган күргәзмә үткәрдек. Сезнең каршыгызда Ганиев Илхамның әбисе Гайшә апаның кул эшләреннән торган күргәзмәсе тора. Төркемгә йөрүче балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары белән бик тату эшлибез. Бүгенге кичәбез моңа мисал булып торадыр.

Шушылардан чыгып, “Татар фольклоры аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның милли белемнәрен үстерү” дигән темага ясалган эшчәнлегемнең максаты:

1. Татар балаларына: балаларны милли мәдәниятькә тарту, татар халык иҗатына, туган илнең тарихи үткәненә кызыксыну, горурлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү;

2. Рус балаларына: татар халкының милли киемнәре белән, гореф – гадәтләр белән таныштыру;

3. Татар гаиләсендә туып, татарча сөйләшергә өйрәнергә теләмәгән балаларга: татар теленә янәдән мәхәббәт уяту, татар авылында яшәп, татарча белү әһәмиятен күрсәтү;

4. Барлык балаларга: олы яшьтәге әби-бабайларга ихтырам тәрбияләү, аларның хезмәтләренә сокланып карау, аларга карата ярдәм итү теләген уяту.

Бүген катнашкан 12 балабыз да  быел мәктәпкә керәчәк, Алла бирсә. Аларның буласы укытучылары Мустафина Ләйсән Тимергалиевна да бүген бездә кунакта.

Ләйсән Тимергалиевна!

Балалар бакчасында өйрәнгән белемнәребезне арттырып, өйрәнми калганнарын өйрәтеп, башлангыч мәктәп чорында безнең балалар матур гына укып китәрләр дип ышанып калабыз.

Ә бүгенге көнгә килгәндә, безнең бакчабызга кунакка килеп, зур игътибар белән безне тыңлап, карап утырганыгыз өчен зур рәхмәт. Үзегез эшегездә зур уңышларга ирешеп, гаиләдәге, эштәге балаларыбыз исән – сау булып, матур гына эшләргә, яшәргә язсын иде. Амин!

Рәхмхт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Отчет по опытно-экспериментальной деятельности предшкольного образования

У нас в детском саду в 2006 году была открыта экспериментальная площадка по реализации региональной модели предшкольного образования. Я работала в этом эксперименте. Также я являюсь муниципальным тьют...

Отчет перед общественностью (репортаж)

Репортаж о ежегодном отчете перед общественностью заведующей ДОУ № 91 города Краматорска Степанченко Анны Юрьевны...

В помощь аттестующемуся педагогу ДОУ "Отчет аттестующегося педагога дошкольного учреждения о применении современных образовательных технологий"

В данном файле я приведу пример отчета аттестующегося педагога дошкольного учреждения о применении современных образовательных технологий....

В помощь аттестующемуся педагогу ДОУ. Отчет о применении ИКТ

В данном документе  - пример отчета аттестуемого педагога дошкольного образовательного учреждения о степени владения ИКТ....

Отчет учителя-логопеда по итогам учебного года во второй младшей группе

Данная форма отчета учителя-логопеда по итогам учебного года является авторской. В отчете представлены следующие разделы: -состояние общего речевого развития; - количественно-качественный анализ...

Творческий отчет "Влияние здорового образа жизни на развитие и воспитание дошкольника"

Творческий отчет. Актуальность проблемы. Педагогические условия формирования представления о здоровом образе жизни, формирование правильного отношения к своему здоровью. Организация диагностического п...

Отчеты. Годовой отчет учителя - логопеда ДОУ.

Уважаемые коллеги! Вашему вниманию представлен Годовой отчет учителя - логопеда ДОУ. Годовой отчет пишется в конце учебного года по по пунктам Годового плана и является приложением к Аналитическ...