Конспект занятия
план-конспект занятия (старшая группа)
Зурлар төркемендә "Көз бүләкләре" темасына интегральләшкән шөгыль конспекты.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 51 КБ |
Предварительный просмотр:
Зурлар төркемендә "Көз бүләкләре" темасына интегральләшкән шөгыль конспекты.
Алсу Хөсәенова
Гомуми белем бирү өлкәләренең интеграциясе: «Белем бирү», «Социальләштерү», «Аралашу», «Музыка», «Рәсем», «Физик үсеш».
Максат: көз кешеләргә бүләк иткән көзге сынамышлар һәм бүләкләр турында белемнәрне ныгыту Балаларны көйне ишетергә; тоярга, иҗади караш һәм мөстәкыйль гади бию уйлап таба белүне үстерү. Трафарет буенча төшерә белү һәм җиләк-җимеш, яшелчәләрне пөхтә итеп кисеп, матур композиция төзергә өндәү. Күмәк аппликация ясаганда игелеклелек тәрбияләү.
Күрсәтмә материал: Бүләкләр салынган Көз кәрҗине: болыт белән яңгыр тамчылары,гөмбә, яшелчәләр, җиләк-җимешләр, туп, А2 форматындагы кәрзин аппликациясе.
Таратма материал: төрле төстәге яфраклар; төсле кәгазь, карандаш, трафарет, кайчы, клей, клей өчен пумала.
Шөгыль барышы:
Балалар көй астында керәләр һәм түгәрәккә басалар. Тәрбияче игътибарны зал почмагында ятучы яфракларга юнәлдерә.
Тәрбияче: Балалар, бу яфракларны монда кем койган? Сез ничек уйлыйсыз? Әйе, сез бик дөрес әйттегез, монда Көз килгән.
Ә без беләбез, Көзнең кәефе төрлечә була: кояшлы, күңелле, сагышлы, ямансу, яңгырлы, елак. Әйдәгез, көз турында җыр җырлыйк, бәлки Көз безне ишетеп, кунакка килер.
"Яфрак бэйрэме" жыры (Р. Еникеева музыкасы , Л. Лерон сүзләре)
Алып баручы Көз, көз, алтын Көз,
Без сине бик көтәбез.
Бик моңсу безгә синсез,
Килче тизрәк безгә, Көз!
Көз. Мин Көз Килдем сезгә.
Көзге байлык кулымда.
Муллык белэн байлык телим
Кем очраса юлымда.
Саумы, нәни дусларым!
Сезне сагынып килдем мин,
Сезгә аяз көннәрдә
Яңгырда алып килдем мин.
"Яңгыр" татар халык уен җыры башкарыла
А.Б.: Балалар, хезмәт куйсаң гына мул уңыш алып була. Хезмәт турындагы мәкльләрне искә төшерик.
Уен «мин башлыйм, сез дәвам итәсез».
- Җәй эшләсәң – (кыш алырсың).
- Эшләгәндә йөрәгең (җилкенсен)
Ашаганда колагың (селкенсен).
- Тирләп эшләсәң (тәмләп ашарсың).
А.Б.: Мул уңышны үстерүдә кемнәр көч куйган соң?
Кояш:
Мин сиптем җылы нур
Яктылык булдырдым
Тырыштым, күрегез
Уңышны уңдырдым.
Күк йөзе:
Мин аяз һәм ачык
Зәңгәрсу төстә гел
Нәкъ шуңа күрә дә
Мул уңыш булды, бел.
Җил:
Мин истем кирәктә
Һаваны күчердем
Җилләттем мин сезне
Һәм яңгыр китердем.
Яңгыр:
Мин килеп яуганга
Алар зур үстеләр
Сибәли торгач гел
Җәйләрдә үстеләр.
Көз:
Рәхмәтлемен сезгә
Булыйк без гел бергә
Вакыт шул тиз үтте
Алтын көз дә җитте.
”Зонтиклар биюе”
Көшел-көшел бодай, арыш җыеп
Саламнардан зур эскертләр куеп
Тракторлар белән гөрләп-шаулап
Кырлар буйлап уңган көз йөри.
Бала
Киң кырларда көрәш барды
Алтын бөртекләр өчен
Хезмәткә без дан җырлыйбыз
Игенче синең өчен.
Игенченең кулыннан
Гөлдәй тамып төшкәнгә
Мин тәмле, татлы булам
Табында балкып торам.
Бала
Ипи басуда үсә
Аннан амбарга күчә
Аннары мичтә пешә
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә
Безгә куәт өстәргә.
Ипи булса табында
Булдырам мин барында.
Һәркемгә ипи кирәк
Һәркөнне ипи кирәк.
Шуна күрә игенчене
Хөрмәт итәргә кирәк.
Бала
Көз җиттеме, бар агачлар
Алтынга манган сыман.
Кызыл яфраклы баланнар
Утларда янган сыман.
Бала
Көз җиттеме җир өстенә
Алтын яфрак җәелә
Карап туеп булмый һич тә
Бу фасылның яменә.
А.Б.: Ипи өстәлгә килгәнче никадәр юл үтә, күпме хезмәт сорый. Ипи иң зур байлык. Ипидән башка яшәп булмас иде. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.
А.Б.: Ипи турындагы мәкальләрне искә төшерик.
Ипи-тоз – якты йөз.
Ипидән зур нәрсә юк.
Икмәк – игенченең җан җылысы.
А.Б.: Балалар, безнең икмәктән кала икенче икмәгебез - бәрәңге. Басуларда бәрәңге уңышы да күп булды.
Ә хәзер уеннар уйнап алырбыз.
Уен «Кем тизрәк бәрәңге җыя».
Уен «Кемдә күпме бәрәңге?» (балалар күзләрен бәйләп бәрәңгене саныйлар).
“Гөмбәләр җыры”
Табышмаклар:
- Йөз кат кием, барысы да төймәсез.
- Озын яшел түтәлдә,
Соры тозлы кисмәктә.
- Өсте яшел, асты кызыл.
Җирдә үсә, ул ни булыр?
Көз сузе: (яшелчәләр турында сүз әйтелә)
Кәбестә:
Мин булам - кәбестә
Үзем гел яшькелт төстә.
Күлмәгем күп катлы,
Үзем мин бик татлы.
Ашларга да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин,
Чөнки мине балалар
Көн дә көтеп алалар.
Көз:
Мин сезне алырмын
Кәрзинемә салырмын.
Суган:
Минем исемем – суган
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар
Шифалы дип атыйлар.
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Кабак:
Мин булам – кабак
Әйтмим кабат-кабат.
Бик файдалы зат мин
Тик мин җәяү кайтмам.
Көз:
Борчылма, кабак, мин сине
Күтәреп алып кайтырмын.
Кишер:
Минем исемем - кишер
Теләсәң – болай пешер,
Теләсәң – ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
Көз:
Шулай мени, бик яхшы, алам сине дә.
Чөгендер:
Чөгендер булам мин менә
Мине бар халык белә
Төсем матур, үзем тәмле
Ашым була бик ямьле.
Көз:
Алам, алам дусларым.
Помидор:
Җәй буена яшел булам
Көз җиткәч тә кызарам.
Хәтта чибәрерәк булам
Иннек сөрткән кызлардан.
Кыяр:
Тәмле салат булсын өчен
Син безне генә тура
Бәлки безне дә алырсың
Кәрзинеңә салырсың.
Көз:
Кайгырмагыз, салырмын
Рәхәтләнеп алырмын.
«Дождик» җыр
А.Б. Әйе, балалар менә без мул уңышны җыеп алдык. Хәзер уен уйнап алырбыз.
Уен «Кисәкләрдән төзе».
Уен «Тәменнән бел» (алдан тәлинкәгә төрле яшелчә, җиләк-җимешләр кисәкләргә кисеп, әзерләп куела, балаларның күзләрен йомып, авызларына каптырыла).
Бала
.Көннәр инде салкынайды,
Уңышлар бераз якынайды.
Тирә-юнь гел сары төстә
Әллә соң бу алтын аймы.
Бала
Көзге җил исә,
Кыраулар төшә.
Кар белән яңгыр
Бергә тартыша
Бала
Көннәр суынды,
Чишмәләр тынды.
Безне калдырып
Кошлар да китте.
Бала
Курмичә дә калдык җәйне,
Үтеп киткән кай ара?
Баш өстеннән җылы якка
Торналар очып бара.
Бала
Бөтен җирдә яфраклар
Алтынланып яналар
Тирә якка хуш исләрен
Тараталар алмалар.
Көз: Менә кәрҗинем дә бушады.
А.Б. Кайгырма,Көз, без сиңа хәзер бүләк ясыйбыз.
Күмәк кисеп ябыштыру башкарыла: трафарет белән җиләк, гөмбә,җиләк-җимеш, яшелчәләр кисеп зур кәрзингә ябыштырыла.
Көз. Рәхмәт, сезгә, балалар.
Алып баручы:Көз-моңсу чак,ямансу чак,
Көн дә ява яңгырлар.
Тик безнең бакчада һаман
Яңгырый дәртле җырлар!
(”Шат балалар” җыры башкарыла.)
Бәйрәмебез шушың белән тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект логопедического занятия учителя - логопеда Туровской С. В.Конспект занятия" Звук "У""
Тема. Звук У. Цель. Закрепить навыки четкого произношения звука . Задачи образовательные: 1. Познакомить детей со звуком ...
Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про
Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...
Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»
Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»...
Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми
Дата проведения: 21 февраля 2012 г. Участники: дети подготовительной группыПроводит: педагог-психолог Панова М.М.Цель:способствовать формиров...
Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий
Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)
Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.
В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...
