Конспект занятия
план-конспект занятия (старшая группа)
Тема: Әбиемнең серле сандыгы...
Зурлар төркеме балалары өчен танып-белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 45 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Әбиемнең серле сандыгы...
Зурлар төркеме балалары өчен танып-белү һәм иҗади сәнгатьне үстерү буенча интегральләшкән белем бирү эшчәнлеге.
Максат: балаларны милләтебезнең хәзинәсе – декоратив-гамәли сәнгате һәм орнаменты белән таныштыруны дәвам итү, шул сәнгатьнең бер төре – милли орнамент кисеп- ябыштыру эшчәнлеген ныгыту.
Бурычлар:
1. Халык сәнгате аша балаларда зәвык, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.
2. Балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.
3. Милли киемнәргә кызыксыну уяту. Үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен ачыклау, төсләрнең берләшүенә игътибар итү.
Юнәлеш: танып-белү, аралашу һәм иҗади эшчәнлек.
Белем бирү интеграль өлкәләре: аралашу,социальләштерү, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать.
Сүзлек: Лалә, өчьяфрак, милли.
Дәресне җиһазлау: Күргәзмәлелек әзерләү: нәкыш төрләре, халкыбызның милли киемнәре, татар халык авыз иҗаты тупланган папка. Милли татар өе, сандыгы, милли киемнәр әзерләп кую.
Тарату материалы: Алъяпкыч кисемнәре, төсле кәгазьләр, төрле зурлыктагы пумалалар, клей(җилем), салфеткалар.
Эшчәнлек барышы
Музыка яңгырый. Төркемгә малайның әнисе(тәрбияче) килеп керә. Шулвакыт телефон шалтырый.
Әни(тәрбияче): Улым, трубканы ал әле!
Малай: Алло, алло!
Әби: (тавышы ишетелә). Улым, мин әле бу – дәү әниең . Исәнме, улым!
Малай: Ә-ә-ә, дәү әника! Исәнме, дәү әника!
Әни: Улым, дәү әника түгел, дәү әнием дип әйтергә кирәк!
Малай: Дәү әнием, ничек яшисең, авырмыйсыңмы?
Дәү әни: Әйбәт, улым, Аллага шөкер, тик сезне сагынам, бигрәк тә сине күрәсем килә, безгә килеп китмисезме соң?
Малай: Мин дә бик сагындым, дәү әнием! Ярар, килербез, ә дусларым белән килсәм ярыймы соң?
Дәү әни: Бик әйбәт булыр, улым, алып кил!
Малай трубканы куя.
Малай: Кызлар, малайлар! Әйдәгез дәү әнигә кунакка барабыз.
Балалар: Барабыз, барабыз!
Әни: Әйдәгез, әйдәгез,
Кунакка дәү әнигә.
Автобуска утырыйк
Сәяхәткә юл тотыйк.
Урман аша үтәрбез,
Дәү әнигә җитәрбез.
“Без килдек, дәү әнием,
Каршы ал”,- диярбез.
Әйдәгез, балалар, җырлый-җырлый барсак, юлыбыз да кыскарак тоелыр!
Балалар “автобуска” утырып, җырлый-җырлый юлга кузгалалар. “Туган тел” (Г. Тукай сүз.,халык көе) җырын башкаралар.
Тәрбияче: Менә килеп тә җиттек.
Әби чыга.
Әби: Һай, балакайларым килгән икән, күрми дә торам, исән-сау гына килеп җиттегезме, алма бөртекләрем, хөрмә-җимешләрем?!
Балалар: Саумы, әбекәй!
Малай: Әби, син безне кунакка чакырдың, менә без килеп тә җиттек.
Әби: Рәхмәт, рәхмәт, килүегезгә, әйдәгез, утырышып, дога кылып алыйк.
Тәрбияче: Балалар, әби үзенең догасы белән бу йортның нигезенә ныклык, шушы йортта яшәүчеләргә исәнлек-саулык, озын гомер тели.(Игътибарны өй алдына чыгарылган кечкенә сандыкка юнәлтә.) Әби, бу нинди кечкенә сандык?
Әби: Әй, балакайларым, минем милли байлыгым – сандыгым бу. Мин монда үзем өчен кадерле булган әйберләрне, әби-бабайларыбыздан калган милли киемнәребезне саклыйм, әле менә кояшта җилләтеп керим дип алып чыктым үзләрен.
Тәрбияче: Әби, без балалар белән халкыбызның милли киемнәре турында сөйләшкән идек, ләкин аларны рәсемнәрдән генә күреп беләбез. Бәлки, ул матур киемнәр синең сандыгыңда саклана торгандыр? Безнең күрәсебез килә. Бәлки, ул бүген безгә дә серен сөйләп бирер.
1 бала: Әбиебез сандыгында
Сакланмый ниләр генә,
Әйдәгез, сорыйк үзеннән –
Ачып күрсәтсен безгә.
2 бала: Әбиемнең матур сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
3 бала: Әбиемнең серле сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы...
Әби-баба белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде,ачасы.
Әби белән бала сандыкны ачалар.
Тәрбияче: Ай-һай, ниләр генә юк серле сандыкта! Чынлап та, сандык тулы хәзинә икән.
Әби : (Сандыкны ача, милли киемнәр алып, балаларга шигырь-табышмаклар әйтеп, һәрберсен күрсәтеп бара):
Яңа гына кидем итек,
“Ч” өстәгәч, булдым…(читек ).
Тәрбияче: Сандыкта ятты озак
Әбиең кигән калфак.
Ул калфакны әбиең
Кадерләп кигән һәрчак.
Милләтемнең нуры анда:
Ука, чугы, чачагы...
Кадерләп сакла, балам,
Әбиемнең калфагын.
1 малай: Җырлый-җырлый сәхнәләрдә
Кызларның биер чагы.
Кызларга бик килешә
Башындагы калфагы.
2 малай: Әнием, ак сәйлән тезеп,
Чиккән яшел бәрхетне.
Баш түбәмдә…( түбәтәем)-
Мин бүген бик бәхетле.
Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп халкыбызның “Түбәтәй” җырлы-биюле уенын уйнап алыйк!
Җырлы-биюле уен”Түбәтәй”
Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,
Бик ераклардан кунакка килгәнсең.
Түбәтәең энҗеле дә укалы,
Түбәтәем менә кемдә туктады.
Яле, дустым, җырлап кына ал әле.
Түбәтәй кемдә кала, шул балага “җәза” бирелә: бии, җырлый, табышмакка җавап әйтә һ.б.
Әби: (алъяпкыч ала): Ә менә монысы минеке!Әй, балалар,“калган эшкә кар ява”, дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Минем сандык төбемдә бизәк төшерелмәгән алъяпкыч үрнәкләрем калган икән. Күптән ачканым юк иде шул сандыгымны.
Тәрбияче: Әби, бер дә борчылма, без дә балалар белән милли киемнәргә бизәк төшерергә өйрәнәбез. Балалар, бәлки бу алъяпкыч үрнәкләрен бүген без бизәрбез?
– Моның өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? (Орнаментлар – милли бизәкләр кисәргә).
– Татар халык киемнәрендә нинди орнаметлар (бизәкләр) күренә?
– Милли бизәкләрдә нинди төс юк? (Җаваплар әйтелә).
– Әйдәгез балалар, алъяпкычларга милли бизәкләр кисеп ябыштырыйк, аларны матур итеп бизик. Үз эшебез белән әбине дә сөендерик әле.
Балалар (татар халык җыры) көй астында кисеп ябыштыру эшен башкаралар.Эш барышында тәрбияче кыенсынган балаларга аерым килеп өстәмә аңлатма һәм киңәшләрен бирә, кайчы һәм клей белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларның исләренә төшерә. Шөгыль ахырында бер бала иң матур бизәлгән алъяпкыч үрнәген сайлап ала, бу эшнең ни өчен үзенә ошаганын дәлилләп бирә. Балалар бер-берсенең эшенә бәя бирәләр.
Тәрбияче: Әби, син безнең эшләрне кабул итеп аласыңмы?
Әби: Нинди оста куллы балаларыбыз үсеп килә икән, рәхмәт сезгә, сөендердегез сез мине. Болай булгач, гореф-гадәтләребез югалмас. Шушы матурлыкны буыннан-буынга онытмыйча саклап килү – сезнең төп бурычыгыз! Соңгы вакытта энҗеле калфак, чигүле читекләр, бәрхет түбәтәйләр кигән абый-апаларыгыз еш очрый башлады. Сокланып та, кызыгып та карыйм үзләренә, күңелем тула, күңелем шатлана.
Тәрбияче: Әбекәй, теләкләреңне кабул итеп алабыз, ышанычыңны акларга тырышырбыз, шулай бит, балалар?! Киләчәктә дә шушындый матур бизәкләр белән милли киемнәр бизәрбез.
Тәрбияче: Әбекәй, “Кунак кадере өч көн”, диләр, без озаграк та тордык бугай, бакчабызга кайтыр вакыт җитте.Балалар, әйдәгез әби белән саубуллашып, кайтыр юлга чыгыйк. (“Туган тел” (Г.Тукай сүз.) көе астында “автобуска” утырып кайтып китәләр).
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект логопедического занятия учителя - логопеда Туровской С. В.Конспект занятия" Звук "У""
Тема. Звук У. Цель. Закрепить навыки четкого произношения звука . Задачи образовательные: 1. Познакомить детей со звуком ...
Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про
Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...
Конспекты занятий Занятия по развитию речи Конспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»
Конспекты занятийЗанятия по развитию речиКонспект итогового занятия по развитию речи «В гости к бабушке»...
Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект открытого занятия в подготовительной к школе группе Конспект занятия в подготовительной группы педагога-психолога со слабослышащими детьми
Дата проведения: 21 февраля 2012 г. Участники: дети подготовительной группыПроводит: педагог-психолог Панова М.М.Цель:способствовать формиров...
Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект комплексного занятия по математике и конструированию во второй младшей группе Конспект занятий
Познакомить детей с числом и цифрой 6.Совершенствовать навыки счета и сравнения совокупностей предмета.Формировать умение детей различать понятия вчера, сегодня, завтра.Закреплять знания о геоме...

Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?» план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) на тему план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа)
Конспект занятия «Путешествие в Африку. Как помочь удаву?»Программное содержание: 1. Образовательные: учить пользоваться условной меркой при определении величины предметов....

Конспект занятие по развитию речи с детьми старшей дошкольной группы по теме «Транспорт» с использованием интерактивной доски (на основе конспектов логопедических занятий Нищевой Н.В.) + Игры для ИД к занятию.
В современном обществе интерактивные технологии прочно вошли в нашу жизнь. Мы уже на представляем себя без компьютеров и геджетов. А как же иначе, ведь они так облегчают жизнь, дают неогранниченный ис...
