Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнү
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему

Латипова Рузалия Руфатовна

Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча белемнәрен арттыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_yoru_kagyydlre.docx19.65 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәпкә әзерлек төркемендә Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.

( Әйләнә-тирә белән танышу. Матур әдәбият белән таныштыру)

Тема: Юл билгеләре белән танышу. “Светофор” И.Иксанованың шигырен ятлау.

Белем өлкәләрендә программа эчтәлеген тормышка ашыру: “Танып белү үсеше”, “Социаль-коммуникатив үсеш”, “Сөйләм үсеше”.

Балаларның эшчәнлек төре: уенлы, танып белү- ачыш, коммуникатив, матур әдәбиятне һәм фольклорны кабул итү үсеше.

Максат: юл билгеләре турында белемнәрен формалаштыру

1.Белем бирү бурычы:Әдәплелек кагыйдәләрен саклау, үз-үзеңне тоту культура-

сы формалаштыру.

2. Үстерү бурычы: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында фикерләү

сәләтен, игътибарын үстерү.

3. Тәрбия бурычы: Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен

киңәйтү, юл йөрү билгеләрен һәм яңа терминнар өйрәтүне

дәвам итү.

Сүзлек: регулировщик, тукталыш, пассажир, бүлү полоса-

сы, урам чаты, шлагбаум.

Җиһазлар: балалар санынча рульләр, төсле флаглар, слайд-

лар (рәсемнәр), рәсем-схемалар

Максатчан ориентирлары: юлда йөрү кагыйдәләрен саклый һәм белә; светофорның сигналын һәм юл билгеләрен белә һәм аера4 урамда һәм юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында кечкенә хикәя төзеп сөйли; тәрбияченең сорауларына таянып шигырьэчтәлеге буенча җавап бирә; уен барышында кагыйдәләрен үти; предметлы-уен оештыра.

                                          Оештырылган балалар эшчәнлегенең эчтәлеге.

1.Тәрбияченең кереш сүзе.

- Белмәмеш шәһәргә барырга җыена. Белмәмешкә шәһәргә барыр өчен ниләр белергә кирәк? (Юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен). Белмәмеш зур шәһәргә килә. Әйдәгез аңа юлны аркылы чыгырга ярдәм итик.

2. Юл билгеләре белән танышу.

Слайдлар яки рәсемнәр карау. «Юл йөрү билгеләре белән танышу».

Кисәтүче билгеләр: «Балалар», «Җәяүле», «Куркыныч борылыш», «Бүлү полосасы», «Ике яклы хәрәкәт», «Юл эшлəре», «Шлагбаумлы тимер юл».

Тыючы билгеләр: «Йөк машиналарына керү тыела», «Узу тыела», «Велосипедта йөрү тыела», «Җәяүлеләр керү тыела», «Хәрәкәт тыела», «Уңга (сулга, кирегə) борылу тыела».

Мәгълүмат бирүче билгеләр: «Телефон», «Ашыгыч ярдәм пункты», «ДАИ посты», «Техник ярдәм пункты», «АЗС», «Туклану пункты», «Туктау урыны».

4. Хәрәкәтле уен «Төсле машиналар».

Балалар бүлмәнең бер ягында торалар. Алар машиналар. Һәр балага бер төсле руль бирелә. Тәрбияче уртада төсле флаг күтәрә, балалар шуңа карап юл буенча хәрәкәтләнәләр, юл кагыйдәләрен үтиләр. Икенче төстәге флаг күтәрелгәч, машиналар гаражга кайталар.

5. Уен. «Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» (рәсем-схемалар кулланып).

а) Автобус, трамвай, троллейбуска арткы ишектән керергә кирәк.

б) Автобустан чыкканда алгы ишектән чыгарга кирәк.

в) Транспорт эчендә тыныч утырырга, кычкырып

сөйләшмәскә кирәк.

г) Өлкәннәргә урын бирергә онытмаска кирәк.

6. Мәкальләрне кабатлау:

а) Юлда булсаң, уяу йөр.

б) Юлда йөргәндә дә акыл кирәк.

в) Урау булса да, юл яхшы.

г) Ашыккан – ашка пешкән, йөгергән суга төшкән.

Эчтәлекләре буенча фикер алышу.

3. “Светофор” И.Иксанованың шигырен ятлау.

 Табышмак:

Алмаш-тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын. (Светофор)

 Шигырь уку: Г.Юнысова. «Светофор».

 Балаларга сораулар:

- Озын агайның нинди өч күзе бар?

- Икесе сүнеп торганда, берсе нишли?

- Юл аша чыкканда ни өчен күзләргә карыйбыз?

- Сары күз нинди сүз әйтә?

- Кызыл күз нинди сүз әйтә?

- Яшел күз нәрсә әйтеп елмая?

 Шигырьне яттан сөйләү (6 – 7 бала сөйли).

5. Хәрәкәтле уен «Светофор утлары».

Светофорда – кызыл ут!

Юл хәтәр – үтү юк!

Ә сары утны күрсәтсә –

«Әзерлән»,- дип кисәтә.

Яшел утны ул алды –

Чыга башла, юл бушады.

Бу уенда барлык балалар да – җәяүлеләр. Хәрәкәт көйләүче светофорда сары сигнал күрсәтә – балалар тезелешеп хәрәкәт башларга әзерләнәләр. Яшел ут янгач, йөрергә, сикерергә мөмкин. Кызыл ут янгач, барысы да урыннарында туктап калалар. Ялгышучы уеннан чыгарыла

4. Йомгаклау.

- Белмәмеш хәзер шәһәргә бара аламы инде?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге....

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН...

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...