“Йорт hайваннары белән танышу”
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Хуснулина Гузель Габдулхаевна

Дети знакомятся с домашними животными.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Конспект18.45 КБ

Предварительный просмотр:

 Конспект: “Йорт hайваннары белэн танышу”

2-3 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты 

 Максат:

-халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануда күнектерү,  йорт хайваннарының исемнәрен ныгыту;  мөгри, кычкыра, мияулый, өрә фигыльләре хисабына балаларның сүзлек запасын арттыру; [м], [у] авазларын дөрес әйтергә өйрәтү;

- хәтерне, кабул итү сәләтен, авазларны әйтү күнекмәләрен үстерү;

- халык авыз иҗатына, йорт хайваннарына  карата  кызыксыну тәрбияләү.

Психологик һәм иҗади үсеш:

Балаларның сүз байлыгын үстерү, сөйләмдә активлаштыру. “Нинди?”, “Нәрсә?”, “Ничек?” “Кайда яши?” “Нәрсә ашый?”, “Нәрсә ярата?” сорауларына җавап бирергә өйрәтү.

Сүзлек эше: песи,эт,сыер,этэч.

Шөгыль барышы:

Исәнләшү:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.

Буген шундый матур ,кояшлы көн балалар.Әйдэгез бер-беребезгэ елмаеп алыйк әле.

Бармак уены:

-Бу бармак бабай

-Бу бармак әби

-Бу бармак әти

-Бу бармак әни

-Бу бармак бәби

-Аның исеме чәнти!

(Аудиязма .Чәп-чәбәки)

Чәп-чәп-чәбәкәй

Кулларыбыз бәләкәй

Ә хәзер тизрәр тизрәк

Чәбәклик күңеллерәк.

   (Ишек шакыйлар)

 -Балалар, бу кем икән? (Куян керә)

-Исәнме, куян! Әйдәгез балалар  куян белән бергәләп матур итеп исәнләшик.

Куян: – Мин сезгэ тылсымлы капчык алып килдем.

Тәрбияче:Нәрсә бар икән анда? Бергәләп карыйбызмы?

(Тәрбияче балаларны чакыра)

Зарина кил әле капчыкта нәрсә бар икән? (уенчык песи)

Балалар нәрсә бу? (песи).Песи нәрсә әйтә әле? (мияу-мияу).Балалар песи нәрсә ярата?

 ( Сөт)

Молодцы,балалар!

Т: Даяна,кил әле,капчыкта нәрсә бар икән тагын? (уенчык эт)

Балалар нәрсә бу? (эт).Эт нәрсә әйтә әле? (hау-hау).

Молодцы,балалар!

Ильсинә, кил әле капчыкта нэрсә бар икән? (уенчык сыер)

Балалар нәрсә бу? (сыер).Сыер нәрсә әйтә әле? (муу-муу-).Балалар сыер безгэ нәрсә бирә? ( Сөт)

Молодцы,балалар!

 Ял минуты:   “Кайда безнең кулларыбыз”(аудиязма)

1.Кайда безнең кулларыбыз

Югалды кулларыбыз

Менә-менә бит алар

Куңелле бии куллар.

2.Тәпиләребез куренми

Кая киттеләр икән

Менә, менә тэпилэр

Матур итеп бииләр.

3.Кайда минем балалар

Кая  юкка чыктылар

Менә ,менә ич  алар

Минем нәни балалар.

Кирилл, кил әле капчыкта нәрсә бар икән? (уенчык этэч)

Балалар нәрсә бу? (этэч).Этэч ничек кычкыра? ( Кик-ри-күк).

    Балалар белән уен “Нәрсә югалды”

(Тәрбияче  эт, песи, этэч, сыер  уенчыкларын качыра).Балалар тәрбияче качырган уенчыкны  атап әйтә.

Йомгаклау.

– Балалар, безгә бүген кем кунакка килде?

Балалар: – Куян килде.

Т: – Ул безгә нәрсә алып килде?

Балалар: –уенчыклар

Т: – Нинди уенчыклар? (Куян, әтәч, сыер,эт).

Әйдәгез куян белән саубуллашабыз.

Б: Сау бул, куян.

 

Татарстан Республикасы

Байлар Саба

“Гомуми үстерешле 1 нчы «Шатлык»  балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

Хуснулина Гузэл Габдулхай кызы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"яшелчәләр белән танышу" тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Яңа сүзләр белән таныштыру:чөгендер,кишер,озынча,сала,җыялар.Балаларны яшелчәләр белән таныштыруны дәвам иттерү,аларның сыйфатларын билгеләү.Дәрестә игътибарлы булуларына ирешү.Картинага карап...

"Этне күзәтү" тирә - юнь белән танышу (уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларның эт турында күзаллауларын киңәйтү: күзләре түгәрәк,сизгер колаклар,үткен тешләре,тәпиендә тырнаклар,гәүдәсе куе йон белән капланган.Этләрнең төрлелеге: зур,кечкенә,куе йонлы,озынча,һ...

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Тема: 6 саны белән танышу.математика дәресе(зурлар төркеме)

Тема:6 саны белән танышу. Максат: 6 санының 1 гә арттыру ярдәмендә килеп чыгуын аңлату. Аның язылышы белән танышу. Мәсьәләләр төзергә өйрәнүне дәвам иттерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен...

Тема: Светофор белән танышу.Тирә-юнь белән танышу дәресе.(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны светофорның төсләрен аерырга, тәрбияче күрсәткән төскә туры китереп хәрәкәт итәргә өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек тәрбияләү.Җиһазлау: Светофор рәсеме.Барышы:Балалар, бүген мин с...

Интегрированное занятие "Йорт куяны белән танышу"

ознакомление дошкольников с домашними животными (кролик)...

Тема «Танышу. Кабинет белән танышу.»

Цель:·Познакомить детей с помещениями группы и их назначением.·Учить детей ориентироваться в кабинете.·Воспитывать у детей аккуратность, умелое, бережное отношение к предметам....