"Кызыл ромашка".
методическая разработка (старшая группа) на тему

Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyzyl_romashka.docx17.39 КБ

Предварительный просмотр:

Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү.

Гөлүсә Сабирова,

Казан шәһәре 93 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

Катнашалар:

  1. 1 нче ромашка
  2. 2 нче ромашка
  3. 3 нче ромашка
  4. Кызыл ромашка
  5. Солдат

(Салмак кына көй.Таң ата.Ромашкалар уяна).

1 нче ромашка:    

Хәерле иртә, туганнар!

Хәерле иртә, кояш!

Сезне янә күрүемә

Мин, дусларым, бик тә шат!

2 нче ромашка:      

Хәерле иртә, табигать!

Хәерле иртә, кошлар!

Назлап исә таң җилләре

Чык сулары ап-ак саф.

(3 ромашка биюе).

3 нче ромашка:    

Чү, дусларым! Ни күрәм!

Бу ни бу, ой, үләм?!

Әйт, сеңелкәй, ни булды?

Кемнәр каннарын койды?

1 нче ромашка:      

Ап-ак синең таҗларын,

Ни өчен соң алланды?

Әллә берәр явызы

Берәрсен яралады?

2 нче ромашка:        

Я, сеңелкәй, ач серең,

Сөйлә безгә син барын.

Ни өчен ак чукларың,

Синең бүген ал канлы

3 нче ромашка:        

Син , сеңелкәй..

Ник үзгәрдең Нишләдең

Нидән кызыл чукларың

Нидән алсу төсләрең

Кызыл ромашка:      

Төнлә минем яныма

Ятып батыр сугышчы

Атты дошманнарына.

Ул бер үзе сугышты

Унбиш укчыга каршы;

Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кулбашы.

(Кызыл ромашка сөйләгән вакытта интерактив тактадан сугыш сюҗетлары күрсәтелә).

Кызыл ромашка:    

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик ошады Чулпанга.

(“Каз канаты” җыры көенә кызыл ромашка җыр җырлый).

1)Сугыш, сугыш,кирәк түгел,

Кирәк түгел беркемгә.

Тыныч булсын, имин булсын,

Күкләребез гөмергә.

2)Ак таҗларым алсуланды

Ал төс алды гөмергә.

Яшим хәзер, көтеп сине,

Батыр егет гөмергә.

3)Егет китте, ә мин калдым,

Каным саклап чугымда.

Көн дә аны мин сагынып

Балкыймын таң нурында.

2 нче ромашка:

Сеңелкәем, син борчылма,

Килер батыр сугышчы.

Алыр сине кочагына,

Боекма син, елмайчы.

(Тыныч кына салмак көйгә кулбашын бәйләгән, ә икенче кулына байрак тоткан солдат керә).

Солдат:        

Ерак илләр, ерак җирләрдән,

Алып кайттым җиңү байрагын.

Илем өчен, туган җирем өчен,

Җиңеп чыктым дошман капкынын.

Шушы алан шаһит булды төндә

Дошман белән минем сугышта.

Минем сөйгән алсу ромашкам,

Я, кайда син, кайда, кайда???

(Ромашка беләк егет биюе).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий музыкального праздника "Ромашка-ромашка"

это веселый летний праздник,деткам очень понравился....

" Раз ромашка, два ромашка ..."

Аппликация выполнена ладошками  детьми 3-х лет....

Музыкально- литературная композиция по произведениям М. Джалиля "Кызыл ромашка"

В композицию включены произведения   Мусы  Джалиля для дошкольного возраста. стихи сопроваждаются мультимедийной презентацией, музыкальными произведениями....

Сценарий развлечения, посвященного дню Семьи в младшей группе «Ромашки» тема: «Ромашка – символ нашей семьи»

Сценарий развлечения, посвященного дню Семьи в младшей группе «Ромашки» тема: «Ромашка – символ нашей семьи» Подготовила воспитатель младшей группы Сидякова Людмила Константиновна Задачи. ...

Конспект: “Татарстанның “Кызыл китабы”. Кызыл китапка кергән “Кыңгырау чәчәк” ( оригами).

Максат:  Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү. Кызыл китапка кертелгән хайван, кош һәм үсемлекләрне кызгану, алар өчен борчылу хисләре уяту. Тыюлыкларның әһәмиятен аңлату.  Табиг...

Сценарий развлечения "Ромашка, ромашка - семейный цветок"

Развлечение посвящённое дню семьи, любви и верности....

Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)

Муса Жәлилнең "Кызыл ромашка эзләре буйлап» (Уртанчылар төркемендә Муса Жәлилгә багышланган кичә)...