Юл кагыйдәсен нык бел!
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Амина Нурулловна Мингалимова

 

                Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү  шөгыле 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_kagyydsen_nyk_bel.docx25.41 КБ

Предварительный просмотр:

“Каратун “Гөлчәчәк” балалар бакчасы

Юл кагыйдәсен нык бел!

                   Төзеде: тәрбияче-  Мингалимова Ә.Н.

                                                                                     

Катнашалар: Аю, керпе, төлке, бүре, тиен,куян, юлбарыс.

Беренче күренеш:

Залга куян килеп керә. Кулында сумка.Үзе җырлый.

Минем бүген туган көн,

Дус-ишләр җыелган көн.

Биербез дә, җырларбыз да,

Таң атканчы уйнарбыз.

-Ля-ля-ля.Кичкә кадәр вакыт күп булса да, ашыгырга кирәк... Тизрәк кич җитеп, дуслар килсен иде. Бу машиналарның үтеп киткәнен көтеп торсаң.әнә, кызыл ут янды. Теге машина килеп җиткәнче, тизрәк чыгып калыйм.(Йөгерә. Машина көпчәге чыелдаган тавыш ишетелә.)

Икенче күренеш.

(Урман аланы.Җәнлекләр җыелышып утыралар)

Аю.(Илназ)  Барыгыз да җыелып беттегезме?

Тиен.(Лилия)  Куян  дус күренми.

Бүре.(Фаяз)  Ул бит бүген каядыр китеп бара иде.

Аю. (Илназ)Ярар,килеп җитәр.Беләсез инде, бүген куянның туган көне. Нәрсә бүләк итик икән?

Төлке.(Алинә) Кишер бирербез.

Бүре. (Фаяз)  Кармак бирик.Эшсез чапканчы, балык тотып утырыр.Безне аптыратмас.

(Шулвакыт көчкә тын алып Керпе килеп керә.)

Керпе.(Нияз) (Елый) Ишеттегезме? Куянны машина бәргән.

Бергә. Ә-ә-ә.(Аптырап калалар).

Керпе. (Нияз) Төш вакытында, урман авызында күрдем. Сумка тотып китеп барды. Бик ашыга иде.

Аю. (Илназ)   Күрә торып машина бәрде микәнни?

Тиен. (Лилия)   Ул бит юл йөрү кагыйдәсен өйрәнергә йөрмәде.

Төлке. (Алинә)  Кайсы хастаханәгә алып киттеләр икән?

Бүре. (Фаяз)   Шулай итеп туган көн булмый мени?

Төлке.(Алинә) Синдә , соры колак, ашау кайгысы гына.

Аю. (Илназ)  Син, төлке, тиз йөрисең, хәбәрне дә тиз ишетәсең.Шәһәргә барып, хастаханәләрне тикшереп кайт әле. Безнең куян дустыбыз кайсында икән.

Төлке. (Алинә)  Исегездәме? Баз янына куйган бер капчык кишер,өч көндә бетте,дидем. Мин аны быел гына белдем.Кылый:”Кишерләрең бик тәмле булды”, -диде. Шунда бик үпкәләгән идем. Тотсам, кирәген бирәм, дигән идем.Куянкай үлде микән ни? (Елый)  , киттем мин.

Бүре. (Фаяз)   Ә минем ишек төбеннән, ничә баш кәбестә югалды. Шулкадәр дә ачуым килгән иде. Исән генә була күрсен, мин аңа үзем кертеп бирәчәкмен.

Аю .(Илназ)  Ул бит безнең якын-тирә батыры иде. Йөгерү буенча аңа тиңнәр юк.Кубок ничә еллар безнең кулда торды... Минем балны да ару киметте. Шулай да мин аңа үпкәләмим, исән генә булсын.

 (Төлке кайтып  керә)

Төлке. (Алинә)  Шатлык, шатлык! Куян исән бит.Аның башын, кулын бәйләгәннәр. Машина белән хәзер  китерәләр.

(Шулвакыт машина авышы ишетелә.Носилкада куянны өенә ике ак халатлы Юлбарыс кертә.)

Юлбарыс. (Әмир-Платон)Дустыгызга юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтегез.Күрә торып, светофорда кызыл ут янганда, кем юлны аркылы чыга инде? (Китәләр)

Аю. (Илназ)  Менә, башбаштаклык юнлегә илтми. Юл йөрү кагыйдәләрен тырышып өйрәнмәгән, шуңа юл йөрү кагыйдәләрен дә белмәгән. Йөрмәгәч, светофорның өч төсен каян белсен инде. Ничек теләсәң, шулай йөреп булмый ул.Бөтенесе өчен дә бер закон билгеләнгән.

Тиен. (Лилия)  Нинди ялгышлык эшләгәнен аңлагандыр инде.

Төлке. (Алинә)  Бүген бит Куянның туган көне. Әйдәгез, без шәһәргә барып, аңа юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткән китаплар, пазллар  алып кайтабыз.Аның хәзер өйрәнергә вакыты күп булачак.

Аю. (Илназ)   Дөрес әйтәсез, дусларым..Кемнәр шәһәргә бара? Әлбәттә, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчеләр.Киттек, юлга кузгалыйк.

Өченче күренеш.

Кич җиткән. Куян күңелсезләнеп урында ята.

Куян.(Диләрә) Минем начарлыкларым өчен сабак инде бу.Дусларымны рәнҗеттем, сорамыйча әйберләренә кагылдым.Ничек болай килеп чыкты соң бу? Кызыл ут янганда чыктым инде.Әллә башка төстә чыгасы иде микән? Башкалар белән өйрәнмәдем шул.

Янәсе үзем беләм.

(Шау –гөр килеп дуслары килеп керә. Бүлмәдә ут яна.)

Бергә. Туган көнең белән сине!Куянкай!

Тиен.(Лилия)   Менә дустыбыз, синең туган көнгә килдек.

Куян.(Диләрә) Рәхмәт, инде.Минем сезне сыйларга бернәрсәм дә юк. Алып җитешә алмадым бит.

Бүре. (Фаяз)   Ә без бөтен нәрсәне дә үзебез белән алып килдек. Монда җитәрлек. Без сиңа  кишер дә, кәбестә дә,бал да алып килдек.

Куян.(Диләрә) Сез миңа гел яхшылык кына эшлисез.Ә мин сезнең яхшылыкны бәяли белмәдем. Гафу итегез мине.Яңадан мин сезне тыңлармын.

Төлке. (Алинә) Без сиңа ачуланмыйбыз. Синең өчен кайгырдык.Дуслар шундый вакытта кирәк ул. Менә без сиңа юл йөрү турында китаплар, пазллар  бүләк итәбез. Барыбыз да кич утырырга килеп, матур китапларны укырбыз, сине өйрәтербез.

Тиен. (Лилия)  Әйдәгез, куянны туган көне белән котлап, шигырьләр сөйлибез.

Әй, Куянкай, йомшаккай

Туган көнеңә килдек.

Белем тулы китаплар,

Без сиңа бүләк иттек.

Аю. (Илназ)   Өйрәтәбез без сине,

Кайдан урам чыгарга.

Нинди урында уйнарга,

Кайсы яктан барырга.

Бүре. (Фаяз)   Урамда йөрсәң ашыкма,

 Юл кагыйдәсен онытма.

Ашыгып соң ни файда?

Кирәк имин йөрергә.

Төлке. (Алинә) Әй, Куянкай, йомшаккай,

Харап була язгансың.

Менә шулай була ул,

Юл кагыйдәсен белмәсәң.

А,Б,Тиен. (Светофорны күрсәтеп). Без сиңа тагын бер күчтәнәч  алып килдек әле.Бу нәрсә?Таныйсыңмы?

Куян.(Диләрә) Светофор. Бүген мин аны күрдем. Кызыл уты да яна икән аның.

А.Б. Балалар, әйдәгез барыбыз да куянны котлап, җыр җырлыйбыз.

Җыр “Светофор”( Х.Әхмәтшин сүз., Р.Сәрвәров муз.)№ 56-57 диск”Туган телдә сөйләшәбез” (4-5) (громк.27)

  1. Бер,ике,өч –

          Светофор утлары

          Бер яна да,

          Сүнә ич,светофор.

 Кушымта:    Урамда һәм юл чатында

                      Сакта тора светофор,

                      Сакта тора светофор!

  1. Кызыл ут

          Кисәтә ,тукта !- ди.

          Юл ябык,

         Син юлга  чыкма !-ди  ,чыкма!_ди

            Кушымта:   Урамда һәм юл чатында

                                 Сакта тора светофор,

                                 Сакта тора светофор!

  1. Сары ут

          Әзер бул!-дигәндә,

          Атлап чык

          Юл аша яшелгә! Яшелгә!

 Берсе –кызыл ,берсе-сары

Тагын берсе яшел ич

Светофор утлары.

Кушымта:    Урамда һәм юл чатында

                     Сакта тора светофор,

                     Сакта тора светофор!

1.Инзилә. (“Светофор” Г.Ә.Галиева шигыре.)

Юлда булсаң, бул өлгер.

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

2. Әмир. Мин-светофор.

Һәр баланы күзәтәм.

Юлны аркылы чыгарга,

Юлда  йөрергә өйрәтәм.

3. Раяз. Кызыл утымны яндырсам,

Туктап кал син ашыкма!

Юлда барган машиналар

Үтеп китсен барсы да.

4.Камилә.  Сары утымны яндырсам,

Игътибарлы, әзер бул!

Хәзер яшел утым яна-

Юл ачык дигән сүз ул.

5.Ләйлә. Яшел ут янганда гына

Чыгарга кирәк юлны.

Исән-сау йөрегез дип

Озатып калам сезне.

А.Б. Балалар, сез юлда йөргәндә тагын ниләр күрәсез?

Балалар. Юл билгеләре.

УЕН

А.Б. Әйе, балалар, дөрес әйтәсез.Юлда без исән-имин йөрү өчен безгә алар бик ярдәм итә.Менә минем кулымда пазл.Сез хәзер аны төзеп, нинди билге яшерелгәнен әйтерсез.

Зәринә. Бу билгене күрсәләр,

              Шоферлар уйланалар.

             Димәк, тиздән мәктәп бар.

              Игътибарга балалар.

Булат Бу билгегә карасаң,

           Сөенеп тә куярсың.

          Ярый әле машина

         Алмаганнар әтиләр,

        Велосипедта гына

        Йөрергә кирәк диләр.(Зэнгэр тугэрэктэ велисипед)

Юлгизә - “Кызыл түгәрәк эчендә

Бу нинди ап-ак шакмак”?

-Бу билге-“Юл юк” дигәнне аңлата.

Куян.(Диләрә) Светофорның кызыл уты янганда юлны чыгалар дип уйладым. Янгач, чыгып киттем.

Тиен. (Лилия)   Светофорның төсләре нәрсә аңлатканны син белмәгәнсең инде.Харап була язгансың. Моннан соң синең укуың белән кызыксынып торачакбыз.Укулар башланганчы син савыгасың әле.

Куян.(Диләрә) Барыгызга да рәхмәт, мине авыр вакытта ташламавыгыз өчен. Мин бик тыңлаучан булырмын. Юл йөрү кагыйдәләрен дз өйрәнермен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юлда йөрү кагыйдәләре

Балаларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру...

Конкурс совместно с родителями "Сез юл кагыйдәләрен беләсезме?"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары белән үткәрелгән бәйге....

“Юлда булсаң-бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”

Мероприятие с родителями по ПДД...

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган кичә...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча КВН...

Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң, Бел син юл кагыйдәсен!”)

Юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәлэренеңөйрәтү буенча күңел ачу иртәсеплан-конспекты.(Зурлар төркеме).Тема: “ Исән-имин йөрим дисәң,Бел син юл кагыйдәсен!”( Яки Шүрәле маҗаралары)...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...