Физкультурадан сюжетлы -уен шөгыле .
план-конспект занятия (средняя группа)

Уртанчылар төркеме өчен физкультурадан саф һавада үткәрелгән сюжетлы -уен шөгыле конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fizkulturadan_syuzhetly_-uen_shogyle_.docx26.01 КБ

Предварительный просмотр:

                         Физкультурадан сюжетлы -уен  шөгыле .

       Максат:  балаларның сәламәтлеген физик яктан саклау һәм ныгыту.

Бурычлар:

1.У ен формасында йөрү, предмет аркылы сикерү, ыргыту күнекмәләрен ныгыту.

2. Балаларның танып-белүләрен сюжетлы- уен ярдәмендә үстерү.

3. Спортка, физик күнегүләргә мәхәббәт  тәрбиячләү.

   Материал: гим.скамейка, кар бөртекләре, кар йомарламы, корзина.

-Хәерле иртә,балалар! Балалар бүген бездә бик күп кунаклар, әйдәгез апалар беләни сәнләшик.

  Балалар жавабы

 - Балалар, бакчада яңа көн башланды.

Әйдегез, бер-беребезгә елмаеп, көнне сәламлибез.

Исәнме көн, саумык өн,

Синнән яктылык алыйк.

Бер-беребезгә таратыйк,

Гел тату, сәламәт, булыйк.

Тәрбияче:Балалар мин бакчага килгәндә хат ташучы конверт бирде.Шул конверт эчендә телеграмма..Беләсезме ул кемнән килгән?Лапландиядә  яшәүче кар бабайдан. Аның кар бөртекләреннән чыршы бизисе килә , ләкин аның бизисе матур кар бөртекләрен кар патшабикәсе яшереп куйган.Кар бабайга кар бөртекләрен табарга булышабызмы?

Балалар  җавабы.

- Әйдәгез алайса тизрәк юлга кузгалыйк.Сез  сәяхәткә барырга әзерме?

-Әйе.

- Юлга без ничек әзерләнәбез? Күрсәтик әле. Анда бик салкын, шуңа безгә җылы итеп киенергә кирәк.

Массаж ясау.”Юлга жыену»

Чалбар киябез(носки, аякларны сыпыру)

Кофта киябез (кулларны сыпыру, эчне).

Баш киеме киябез (башны сыпыру,шарф бәйләү).

Куртка тоймәләү.

Сез әзерме? Эйдәгез юлга кузгалдык.Уен “Эздән-эзгә басып йөрү”Юл буйлап , бер-бер артлы, минем арттан барабыз.Сукмактан кырыйга чыкмыйбыз, аяклрыгыз карга батмасын. Кар өемнәре аша барабыз. (аякларны күтәреп йөрү).Кар өеменә егылмас өчен, йөгереп үтик. Алда урман. Агачлар арасыннан елан кебек  барабыз. Йөрү.

Менә Лапландиягә килеп җиткәнне сизми дә калдык.

-Балалар, карагыз әле тирә-якка, монда ничек матур. Нәрсәләрдер елтырап күзне чагылдыра. Бу кар бөртекләре түгелме соң? Моны мөгаен кар патшабикәсе яшереп куйгандыр.  Иркен итеп , ара калдырып басабыз һәм кар бөртекләре  бн җылынып , уйнап алабыз.

     1.Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла. Кар бөртеге өскә- аска. Куллар яннан өскә күтәрелә, кар бөртеге алмаштырыла

     2. Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла. Кулларны   уңга(сулга) сузу.

3. Б.т.:  куллар билдә, үкчәләр бергә . аяк очлары ачылган. Кар бөртеге җиргә төшә -чүгәләү, басу-җирдән күтәрелә.

    5.  Б.т.: куллар билдә, аяклар җилкә киңлегендә ачыла.Алга иелү , куллар алга сузыла.

6. Сикерү.

Сулыш алу күнегүе. “Кар бөртеге очыру”

Хәзер кар бөртекләрен миңа биреп торыгыз, чыршы янына барып җиткәч, бергәләшеп чыршыны бизәрбез.

-Балалар, әле  монда кар бабай күренми. Әйдәгез алга таба юлыбызны дәвам итик. Без кар бабай янына тиз генә барып җитмәсен өчен, кар патшабикәсе каршылыклар ясап куйган.Шул каршылыкларны үтәгәч кенә, без юлыбызны дәвам итәчәкбез. Балалар, карагыз әле, алда кар өемнәре, без аны ничек үтә алабыз?

-Балалар җавабы:

-Дөрес , без аны ике аякта сикереп чыгабыз.Ә монда күпер. Без аннан дүрт аяклап барабыз.

 -Булдырдыгыз балалар , бөтен каршылыкларны үтеп чыктык. Ә менә монысы инде,  кар бабайның чыршысы .Әйдәгез хәзер кар бөртекләре белән чыршыны бизәп куйыйк.Менә ничек матур булды.

-Карагыз әле, кем бу?

Балалар:

-Кар бабай .

– Исәнмесез, балалар .

- Ерак җирләрдән кунакка килгәнегез өчен мин бик шат.У-у-у, монда кар бик күп яуган, миңа бик ошый. Ә чыршыны  кем бизәгән?

Балаларның җаваплары.

-И, рәхмәт сезгә, балалар! Минем чыршым бигрәк матур булган.

-Балалар, сезне күргәч минем уйныйсым килеп китте. Мин бик уйнарга яратам.

Эйдәгез,  кар йомарламнары белән уйнап алабыз.Монда кәрзин куям.Ә сез кәрзингә  кар йомарламнарын ыргытырсыз.

Балалар бер рәткә тезеләләр.(2 шәр кар йомарламы алалар.)

  • Балалар, кар  бабай белән ничек күңелле итеп уйнадык. Ә хәзер үзебезнең уенныда өйрәтик  кар бабайга. Бу уен  “Кар бабай”дип атала. Әлеге уен өчен менә монда кирәкле әйберләр: туп, кар йомарламнары, кишер, себерке, шакмак, чиләк куелган. Сез шушылар арасыннан Кар бабай ясау өчен кирәк дип санаган әйберләрне сайлап аласыз һәм салазкага салып ташыйсы була.

Уен эстафета формасында алып барыла.

-Мин сезнең белән рәхәтләнеп уйнадым. Сезнең  белән танышуыма шатмын. Минем сезгә бүләгемдә бар әле. (Бүләк өләшү)

- Рәхмәт.

Балалар, Лапландиядә рәхәт, безгә өйгә кайтырга да вакыт җитте. Өйгә кайту күңелле булсын өчен, безгә кар бабай ярдәм итәр. Ул үзенең тылсымлы таягы белән кагылып үтүгә без бакчабызда булырбыз.Әйдәгез, Кар бабай белән саубуллашыйк, икенче елга кар бабайны үзебезгә кунакка чакырыйк. Хәзер бөтенебез чүгәлибез һәм күзләрне йомабыз. Менә бакчабызга кайтып та җиттек.

Балалар, без сезнең белән нинди яхшылык эшләдек?

ЗАДАЧИ:

образовательная:

учить детей сохранять равновесие при ходьбе на уменьшенной площади опоры;

-развивать умение детей ловить мяч, не роняя его на пол и бросать мяч только в руки;закреплять навыки бега в прямом направлении.

Воспитательная:

— прививать любовь к занятиям, физическим упражнениям;

-воспитывать красоту движений.

МЕТОДЫ И ПРИЕМЫ:

сюрпризный момент, объяснение, показ, поощрения, помощь в выполнении основных видов движений, напоминание.

ОБОРУДОВАНИЕ:мячи (большой, средний, маленький, мячи среднего размера по количеству детей, массажные дорожки, 2-е корзины для мячей, гимнастическая скамья, кубики, костюм Петрушки.

1.Развивать познавательные интересы детей через подачу сюжетно – игровой  ситуации.

2.Закреплять в игровой форме навыки ходьбы;  навыки в пролезании  через туннель; в  перелезании через модули; прыжках через предметы, ходьбе по балансирам.

1.У енформасында йөрү, предмет аркылы сикерү, туп ыргыту күнекмәләрен ныгыту.

2. Балаларның танып-белүләрен сюжетлы уен ярдәмендә үстерү.

3. Шөгыльгә , физик күнегүләргә мәхәббәт  тәрбиячләү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сюжетлы-рольле уен буенча "Нәни табиб" проекты

Проект “Нәни табиб”Проектның эчтәлеге:1.Проект “Нәни табиб”2.Кушымта:“Курчагым авырды”, “Алсуның терелүе, балалар бакчасына килүе” шөгыль конспектлары.Ата-аналар өчен белешмәлекләр ясау.Ата-анал...

Сюжетле-уенлы шөгыль “Ак калач ( урманга сэяхэт

ШӘҺӘР ФӘННИ – ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘУРТАНЧЫЛАР  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ “Урманга Сәяхәт”ИСЕМЛЕ ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘНФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЕНЕҢ ПЛАН КОНСПЕКТЫ...

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен сюжетлы- рольле уеннар картотекасы

Сюжетлы-рольле уеннар аша бала дөньяны танып белергә,матур сөйләшергә өйрәнә,үзен “зулар тормышына” әзерли. ...

Презентация "Балалар бакчасында татар телен өйрәтүдә сюжетлы-рольле уеннарның әһәмияте"

В данной презентации оисаны этапы сюжетно-ролевых игр по возрастам в рамках УМК....

Сюжетлы-ролле уеннар

Сюжелы-ролле уеннар...

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен сюжетлы-рольле уеннарның еллык перспектив планы

Предлагаю перспективный план сюжетно-ролевых игр для подготовительной к школе группе на татарском языке...