"Әткәм - әнкәмнең теле..."
план-конспект урока по чтению (4 класс) по теме

Шәихи Маннурның "Агымсуларга карап" повестеннан алынган "Әткәм - әнәмнең теле..."өзегенә дәрес конспекты. Уку дәресе 4 нче класс.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukudan_achyk_dres.2011_el.docx24.31 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.                    Әткәм – әнкәмнең теле....

Максат:   1)  язучы Шәйхи Маннурның иҗат һәм тормыш юлына күзәтү ясау;

               2) “Агымсуларга карап” повестеннан булган өзек белән танышу;

               3)  фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү;

               4)  туган телгә – ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:  Ш.Маннурның портреты,  китаплар күргәзмәсе, тест, компьютер, проектор,  мәкальләр, дәреслек.

                                       Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  1. Хәерле көн, укучылар!  Тәрзәдән тышка карагыз әле. Бүгенге көн башка көннәрдән матурлыгы белән аерылып тора. Бүгенге дәрес тә башкаларыннан үзгәрәк. Бүген бездә кунаклар бар.  Бүгенге көн ямьлерәк булган кебек,  сез дә бүген дәрестә активрак , төгәлрәк булырсыз дип өметләнәм. Дәресебезне башлап җибәрәбез.

       

  1. Дәрескә кереп китү.

-Бүгенге дәресебезнең темасы - “Әткәм – әнкәмнең теле”. Бу сүзләрне      әйтүгә, бөек шагыйребезнең нинди шигыре искә килеп төшә?

- Әлбәттә,  Г.Тукайның “Туган тел ”шигыре. Шигырьне искә төшереп алыйк әле.(4 укучы берәр куплетын сөйли).

- Туган тел!  Һәркем өчен газиз тел ул! Безнең өчен дә иң кадерле тел – татар теле. Мин сезгә  менә шушы юлларны укып китәсем килә.

Күзләремне ачты минем,

Иркәләде үз телем.

Үз телем яктыртты юлны,

Үз телем бирде белем.

Үз телеңне сөймәгәндә,

Ярты ул алган белем,

Канатсыз коштай  буласың,

Белмәсәң ана телен.

Кошка канат кирәк булган кебек, безгә дә туган телебезне белү, өйрәнү бик кирәк.  Бирелгән өй эшләре дә нәкъ туган илгә багышланган иде.

  1. Нинди өй эше бирелгән икәнен белү өчен, сүзне  дежурныйга бирик әле.

(Туган тел турында берәр шигырь ятларга яки үзең язарга).

(Укучылар сөйлиләр)

  1. Яңа белем һәм күнекмәләр  формалаштыру.
  1. Дәрестә без язучы Ш.Маннурның “Агымсуларга карап” повестеннан өзек белән  танышырбыз, ул өзек “Әткәм – әнкәмнең теле...”дип атала.
  1. Нәрсә ул повесть? (Искә төшерү).
  1. Язучы Ш.Маннурның тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру (укытучы сөйли).  

                 

                    Шәйхи Маннур 1905 нче елның 15 нче гыйнварында хәзерге  Мамадыш районы  Тулбай авылында  крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне  туган авылы һәм күрше авылы мәдрәсәсендә ала. Мамадыш шәһәрендә педагогия курсларында укый.  1921 нче елда ачлыкка түзә алмыйча, аларның гаиләләре Кузбасстагы шахталарга күчеп китә. Анда башта кара эштә ,ә  аннары башлангыч  мәктәп укытучысы булып эшли.  1923 нче еллардан башлап тормышын әдәбиятка багышлый. Сугыш елларында, фронтта чагында да иҗат итүен дәвам итә.

        Аның иҗат юлы күпкырлы, үзе исән чагында ук 4 дистәгә якын китабы дөнья күрә. Ш.Маннур - балалар өчен әкият иҗат итүгә дә көч куйган әдип.  Ул әле тәрҗемәче дә. Пушкин, Лермонтов һәм башка язучыларның әсәрләрен  татарчага тәрҗемә итә.

         1970 нче елларда Ш.Маннур “Агымсуларга карап” автобиографик повестен иҗат итә. Бу әсәрдә язучы үзенең башыннан үткәннәрне тасвирлый. Чын тормыштан алынган кайбер фактлар   бүгенге көн өчен дә  зур әһәмияткә ия.

                 3.Дәфтәрләрдә эш. (Теманы, язучыны, өйрәнгән әсәрнең исемен язу)

                 4.Сүзлек өстендә эш.(Слайдлар формасында,  соңыннан сүзләрне дәфтәрләргә  күчереп язу.)

           Букча – киндер яки күн сумка.

           Хәреф-би-хәреф –хәрефкә хәреф.

           Әлвидаг- саубуллашу, аерылышу сүзләре.

           Гарәфә кич- гает бәйрәме алдындагы кич.

           Салават- Алланы мактау догасы.

           Тәкбир әйтү- “Аллаһы әкбәр” дип  Алланы   олылау.

Бу сүзләрнең кайберләре - кулланылыштан төшеп калган искергән сүзләр, ә кайберләре - дини сүзләр.

         Физкультминутка.

       IV, Әсәр өстендә эш.

          1. Укытучының күргәзмә укуы.

           -  Әсәрне игътибар белән тыңлагыз. Әсәрдә кем турында язылган, ягъни төп герое кем?  Аның исеме ничек?

 

     Бирелгән 2 сорауга җавап алу.    Төп геройның исемен табу.  (Шәйхелислам).Язучы үзе турында язгач, бу нинди әсәр була?    Без яңа гына кемнең  автобиографик әсәре белән  таныштык? (Г.Тукай, “Исемдә калганнар”.)

     

  1. Әсәрне чылбыр тәртибендә уку.
  2. Дәреслек артындагы сорауларга җавап бирү.
  3. Әсәргә карата  план төзү.  

  1.  Туган телгә багышланган мәкаль, әйтемнәрне искә төшерү. “Дәвам ит” уены. (Слайдлар.)
  1. Телләр белгән-(илләр белгән).
  2. Теле барлар халык булган, (теле юклар балык булган.)
  3. Туган телне кадерләгән халык,(кадерле булыр).
  4. Иң татлы тел - туган тел, (анам сөйләп торган тел).
  5. Ачы тел – зәһәр, (татлы тел- шикәр).
  6. Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).
  7. Тел сөйли,   кул эшли.
  8. Теле татлының (дусы күп).
  9. Тел елата  да,( юата да)

  1. Язучының тормышына һәм өйрәнгән әсәргә  карата тест эшләү.
  1. Ш.Маннурның  туган елы
  1. 1905
  2. 1904
  3. 1906

                      2.Ш.Маннурның туган авылы.

                     1) Кырлай;

                     2) Тулбай;

                     3) Кушлавыч.

  1.  Без укыган өзек кайсы әсәрдән?
  1. “Агымсу”;
  2. “Агымсуларга карап”;
  3. “Агымсу буйлап”.

                     4.Әсәрдәге төп геройның исеме.

                    1)  Шәйхелислам;

                       2)  Нурислам;

                       3)  Муса.

5. Мәктәпкә баргач та Шәйхелисламны кайсы класска укырга алалар?

  1. 3 класс;
  2. 2 класс;
  3. 1 класс.

  1. Малайның
  1. Укыган саен укыйсы киләме?
  2. Укыган саен әз генә укыйсы киләме?
  3. Укыган кадәресенә  ризамы?

  1. Йомгаклау.
  1. Шәйхи Маннурның “Әткәм – әнкәмнең теле...”өзеген укып без үзебезгә нинди нәтиҗә ясыйбыз?  (Туган телебезне  яратырга, тырышып үзләштерергә, беркайчан да онытмаска, күбрәк укырга, күбрәк белергә тырышырга.)

  1. Билгеләр кую. Өй эше бирү. Әсәрне план нигезендә сөйләргә әзерләнергә.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок окружающего мира Тема: Строение тела человека и главные правила сохранения здоровья. Цели: Показать, что здоровье человека - его важнейшее богатство. Познакомить с внешним и внутренним строением тела человека.

Тема: Строение тела человека и главные правила сохранения здоровья.Цели: Показать, что здоровье человека - его важнейшее богатство. Познакомить с внешним и внутренним строением тела человека. Совместн...

Презентация "Строение тела человека" к конспекту урока по окружающему миру во 2 классе по теме "Строение тела человека"

Данная презентация составлена к уроку по окружающему миру во 2 классе по теме "Строение тела человека". УМК "Школа России", учебник А.А. Плешакова "Мир вокруг нас", 2 класс.  Данная презентация м...

Сыйныф сәгате "Туган телем- татар теле"

Сыйныф сәгатенең максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү....

Тела, вещества, частицы. Практическая работа №1 «Тела, вещества, частицы» УМК "Школа России"

Тип урока: Урок открытия новых знанийОбразовательная цель:  создать условия для ознакомления с понятиями «тело», «вещество», «частицы», «атомы», формирования представлений о телах и веществах, ис...

Туган телем - татар теле

2 сыйныфлар өчен татар теленнән махсус курсның эш программасы...

Урок ."Строение тела человека. В здоровом теле, здоровый дух.»"

УМК "Школа России",Плешаков А.А. "Окружающий мир", 2 класс в 2-х частях, 2 часть....

"Строение тела человека.В здоровом теле, здоровый дух." презентация к уроку

УМК "Школа России", Плешаков А.А. "Окружающий мир", 2 класс в 2-х частях, 2 часть....