Көзге урман
план-конспект урока по чтению (2 класс) по теме

Гасимова Чулпан Галиевна

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbi_uku.2_kl._achyk_dres_plany.docx25.68 КБ
Файл dbi_uku.achyk_dres._2_kl.pptx1.49 МБ

Предварительный просмотр:

Әдәби уку – 2 нче сыйныф

Тема.   Касыйм Тәхау “Көзге урман”.

Максат.   Укучыларны көзге урманны сурәтләгән әсәр белән таныштыру;

балаларның логик һәм иҗади фикерләү сәләтен үстерү;  уку күнекмәләрен камилләштерү;  

укыган әсәр эчтәлеге аша укучыларда табигатькә сакчыл караш һәм ата-анага мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау. Презентация, таблицалар, көз турында картиналар, яфраклар, телевизор.

Материал. Вагыйзов С. Г., Вәлитова Р. Г., Раскулова Р. И. Уку китабы: 2 нче сыйныф өчен дәреслек. 1 нче кисәк. – Казан: Мәгариф, 2007.

Яхин А. Г. Әдәбият дәресләре. – Казан: Мәгариф, 2003.

“Мәгариф” журналлары.

Дәреснең планы.

  1. Оештыру өлеше.  
  2. Белемнәрне актуальләштерү.
  1. Дәреснең темасы, алга куелган максатлар белән таныштыру.
  2. Табышмак әйтү.
  3. Көз билгеләрен санау.
  4. Йолдыз Шәрапованың “Көз” шигырен уку.
  5. Сүзлек эше.  
  1. Яңа тема өйрәнү.
  1. Касыйм Тәхауның “Көзге урман”  хикәясен уку:
  •  укытучы  укуы;
  • мөстәкыйль уку (гөжләп уку);
  • кычкырып уку.
  1. Укыган буенча беренчел әңгәмә.
  2. Физкултьминут.
  3. Сорауларга җавап бирү.
  4. Хикәяне анализлау:
  • катнашучыларны табу;
  • катнашучыларның сыйфатларын билгеләү;
  • охшаш якларны табу;
  • хикәяне ике өлешкә берләштерү;
  • өлешләр арасындагы бәйләнешне табу;
  • әсәрнең эчтәлеген ачу.
  1. “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү.
  1.   Йомгаклау.
  1. Өй эше бирү.
  2. Билгеләр кую, нәтиҗә чыгару.
  3. Илсөяр Иксанованың “Әбиләр чуагы” шигырен уку.

   

Дәреснең барышы.

  • Исәнмесез, укучылар! (1 нче слайд)
  • Исәнмесез!
  • Кояш чыга, ал нурлары (2 нче слайд)

Тәрәзәне чиртә.

Хәерле иртә, балалар!

  •       Хәерле иртә!
  •       Кырлар буйлап, көзге яңгыр

      Сибәләп үтә.

      Хәерле иртә, балалар!

  •       Хәерле иртә! (Укучылар утыра.)

Әдәби уку дәресен башлыйбыз. Бүген без аны “Кошларда да кеше язмышлары...” дигән эпиграф астында үткәрербез. Әлеге уку дәресе табигать турында сөйләшүдән башланыр. Иң элек табышмак әйтим әле үзегезгә:

Кырлар буш кала, (3 нче слайд)

Яңгырлар ява;

Җирләр дымлана, –

Бу кайчак була? (Көз.)

Дөрес, укучылар, димәк, без бүген көз турында сүз алып барырбыз. (4 нче слайд) Касыйм Тәхауның “Көзге урман” хикәясен өйрәнербез, авторның безгә җиткерергә теләгән фикерен ачарбыз.

Мин сезгә өй эше итеп, әйләнә-тирә дөнья дәреслегеннән көзге табигать билгеләрен укып килергә кушкан идем. (5 нче слайд) Әйдәгез, бергәләп көз билгеләрен саныйк әле: нинди икән ул көзге табигать? (Көз көне һава салкынайта, агач яфраклары саргая һәм коела, үләннәр корый һәм кибә, көннәр кыскара, кошлар җылы якларга очып китә, иртәләрен кырау төшә, җир өстенә ак тасмадай томан сузыла, күк йөзен авыр болытлар каплый, вак һәм өзлексез яңгырлар сибәли.)

Әйе, балалар, көзнең матур көннәре дә була, ямьсез көннәре дә җитәрлек. Көз турында бер шигырь дә тыңлап китик әле. (Алдан әзерләнгән бер укучы Йолдыз Шәрапованың “Көз” шигырен сөйли.) (6 нчы слайд)

Оча сары яфраклар,

Шундый үз, шундый ятлар.

Әйтерсең, ярсу атлар.

Әйтә күк алар гүя:

  • Бар иде, –  дип, –  безнең дә

Кайчандыр яшел чаклар...

Оча сары яфраклар –

Көзләрдән тәүге хатлар,

Җәйләрдән соңгы хәбәр.

Сөйли белсәләр әгәр,

Әйтерләр иде: “Хушыгыз,

Киләсе язга кадәр.

Хушыгыз, язын кайтырбыз,

Ямь-яшел бөре булып...”

Саубуллаша яфраклар

Йөзләргә кунып-кунып.

Моны күреп торган болыт

Елый күңеле тулып.

Рәхмәт! Хикәя белән таныша башлаганчы сүзлек эше эшләп алыйк, дәрестә очраячак ят сүзләрне ачыклап китик. (7 нче слайд)

Сунар – ау

әбиләр чуагы – иртә көзнең кояшлы матур көннәре

гомер көзе – картлык.

Укучылар, ә хәзер дәреслекләребезне ачабыз, “Көзге урман” хикәясен укый башлыйбыз. Башта мин укып чыгармын, ә сез карап барырсыз. (Укытучы сәнгатьле итеп укый, укучылар карап баралар.)

Ә хәзер үзегез укып чыгыгыз. (Гөжләп уку.)

Инде хәзер кычкырып укыйк. (Абзацлап, һәр укучы да укып чыга.) (8 нче слайд)

  •  Бу хикәя нәрсә турында? (Укучыларның фикерләре тыңлана.) Әле без бу сорауга соңрак тагын әйләнеп кайтырбыз, ә хәзер, әйдәгез, ял итеп алыйк. (9 нчы слайд) (Укучылар Вадим Усмановның “Яфрак бәйрәме” җырын төрле хәрәкәтләр белән башкаралар.)
  • Урыннарга утырыштык. Инде хәзер, балалар, сорауларга җавап бирик. Көзге урман нинди була ул? Шул турыда тексттан табып укырга яки сөйләргә. (Көзге урман төрле төсләргә бизәлгән була. Агачлардан яфрак коела. Җил яфракларны коя һәм юлларга түши. Көз көне урман шәрәләнеп, боегып кала.)
  • Көз көне җәнлекләр кышка ничек әзерләнәләр? Кышын алар тамакларын ничек туйдыралар? (Һәрбер җәнлек турында аерым укучыдан сөйләттерелә.) (10 нчы слайд)

Керпе – энәләре белән яфрак җыя, оясын җылыта, ул кышны йоклап үткәрәчәк. (11 нче слайд)

Бурсык – яфрак ташый, гөмбә, имән чикләвеге җыя, кышын уянгач, шулар белән тукланачак. (12 нче слайд)

Куян – кырдан урманга кайткан, үзенә тыныч урын эзли. (13 нче слайд)

Тиен – агач куышында, кышка запас җыйган инде. (14 нче слайд)

Бүреләр – урманнан кырга чыгып киткәннәр, авылга да барырлар. (15нче слайд)

Төлке – ауда, кар астыннан тычкан тота. (16 нче слайд)

  • Кошлар нишли?  Алар кыш чыгарга әзерләнәләрме? (Кышлаучы кошлар кыш көне урманнардан авылга очып киләләр, чөнки аларга азык табуы кыенлаша. Ә авылда йорт тирәләрендә ризык кисәкләре табыла.)
  • Кыш көне кошларга ярдәм итеп буламы? (Җимлекләр ясап эләргә кирәк.)
  • Безнең якларда нинди кошлар кышларга кала? Сез аларга ярдәм итәсезме? (Ала карга, саескан, чыпчык, күгәрчен, песнәк, карабүрек, миләш чыпчыгы һ. б. Без аларга җимлекләр ясап эләбез, һәрвакыт ярма, ашлык бөртекләре салып торабыз.)

Укучылар, тагын бер табышмак әйтим әле үзегезгә: (17 нче слайд)

Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә.

            Нәрсә булыр бу?  (Яфрак.)  (18 нче слайд)

Әйе, без бүген көзге яфраклар турында күп сөйләштек, шигырь дә тыңладык, җыр да башкардык. Саргылт-кызыл яфракларга багышланган әсәрләр күп. Рәссамнар да нәкъ менә шушы ел фасылын яратып сурәтлиләр икән. (Көз турында картиналар күрсәтелә.) (19, 20, 21 нче слайдлар) Нинди матур рәсемнәр! Юкка гына көзне алтын димиләр. Ләкин сары төс – сагыш төсе ул, көз дә сагышлы.

  • Әйдәгез, хәзер, бергәләп, шул сагышлы көзне сурәтләгән хикәяне анализлап карыйк, язучының безгә әйтергә теләгән фикерен табарга тырышыйк. (22 нче слайд)

Яңадан шул сорауны кабатлыйм: хикәя нәрсә турында? Бу сорауга җавап табу өчен башта әсәрне таркатыйк: катнашучыларны табыйк. (Укучылар катнашучыларны әйткән саен тактага алар язылган плакатлар эленә бара: имән, керпе, бурсык, куян, тиен, бүреләр, төлке, карабүрекләр, песнәкләр, җил, автор, укучы.)

Ә хәзер катнашучыларның сыйфатларын билгелик: имән нинди? (Яфраклары яшел иде, кыраудан соң көрән төскә керде, коела башлады.)

 Керпе нишли? (Яфрак җыя, оясын җылыта, кышкы йокыга әзерләнә.)

Бурсык нишли? (Яфрак ташый, кышка азык әзерли.)

Куян нишли? (Кырдан урманга кайткан, тунын алыштыра, кышка әзерләнә.)

Тиен нишләгән? (Кышка җитәрлек запас әзерләп куйган.)

Бүреләр нишли? (Урманнан кырга киткәннәр, кышкы бураннарда авыл тирәсенә киләчәкләр.)

Төлке нишли? (Ауда, кырдан тычкан аулый.)

Кошлар нишли? (Урманнан авылга киләләр, кайберләре һәлак була.)

Җил нишли? ( Яфракларны очыра, урманда йөри, урманны шәрәләндерә.)

Автор кайда монда, ул нишли? (Автор безгә урман, андагы җәнлекләр турында сөйли. Җәнлекләргә һәм кошларга кышын кыен булуы, аларга ярдәм кирәклеге турында әйтә.)

Ә укучы кайда? (Ул – без инде. Без авторны тыңлыйбыз, ул әйтергә теләгәнне ишетәбез.)

Яхшы, укучылар, ә хәзер, әйдәгез, хикәядә катнашучыларның бер-берсенә охшаган якларын табыйк. Аларны төркемлик. (I төркемгә керүчеләр барысы да кышка әзерләнәләр, азык туплыйлар. Болар – имән, керпе, бурсык, куян, тиен, бүреләр, төлке, кошлар. II төркемгә керүчеләр: җил – урманны шәрәләндерде, кыш килүгә сигнал бирде; автор – безгә шуны сөйләде; укучы – без шуны укыдык.) (23 нче слайд)

Хәзер шушы ике өлеш арасындагы бәйләнешне табыйк: алар бер-берсенә нәрсә белән бәйләнгән? (I төркем җәклекләргә һәм кошларга көз килүен хәбәр итте, ә II төркем, моны ишетеп, кышка әзерләнә башлады.)

Әйдәгез, хәзер шушы бәйләнеш аша хикәянең эчтәлеген әйтеп карыйк. Димәк, җәйге матур көннәр, иртә көзнең кояшлы җылы көннәре – әбиләр чуагы гел дәвам итәрме? (Юк, берни дә мәңгелек түгел: җәйдән соң көз, көздән соң ак кыш барыбер киләчәк.)

Кеше гомере дә шулай, укучылар. Гомернең матур җәйләреннән соң сары, сагышлы көз – гомер көзе барыбер килә. Гомер көзе ул – картлык дигән сүз, кешенеңолыгаю чорын гомер көзе диләр. Әле көздән соң гомернең ап-ак кышлары да булачак. Кемнәрнеңдер гомер кышы кышкы тыныч иртәләргә, кышкы айлы кичләргә тиң, ә кайберәүләрнеке кар-буранлы шыксыз кышкы төннәрне хәтерләтә. Менә шул гомер кышыңның озын кичләрендә, ягъни картлык көнеңдә ялгыз, бернәрсәсез калмас өчен алдан ук әзерләнергә кирәк: кошлар һәм җәнлекләр кебек. Икенче төрле итеп әйтсәк: яшьрәк чакта ук йорт-җиреңне карарга, ялгыз калмас өчен гаилә корырга һәм балалар үстерергә кирәк.

Без укыган хикәядә “кыш көне кошларга ярдәм күрсәтегез,” – дигән юллар бар. Моны ничек аңларга була? (Өлкән кешеләргә ярдәм итегез, аларны ялгыз калдырмагыз дип.)

Әйе, арада һәлак булучылары да бар дип укыдык. Автор безгә менә шушыларны әйтергә теләгән. Димәк, укучылар, Касыйм Тәхауның “Көзге урман” хикәясе нәрсә турында икән? (24 нче слайд) (Өлкән кешеләргә ярдәм итү кирәклеге, әгәр аларга булышмасаң, кадер-хөрмәт күрсәтмәсәң һәлак булулары да мөмкинлеге турында.)

Безне туган минутыбыздан бирле әниләребез баккан. Бу якты дөньяга тууыбыз өчен әти-әниләребезгә без гомер буе бурычлы. Бүгенге хикәяне тыңлаган, укыгын кеше беркайчан да әти-әнисен рәнҗетмәс, аларны картлык көннәрендә ялгыз калдырмас дип ышанасы килә.

Хәзер, әйдәгез, кызларыбыз башкаруында “Өч кыз” дигән татар халык әкиятен карыйк. (Әкият сәхнәләштерелә.)

Кадерле укучылар, безнең бүгенге “Кошларда да кеше язмышлары...” дигән эпиграф астында узган әдәби уку дәресебез ахырына якынлашты. Дәрестә бик актив катнаштыгыз, молодцы! (Билгеләр куела.)

Киләсе дәрестә “Гаиләмне бик яратам” дигән зур темага керәчәкбез. Өйдә “Минем гаиләм” дигән кечкенә генә хикәя язып килерсез.

Бүгенге дәрестә без нәрсә өйрәндек? (Касыйм Тәхауның “Көзге урман” хикәясен.)

Хикәя нәрсә турында? (Өлкәннәргә ярдәм итү кирәклеге хакында.)

Йомгаклау сүзе буларак мин сезгә Илсөяр Иксанованың “Әбиләр чуагы” дигән шигырен бүләк итәм.

Һаваларда җилбер яфрак исе,

Һаваларда дымлы җир исе.

Соңлап килгән бу җылыга сөенеп,

Озаграк килә яшисе.

Үрмәкүчләр пәрәвездән үрә

Ефәк шәлләренең бизәген.

Миләшләр ут дөрли, әбиләрнең

Җылытырга теләп соң җәен.

Кояш нурын эчә күбәләкләр –

Әйтерсең лә, алда мең гомер.

Бу яктылык җирдә мәңгелектер,

Бу җылылык җирдә мәңгедер!

Кошлар белә ләкин: әбиләрнең

Җәе кыска, озын кышлары, –

Җылы җәйне эзләп китеп бара

Төркем-төркем урман кошлары...


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әдәби уку 2 нче сыйныф Кошларда да кеше язмышлары... 1

Слайд 2

Хәерле иртә! 2

Слайд 3

Кырлар буш кала, Яңгырлар ява; Җирләр дымлана, – Бу кайчак була? 3

Слайд 4

Тема: Касыйм Тәхау “Көзге урман” 4

Слайд 5

5

Слайд 6

Йолдыз Шәрапова Көз 6

Слайд 7

Сүзлек эше Сунар – ау әбиләр чуагы – иртә көзнең кояшлы матур көннәре гомер көзе – картлык 7

Слайд 8

Бу хикәя нәрсә турында? 8

Слайд 9

9

Слайд 10

10

Слайд 11

11

Слайд 12

12

Слайд 13

13

Слайд 14

14

Слайд 15

15

Слайд 16

16

Слайд 17

Язын дөн ь яга килә, Көзен саргаеп үлә. 17

Слайд 18

18

Слайд 19

19

Слайд 20

20

Слайд 21

21

Слайд 22

Бу әсәр нәрсә турында? 22

Слайд 23

Имән Керпе Бурсык Куян Тиен Бүреләр Төлке Кошлар Җил Автор Укучы 23

Слайд 24

Хикәя нәрсә турында? 24

Слайд 25

25

Слайд 26

26


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Урман-безнең дустыбыз".

"Урман-безнең дустыбыз"-дәрес конспект. Укучыларда урманнар зонасы турында күзаллау булдыру. Табигый зоналарны чагыштыра, анализлый белү күнекмәләрен, иҗади фикерли белү сәләтләрен үстерү. Укучыларда ...

Урман җәнлекләре кышын

Перспективалы башлангыч мәктәп программасы буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе....

урман җэнлеклэре кышын презентация

"Урман җәнлекләре кышын" дигән дәрескә презентация....

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Урманны саклау - ул табигатьне саклау.

Башлангыч классларда үткәрү өчен тәрбия сәгате планы. Экология елы уңаеннан урманнарны саклауга багышланган  тәрбия сәгате планын тәкъдим итәм....

ШҮРӘЛЕНЕҢ УРМАН МӘКТӘБЕ

Укучыларда табигатькә сак караш тәрбияләү. Табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белергә өйрәтү максатыннан башлангычлар өчен төзелгән сценарий....