"Туган ягыбызга яз килә!"
план-конспект занятия по чтению (3 класс) по теме

3 нче класста татар теленнән үткәрелгән ачык дәрес укучыларга бик ошады.Алар яз фасылы турында белемнәрен тирәнәйттеләр,бәйләнешле сөйләм төзеп үз фикерләрен җиткерделәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tugan_yagybyzga_yaz_kil.doc18.27 КБ

Предварительный просмотр:

ГБМБУ  “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган  В.Ф.Ежков                                   исемендәге Арча 1 нче урта гомуми белем мәктәбе”

        Бәйләнешле сөйләм телен үстерү:”Туган ягыбызга яз килә!”  (3 нче А сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән ачык дәрес)

                                                                Укытучы:  

                                                                Сафиуллина    Миләүшә                                                                                                                

                                                                Мәүлит кызы

       

                          18 нче апрель ,2014 нче ел.

3А класс .Татар теле .

Тема :Бәйләнешле сөйләм телен үстерү :”Туган ягыбызга яз килә !”.Күрмә диктант.

Максат : 1.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

                 2.Күрмә диктант язу күнекмәләре  

                 булдыру.

                 3.Язгы табигатькә ,туган якка мәхәббәт  

                 тәрбияләү; яз  фасылы  турында белемнәрен    

                 тирәнәйтү.

Материал :Ф.Ф.Харисов,Г.Р.Шакирова,Р.К.Сәгъдиева,

Л.К.Хисмәтова ”Татар теле “ ,3 нче сыйныф .

Җиһазлау: компьютер,проектор ,презентация.

План.

I. Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

2.Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Актуальләштерү.

1.Укытучының кереш сүзе:

Ах,бу язлар ,

Җылы язлар.

Күңелләргә рәхәт биргән

Назлы язлар.

Ах,бу язлар ,

Иркә язлар.

Хыялыма канат биргән

Матур язлар!

-Шигырьдә нәрсә  турында сүз бара?

-Бу шигырь сезгә ошадымы?

-Яз турында сез тагын нинди шигырьләр беләсез?

Кояш көлеп карый безгә

Күзләр чагыла

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ярына.

Яз,яз,яз җитә

Тәрәзәне ачтылар

Тып,тып,тып итә

Эре-эре тамчылар.

2.”Яз җитә “ җырын тыңлау.

3.Әңгәмә.

-Укучылар,хәзер табигатьтә нинди ел фасылы хөкем сөрә?

-Яз.

-Яз икәнен нинди күренешләргә  таянып әйтә  аласыз?

-Көннәр җылыта.

-Яз фасылы сезгә ошыймы? Ни өчен?

-Чөнки табигать  уяна, көннәр җылына ,кояш күбрәк яктырта,кар эри,тамчылар тама,сулар ага,үләннәр чыга,агачлар яфрак яралар,кошлар җылы яклардан туган ягыбызга кайталар.

III.Яңа белем-күнекмәләр формалаштыру.

1.-Әйе,укучылар .Туган ягыбызда җылы яз сулышы сизелә.Аяз күгебездә якты кояш балкый ,өй кыекларыннан  тамчылар  тама ,чыпчыклар чыркылдаша.Безнең күңелләребез дә туган ягыбызга яз килүенә шатлана.

-Яз көне җылы яктан нинди кошлар кайталар?

-Язның иң беренче хәбәрчеләре дип нәрсәләрне атыйлар?

-Иң беренче булып яз хәбәрчеләре кара каргалар очып кайта.Беләсезме,алар безнең якларга кайтканда тәүлегенә 50 км чамасы юл үтәләр.Җәй көне бер карга чама белән 8 меңгә якын бөҗәк ашый.

2.“Сез беләсезме?”(кызыклы фикерләр белән танышу)

-кара каргалар ,әйләнеп кайтып ,шунда ук бердәм рәвештә үз ояларын рәтләргә тотынсалар ,бер-ике көннән матур һава була.

-карга томшыгын канат астына яшерсә ,ә каз үзенә тәпиен кысса ,иртәгесен  салкын була.

-Тагын нинди кошларыбыз кайта?

3.Кошлар турында шигырьләр уку .

-“Сыерчыклар килгән”

Яз җиткәнен белгәннәр,

Сыерчыклар килгәннәр,

Ояларын күргәннәр,

Сайлап-сайлап йөргәннәр.

Мин ясаган ояны

Икесе бик яраткан.

Алмасын дип башкалар

Саклашалар чиратлап.

Сәлам биреп аларга

Ерактан ук сызгырам.

Сәлам биреп алар да

Шундый итеп сызгыра:

Хәтта миннән уздыра.

-Ә сез сыерчыклар килүгә оя ясадыгызмы соң?

4.Сынамышлар.

-Хәзер,яз турында халкыбыз иҗат иткән сынамышлар белән танышырбыз.Сынамышларның  ахырын ничек дәвам итәрбез икән?

Язның бер көне                                  май салкын булыр

Кояш – уңышның атасы                         ел туйдыра

Март башында тамчы тамса                җәй яхшы килә

Апрель азагында җылы яңгыр яуса   су-анасы

Апрель артык җылы килсә        көзнең байлыгы-уңыш   

Язның байлыгы –кояш                          игеннәр уңар

5.Рәсем буенча эш.

-Бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

-Рәсемдә кайсы ел фасылы сурәтләнгән?

-Яз көне иң беренче булып нинди чәчәкләр чыга?

-Барыгыз да игътибар итегез әле,биредә сез нәрсәләр күрәсез?

-Чәчәкләр.

-Сез бу чәчәкләрне таныйсызмы?

-Энҗе чәчәк ,умырзая ,миләүшә чәчәге.

-Бу чәчәкләрне елның кайсы вакытында күрергә мөмкин?

-Яз көне.

-Кояш җылысы ярдәме белән ,табигатьне матурлап ,беренче чәчәкләр пәйда була.Беренче булып умырзая чәчәк ата.

-Безнең якларда беренче язгы чәчәкләрдән –миләүшә,үги ана яфрагы чәчәге санала.Иртә яздан чәчәк атучы шушы үсемлекләр ,үзләренең матурлыклары белән безне сөендерәләр.Безнең илебездә иртә чәчәк атучы күп кенә үсемлекләрне өзү тыелган,ә аларның кайберләре хәтта “Кызыл китап”ка да кертелгән.Шуларның берсе-ландыш-икенче төрле энҗе чәчәк дип атала.

6.Нәүрүз бәйрәме турында сөйләшү.

-Яз көне нинди бәйрәмнәр була?

-Нәүрүз ул нинди бәйрәм ?

-Ул ничек итеп үткәрелә?

-Сез Нәүрүз бәйрәме турында ниләр беләсез?

IV.Ныгыту.

1.“Табышмак өйтәм,син уйла!”(Яз фасылына карата табышмакларның җавапларын табу).

-Ала сыер ятып кала,

 Ак сыер торып китә.(яз)

-Сикереп төшә,бозны тишә.(тамчы)

-Егет егетлеген итә ,

 Елмаеп боз эретә.(кояш)

-Көзен туа,язын үлә.(боз)

-Өй артында ак тана ,

Мөгезем бар дип мактана.(боз сөңгесе)

-Ак сыер –торыйк ди ,

Кара сыер –ятыйк ди.(яз көне кар белән җир)

-Җылы яктан кайтуына

Өйләр ясап куябыз.

Хәтта кереп тә карамый

Ошамаса оябыз.(сыерчык)

2.Сорауларга җавап бирү:

1.Язгы беренче яңгыр ничек дип атала?(ләйсән)

2.Яз көне сез иң көтеп алган көннәрегез?(каникул)

3.Яз кайсы айдан башлана?(март)

4.Табигатьтә ничә ел фасылы бар?(4)

5.Яз көне  җылы яктан нинди кошлар кайталар?(кара карга,сыерчык,тургай,карлыгач,торна)

3.Текст өстендә эш.

               Туган ягыбызга  яз килә !

      Туган ягыбызга яз килә. Көннәр әле салкын.Шулай да кояш көннән-көн күбрәк җылыта.Тиздән ул кышны бөтенләй җиңәчәк.

   Түбәдән тамчылар тама.Юл буйларында сулар җыела.Җылы яктан кошлар кайта.Агачлар яшел яфрак яра.Балалар агач башларына  сыерчык оялары эләләр.

   Урамда балаларның шат тавышлары ишетелә.Алар гөрләвекләр буйлап чабалар,үзләре ясаган көймәләрне  суга җибәрәләр.

-Бу текстта нинди язгы күренешләр сурәтләнә ?

-Иң беренче язгы билгеләр  нинди?

-Табигатьтә яз көне нинди үзгәрешләр була?

-Җылы яклардан нинди кошлар кайта?

-Нинди кошларны матур оялар ясап каршы алалар?

-Ни өчен сыерчык ояларын буярга ярамый?

-Оя аларга ни өчен кирәк соң ?

-Сезнең сыерчык оялары ясаганыгыз бармы?

-Иң беренче булып яз көне нинди чәчәкләр үсеп чыга?

-Туган ягыбыз яз көне ничек үзгәрә?

-Сезгә яз фасылы ошыймы?Бигрәк тә нинди вакыты ошый?

4.Күрмә диктант язу.

Гөрләвек ,кояш,көймә,тамчы,яз,сыерчык ,кара

карга ,умырзая,нәүрүз,табигать ,туган як.

  V.Йомгаклау.

1.-Бүген язгы  табигатебезнең сокланырлык  мизгелләре белән таныштык?

-Сезгә бигрәк тә нәрсәләр ошады?

-Яз фасылы һәркем өчен шатлык һәм бәхетләр алып килә күрсен !

2.Билгеләр кую.

3.Өй эше :”Яз “ темасына диалог язарга.

4.Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.

Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....

Туган илебез символлары

Башлангыч классларда парламент дәрес....

21 февраль - Халыкара туган тел көне

Башлангыч  сыйныфларда  үткәрелгән  " Тел - рухи  дөнья  көзгесе" кичәсенең презентациясе...

Классный час на тему "Туган авылым - горурлыгым"

Классный час о родной деревне на татарском языке....

И минем туган авылым, и минем туган җирем!

Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....