ачык дәрес 3 нче сыйныф
учебно-методический материал по чтению (3 класс) по теме

Габдуллазянова Айсылу Фаридовна

ачык дәрес 3 сыйныф өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_3_klass.docx18.75 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Мин әти – әнигә булышам.»

(Хәзерге һәм билгеле үткән заман фигыльләрне ныгыту)

3 нче сыйныф(рус төркеме)

Тема.Мин әнигә булышам.

(Хәзерге  һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльне ныгыту)

3нче сыйныф, Литвинов дәреслеге буенча

Максат:

Белем бирү максаты:

а) Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыль турында бебемнәрне ныгыту;

ә) сөйләмдә, язма эшләрдә фигыльне дөрес куллануга ирешү

Үстерү максаты:

а) хикәя фигыль формаларының куллану күнекмәләрен үстерү;

ә) хикәя фигыль турындагы белемнәрне формалаштыру

Тәрбияви максат:

а) хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүгә ирешү; әти-әнигә ярдәм итү теләге булдыру.

Җиһазлау:

Проектор, ноутбук, дәрескә презентация, дәреслек, карточкалар

Методлар:

Әңгәмә,аңлату, биремнәрне аерым-аерым үтәү, сорау-җавап, интерактив белем алу структураларын куллану


Дәрес барышы

I .Оештыру өлеше

1. Исәнләшү (дәрескә кирәкле әсбапларны барлау,укучыларның фикерләрен дәрескә юнәлдерү,оештыру мизгеленең төп максаты булып,укучыларда яхшы кәеф,эшлисе килү халәте тудыру тора)

-Исәнмесез,укучылар!

-Исәнмесез-саумысыз!

-Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек

-Сез татар теле дәресенә әзерме?

-Әйе,әзер

-Бик әйбәт, утырыгыз.

2.Дежур укучы белән әңгәмә

II .Актуальләштерү. (укучыларның сөйләмендә ситуатив конструкцияләрне дөрес куллануга ирешү, татар телендә дөрес сөйләмгә өйрәтергә омтылу)

1.Фонетик зарядка.    1 слайд

2.Өй эшләрен тикшерү: 2 слайд

Сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табабыз.

Сорау җавап биреп ,балалар белән шушы сузләр турында сөйләшәбез:

-Бу кем?Ул нишли?Нәрсә белән чигә?Энә белән нәрсә чигә? Кем белән чигә?

(кайчы,чүкеч)

3.Уку мәсьәләсен ачу өчен проблемалы сорау кую

1нче һәм 2нче баганалардагы сүзләрне укыгыз.Алар нәрсә белән аерылалар?

Фигыль турында нәрсә беләбез?(максат кую)

III Алган белемнәрне ныгыту. Слайд 3

-Җөмләне укыгыз,рәсемнәр урынына нинди суләр языгыз!

 -В каком времени выполняются действия в предложениях?

-Давайте скажем ,что всё это выполнилось вчера!

1.Дәфтәрдә эш. Слайд 4

(Тактадагы җөмләләрне дәфтәргә язу,кушымчаларын билгеләү)

IV.Физкультминутка. Слайд 5

(МИКС ФРИЗ ГРУП)

Балаларга сүзләр таратыла(боерык фигыльләр). Дүрт почмакта хәзерге һәм билгеле үткән заман кушымчалары бөркетелгән. Музыка уйный башлый,балалар түгәрәк ясап биеп йөриләр.Шул вакыт укытучы сорау күрсәтә(нишли?нишләде?) һәм музыканы сүндерә.Укучылар үзләренең сүзләренә туры килгән кушымча булган почмакка басалар.Дөрес булмаса аңлатып дөреслиләр.

V.Диологик сөйләм формалаштыру.

1.Күзаллау.Слайд 6

Балалар күзләрне йомалар,укытучы төрле сүзләр,матур җөмләләр әйтә.Балалар шуларны күз алдына китерәләр.

Укучылар сүз нәрсә турында булды?

Көзен көннәр нинди була?

Көз көнне нинди бәйрәмнәр бар?

(Әниләр коне сез нәрсә буләк итәсез?Әниләргә булышасызмы?)

2.Сорау-җавап алу.Слайд 7

-Син әнигә булышасынмы?

-Син нишлисен?

-Син идән юасынмы?

-Арина,Дашадан сора әле,ул әнигә булышамы?

2.Төркемнәрдә  (карточкалар белән) эш.

Балаларга карточкалар таратыла.Анда диолог бирелгән,ләкин ниндидер реплика төшеп калдырылган.

 VI. Тест эше .Слайд 8

VII .Үзбәя. Слайд 9

VIII. Өй эше бирү.Слайд 10

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

Әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе 1 сыйныф

Тема: Борын-борын заманда...  “Өч кыз” һәм “Төлке белән Торна “әкиятен уку(интерактив - мультфильмлы заманча дәрес)...

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе.

Тамырдаш сүзләр. 2нче сыйныф өчен сингапур методы алымнары белән ачык дәрес эшкәртмәсе....

"Яз килә" темасын кабатлау. Ачык дәрес. 2 сыйныф.

Сингапур структурасын кулланып уздырылган ачык дәрес....

ачык дәрес рус төркемендә укучылар өчен 1 нче сыйныф

ачык дәрес рус төркемендә укучылар өчен...