Роза Хафизова "Күңел күзе" әсәре.
план-конспект урока по чтению (2 класс)

Зиятдинова Чулпан Хайдаровна

“Син – миңа, мин сиңа карыйм” бүлегеннән

Роза Хафизованың “Күңел күзе” әсәренә  дәрес эшкәртмәсе

                             (дистанцион укыту өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дәрес эшкәртмәсе25.3 КБ
Файл Дәреснең презентациясе1.95 МБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Каратун урта мәктәбе

“Син – миңа, мин сиңа карыйм” бүлегеннән

Роза Хафизованың “Күңел күзе” әсәренә  дәрес эшкәртмәсе

                             (дистанцион укыту өчен)

                                                                 

                                                                         Төзеделәр: Татарстан Республикасы,

                                               Апас муниципаль районы

                                                           Каратун урта гомуми белем бирү

                                                                  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

                                                                  укытучысы Шиһабетдинова Гөлнур

                                                             Фазыл кызы, башлангыч сыйныф

                                                          укытучысы Зиятдинова Чулпан

                           Хәйдәр кызы

                                                      

                                         

                                                   Каратун, 2021 ел

 Тема: Син – миңа, мин сиңа карыйм ( 2 дәрескә бүләбез)

( Роза Хафизованың “Күңел күзе” әсәре ,  дистанцияле укыту өчен)

Теманы күләме зур булу сәбәпле, ике дәрескә планлаштырабыз.

Дәрес № 1. Хикәяне сәнгатьле итеп уку. 2 нче сыйныф укучысы 1 дәрестә укып та, анализ ясап та өлгерә алмый. Өйгә эш итеп, әсәрне тагын бер кат укып чыгарга бирергә була.

Дәрес № 2. Роза Хафизованың “Күңел күзе” хикәясенә анализ.

 Максат:

1. Укучыларны Роза Хафизованың “Күңел күзе” хикәясе белән таныштыру;

2. Сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү, яңа сүзләр белән

таныштыру, эзлекле фикер йөртү сәләтләрен үстерү;

3. Әсәр аша матурлыкны күрә белергә өйрәтү, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, күңел күзе төшенчәсен аңлау.

Бурычлар:

- Бирелгән хикәянең эчтәлеген укучы аңына җиткерү.

- Ишетеп, аңлау күнекмәләрен үстерү.

- Хайваннарны, үсемлекләрне, агачларны рәнҗетергә ярамый, матурлыкны күрә белергә кирәклеген төшендерү.

Кулланылган  материал: төп: “Әдәби уку” дәреслеге, 2нче сыйныф, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова,   Өстәмә: дәреслек  - хрестоматия, 2нче сыйныф, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова, методик кулланма.

Җиһазлау: мультимедияле презентация, дәреслек,  Zoom  платформасы.

Көтелгән нәтиҗә:  (обратная связь) Укучыларда мөстәкыйль фикерләүне үстерү, әсәрнең мәгънәсенә төшендерү, аларның сорауларга әсәр эчтәлегенә генә түгел, үз тормыш тәҗрибәсенә таянып җавап бирүләренә ирешү.

•        Универсаль уку гамәлләре:

•        шәхси: үз фикереңне башкаларга җиткерә белү, башкаларны игътибар белән тыңлау;

•        регулятив: эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

•        коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;

•        танып белү : сөйләмне аңлап төзи белү, логик фикерләү.

                            Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру - ориентлаштыру.

1. Дәресне оештыру.

Дәреснең эпиграфы: Экран демонстрациягә куела

“ Күзәтә белгән кеше – бәхетле кеше” (2нче слайд)

-У: Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! (5 мин)

(Смайликлар, презентация) (3нче слайд)

  • Укучылар, без үткән дәрестә нинди әсәр белән таныштык?

- Р.Хафизованың “Күңел күзе” хикәясен укыдык.

-Хикәя сездә нинди хисләр уятты икән? Әйдәгез, сезнең  фикерләрне тыңлыйк әле. (4нче слайд)

1 нче укучы.- Камил исемле малай әтисе белән урманга килә.

2 нче укучы.- Әтисе аңа агачларны “тыңларга “куша.

У:- Камил ник аптырап кала?

3 нче укучы.- Ул агачлар сөйләшкәнне ишетми, кәефе төшә.

У:- Әтисе нинди киңәш бирә?

4 нче укучы.- Агачларны тыңлар өчен күңел күзе кирәк дип әйтә.

У:- Ә нәрсә соң ул күңел күзе? Ишеткәнегез бармы?

5 нче укучы.- Мин кешедә ике күз барлыгын беләм,(5нче слайд) без алар ярдәмендә бар дөньяны күрә алабыз, күңел күзен белеп бетермим.

У: - Кешедә маңгай күзләреннән тыш, күңел күзе дә булырга тиеш. (6нчы слайд) Без әйләнә- тирәдәге бөтен матурлыкны күрергә, табигатькә зыян салмыйча яшәргә тиеш. Камилнең әтисе дә агачларның телен аңлатып бирә:

  --   Ботакларны сындырмагыз, чәчәкләрне өзмәгез,- дип әйтә.

У:- Камилнең кәефе кайчан күтәрелә?(7нче слайд)

    -Тиен күргәч. (8нче слайд) Әтисе малайны мактый. Камил - яхшы малай, хайваннарга тими, дия.

У: - Камил икенче тапкыр нәрсә күргәч, кәефсезләнә? (9нчы слайд)

  • Каен суы акканын күрә ул. (10нчы слайд)
  •  Әтисе каенның күз яше катып калган, ди.
  • Каен суы бик файдалы, әмма суын алгач, аны сылап калдырырга кирәк.
  • У: - Әйдәгез, бүгенге дәресебезгә нәтиҗә ясыйк. (15 мин)

Нәтиҗә: (11нче слайд)

Дәреснең эпиграфына әйләнеп кайтабыз. “ Күзәтә белгән кеше – бәхетле кеше”

Кешедә күңел күзе дә булырга тиеш, матурлыкны күрә, аңлый белегез! (3 мин)

 Йомгаклау. Рефлексия. (5 мин) (12 нче слайд)

      Миңа дәрес кызыклы булды.... (ничә кешегә кызыклы булган, шулар кулларын күтәрәләр)

      Миңа авыр булды.....( кулларын күтәрәләр)

      Мин аңладым.... (кулларын күтәрәләр)

Бүгенге дәрестә без кемнәр турында сөйләштек.Син нинди булыр идең?

Өй эше: (13нче слайд) кошлар тормышын күзәткәндә малай нинди ачыш ясаган?

  1. Мини  инша язарга.
  2. Рәсем ясарга.
  3. Электрон белем бирү системасында “укучылар” бүлегенә сораулар язарга була. https://edu.tatar.ru/facultative/index/3263  

У: - Дәрес тәмам. Дәрес өчен зур рәхмәт! (14 нче слайд) (2 мин)


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен “ Син - миңа, мин сиңа карыйм” бүлегеннән Роза Хафизованың “Күңел күзе” хикәясенә дәрес эшкәртмәсе (дистанцияле укыту өчен) Төзеделәр : Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шиһабетдинова Гөлнур Фазыл кызы , башлангыч сыйныф укытучысы Зиятдинова Чулпан Хәйдәр кызы

Слайд 2

Күзәтә белгән кеше – бәхетле кеше

Слайд 3

Хәерле көн!

Слайд 4

1.“Күңел күзе” хикәясе сездә нинди хисләр уятты? 2. Камил ник аптырап кала ? 3. Әтисе нинди киңәш бирә ? 4. Ә нәрсә соң ул күңел күзе? Ишеткәнегез бармы? СОРАУ МИННӘН – ҖАВАП СЕЗДӘН

Слайд 6

Кешедә маңгай күзләреннән тыш , күңел күзе дә булырга тиеш . Без әйләнә- тирәдәге бөтен матурлыкны күрергә, табигатькә зыян салмыйча яшәргә тиеш.

Слайд 7

Камилнең кәефе кайчан күтәрелә? СОРАУ - ҖАВАП

Слайд 9

Камил икенче тапкыр нәрсә күргәч, кәефсезләнә?

Слайд 11

Нәтиҗә : Кешедә күңел күзе дә булырга тиеш, матурлыкны күрә, аңлый белегез!

Слайд 12

Рефлексия Миңа дәрес кызыклы булды .... Миңа авыр булды … Мин аңладым ....

Слайд 13

Өй эше : 1.“Кошлар тормышын күзәткәндә малай нинди ачыш ясаган ?” темасына мини инша язарга. 2. Рәсем ясарга. 3. Электрон белем бирү системасында “ укучылар” бүлегенә сораулар язарга була.

Слайд 14

ИГ ЪТИБАРЫГЫЗ ӨЧЕН ЗУР РӘХМӘТ!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по литературному чтению в 4 классе по теме В.М. Гаршин "Жаба и Роза"

Урок  помогает   учащимся осмыслить мир как воплощение добра и зла, счастья и сострадания;учить видеть прекрасное, сделать прекрасное частицей своей жизни....

Урок литературного чтения в 4 классе по теме В.М. Гаршин "Жаба и Роза"

Урок помогает учащимся осмыслить мир как воплощение добра и зла, счастья и сострадания;Учить видеть прекрасное, сделать прекрасное частицей своей жизни....

Презентация к уроку технологии на тему: " Розы из кленовых листьев."

На сайте " Самоделки" нашла интересную работу для урока технологии ---"Розы из кленовых листьев". Работа детям очень понравилась. Предлагаю отчёт с урока....

Исследовательская работа "От черенка до розы"

В данной работе рассказано как правильно сажать розы черенками, производить полив, подкормку, обрезку роз, бороться с болезнями и вредителями....

Розы из кленовых листьев

С помощью данного ресурса Вы легко выполните красивую поделку из кленовых листьев....

Воробьи и розы

изложение...