Сәламәтлек аланына сәяхәт
план-конспект урока по физкультуре по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

Безнең бурыч- сәламәт бала тәрбияләү. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл булуын онытмыйк!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamtlek_dreslre.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

                    Тема: Сәламәтлек аланына сәяхәт.

Максат:Балаларның сәламәтлеген ныгыту.Тормышта һәрвакыт сәламәтлекнең беренче торуын аңлату,төшендерү.Көчле ,җитез, кыю булырга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Җиһаз:скакалкалар, туплар,капчык,”чаңгы” ,гимнастик баскычлар,мишень.

Үткәрү урыны:спорт мәйданчыгы.

                 Дәрес барышы.

1.Оештыру:психологик уңай халәт тудыру.

Балалар , кешегә бик бәхетле яшәү өчен бу тормышта иң кирәк әйбер нәрсә ул?

-Сәламәтлек.

Без сезнең белән бүген сәламәтлек аланын эзләп сәяхәткә чыгып китәрбез.Безгә юлда бик күп кыенлыклар очрар.Безгә аларны җиңәр өчен көчле дә,түземле дә,кыю да булырга туры киләчәк.Я,ничек, сез сәяхәткә әзерме?

-Без һәрвакыт әзер!

-Алайса юлга ,дусларым!

 I .  Башта без сезнең белән атларга утырып сәяхәткә кузгалырбыз.

  атта барганда муен ,арка ,җилкәләр тала.Әйдәгез юлга кузгалганчы без муен,җилкәләр өчен гимнастик күнегүләр ясап алыйк.

Күнегүләр:  “Муен өчен”

-Башларны уңга ,сулга боргалыйбыз.

-Алга-артка ташлыйбыз

-башны уңнан сулга ,ә аннары сулдан уңга борырга

“Җилкә өчен күнегүләр”

-Сулышны тоткарлап җилкәләрне нык итеп аска-өскә йөртергә

-кулларны күкрәккә китереп ,терсәктән бөгәргә(кул чукларын,баш бармак белән тотып)кулларны кисәк кенә алга, аннары артка таба йөртергә.

  Сез атларда бару өчен әзерме?

-Без һәрвакыт әзер!

1енче ярыш:

Скакалкаларда сикерә-сикерә урап килергә

 

II.Юлыбызны дәвам итәбез.Алга таба атлар белән барып булмый.Безнең каршыда иксез-чиксез зур сулык.Бу каршылыкны җиңү өчен бездән күп көч сорала.Беләкләребез нык булса ,без ансын да җиңәрбез!

-Беләкләр,куллар,күкрәк читлеге өчен күнегүләр ясыйбыз.

Күнегүләр:

-Куллар гәүдә буйлап сузылган.

-уч төпләрен үзеңә таба бора барып,кул очларын күкрәккә таба күтәрергә,бармаклар бергә,уң һәм сул кул чиратлап эшләнелә.Күнегүне 4 тапкыр кабатлыйбыз.

Куллар,күкрәк читлеге өчен:

-куллар гәүдә буенча сузылган

-сулыш алырга һәм тоткарларга

-ике якка сузылган куллар белән алга таба әйләнү хәрәкәте ясарга

-кулларны аска төшерергә

-сулыш алырга

-бер урында сикергәләп ,кулларны турайтып,алга таба җибәрергә,сулышны чыгарырга,кулларны аска төшерергә.

-куллар билдә,сулыш алганда гәүдәне артка җибәрергә,сулышны чыгарганда алга таба бөгелергә

-Куллар гәүдә буйлап сузылган хәлдә,гәүдәне уңга-сулга бөгәргә.2-4 тапкыр ясыйбыз

-Хәзер балалар , без курыкмыйча диңгезнекичәрбез.Сез әзерме?

-Без һәрвакыт әзер!

2 нче ярыш:

Икешәрләп бер капчыкка берәр аякны тыгып урап килү .

 

III. Сез балалар  шундый булдыклы ,җитез .Алга таба да сынатмассыз дип ышанам.

-Карагыз,еракта биек тау күренә,ә аңа кадәр барып җитәр өчен безгә чаңгылар кирәк булыр.Ә чаңгыда йөрү өчен аяклар җитез булу кирәк.

“Аяклар,аяк тубыгы өчен күнегүләр

-Аяклар бергә ,куллар аста

-аяк очларына баскан килеш ,сикергәләргә,сулыш алганда кулларны өскә күтәрергә  , сулышны чыгарганда аска төшерергә

-аяклар бергә,куллар аста,аяк очларында сикергәләргә.

-Алга таба юлыбызны дәвам итәргә сез әзерме?

 -Без һәрвакыт әзер!

3енче ярыш:

“Чаңгыда” йөрү(2шәр,3әрләп)

IV.Менә тау итәгенә килеп җиттек.Тауга менү зур көч ,чыдамлылык сорый

“Кул беләзеге ,уч төпләре өчен күнегүләр 

-Куллар алда,баш бармаклар кул чукларын тота.

-Йодрыкларны өскә таба күтәрергә

-куллар алда баш бармаклар кул чукларын тота

-йодрыкларны аска таба төшерергә ,бармакларны турайтырга.Бармакларны йодрыклап аларны терсәктән бөгеп ,йодрыкларны өскә күтәрергә,аска төшерергә.

“Уч төпләре өчен”

-Бармаклар бергә турайтылган:учны аска төшерү,өскә күтәрү

-куллар терсәктән бөгелә,терсәкләр җилкә биеклегендә,бармаклар бергә

-кулларны турайтып,уч төпләрен өскә әйләндереп,кулларны алга таба хәрәкәтләндерү,йәр күнегүне 4 тапкыр эшлибез,3 минут чамасы бер урында йөгерүкүнегүе эшләнелә.Аяк-куллар хәрәкәтләндерелә.

-Балалар ,сез тауга менәргә әзерме?

-Без һәрвакыт әзер!

4енче  ярыш:

Баскычлардан  менү, төшү

V. Безнең алда тылсымлы алан.Ләкин аны юлбасарлар баскан.Алардан котылу өчен безгә төз итеп “мишеньгә”туп атарга кирәк.Моның өчен безнең күзләребез бик үткен булырга тиеш.Әйдәгез күзләр өчен гимнастика ясап алыйк.

“Күзләр өчен гимнастика”

Күнегүләр башны боргаламыйча гына эшләнә.

-күзләрне йомарга,аннары аларны ачып аска,өскә карарга(вертикаль буенча)

-күзләрне  йомарга, аннары аларны ачып уңга,сулга карарга(горизонталь буенча)

-башта уңга,өскә,ә аннары сулга,аска таба күзләрне юнәлтергә

-сулга-өскә,уңга-аска таба күзләрне генә хәрәкәтләндереп карарга.

-башны туры тоткан хәлдә,күзләрне башта уң якка ,аннары сул якка таба борырга (ашыкмыйча әкрен генә эшләнә)

-Сез юлбасарларны җиңәргә әзерме?

-Без һәрвакыт әзер!

5енче ярыш:

“Мишеньгә туп ату”

 

VI.Йомгаклау:Менә балалар зур кыенлыкларны кичеп без эзләгән “Сәламәтлек” аланын таптык.Бу аланны без үзебез тудырдык.Аны явыз юлбасар-чирләрдән саклыйк,гел шушы аланда гына калыйк,һәрвакыт сәламәт булыйк.

   Сәламәт яшәү ул –спорт белән дус булу дигән сүз.Күбрәк спорт белән шөгыльләнсәк,төрле күнегүләр ясасак без дә сау-сәламәт булырбыз.Борынгыдан ук:” Хәрәкәттә-бәрәкәт “ дигәннәр бит.

Бүгенге дәресебезне Сократ сүзләре белән тәмамлыйсым килә.

-Сәламәтлек-ул барысыда дигән сүз түгел , ләкин  сәламәтлек булмаса,

башка берни дә кирәкми.

           Татарстан  Республикасы  Актаныш районы

                     Шәрип   башлангыч  мәктәбе

        Тема: Сәламәтлек  аланына

                        сәяхәт.

                      (Сәламәтлек дәресенә эшкәртмә)

                           Укытучы :Гарипова Ләйсән Котдус кызы

                                             2013 ел.

Сәламәтлек  дәресләренең   III чирек өчен

                       тематик планы.

Безнең девиз: Сәламәтлегеңне  яшьтән  сакла !

1.Тема: Чисталык – сәламәтлекнең нигезе.

               Чанада ,чаңгыда шуу.

2. Тема: Организмның салкынга һәм җылыга      

               җайлашуы. “Ничек киенергә”-әңгәмә.

               Чаңгыда шуу.

3.Тема: Ашарга әзерләү.Гигиена таләпләре.

             Хәрәкәтле  уеннар.

4.Тема: Сәламәт  туклану мәктәбе.”Ничек тукла-

              нырга?” -әңгәмә.  Хәрәкәтле уеннар.

5.Тема:Грипптан ничек сакланырга ?-әңгәмә.

            “Көн-төн”уены.Физик  күнегүләр.

6.Тема:Саф һавада хәрәкәтле уеннар.

7.Тема: Начар гадәтләр.”Тырнакларны                                                                                                          

             кимерү,бармак суыру һ.б гадәтләрдән    

            котылу”-әңгәмә .”Тупны түгәрәк  буенча “-

            уен.

8.Тема:Начар гадәтләр-әңгәмә.Балалар яраткан        

               уеннар.

9.Тема: Ашкайнату  органнары.”Табиб янында “-

              әңгәмә.

10.Тема: Безнең организм .”Организмның эчке

                сәгатьләре “-әңгәмә.Хәрәкәтле уеннар.

11.Тема: Ирекле  уеннар.      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сәламәтлек программасы.

Башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән сәламәтлек программасы....

Сәламәтлек булсын өчен...

Башлангыч сыйныфларда сәламәтлеккә карата уздырылган тәрбия сәгате...

Сәламәтлек аланы.

Сәламәтлек аланы....

"Сәламәтлек аланы"

"Сәламәтлек аланы"...

Презентация "Сәламәтлек"

Станция буйлап сәяхәт итү....

Сәламәтлек дәресе. Витаминнар – сәламәтлек дуслары

Витаминнар кеше организмына сәламәтлекне ныгытуда һәм төрле йогышлы авыруларга каршы тора алу сәләтен күтәрүдә ярдәм итәләр. Шуңа күрә витаминнарны без сәламәтлекнең дуслары дип атыйбыз....

Сценарий кукольного театра "Сәламәтлек аланына сәяхәт".

Бу  пьесаны курчак театры өчен әзерләдем һәм аның белән "Сәхнә көзгесе"республика театр фестивалендә катнаштык....