4 нче сыйныф өчен физкультура фәненә дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока по физкультуре (4 класс) на тему

Гайсина Каусария Газизулловна

4 нче сыйныф өчен физькультура дәресенә дәрес эшкәртмәсе.4 нче чиреккә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fizkultura_drese10.04.doc29 КБ

Предварительный просмотр:

                                           Физкультура дәресе.

Тема. Турыдан йөгереп килеп, аякларны бөгеп биеклеккә сикерү.”Буяулар”уены

Бурычлары: Физик сыйфатларны үстерү (тизлек,көч, сыгылучанлык,түземлелек, тигезлекне саклау). Балаларда физик камиллекнең, хәрәкәт активлыгының хаҗәтен аңлауны формалаштыру . Турыдан йөгереп килеп, аякларны бөгеп биеклеккә сикерү.”Буяулар”уенын уйнау.

Кереш өлеш. (8мин.)

  1. 1 шеренгага тезелү. Рапорт. Дәреснең максатын әйтү.
  2. Игътибарлылыкка күнегүләр.
  3. Аяк очларына, аякның эчке һәм тышкы якларына басып йөрү, уртача темпта йөгерү.
  4. Барлык группа мускулларны үстерә торган күнегүләр.

Сәламәтлек ныгыту күнегүләре.

1 нче күнегү. Баштагы торыш (Б.Т.) – төп торыш(Т.т. – үкчәләр - бергә, аяк очлары аерым; куллар гәүдә буйлап аска сузылган хәлдә) Башкару (Б.) Кулларны ян-яктан югары күтәрергә (сулыш алырга); төп торышка кайтырга (сулышны чыгарырга). (Һәр күнегү 8-10 тапкыр башкарыла).

2 нче күнегү. Т.т. Б. Бармакларны йодрыклап, кулларны җилкәгә куярга; чиратлап югары күтәрергә һәм төшерергә; төп торышка кайтырга.

3 нче күнегү. Т.т. Б. Кулларны чиратлап як-яктан югары күтәрергә һәи төшерергә.

4 нче күнегү. Б.т. – учларны идәнгә каратып, куллар терсәктән бөгелгән, һәм бармак очлары тоташтырылган. Б. Гәүдәне уңга борарга; кулларны як-якка сузарга; баштагы торышка кайтарга. Шуны ук сулга борылып башкарырга.

5 нче күнегү. Б.т. – уң аяк алда, сул аяк артта, өодрыкланган куллар терсәктән бөгелгән һәм күкрәккә куелган. Б. Уң кулны – алга,сул кулны артка сузарга; баштагы торышка кайтырга. Шуны ук сул кулны алга, уң кулны артка куеп башкарырга. (“Бокс”).

6 нчы күнегү. Т.т. Б. Җилкәләр белән башта алга (8 тапкыр), аннан соң артка түгәрәк буенча хәрәкәт ясарга.

7 нче күнегү. Б.т. – аркага ятып, куллар як-якка сузылган. Б. Кулларны югары күтәрергә; күкрәк турысына китереп, аркылы-торкылы куярга; як-якка сузарга.

8 нче күнегү. Б.т. – шул ук. Б. Уң кулны югары кхтәрергә, сул кулны гәүдә буйлап сузарга; кулларның торышын алмаштырырга.

9 нчы күнегү.Б. т. – төп торыш. Б. Кулларны билгә куярга. Аякларны тездән бөгеп, чиратлап,югары күтәрергә.

10 нчы күнегү. Б.т. – аяклар җилкә киңлегендә аерып басылган, куллар билдә. Б. Уң аяк белән янга бер адым ясарга, гәүдәнең авырлыгын аякка күчерергә, баштагы торышка кайтырга. Шуны ук сул якка башкарырга.

11 нче күнегү.Б.т. – шул ук. күнегүне алга адым ясап башкарырга.

12 нче күнегү.Т.т. Б. Кулларны билгә куярга; чүгәләүне ярымчүгәләү белән чиратлаштырырга.

13 нче күнегү. Б.т. – идәнгә утырып, аяклар алга сузылган; кулларны артка куеп, таянылган. Б. Аякларны як-якка җәяргә; алга китереп, аркылы-торкылы куярга (“Кайчы”)

14 нче күнегү.Б.т. – идәнгә ятып, аяклар алга, куллар гәүдә буйлап сузылган. Б. Кулларны – терсәктән, аякларны тездән бөгеп, ирекле рәвештә селтәргә (“Коңгыз” уянды); баштагы торышка кайтырга (“Коңгыз” йоклады).

      Йөгерүне, сикерүне салмак кына атлап йөрү белән чиратлаштырып, 1 минут дәвамында бүлмә буйлап хәрәкәтләнергә.

  1. Тизлекне һәм реакцияне үстерә торган күнегүләр.Эстафета.

Төп өлеш.(30 мин.)

      1. Турыдан йөгереп килеп, аякларны бөгеп биеклеккә сикерү.

      2 ”Буяулар”уены

4.Йомгаклау өлеше.

Бүген нәрсә эшләдек?

Кем бу күнегүне җиңел башкара алды?

Укучыларның кәефен белешү, күнегүләрне яхшы  башкарган балаларны мактау, билге кую.

      5. Өй эше. Йөгереп килеп атлап чыгу алымы белән биеклеккә сикерүне кабатлау


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка для учителей физкультуры в начальной школе. Музыка на уроках физкультуры

. Задача учителя  в процессе обучения  дать ученикам  начальную  хореографическую подготовку, выявить наклонности детей, удовлетворить их  потребность  в  двигательн...

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

Урок обучения грамоте в 1 классе. Тема урока: Согласные звуки [в],[в,], буквы В, в. Физкультура. Спортивные игры. Роль физкультуры и спорта в укреплении здоровья.

Тип урока: урок изучения и первичного закрепления новых знанийПособия к уроку: лента букв, карточки, рабочая тетрадь,  Азбука, электронное приложение к ученику (УМК «Школа России»)...

Приложение к уроку обучения грамоте в 1 классе Тема урока: Согласные звуки [в],[в,], буквы В, в. Физкультура. Спортивные игры. Роль физкультуры и спорта в укреплении здоровья.

Презентация "Спорт" используется на уроке обучения грамоте по теме "Согласные звуки [в],[в,], буквы В, в. Физкультура. Спортивные игры. Роль физкультуры и спорта в укреплении здоровья" на этапе МОТВАЦ...

Лечебная физкультура (ЛФК) в общеобразовательной программе по физкультуре.

Опыт ведения уроков физкультуры, с внедрением в программу комлекса упражнений по ЛФК...