Конспект урока по математике для 4 класса по теме "Умножение многозначных чисел на однозначное число".
план-конспект урока математики (4 класс) по теме

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

Тема: Күбурынлы саннарны берурынлы санга тапкырлау. (Өй төзибез)

Максаты: 1. Тапкырлау турындагы белемнәрен ныгыту.

                                2. Күбурынлы саннарны бер урынлы санга тапкырлый белү.

                                3. Күнегүләр эшләгәндә белемнәрен куллана белү.

                                4.Логик фикерләү сәләтен үстерү.

                                5. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon oy_salu.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Максаты: 1. Тапкырлау турындагы белемнәрен ныгыту.

                                2. Күбурынлы саннарны бер урынлы санга тапкырлый белү.

                                3. Күнегүләр эшләгәндә белемнәрен куллана белү.

                                4.Логик фикерләү сәләтен үстерү.

                                5. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

             Җиһаз: Өй рәсеме, урман рәсеме, җәнлекләр, открыткалар, таблицалар,  кодоскоп, магнитофон.

Дәрес барышы:

         I – Оештыру моменты.

-Укучылар безгә урманнан  җәнлекләрдән хат килде. Шуны укып карыйк әле.

-Чү бу ачылмый, сере бар бугай.

-Бу конверт укучылар үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәтсә генә ачыла икән.

-Әйдәгез әле шул мисалларның җавапларын кем күпме вакыт эчендә яза алыр икән. 1 минутка кадәр вакыт бирелә. (Тасмада тапкырлауга мисаллар.)

-Әйдәгез сынатмыйк, балалар!

-Менә ачылды да.

-Монда ни генә юк!

-Хатка ачкычтан башлыйк.

-25ּ3=75 укып күрсәтик әле. (магнит тактасына беркетелә.)

25 һәм 3 саннарының тапкырчыгышы 75 кә тигез. 25, 3 тапкырлаучылар, 75- тапкырчыгыш.

-Менә хатны укырга да вакыт җитте.

-Исәнмесез балалар, килгән кунаклар!

Сезне барыгызны да бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә уңышлар телибез. Үзебез җәй буе төзү материаллары әзерләдек. Күрәсез тышта салкынайта, көзнең соңгы ае бетеп килә. Ә безгә өй салырга кирәк.

-Балалар тагын аңлаешлы түгел бу. Бергәләп укыйк әле. ( Күзләрегезне йомыгыз. Сез күз ачып йомганчы хатның бу өлешен тактага төшерәм.)

73-5ּ7=38                         Я

63:9ּ3=21                          Р

54:6-3=6                            Д

10ּ3-28=2                         Ә

3ּ6-3=15                           М

25ּ2-39=11                       И

2ּ6+11=23                        Т

5ּ4-13=7                           Е

13ּ5-60=5                         Г

7ּ5-28=7                           Е

70:7=10                             З

      ( Балалар берәм-берәм тактага чыгып исәплиләр, янына хәрефен язалар. Соңыннан бергәләп  укыйлар. Ярдәм

       итегез!)

-Нишлибез соң, балалар?

-Өй төзү җиңел эш түгел, аны төзү өчен күп белергә һәм күп хезмәт куярга кирәк.

-Әйдәгез шигырьләр сөйли-сөйли урманга барыйк.

“ Без балта осталары” Равил Фәйзуллин сүзләре.

-Безнең арабызда ташчылар да бар.

-Менә килеп тә җиттек. Әнә барлык җәнлекләр дә җыелган. Карагыз әле алар ком да, су да, цемент та, кирпеч тә әзерләгәннәр. Өйләренең эскизын да ясаганнар. Балалар, җәнлекләр урмандагы агачларны саклау йөзеннән, өйләрен кирпечтән салырга булганнар.

-Бигрәк молодецлар инде, урманнарын ничек саклыйлар!

-Нидән башлыйбыз соң?

-Нигез нык булса, өй нык була.

Дәфтәрләрдә число языла. Сыйныф эше. №379. (1,4 багана) Кем тизрәк! Нигезен төзүгә кем үзенән күбрәк өлеш кертер?

Кодоскоптан дөреслеген тикшерү.

(Өйнең нигезе магнит тактасына беркетелеп куела.)

-Ә хәзер нишлибез?

-Стенасын өябез.

Мәсьәлә:

Өй салу өчен 9 машина кирпеч китерделәр. 5 машинада-615әр кирпеч, ә калган машиналарда 243әр кирпеч булган. Барысы күпме кирпеч китергәннәр?

1 машинадагы кирпеч саны

Машина саны.

Барлыгы кирпеч.

615

5

                 9    

?  

                         ?

243

?

?

  615                       243                   3075

      5                           4                      972

 3075(кирпеч)        972(кирпеч)      4047(кирпеч)

Җавап:4047 кирпеч китергәннәр.

-Менә стенасын да өйдек.( Магнит белән нигез өстенә стена беркетелә.)

-Әйдәгез, балалар, ял итеп алыйк.(Физминутка. Музыка. Бию.)

-Хәзер нишлибез?

-Түбә ябабыз.

-Нәрсә белән?

-Язманы аңлатып бирә алсак түбәсе ябылачак.

-Ни өчен тигезлекләр дөрес?

379ּ8=8ּ379                     7ּ3682=3682ּ7

(Язма тактага эленә.)

-Хәзер буяуны дөрес сайлап түбәне буйыйбыз.

-“Хатаны тап” уены.( Куян баласы мәктәптә дә укый икән, бераз авыраган, шуңа өй эшендә хаталар җибәргән.)

 92ּ100=92000     1000ּ6:3=200

 340ּ10=3400       1000ּ8:4=2000    (тактада)

(Магнит белән стенага түбә беркетелә.)

-Матур итеп өй төзелде.

-Карагыз, җәнлекләр ничек шатлана!

-Ә үзебез эшкә өйрәндек.

-Барыбыз да үзләштерде микән, тикшереп карыйк әле.

 Мозаика. (Һәр укучы өй җыя.)

-Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Без тагын сезнең белән башка һөнәрләргә дә өйрәнербез.

-Безне, балалар, җәнлекләр өй туена чакырдылар.

Мәсьәлә 6

Диван 6594 сум тора, ә урындык 943 сум. Әгәр 1 диван һәм 4 урындык алсак, күпме акча түләрбез?

Бәясе.

Саны.

Кыйммәте.

Диван.

6594 сум.

1

     6594 сум

                       ?

Урындык.

943 сум.

4

          ?

           943                           3772

               4                           6594

          3772(сум)                10366(сум)

Җавап: 10366 сум акча түләгәннәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект урока по математике 4 класс тема "Умножение многозначного числа на трехзначное число"

Тип урока: урок формирования и совершенствования умений и навыков.Цель урока: повторить, закрепить знаний по умножению многозначного числа на трехзначное число, применять знания на практике....

Конспект урока по "Математике", 4 класс, тема: Запись многозначных чисел

Класс: 4АУМК: Школа РоссииТема: запись многозначных чиселТип урока: открытие новых знанийЦель урока: вывод учащимися алгоритма записи многозначных чисел.Задачи урока:Обучающие:-записывать, многозначны...

Урок математики. Тема: Письменные приемы умножения многозначных чисел на однозначное число.

Разработка урока математики в 4 классе к учебнику М.И.Моро (программа "Школа России"), стр. 78....


 

Комментарии

Хайруллина Гульсиня Асадулловна

-Исәнмесез балалар, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә уңышлар телибез. Үзебез җәй буе төзү материаллары әзерләдек. Күрәсез тышта салкынайта, көзнең соңгы ае бетеп килә. Ә безгә өй салырга кирәк.