Күппочмакларның периметры.
методическая разработка по математике (2 класс) на тему

- Укучылар, бүген мин сезне “Геометрия” иленә алып барам. Геометрия ул - фигуралар һәм аларның үзлекләре турындагы фән.

(слайд 5)

-Хәзер бу рәсемнәргә карап фигураларның ничек аталганын искә төшерик.(ачык сынык сызык, йомык сынык сызык)

(слайд 6)

- Нинди фигураларны күрәсез?(укучылар һәр фигураның якларын йөртеп чыгалар. Исемен әйтәләр)

- Бу фигураларның барсын да күппочмаклар дип атап була. Һәр фигураның чикләре йомык сынык сызык тәшкил итә.

Укучыларның парталарында чыбыктан ясалган фигуралар.

-Сезнең парталардагы фигуралар нинди формада?(өчпочмак)

- Башкача тагын ничек дип атап була?( йомык сынык сызык)

- Сынык сызык ничә буыннан тора?( 3)

- Бу сынык сызыкның озынлыгын ничек табып була?(буыннарны үлчәргә һәм кушарга)

- Әйдәгез моны эшләп карагыз. (укучылар өчпочмакның якларын үлчиләр).

(слайд 7)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 2kl_mat_kuppoch_perim.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

                                          2 сыйныфта математика дәресе

Тема: Күппочмакларның периметры

Максат: ”периметр” төшенчәсе белән танышу, периметрны табарга өйрәтү; мөстәкыйль рәвештә белемнәрне табуга этәргеч бирү һәм аларны практик кулланырга өйрәтү; исәпләү күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләте тәбияләү.

Җиһазлау: дәреслек 36-37 битләр; интерактив такта, компьютер, проектор, “Периметр”, “Йорт төзү” компьютер презентацияләре, чыбыктан ясалган өчпочмак модельләре, линейкалар

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты

- Исәнмесез, укучылар!

(Дежур укучыны тыңлау).

II. Телдән исәпләү

-Дәрес башында “Акыл гимнастикасы” ясап - телдән исәпләп алыйк әле.

(слайд 2)

  1. 20 санына кушу

(слайд 3)

  1. 40 санын алу

III. Яңа материал өстендә эш.

(слайд 4)

- Укучылар, бүген мин сезне “Геометрия” иленә алып барам. Геометрия ул - фигуралар һәм аларның үзлекләре турындагы фән.

(слайд 5)

-Хәзер бу рәсемнәргә карап фигураларның ничек аталганын искә төшерик.(ачык сынык сызык, йомык сынык сызык)

(слайд 6)

- Нинди фигураларны күрәсез?(укучылар һәр фигураның якларын йөртеп чыгалар. Исемен әйтәләр)

- Бу фигураларның барсын да күппочмаклар дип атап була. Һәр фигураның чикләре йомык сынык сызык тәшкил итә.

Укучыларның парталарында чыбыктан ясалган фигуралар.

-Сезнең парталардагы фигуралар нинди формада?(өчпочмак)

- Башкача тагын ничек дип атап була?( йомык сынык сызык)

- Сынык сызык ничә буыннан тора?( 3)

- Бу сынык сызыкның озынлыгын ничек табып була?(буыннарны үлчәргә һәм кушарга)

- Әйдәгез моны эшләп карагыз. (укучылар өчпочмакның якларын үлчиләр).

(слайд 7)

Эш барышы интерактив тактада аңлатып алып барыла.

- Бу фигураның буыннарын башка төрле нәрсә дип әйтеп була (фигураның яклары)

- 4  + 5  + 3  = 12 см  аңлатмасы белән без нәрсә таптык?(яклар озынлыгы суммасын)

- Ә хәзер өчпочмакның якларын җәеп җибәрегез, һәм килеп чыккан туры чыбык кисәгенең озынлыгын үлчәгез.(12 см)

- Без сезнең белән өчпочмакның периметрын таптык. Шулай итеп, өчпочмакның периметры нәрсә ул?( өчпочмакның яклар озынлыгы суммасы)

- Дүртпочмакның, бишпочмакның,  гомумән һәртөрле күппочмакның периметрын табу өчен, яклар озынлыгын белеп, аларның сумасын табарга кирәк.

(слайд 8)

- Математиклар төгәл халык, озын сүзләр яратмыйлар, шуңа күрә алар периметрны латин хәрефе- Р белән билгеләргә булганнар.

(слайд 9)

- Укучылар, тарихка күз салсак -

  1. Борынгы Мисыр дәүләтендә кешеләр җир участокларын атлап үлчәгәннәр, ягъни алар үзләренең җирләренең чикләре буенча атлап барганнар һәм шул рәвешчә аны үлчәгәннәр. «Периметр» сүзе шуларда барлыкка килгән.
  2. «Пире» «атларга», ә «метрос» - «үлчәргә » дигән сүз. Димәк атлап үлчәргә дигән сүз була.

IV. Физкультминутка .

V. Өйрәнгәннәрне ныгыту.

(слайд 10)-шифровка “Нинди сүз язылган?”

Дәфтәрләрдә эш. Һәр укучы берәр фигураның периметрын таба. Класс яшерелгән сүзне таба (периметр)

VI. Логик пауза.

“Йорт төзү” уены ( “Йорт төзү” презентациясе ярдәмендә интерактив тактада эш)

VII. Үткән материал өстендә эш.

№ 3, 36 бит.

№ 5, 37 бит.

VIII. Йомгаклау.

  1. Бүген дәрестә нинди яңа әйбер өйрәндегез?
  2. Нәрсә соң ул периметр?

(слайд11)

Дәрестә актив катнашканнарга билгеләр кую.

 Өй эшен аңлатып  бирү:

№ 6, 8-язмача эшл.  37 бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математический тренажер по решению задач на нахождение периметра.

математический тренажер по решению задач на нахождение периметра...

4 класс.Понятие периметр и способ нахождения периметра многоугольника

Формирование умений измерять стороны многоугольника, находить сумму длин сторон многоугольника, развитие познавательных процессов, формирование умения ориентироваться на плоскости листа....

Периметр прямоугольника. Вычисление периметра. 2 класс.УМК "Начальная школа 21в."

Познакомить с математичексим понятием " периметр", его обозначением и способами нахождения....

Күппочмакларның периметры.

”Периметр” төшенчәсе белән танышу, периметрны табарга өйрәтү; мөстәкыйль рәвештә белемнәрне табуга этәргеч бирү һәм аларны практик кулланырга өйрәтү; исәпләү күнекмәләрен ныгыту, фикерләү сәләте тәбия...

Периметр прямоугольника. Вычисление периметра

Технологическая карта урока математики во 2 классе по ФГОС. Тема "Периметр прямоугольника. Вычисление периметра"...

Технологическая карта урока математики во 2 классе "Маленькое путешествие в большой экзамен. Периметр прямоугольника. Вычисление периметра".

Технололическая карта урока математики во 2 классе "Маленькое путешествие в большой экзамен. Периметр прямоугольника. Вычисление периметра".  Данный урок был проведен в рамках районного...

Технологическая карта урока математики по теме: "Периметр. Нахождение периметра." (3 класс, "Развивающая система Д.Б.Эльконина-В.В.Давыдова")

Тип урока: общеметодологической направленностиЦель урока: повторение и обобщение решения задач на нахождение периметра.Задачи:Дидактические:1.Учить находить периметр прямоугольника (квадрата), использ...