урок по математике в 1 классе
методическая разработка по математике (1 класс) по теме

Сафина Резеда Рашатовна

урок  по математике в 1 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_klassta_matematika_drese.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

              1 класста математика дәресе.

Тема: Икеурынлы саннан берурынлы санны алу.

Дәреснең максатлары:

1. икеурынлы саннан берунынлы санны алу алымнарын өйрәтү.

2. өйрәнгән исәпләү алымнарын, мәсьәләләрне мөстәкыйль анализлау һәм чишү күнекмәләрен ныгыту.

3. фикерләүләрен, сөйләм телләрен үстерү. Математика фәненә кызыксыну тәрбияләү.

Укучылар белергә тиеш:

- икеурынлы саннан берурынлы санны алуның ике ысулын: дистә аша һәм таблица буенча.

- өйрәнгән исәпләү алымнарын куллана белергә.

- дәреснең уку мәсьәләсен формалаштыра, сорауларга җавап бирергә, бергә эшләргә тиеш.

Материал: Моро М.И. Математика 1 класс. 2 кисәк. 72-73 бит.

Укытучы эшчәнлеге

Укучылар эшчәнлеге

1. Оештыру моменты.

   Дежур рапорты.

Дәфтәрләргә число һәм цифр язу.

2. Телдән исәпләү.

Мәсҗәлә.

1)Пристанҗда 2 катер һәм 6 моторлы көймә тора. Сорау куй һәм чиш.


2) Пластилин һәм шырпылардан Равил 5 төрле уенчык, ә Данис 2 гә кимрәк ясады. Малайлар барысы ничә уенчык ясады?


2. Уку мәсьәләсен кую.

1)  Тактадагы  мисалларны чишегез   9-7=          7- 5=           8-3=          6- 5=

10- 4=       10 – 6=         10-7=             13-5=


- мисалларны тулысынча эшләп бетерә алдыгызмы?

-ни өчен эшләп бетерә алмадыгыз?

-5 нинди сан ул?

-14 нинди сан?

- Сезнеңчә, без бүген нинди сорауга җавап бирергә тиеш?


3. Яңа белем “ачу”

- Без бу сорауга ничек җавап бирербез? Нинди фикерләр бар?

- Әйдәгез, партага фигураларны куйыйк. 1 дистә=□, берәмлек = ○

- Кыенлык кайда килеп чыкты?

Безнең кимүче киметүчедән кечерәк мени?

Алайса, берәмлекләр кая качкан?

-Безгә аларны ничек табарга?


-Молодцы.(тактага түгәрәкләр куя:

         ○○○○○○○○○○ –дистә

         ○○○-берәмлекләр)

-Хәзер тактага карыйбыз.

Монда 13 түгәрәк куелган. Алардан ничек итеп 5 түгәрәкне алырбыз.


-Бик дөрес. Тагын ничек алып була?


Физкультминутка


4. Беренчел ныгыту.

Без нинди “булышчы” карточкалар төзи алырбыз?










5. Укучыларның мөстәкыйль эше.

№2.

13-5        14- 7     15-8        15-6

18-9       11-4       17-9        16-7


№3.Телдән.


6. Кабатлау.

- Сезнең парталарда карточкалар ята.Зәңгәр карточкаларда җиңелрәк, ә кызыл карточкаларда авыррак биремнәр.Сез үзегез яхшылап уйларга һәм кайсы биремне эшләргә икәнен ачыкларга тиешсез. “Булышчы” карточкаларны ярдәмгә

чакырсагыз була.


Эшләре беткән укучылар фигуралардан пароход төзиләр.


7. Йомгаклау.

- Бүген нинди тема өстендә эшләдек?

- Нәтиҗәне нинди юл белән таптык?

-Нинди нәтиҗәләргә килдек?

- Бу белемнәрне кайда куллана алабыз?

-Бик зур рәхмәт. Молодцы






Моторлы көймәләр катерлардан ничәгә артык?

6-2=4 Җавап 4 ка артык


5-2=3

5+3=8

Җавап: 8 уенчык ясадылар



такта янында 1 укучы эшли, калганнар дәфтәрләрдә



-юк


- без әле 13тән 5не ала белмибез

- берурынлы сан

-икеурынлы сан

- Ничек итеп икеурынлы саннан берурынлы санны алырга була?






□○○○ - ○○○○○=

Кимүчедә берәмлекләр җитми.


-юк, зуррак.

-дистәгә

- 1 дистәне 10 берәмлеккә таркатырга.





-Башта 3 түгәрәкне алабыз, 10 га калдырабыз. 10 нан 2 не алабыз, 8 кала.

14 тән тоташ 5не алабыз, 9 кала.




1. □ алам, 10 кала.

2. 10 нан калган өлешне алам.

     13- 3 -2 =8    13 – 5 = 8

                                   ^

                                  3 2


1. Искә төшерәм:

                   С  

                К1    К2


Суммадан  К1  не алсам,  К2  кала.                  


1. Үрнәк буенча тикшерәләр.

Кем кайсы юл белән чишкәнен аңлаталар.



Аңлатып чишәләр.




Зәңгәр:   8 + 2 + 4=           7+8 =

               14 – 4 – 2=          15 – 7 =


Кызыл :   13-6=              12 – 7=

 Һ.б.шундыйлар