Ачык дәрес
план-конспект урока по математике (2 класс) по теме

Вафина Гульгена Аминовна

Куст мәктәпләргә күрсәтелгән математика фәненнән ачык дәрес план-конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2013_elachyk_dres_4_klass.docx20.65 КБ

Предварительный просмотр:

2 класс                                                           4  класс

Тема:    Исәпләүләрне ныгытабыз          Тема:  Нульгә тәмамланган саннарга

                                                                                  бүлү.Ныгыту.

Максат:  -  Үткәннәрне мисал, мәсьәләләр чишеп ныгыту;

                 -Математика фәненә карата кызыксыну хисе уяту;

                -Кошларга карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер.

Материал: карточкалар,кош рәсемнәре, жетоннар.

Метод  һәм алымнар: әңгәмә, дәреслек белән эш,тапкырлау таблицасын кабатлау,карточкалар   белән эш, мисаллар эшләү, мәсьәләләр чишү.

Яңа пед.технология: компьютер(информацион)

Дәрес төре: ныгыту дәресе.

                                      Дәрес барышы:

I. Оештыру.

-Исәнмесез,укучылар!

-Исәнмесез,саумысез!

-Хәерле иртә,балалар!

-Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек,

Математика фәнен

Өйрәнергә дип килдек.

-Яхшы теләкләрегез өчен рәхмәт сезгә,укучылар.Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Сез аңа җавапны тапсагыз бүгенге математика дәресенең темасын белерсез.

II. Актуальләштерү.

 Югары менә чылбырсыз,

Түбән төшә баскычсыз,

Өйләр сала балтасыз.  (к о ш )

-Дөрес,укучылар, бу кошлар.Бүгенге дәресебез кошлар темасы белән бәйләнеп барачак.(слайдка карап, кошларны танырга )

-Ни өчен кошлар темасын алдык,чөнки тиздән безнең туган ягыбызга кошлар кайтачак.

   Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре.Хәзер аларның 9 меңгә якын төре бар.Галимнәр җирдә барлыгы 100 млрд.кош яши дип әйтәләр.Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән,кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин.Кошлар очарга җайлашкан.Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да ,биек тау кыяларында да очратырга мөмкин.

-Укучылар, безнең туган якларга кошлар килүен телисезме?Ләкин кошлар безгә тапкырлау таблицасын белсәгез генә киләчәк.Әйдәгез,тапкырлау таблицасын кабатлап алыйк әле.( жетоннар ярдәмендә укучы үзенә тиешле тапкырлауны сайлап ала һәм эшли)

-Рәхмәт,укучылар! Сез тапкырлау таблицасын беләсез икән.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Безнең якларга иң беренче нинди кош килүен мисалларны эшләгәч белербез.

4200:100=42А     790 : 10= 79 Г    9х9=81 А

5х9=45 Р         3х9= 27 К

-Җавапларны саннар арту тәртибендә язсагыз, безгә киләсе кошның исеме килеп чыгачак.    (к а р г а )

Кара карга – иң файдалы кошларның берсе.Алар май коңгызларын,аларның личинкаларын ,саранчаларны, кыр тычканнарын юк итәләр.

       Динамик пауза:

Язгы урманга килдек

Матур урыннар күрдек

Бөреле каен уңда

Ямь-яшелчыршы сулда.

Кызылтүшләр очалар,

Бигрәк матур шул алар

Көртлекләр канат кага

Аңа җитү ул кая.

Әнә куян сикерә,

Ул бүредән элдертә

Тапмас безне ул явыз

Урманда рәхәт булса да

Өйгә кайтыйк , балалар!

Кайсы кош оя кормый һәм бала чыгармый соң? Ул кош турында без киләсе биремне эшләгәч белербез.

  2 класс -компьютерда язылган                         4 класс  мәсьәлә чишә.

 мисалларны чишә.                                              (дәреслек ,  биттә)

-Молодцы, укучылар! Сез бу биремнәрне дә дөрес башкарып чыктыгыз.Шуңа күрә без күке турында сөйләшә алабыз.

   Күке- урман кошы.Күкеләрнең күбесе йомыркаларын башка кошларның ояларына сала. Күкенең карчыганыкы кебек сырлы күкрәген күрүгә, кошлар, куркып, ояларына очып китәләр.Ул шул арада әлеге кошның оясына йомыркасын салып та куя.Аларның чит ояга елына 25 кә кадәр йомырка салулары билгеле. Күке-иң файдалы кошларның берсе.

-Ә хәзер, укучылар,кошлар турында                   4 класс   ТЕСТ (компьютерда)

мәсьәлә чишеп алыйк.(карточка)                          - мөстәкыйль эшләү

1пар сыерчык үзенең балаларына

100 бөҗәк, 1 пар тургай 30 га кимрәк               - укытучы тикшерүе

бөҗәк ташып ашата. Кайсы кош күб-

рәк бөҗәк ашата һәм ничәгә күбрәк?

Сыерчык һәм тургай рәсемнәрен күрсәтү.

Аларны каршы алырга әзерләнү турында

исләренә төшерү.

  Сыерчык -  бик матур итеп сайрый.Башта ата сыерчык килә.Шуңа күрә аның җыры моңсуырак була.Сыерчык башкаруында карга тавышын да, карлыгач черелдәвен дә, колын кешнәвен дә һ.б. тавышларны да ишетергә мөмкин.

    Тургай - басу-кырларда, көтүлекләрдә, болыннарда яши.Тургай очканда сайрый.Көчле җил искәндә яисә салкын булганда гына җиргә төшеп сайрарга мөмкин.

  1. Кошлар нәрсә ашарга ярата, укучылар?(ярма,ипи валчыклары, орлыклар һ.б.) Кошларга һәрвакы ярдәм итәргә кирәк. Кышын гына җимлекләр ясап түгел, ел әйләнәсе аларга ярдәм кирәк. Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз. Алар кырдагы санап бетергесез корткыч бөҗәкләрне юк итәләр.
  2. Ә хәзер шушы сыерчык оясы артындагы биремнәрне үтәсәк, кошлар безгә үзләренең рәхмәтләрен белдерерләр иде.

Телдән мисаллар исәпләү.

Оригами: тавис кошы ясау.

IV.Йомгаклау.

Дәрестә барыгыз да актив булдыгыз, молодцы!

-Бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләдек?

-Нәрсәләр турында сөйләштек?

-Бу дәрес сезгә ошадымы?(укучылар җавабы)

-Билге кую.

-Өйгә эш бирү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)

Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....

Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".

ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА  НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА  БУДЕТ  К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ  ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....

Ачык дәрес

Тема: хайваннар кышка ничек әзерләнә?Максат: Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен аңлату.Уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.Хайваннарга, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.Материал:Әйләнә-тирә дө...

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"

Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар  өчен....

Тукайны беләсезме? (ачык дәрес)

ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме к...