Ачык дәрес
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме
Класстан тыш уку+ математика (интеграл дәрес)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 20.63 КБ |
Предварительный просмотр:
Азкомплектлы мәктәптә дәрес планы.
Арча районы, Субаш-Аты башлангыч мәктәбе
Вафина Гөлгенә Әмин кызы
Класстан тыш уку +математика ( интеграл дәрес)
1 класс 3 класс
Тема: Берурынлы саннарны Тема:Тапкырлау һәм бүлүне
кушу һәм алуны ныгыту. ныгыту.
Максат: 1.Берурынлы саннарны Максат:1.Тапкырлау һәм бүлү- кушу һәм алуны ныгыту. не ныгыту.
2.Математика фәненә кызыксынуны һәм логик фикерләүне үстерү.
3. Әкиятләрне аңлый һәм эчтәлеген ачыклый белүне камилләштерү.
Материал: Математика,1 класс, Материал: Математика,
А.Л.Чекин 3 класс, М.И. Моро
И.Г.Сәгъдиев “Хикмәтле математика”
Җиһазлау: Компьютер, әкиятләргә презентация,тестлар, шәхси-дифференциаль карточкалар, ребус.
Дәрес барышы.
I. Оештыру.
1.Исәнләшү.Уңай психологик халәт булдыру.
2.Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.
I I. Актуальләштерү.
Телдән исәпләү һәм соруларга җавап биреп ребус чишү.
- 6х3 ничә була?
- 4 дистә ничә ул?
- 189 -170 алгач ничә кала?
- 6 һәм 3 санының суммасы ничә?
- Тугыз санын аска әйләндерсәк ничәле ясала?
- Иң кечкенә икеурынлы сан ничә була?
Ребуста: Н Ы Г Ы Т У сүзе килеп чыга.
I I I. Төп өлеш.
1.-Балалар, без бүген сезнең белән әкиятләр иленә кунакка барырбыз.Барасыгыз киләме?
–Әйе.
-Әкият иленә безне менә бу йомгак алып барыр.Мин аны тәгәрәтеп җибәрәм, без аның артыннан китәрбез.Ләкин башта аңа серле сүзләр әйтергә кирәк. Минем арттан кабатлагыз әле:
Серле түгәрәк йомгак,
Тәгәрәп кит син ерак.
Без, нәни дусларыңа,
Әкияткә юл күрсәт.
-Әйдәгез киттек( йомгак тәгәри һәм серле тартма янына туктый)
-Карагыз әле, балалар, йомгак безне серле тартма янына алып килде. Эчендә нәрсә икәнен беләсегез киләме?
-Әйе.
2.- Иң элек минем сорауларга әйе яки юк дип кенә дөрес җавап бирсәгез, серле тартма капкачын ачар. Башладык:
37саны 6 га калдыксыз бүленәме? –юк.(3кл)
10 нан 3 не алгач 7 каламы? – әйе.(1кл)
100не 1гә бүлгәч 100 буламы?-әйе.(3кл)
5 дистәгә 2 дистәне кушкач 8 дистә буламы? – юк.(1кл)
49 ны 7гә бүлгәч өлеше 7 буламы? (3кл)
10 һәм 5 нең аермасы 5 буламы?-әйе.
3.-Серле тартма ачылды. Балалар бу нәрсә?
-Песи.
Ә бу кем?
-Бабай.
Ә монысы кем?
-Әби.
Бу нәрсә?
-Эт.
Ә монысы нәрсә?
-Тычкан.
-Бу кем?
- Кыз.
-Һәм соңгысы: нәрсә бу?
-Ш а л к а н.
-Балалар, бу кайсы әкияттән микән?
-“Шалкан” әкиятеннән.
-Дөрес. Сез бу әкиятне беләсезме?Иң соңыннан шалканны кем ярдәмендә тартып чыгаралар?
-Тычкан ярдәмендә.
-Бик дөрес.
4. Менә без әкиятләр иленә дә килеп җиттек. Ә хәзер бераз ял итеп алу өчен телевизор карап алыйк. Ә безгә анда әкиятләр күрсәтерләр. Иң беренче әкиятнең исеме ничек дип атала? (презентация карау, слайдларда)
- “Шүрәле” әкиятеннән.
- Бик дөрес. Сез бу әкиятнең эчтәлеген беләсезме?
- 3 нче класс укучысы сөйли. Былтыр исемле бер егет шүрәленең бармагын кыстырып калдыра. Ә Шүрәле былтыр кысты ,-дип кычкыра. Шүрәлегә иптәшләре былтыр кысканны нигә быел кычкырасың , -дип җавап бирәләр.
5. Шүрәлене бу бәладән коткару өчен саннарны чагыштырып алыйк әле.(Тактадагы саннарны чагыштыралар.)
1 класска 3 класска
13 һәм 15 1м һәм 10 см
8 һәм 5 10 дм һәм 1 м
9 һәм 8+1 1дм һәм 100 см
Физкультминутка “Шүрәле” җырын күнегүләр ясап җырлау.
6. Әкият карауны дәвам итү.
-Бу кайсы әкияттән?
“Су анасы” әкиятеннән.
-Бик дөрес. Сез бик күп әкият беләсез икән. Афәрин, балалар!!!
-Су анасы әкияте безне нинди булырга өйрәтә?
-Кеше әйберенә тимәскә!
-Дөрес, укучылар, Беркайчан да кеше әйберенә тияргә ярамый икән. Ә бездә андый балалар юк, шулай бит?!
7. Әйдәгез су анасына да үзебезнең математика яратканны күрсәтик инде.
3класс компьютерда тест эшли. 1 класс белән мәсьәлә эшлибез.
Диләнең 6 дәфтәре, ә Динарның
3 кә күбрәк дәфтәре бар.
Динарның ничә дәфтәре бар.
Икесенең бергә ничә дәфтәре бар?
Дилә-6 дәфтәр
Динар-3кә күбрәк?
Барысы-?
Чишү: 6+3=9(дәфтәр) Динарныкы
6+9=15(д.)икесенеке бергә
Тестның дөреслеге тикшерелә.
Җавап: 15 дәфтәр.
- Бу әкиятләрне кем язган соң?
– Г.Тукай.
– Бик дөрес.Портреты слайдта.
- Кушлавыч авылында.
Әкият карауны дәвам итәбез.Бу слайдта гы әкият ни исемле икән?
Без 3 класс белән укыдык, шулай бит.
_”Батыр әтәч” әкиятеннән.
-Иң батыр хайван кем булды инде?
- Әтәч.
- -Әйе, ул кәҗәне ничек куып чыгарды?(укучы җавабы тыңлана)
- -Бик дөрес.Һәркемнең үз өе, үз куышы булырга тиеш. Кешенекенә кызыгырга беркайчан да ярамый. Әйдәгез куянның яңадан үзенең өендә яшәү шатлыгы өчен тактада мисаллар чишик.
8.1 класска мисаллар әйтеп торыла 3 класс баганалап бүлүне аңлатып
(укучы чишә) 17 -7,8+8, 6-3,2+6 чишә. 845:5
9.Слайдта нинди әкияте күрәсез?
-“Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкияте.
-Бик дөрес.Бу әкият ничек тәмамлана инде?
-Бүрене барыбер тоталар,үтерәләр. Ә кәҗә бәтиләре исән кала.
Слайдлардагы әкияләрне карап, аларның исемнәрен һәм кыскача эчтәлеге ачыла.
IV. Йомгаклау.
1.Серле йомгакны тәгәрәтеп җибәрик һәм мәктәбебезгә кайтыйк. Ә безне мәктәптә дә серле сандык көтеп тора. Аның эчендә нәрсә икән?(балаларга бүләк)
2. Дәрестә ниләр эшләдек. Максатка ирештекме?
3. Укучыларның белеменә бәя бирү.
4. 3класска өй эше бирелә.(карточка)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
![](/sites/default/files/pictures/2011/11/19/picture-34934.jpg)
Һөнәрләр темасы буенча татар теленнән ачык дәрес (4 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле)
Укытучы яңа теманы аңлата, укучыларда татар теле дәресенә кызыксыну уяна....
Ачык дәрес:"КИЕМЕҢ УРЫНЛЫ БУЛСЫН".
ПЛАН ОТКРЫТОГО УРОКА НА ТЕМУ:"ПУСТЬ ОДЕЖДА БУДЕТ К МЕСТУ" С ЦЕЛЬЮ ЗАКРЕПЛЕНИЯ СЛОВАРЯ ПО ТЕМЕ., НРАВСТВЕННОГО ВОСПИТАНИЯ....
![](/sites/default/files/pictures/2012/01/17/picture-48863.jpg)
Әдәби укудан ИКТ кулланып 4 нче сыйныфта ачык дәрес "Г.Хәсәнов. Декабрь".
4 нче сыйныфлар өчен үткәрелгән ачык дәрес...
![](/sites/default/files/pictures/2013/01/09/picture-61627-1357753954.jpg)
Ачык дәрес
Тема: хайваннар кышка ничек әзерләнә?Максат: Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен аңлату.Уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.Хайваннарга, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.Материал:Әйләнә-тирә дө...
"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара
Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...
![](/sites/default/files/pictures/2019/12/02/picture-84884-1575285160.jpg)
Ачык дәрес планы "Казаным-башкалам"
Тәкъдим ителгән дәрес планы рус төркемендә укучы балалар өчен....
![](/sites/default/files/pictures/2012/09/16/picture-109664.jpg)
Тукайны беләсезме? (ачык дәрес)
ЮНЕСКО карары белән дөньяның иң атаклы шәхесләре исемлегенә кертелгән сөекле шагыйребезнең тууына 125 ел тулу уңаеннан бүгенге дәрес-викторинабызны башлыйбыз. 26 нчы апрель – Шигърият бәйрәме к...