разработка урока по математике
презентация к уроку по математике (2 класс) по теме

Гибадуллина Рамзия Зульфатовна

разработка урока по математике "Икеурынлы саннарны кушу".

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Азнакай муниципаль районы  муниципаль белем бирү учреждениесе Сукаеш төп  гомумбелем бирү  мәктәбе

2 класста математика дәресе

 «Икеурынлы саннарны кушу»

(әкият-дәрес)

                       

Төзеде:Азнакай районы Зур Сукаещ

гомумбелем бирү мәктәбенең

      I квалификацион категорияле

башлангыч класслар укытучысы

Гибадуллина Рәмзия Зөлфәт кызы.

             Азнакай- 2013

Тема: Икеурынлы саннарны кушу.

Максат: 20 эчендә кушу һәм алуны ныгыту;

 дистә аша күчеп икеурынлы саннарны кушуны ныгыту;

 мәсьәләләр чишүне ныгыту;

 дуслык, бердәмлек тәрбияләү,

           укуга уңай халәт тәрбияләү.

Планлаштырылган   нәтиҗәләр:

Шәхескә юнәлтелгән УУЭ.

Уку эшчәнлегенә үзбәя куя белү;

Математиканы тормыш белән бәйли белү;

Уку эшчәнлегендә үз урыныңны таба белү;

Уку эшчәнлегенең максатын һәм нәтиҗәсен бәйли белү.

Регулятив УУЭ.

Әлегечә белгән һәм белмәгән күнекмәләрне үзара бәйли белү;

Конфликтны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү.

Танып-белү  УУЭ.

Сорауларга тулы җавап бирә белү;

предметара бәйләнешләрне кулланып,кирәкле информация  туплау;

эзләнүле һәм иҗади характердагы проблемаларны чишү юлларын мөстәкыйль таба белү.

Коммуникатив  УУЭ.

информация табу;

иптәшләре белән бергә эшли белү;

тикшерү;

үз фикереңне тулы әйтә белү.

Дәрес тибы: Яңа белемнәрне формалаштыру  һәм ныгыту.

Эш формалары: фронталь, парларда, индивидуаль.         

           

Дәрес материалы.  Математика дәреслеге, Г.В. Дорофеев, Т.Н.Миракова,  I I кисәк, 62-63 нче битләр; интернет-ресурслар.

Дәрескә җиһазлар:

компьютерда  презентация;

эш дәфтәре

                         Дәреснең структурасы : 

Оештыру өлеше.

Үзбилгеләмә , эшчәнлекнең алымнарын билгеләү. Уку мәсьәләсен кую.

 Уку мәсьәләсен чишү, танып-белү эшчәнлеге:

белемнәрне актуальләштерү;

икеурынлы  саннарны кушу һәм алуны төшенү;

Практик – мөстәкыйль эшчәнлек;

Рефлексия.  

Үзанализ һәм үзбилге.

 Дәрес барышы:

Оештыру өлеше.- Исәнмесез, укучылар.  Утырыгыз, дәресне башлыйбыз.

 2. Уку мәсьәләсен кую:  

Бүген без сезнең белән “Казлар- Аккошлар” әкиятенә юл тотарбыз. Сез беләсез инде әкияттәге Аленушка үзенең энесе Иванушка артыннан күзәтеп җитә алмый һәм аны  биек таулар артына убырлы карчык янына Казлар- Аккошлар алып китә. Аленушка энесен бик озак эзли. Аны эзләп тапкач, эләктерә дә өйләренә йөгерә. Ә Казлар- Аккошлар балаларны күрәләр дә аларны куа чыгалар. Бик авыр була Аленушкага. Өйләренә юл озын була. – Балалар, әйдәгез Аленушкага энесен коткарырга ярдәм итик?

- Моның өчен безгә Аленушкага биремнәрне эшләргә ярдәм итәсебез була.

       

3. Уку мәсьәләсен чишү. Телдән эш.

- Балаларны Казлар- Аккошлар куып җитәләр. Кыз кисель ярлы Сөт елгасына килеп җитә.

-Елга- анакаем качарга ярдәм ит. Ә елга аңа җавап итеп:

-Минем биремнәремне эшләсәң, ярдәм итәрмен ди.

(Число язабыз, сыйныф эше.)

 

А) 2 укучы такта янында эшлиләр.

11-2=9                   12-6=6              12-9=3

14-5=9                   10-7=3              15-8=7                          

14-4=10                 12-4=8              16-7=9

Б) Такта янында 1 укучы шли.

Минем суымда 16 карась яшәгән. Аларның 9 ы йөзеп киткән. Ничә карась калган? Җавап: 7к.

Эшләрне тикшерү.

- Булдырдыгыз! Сез биремнәрне дөрес эшләдегез. Елга балаларны качырган, ә Казлар- Аккошлар аларны күрмәгәннәр. Аленушка энесе белән алга таба киткәннәр.  

4. Дистә аша күчеп икеурынлы саннарны кушу. 

- Күрә Аленушка, Казлар кире әйләнеп киләләр. Ә алда алмагач тора.

- Алмагачкаем, ярдәм ит, - дип ялына кыз.

- Минем биремнәремне эшләсәң, ярдәм итәм. (Дәфтәрләрдә мөстәкыйль эш.)

   28

+33

  61

  53

+27

  80

  39

+35

  74

  75

- 32

  43

  56

- 24

  32

- Булдырдыгыз, балалар! Сез Аленушкага ярдәм иттегез. Алмагач аларны ботаклары арасына яшерә. Казлар кире очып югалалар. Балалар алмагачка рәхмәт әйтеп, үз юлларына китәләр.

 5. Үткән материал өстендә эш. Мәсьәлә чишү.

 - Күрә, Аленушка, Казлар тагын куып җиткәннәр. Ә өйгә ерак әле. Балаларның юлында мич очрый.

- Мич, мич, ярдәм ит, качыр безне.

- Минем мәсьәләмне чишсәгез, ярдәм итәм.

- Мин13 күмәч пешердем. Куян йөгереп килеп 4 күмәч ашады.Ә аннан соң Бүре килде. Ул тагын 5 күмәч ашады. Миндә ничә күмәч калды? Сезгә ничәшәр күмәч тиячәк?

Җавап: 4 күмәч, 2шәр күмәч.

- Мич балаларны яшерде. Казлар тагын балаларны таба алмыйча кире очып китәләр. Балалар мичкә рәхмәт әйтәләр, ә мич аларны үзенең күмәче белән сыйлады.

6. Физминутка.

Сазлыктагы бакалар

Бик иртә уяндылар.

Бата- калка, бата-калка,

Битләрен дә юдылар.

Ә аннары  күмәкләшеп,

Зарядкага бастылар.

Уңга да бөгелделәр,

Сулга да бөгелделәр,

Алга да иелделәр,

Артка да бөгелделәр.

Аяклары белән тыпырдашып

Куллары белән чәбәкләшеп

Көчләрен сынаштылар.

7. Саннарны чагыштыруга эш.

- Балалар алга таба китәләр. Көн кичкә авыша. Юллар күренми башлый. Аларга каршы тычкан йөгерә, Аленушка аңардан сорый.

- Ярдәм ит безгә, өебезгә кыска юлны күрсәт ди.

 - Ярдәм итәрмен. Иң элек минем биремнәремне үтә, ди. Мин кышка бөртекләр җыям, һәр бөртекнең арасын беләм. Чагыштыр шул ераклыкны.

40 см   <  4 дм 5 см

55 см   <  6 дм

52 см   >   25 см

60 см   =  6дм

- Булдырдыгыз, балалар!

8. Геометрик материал белән эш.

- Сезнең өчен миндә тагын бер кызыклы бирем бар. Бөртекләрне мин менә шушындый формадагы басудан җыям. 

- Сез монда нинди геометрик фигуралар күрәсез? (ромб, өчпочмак, бишпочмак квадрат)

- Ничә өчпочмак бар? (5 өчпочмак)

Тычкан балаларга өйләренә чаклы юлны күрсәткән һәм алар кайтып та җиткәннәр. 

9. Йомгаклау.

- Балалар, сез булдырдыгыз!  Аленушка энесе белән өйдә, ә анда әти-әниләре дә кайтып җиткәннәр. Кыз күргәннәрен әти-әниләренә сөйләгән, ә әнисе сораган:

- Ә ничек син җиңеп чыктың?

Аленушка җавап биргән:

- Ә миңа балалар ярдәм иттеләр!

 - Балалар, Аленушкага Иванушканы коткарырга ничек ярдәм иттегез?

-Без биремнәр эшләдек, мәсьәләләр чиштек, саннарны чагыштырдык, геометрик фигураларны искә төшердек.

- Аленушка әти-әнисенең сүзен тыңларга кирәклеген  аңлаган. Шул көннән башлап алар бик бәхетле яшәгәннәр.

 - Ә без балалар әкияттән кайтабыз. Булдырдыгыз, барыгыз да дәрестә яхшы эшләдегез. Мисалларны тагын да  яхшырак эшләү өчен өйдә тагын да шөелләнергә кирәк.

 Өй эше бирү. №3,5.

- Рәхмәт. Дәрес бетте.

Смайликның  үзегезгә охшаганын  сайлап  алыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка урока по математике. Тема урока "Арифметические действия над числами" 4 класс

Бизнес-урокЦели урока: познакомить учащихся с экономическими понятиями, отработать навык решения задач; развивать вычислительные навыки, умение преобразовывать величины, закрепить прием деления н...

Презентация к разработке урока по математике 1 класс Конспект урока по математике1 класс по программе "Школа 2100", авторы: Демидова Т.Е., Козлова С.А., Тонких А.П. Тема: Уравнения с неизвестным вычитаемым.

Презентация к уроку по математике 1 класс по программе "Школа 2100" , авторы: Демидова Т.Е., Козлова С.А., Тонких А.П. Тема: Уравнения с неизвестным вычитаемым....

Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)» Разработка урока по математике « Математический теремок» Тема урока: «ЗНАКИ «ПЛЮС» (+), «МИНУС» (–), «РАВНО» (=)»

Цели урока: познакомить учащихся со знаками «+», «–», «=»; учить детей понимать значение данных знаков, читать равенства; работать над развитием внимания, логического мышления учащихся; при...

Разработка урока по математике для 3 класса по УМК “Перспектива”. Тема урока: « Составные уравнения»

Урок разработан в соответствии с требованиями ФГОС. На уроке используется деятельностная технология....

Разработка урока по математике: "Литр": конспект урока, технологическая карта, презентация к уроку.

Разработка содержит конспект урока по теме "Литр", технологическую карту урока математики, презентацию к уроку....

Математика. Разработка урока по математике в 3 классе по теме: Формула стоимости.

разработка урока математики в 3 классе по теме "Формула стоимости". Представлены разработка урока и технологическая карта....

Методическая разработка урока по математике 2 класс «Помощь тьютора ученикам с ОВЗ на уроке математики».

 Моделирование вариантов тьюторского сопровождения особого ребенка напрямую зависит от его особых потребностей, включая состояние психофизического здоровья, а также от образовательной сред...