План-конспект урока по математике (Перспективная начальная школа) в 1, 4 классах малокомплектной школы по теме "Число и цифра 2", "Деление с остатком и вычитание".
план-конспект урока по математике (1 класс) по теме

Файзрахманова Рузия Габделбаровна

Всю жизнь проработала в малокомплектной школе. Предлагаю вам план-конспект урока по математике в 1, 4 классах (УМК "Перспективная начальная школа).

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematika_14_klass_umk_perspektivnaya_nachalnaya_shkola.doc53.5 КБ

Предварительный просмотр:

I сыйныф.                

Тема: 2 саны һәм цифры.

Максат: 1. 2 санын һәм цифрын танырга, укырга, язарга өйрәтү.

         2. Телдән мәсьәлә чишү күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

         3. Балаларны игътибарлы булырга өйрәтү.

         4. Рәсем ясау осталыкларын арттыру.

         5. Әкиятләр аша әдәплелек тәрбияләү.

Җиһазлау:  Компьютер, презентация,I сыйныф дәреслеге (Чекин А.Л., I кисәк, 36-37 бит), цифрлар кассасы, полотно, шакмаклы язу тактасы, Маша һәм Миша рәсемнәре, кәҗә бәтие белән бозау сурәте.

Дәрес тибы: Яңа тема өйрәнү( Дәрес-презентация).

Дәрес барышы.

I. Ориентлашу этабы.

- Исэнмесез, балалар! Хәзер бездә математика дәресе.Әйдәгез, дәрескә Маша белән Мишаны да чакырыйк әле. Алар белән бергәләп яңа тема өйрәнербез ( Слайдта аларның рәсемнәре чыга). Башта сәламәтлекне ныгыту өчен физкультминутка ясап алыйк.

1, 2, 3- (куллар алга, өскә, янга)

Бездә бөтен көч (куллар бөгеп китерелә)

II. Белемнәрне тигезләү.

Иң элек кабатлап, телдән исәпләп белемнәребезне барлап алыйк.

Үткәннәрне искә төшерү

1. Укытучы белән эш. Элек өйрәнгән 0 һәм 1 цифрларын искә төшерү, чиратлап интерактив тактада язып күрсәтү.

2. Мөстәкыйль эш. Интерактив тактада 0 һәм 1 цифрларын кертеп кеше башын ясау.

3. Укытучы белән эш. Эшләрне бәяләү, уңышлы рәсемнәрне атау. 2 слайдны карау.(анда кеше башының төрле формалары)

IV сыйныф.

Тема: Калдыклы бүлү һәм алу.

Максат:1. Бүлү белән алу арасындагы тыгыз бәйләнешне искәртү.

         2. Калдыклы бүлүне алу аша эшләргә, аннан соң тулы булмаган өлешне, калдыкны дөрес билгеләргә өйрәтү.

         3. Телдән исәпләү, логик фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: Компьютер, презентация, IV сыйныф дәреслеге (Чекин А.Л., I кисәк, 62 бит), тестлар.

Дәрес тибы: Яңа тема өйрәнү

Телдән исәпләү.

1. Мөстәкыйль эш. Тапкырлау, бүлү таблицасын кабатларга.

2. Укытучы белән эш. “Кем тизрәк?” уены. (Укытучы телдән тапкырлау һәм бүлү таблицасын буташтырып әйтә, ә балалар тиз генә җавап бирергә тиешләр).

3. Мөстәкыйль эш. Тест эшләү (Тест биреме 3 слайдта күрсәтелә).

        1) 540 һәм 70 саннарының тапкырчыгышы:

а)36800       б) 37800       в) 3780

        2) 3300не 100 тапкыр киметсәң:

а)3200          б)330           в)33

        3) 3 тәүлектә ничә сәгать:

а)36сәг.        б) 300 сәг.   в) 72 сәг.

III. Уку мәсьәләсен кую.

1.Укытучы белән эш.

- Укучылар! Әйдәгез русча әкиятне искә төшерик эле. (Укучылар русча әкият сөйлиләр).

   Менә бүген кәҗә бәтие янына бозау килде. Ничә хайван булды инде?(2) Әйе, 2 булды. Ә русча “два” була. Менә без бүген шушы 2 ле турында өйрәнербез. Башта аның турында әкият тыңлагыз:

- Борын заманда, әле саннар бер рәткә тезелмәгәндә, 2 лене башка саннар үз  араларына кертергә теләмәгәннәр. Ялкау  балалар янына куганнар. Ә икеленең кәефе кырылган.Ул борынын аска игән, койрыгын сузган да, хәйләкәр төлкегә әйләнгән дә куйган. Башкалар аның бу һөнәренә шаккатканнар. Үзенә карата туган җылы караш икелегә ошаган. Ул бик горур кыяфәт белән үзенең һөнәрен күрсәтә башлаган. Үрдәк тә булган, кошка да  әйләнгән. Һәм очып та киткән. Кызыклы саннар 2 лене озак көткәннәр, борчыла башлаганнар. Кире әйләнеп кайтуын үтенгәннәр. Шундый тәкъдимне генә көткән2 тиз генә җиргә төшкән. Берле белән өчле аны урталарына алганнар. Шул көннән башлап 2 математика патшалыгында яшәп калган.

- Укучылар, сезгә әкият ошадымы? Кайсы әкият геройлары әдәпле булды? (Балалар үз фикерләрен әйтәләр)

- Ә хәзер дәреслектә ясалган ике хайванны, кубиктагы ике ноктаны, ике көймә һәм ике карандашны табыгыз, билгеләгез, буягыз.

IV. Уку мәсьәлә чишү.

1. Мөстәкыйль эш. Укучылар 37нче биттәге биремнәрне(югарыда аңлатылган) үтиләр, кәҗә бәтие белән бозауны буяп куялар.

2. Укытучы белән эш.

- Балалар эшләрегез бик тә пөхтә чыккан. Булдыргансыз. Ә тормышта 2 тагы кайларда очрый?(укучылар жавап бирәләр:2 кул,2 аяк...)      4) Квадратның мәйданы 81см, периметры күпме:

а)18см          б) 36см                 в) 81 см

        5) Бөркет 5 минутта 20 м очкан,  ул 36 м араны ничә минутта очар?

а) 9 минут      б) 10 минут        в) 8 минут.

1. Мөстәкыйль эш. Тест җаваплары экранда күрсәтелә (4 нче слайд). Укучылар тикшерә һәм үзбәя куялар.

1. Укытучы белән эш. Яңа тема аңлату.

1) Иң элек билгеләрне барлыйк һәм журналга куярбыз. Ә хәзер бүлү белән алу

Шул турыда сезгә шигырь укып китәм:

        Әби әйтә: “И, балакай,

        Ике битең – ике алма,

        Ике күзен - ике йолдыз,

        Йөзләреңдә балкып яна”.

- Инде икеленең үзе белән танышыр вакыт җитте.(2 курсәтелә , русча һәи татарча атала)

Санаганда “бер, ике...”, “один, два...” дип саныйбыз. Ә тәртип буенча “беренче, икенче” , “ первый ,второй” дип әйтелә. Дәреслектән коймаларны табыгыз да, сул яктан икенче койманы штрихлап күрсәтегез .(балалар тиз генә штрихлый)

Хәзер дәреслектән 2 ленең дөрес язылышын табыгыз(№2) һәм түгәрәкләп алыгыз. Шушы цифрны дөрес язарга өйрәнербез.

(5 нче слайд күрсәтелә, анда 2ле язылышы)

- 2 ленең башы өске якның уртасыннан әз генә аска төшеп башлана. Башта түгәрәкләп өскә менәбез, уң почмакның 2 стенасына кагылып астагы якның уртасына төшәбез. Ручканы алмый гына уңга  таба дулкынлы сызык сызабыз.( язу санау астында алып барыла: укытучы тактада, балалар һавада яза. Соңыннан интерактив тактада язарга өйрәнәләр;хаталар төзәтелә).

3. Мөстәкыйль эш. 

1) Дәфтәрдә 2 лене язу һәм дәфтәрләрне алышып  хаталарны төзәтү.

2)№3. 2 легә ошаган фигураларны буяу.

4. Физкультминутка: 2 легә ошаган фигураларны башта  бармаклар , аннары куллар һәм гәүдә белән ясау.

5. Укытучы белән эш.

- Димәк, 2 лене ничек истә калдырабыз инде?(6 слайдны карау, анда 2 легә ошаган предметлар) Балалар җавап бирәләр.

- Укучылар, тормышта 2 саны кайвакыт аерылгысыз булып гел бергә йөри. Мәсәлән, 2 колак, 2 күз, 2 кул һ.б. Аларны икенче төрле пар дип атыйлар, ә русча пара була. Тагы кайларда парлы әйберләр очрый, уйлап крагыз әле.( җавап бирәләр).

арасындагы бәйләнешне искә төшерик.(3нче слайд күрсәтелә)

27:9=3

27-9-9-9=0

- Димәк, бүленүчедән бүлүчене ничә тапкыр алсак, шулкадәр өлеш була. 27 дән 9ны 3 тапкыр алсак, өлеш тә 3 тигез була.

2) Ә менә калдыклы бүлүдә мөмкин булган бүлүдән калган җавап калдык була. Мәсәлән,

29:9=3(2к)

29-9-9-9=2

Димәк, 3 тапкыр алгач, тулы булмаган өлеш 3кә тигез. Ә алудан калган2 калдык була.

3) Дәреслектәге 191нче күнегүне русча тикшерү.

2. Мөстәкыйль эш.

Яңа теманы ныгыту.

1) №195 мисалларын дәфтәрдә эшләү;

Өстәмә (карточкада)

Баганалап исәпләргә:

1237*468=

357*985 =

3. Укытучы белән эш .

1) Мөстәкыйль эш(195) нәтиҗәләрен тикшерү.

2) 194 нче мәсьәләне аңлату.

(Башта мәсьәләне русча кычкырып укыйлар.)

-Мәсьләдә сүз нәрсә турында бара?(бәрәңге)

-Барысы күпме бәрәңге? (Укучыларның җавабы шартка язып барыла.)

  Барысы – 1 ц 50 кг

 -Бәрәңгене нишләтәләр? (Җавап тагы языла.)

   Тутыралар – 35 кг лап ? капчык

 -Тагы нәрсә табасы ? (Җавап тагы шартка языла.)

    Кала - ? кг

5. Мөстәкыйль эш.

1) 194( чер.)

Өстәмә(карточкада)

Мәсьәлә чишәргә:“Үрмәкүч бауга 6 төен ясаган. Бау кырыйлары төенсез калган. Бау ничә кисәккә бүленгән?”

кайларда парлы әйберләр очрый, уйлап крагыз әле.( җавап бирәләр).

               V. Рефлексия

- Булдырдыгыз, дәресебез ахырына якынлаша. Дәрестә нәрсәләргә өйрәндек, ниләр белдек? Әгәр аңлагансыз икән, яшел түгәрәкләрне күтәрегез. Ә инде аңлап бетерә алмагансыз икән, кызыл түгәрәкләрне. (Нәтиҗә ясала.)

- Ә хәзер парталарыгызны тәртипкә китерегез һәм тыныч кына залга чыгарсыз. Анда “Яшь конструктор” уены сезне көтә. Җаныгыз ни тели, шуны төзегез, икелене дә төзергә онытмагыз.

6. Укытучы белән эш.

1) Мәсьәләләрнең дөреслеген тикшерү.

2)_ Укучылар, дәрес буенча без калдыклы бүлүне алу аша эшләп булганын өйрәндек. Инде нәтиҗә ясар вакыт җитте. Дәреслекләрдән №192  табыгыз әле. Биремне русча укыйк.

53-7*7=4

53-7-7-7-7-7-7-7=4

53:7=7(4к.)

Шушы күнегүдән №193 кә күчик эле(Башта бирем русча укыла). Монда киресенчә ,

69-6=ничэ була(63). Хәзер 63не бер тапкырлаучы 9 булган тапкырчыгыш рәвешендә күрсәтергә(63=9*7). Барысын бергә җыеп калдыклы бүлүнең нәтиҗәсен язабыз:

69:9=7(6 к.)

V. Рефлексия

- Дәрестә ниләр башкардык?( Җаваплар тыңлана).

- Бүгенге дәрес тәмам.Бик тырыштыгыз. Тест билгеләрен көндәлеккә куярсыз. Шунда ук өй эшен дә язып куегыз:  №225, 68нче бит. (Интерактив тактага языла.)