рабочая программа по математике
рабочая программа по математике (1 класс) на тему

Галипова Гадила Талгатовна

рабочая программа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matem._esh_prog._1kl.doc348 КБ

Предварительный просмотр:

              Каралды                                                                                     Килешенде                                                                               Раслыйм

 Башлангыч класслар                                                              Укыту  эшләре буенча                                                              Мәктәп директоры

 методик берләшмә җитәкчесе                                              директор урынбасары                                                           ____________________                                    

    __________/Г.Р.Насруллина/                                            __________  /Г.Ф.Вәлиева/                                                                         /Г.Х.Котдусов/

Беркетмә   № 1  “23 ” август  2014 ел                                “  25 ”  август  2014 ел                                               Приказ № 190 “ 25 ” август  2014 ел        

                                                                                                                                                         

                                                                                         

 Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

“Сосна төп гомуми белем мәктәбе”нең

беренче квалификацион категорияле башлангыч класслар укытучысы

Галипова Гадилә Тәлгатовнаның 1 нче сыйныф өчен математикадан

ЭШ  ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                                                                                                  2014  елның  25  августында

                                                                                                                                                                                   үткәрелгән педагогик советта

                                                                                                                                                                                       кабул ителде ( беркетмә №  1  )

2014 – 2015 нче уку елы

Аңлатма язуы

   Укыту программасы урта гомуми  белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныфына адреслана.  

           Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

 - Россия Федерациясендә   “Мәгариф турындагы Федераль Закон” ы.( 29.12.2012 №273-Ф3) ;

 -  “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә);

 - 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль  дәүләт  стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (Приказ №373);

- Татарстан Республикасы  Балтач муниципаль районының  “Сосна төп гомуми белем мәктәбе”  муниципаль бюджет гомуми белем     учреждениесенең  төп укыту  программасы;

 - Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Сосна төп  гомуми  белем  мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2014-2015нче уку елына 1-9  класслар өчен төзелгән укыту планы (Протокол №1 , 25 август 2014 нче ел, приказ №190, 25 нче август 2014 нче ел);    

-Уку предметлары буенча үрнәк программа. 1-4 класслар. Авторлары: Н. Г. Агаркова, М. Л. Каленчук, Н. А. Чуракова, О. В. Малаховская, Т. А. Байкова, Н. М. Лаврова, А. Л. Чекин һәм башкалар.  М: Академкнига/ Дәреслек, 2012;

- Дәреслек: Чекин А. Л. Математика. 1нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2010 ел.

- Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормалар (СанПиН 2.4.2. 2821-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (3 март  2011нче ел, регистрация №19993);

Эш программасының төп идеясе түбәндәге формула  белән күрсәтелергә мөмкин: “аерым очракны карау аша гомумиләштерүгә килү”. Балага предметның асылына математиканың әйләнә-тирә дөнья белән табигый бәйләнеше аша төшенергә тәкъдим ителә. Теге яисә бу математик төшенчә белән танышу конкрет реаль яки уку ситуациясен караганда гамәлгә ашырыла. Бу ситуациягә анализ ясау укучының игътибарын бирелгән математик төшенчә асылына юнәлтергә ярдәм итә.

Программа башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсьәләләрен исәпкә ала. Укыту “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту – методик комплектына нигезләнеп оештырыла.

Иҗади үсеш технологиясе буенча математика өйрәнүнең максаты - балаларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү, интеллектуаль сәләтләрен ачу, иң гади төшенчәләр нигезендә математик гамәлләр кыла белүенә ирешү. яңа педагогик- психологик технологияләр элементларын файдаланып, эзләнү, өйрәнү, кабатлау аша белем бирү. Өзлексез белем бирүгә нигезләнеп, төрле эшчәнлек алымнарын кулланып эш оештыру. Үз фикерен әйтә белергә, стандартлар буенча куелган таләпләр үтәлерлек дәрәҗәдә белем алуга ирешү. Компьютер технологиясен укытуда куллану дәрестә эш төрләрен, телдән һәм язмача күнегүләрне чиратлаштырырга ярдәм итә. Ә бу үз чиратында укучыларда белем алуга кызыксыну уята.

Математика “Математика һәм информатика” белем бирү өлкәсенә карый.

Математиканың тәкъдим ителгән курсы түбәндәге максатларны куя:

-Белем алучыларда танып белү гамәлләрен үстерү; логик һәм алгоритмик гамәлләрне, аксиоматиканы үстерү; системалы фикер йөртүэлементлары формалаштыру; планлаштыру, белемнәрне системага салу һәм структуралаштыру, модельләштерү, төп һәм икенчел шартларны дифференциальләштерү.

-Кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү; математик күзаллауны әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сурәтләү өчен кулану; дәвамлы акыл эшчәнлегенә сәләтле булу; логик фикер йөртү, пространстволы күзаллау, математик сөйләм нигезләре формалаштыру; дөрес һәм дөрес булмаган әйтелмәләрне аеру, аргументлар китерү, нигезле нәтиҗәләр ясау сәләтенә ия булу.

-Башлангыч математик белемнәрне үзләштерү; уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру; мәгълүмат эзләү; зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау; сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану (иң гади математик модельләр төзү), арифметик гамәлләр башкару; мәсьәләләр чишү, иң гади төзелешләр үткәрү алгоритмнары белән эшләү.

-Фикер йөртүдә критика булдыру, акыл хезмәте белән кызыксыну теләге тәрбияләү, математик белемне көндәлек тормышта куллану гамәлләре формалаштыру.

Курсның төп дидактик идеясе әлеге формула белән күрсәтелергә мөмкин: “аерым очракны карау аша гомумиләштерүгә илтү”. Балага предметның асылына математиканың әйләнә-тирә дөнья белән табигый бәйләнеше аша төшенергә тәкъдим ителә.

 Бурычлар:

- Укучыларның образлы, логик фикер йөртү сәләтләрен үстерү;

- Программада каралган белем, осталык һәм күнекмәләрне киләчәктә математика фәнен өйрәнү өчен ныклы нигез булдырырлык итеп формалаштыру;

- Математик белем нигезләрен үзләштерү, бу фән турында күзаллау булдыру;

- Математика фәненә кызыксыну уяту, алган белемнәрне көндәлек тормышта куллануга омтылыш тәрбияләү.

    Программа 2014 – 2015 нче уку елына атнага 4 сәгать  исәбеннән барысы 132 сәгатькә төзелә.

Әлеге курсның аермалы ягы булып геометрик материал һәм зурлыкларны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелүе тора. Барлык курсның үзәге булып калучы арифметик материалны өйрәнү исә, алга таба практикада куллану шарты белән, теоретик белемнәр нигезендә гамәлгә ашырыла, ә исәпләү планында аерым игътибар телдән исәпләү ысуллары һәм техникасына бирелә.

Программаның характерлы яклары: Һәр дәрестә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру буенча эш алып барыла.ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре; РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре; ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре; КУУГ –коммуникатив универсаль уку гамәлләре.

Барлык курсның эчтәлеген биш төп эчтәлекле линиянең үзара бәйләнешле үсеше итеп күз алдына китерергә мөмкин: арифметик, геометрик, зурлыклы, алгоритмик (мәсьәлә чишәргә өйрәтү) һәм мәгълүмати (мәгълүмат белән эшләү). Алгебраик характердагы сорауларга килгәндә, алар башка эчтәлекле линияләрдә, башлыча, арифметик һәм алгоритмик линияләрдә карала.

Дәрестә төп методлар: өлешчә эзләнүчән,  тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп аңлатмалы укыту методы, әңгәмә, аңлату,сорау, биремне чишү, дәреслек белән эшләү, интерактив укыту, коммуникатив, тикшерү методлары.

Укучыларның эшчәнлеген оештыру формасы: парлап, төркемләп, коллектив һәм шәхси якын килү алымнары.

         Башка предметлар белән бәйләнеше: программа рус теле, табигать белеме, хезмәткә өйрәтү һәм туган як төбәге белән  бәйләнештә төзелгән. Мисаллар, мәсьәләләр, логик фикерләүгә күнегүләр шуңа нигезләнә.

     Түбәндәге нәтиҗәләр көтелә:

  I сыйныфны тәмамлаганда укучылар, барлык берурынлы саннарны һәм икенче дистә саннарын укырга һәм язарга, туры һәм кире тәртиптә санарга (0дән 20гә кадәр), өйрәнелгән саннарны чагыштыра һәм тамгалар (>, <, =) ярдәмендә язарга, Кушу һәм алу гамәлләрен тиешле тамгалар (+, -, =) кулланып язарга, кушу һәм алу гамәлләре белән бәйле терминнарны (плюс, сумма, кушылучылар, сумманың кыйммәте, минус, аерма, кимүче, киметүче, аерманың кыйммәте) кулланырга, берурынлы саннарны кушуның таблицасыннан файдаланырга, кушу һәм алуның таблицалы очракларын белергә һәм кулланырга, кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга, санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга, кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә, суммадан саны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга, алу гамәлен өлешләп алу ысулы нигезендә үтәргә, нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен кулланырга, кушу һәм алу арасындагы үзара бәйләнешне аңларга һәм кулланырга, берурынлы саннарны, разряд аша күчмичә, кушарга һәм алырга, берурынлы саннарны разряд аша кушарга һәм алырга, сызымда нокта, туры сызык, кисемтә, сынык сызык, кәкре сызык, дуга, йомык һәм йомык булмаган сызыкларны танып белергә һәм аларны сурәтләргә, әйләнә-тирәдәге предметларда яссы геометрик фигураларны (өчпочмак, дүртпочмак, турыпочмаклык, күппочмак, түгәрәк) танып белергә, линейка ярдәмендә туры сызык, кисемтә, сынык сызык, күппочмаклар сызарга, гади мәсьәләләрне танып белергә һәм формалаштырырга, рәсем буенча мәсьәләләр төзергә һәм мәсьәлә текстына иллюстрацияләр (схематик) эшләргә өйрәнәчәк.

         Укучыларның белемнәрен бәяләүнең  системасы: Укучыларның белемнәре мактау сүзләре белән бәяләнә. Мәсәлән: “Яхшы!”, “Бик яхшы!”, “Искиткеч!”, “Дөп-дөрес!”, “Яхшы эш!”, “Мактыйм”, “Син бик тырышкансың” һ.б.

   Уку елы дәвамында 2 тикшерү эше үткәрелә.

Укыту-тематик план

Бүлек һәм темаларның исеме

Барлык сәгать

1

Саннар һәм зурлыклар

35

1.1

Саннар һәм цифрлар

26

1.2

Зурлыклар

9

2

Арифметик гамәлләр

46

2.1

Кушу һәм алу

45

2.2

Озынлыкларны кушу һәм алу

1

3

Текстлы мәсьәләләр

10

4

Пространстволы нисбәтләр. Геометрик фигуралар

29

4.1

Предметларның үзлекләре. Предметларның урнашуы.

12

4.2

Геометрик фигуралар һәм аларның үзлекләре

17

5

Геометрик зурлыклар

7

6

Мәгълүмат белән эш

2

7

Ныгыту. Белемнәрне тикшерү.

3

Барлыгы

132

         

                               Укыту курсының эчтәлеге

Саннар һәм зурлыклар (35 сәг.)

    Бүлекнең төп эчтәлеге:

Саннар һәм цифрлар.

Беренчел микъдарлы күзаллаулар: бер һәм берничә, бер һәм бер дә юк. 1дән 9га кадәр саннар. Беренче, икенче, өченче һ.б. предметларны санау. 0 саны һәм цифры. Предмет төркемнәрен сан буенча чагыштыру: күбрәк, азрак, шулкадәр үк. Саннарны чагыштыру: >, <, = тамгалары. Берурынлы саннар. Дистә. 10 саны. Дистәләп сануа. Дистә һәм берәмлекләр. Икеурынлы саннар. Разрядлы кушылучылар. 11дән 20гә кадәр саннар., аларның язылышы һәм аталышы.

Зурлыклар.

Предметларны үлчәмичә чагыштыру: биегрәк – тәбәнәгрәк, киңрәк – таррак, озынрак – кыскарак, өлкәнрәк – яшьрәк, авыррак – җиңелрәк, кыйбатрак – арзанрак нисбәте.

Вакытка бәйле беренчел күзаллаулар: тәулек өлешләре, ел фасыллары, алданрак – соңрак, вакыт озынлыгы (озынрак – кыскарак). Тәүлек һәм ел цикллары турында төшенчә.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда.

          Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

         Укучылар барлык берурынлы саннарны һәм икенче дистә саннарын укырга һәм язарга; туры һәм кире тәртиптә санарга (0дән 20гә кадәр); өйрәнелгән саннарны чагыштыра һәм тамгалар (>, <, =) ярдәмендә язарга; тәртипкә китерелгән күплекләрне терминнар (беренче, соңгы, аннан соң, аннан алда) ярдәмендә сурәтләргә; зурлыкларга (озынрак-кыскарак, ераграк-якынрак, авыррак-җиңелрәк, иртәрәк-соңрак, кыйбатрак-арзанрак) кагылышлы терминнар белән сурәтләнүче предмет һәм күренеш үзлекләрен ачарга; тәүлек һәм ел циклларын аңларга; тәүлек, атна көннәре, ай, ел фасыллары исемнәрен кулланырга тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, математик диктант.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Милли төбәк компоненты: үз җирлегебездәге предметларны  мисалларда  куллану , чагыштыру, санау.

Арифметик гамәлләр (46 сәг.)

    Бүлекнең төп эчтәлеге:

Кушу һәм алу.

Саннарны кушу. + тамгасы. Кушылучылар, сумма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм берәрләп кушу. 3, 4, 5 саннарының аддитив составы. 3, 4, 5 саннарын кушу. Саннарны алу. – тамгасы. Кимүче, киметүче, аерма һәм аның кыйммәте. 1 санын һәм 1әрләп алу. Кушуның урын алыштыру үзлеге. Кушу һәм алуның үзара бәйләнеше. Таблицалы кушу һәм алу очраклары. 0 саны белән кушу һәм алу очраклары. Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр. Санны суммага кушу. Берәмлекләрне разрядлап кушу. Сумманы санга кушу. Өлешләп кушу ысулы. Разрядлы кушылучыны алу. Санны берничә санга зурайту(кечерәйтү). Саннарны кабатлы чагыштыру. Саннан сумманы алу. Уңайлы кушылучылар нигезендә өлешләп алу ысулы.

Озынлыкларны кушу һәм алу.

Кисемтә озынлыгын үлчәү, бирелгән озынлыкта кисемтә сызу; бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең суммасын, аермасын исәпләү.

Эш формалары: төркемдә, парларда, индивидуаль.

         Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

         Укучылар кушу һәм алу гамәлләрен тиешле тамгалар (+, -, =) кулланып язарга; кушу һәм алу гамәлләре белән бәйле терминнарны (плюс, сумма, кушылучылар, сумманың кыйммәте, минус, аерма, кимүче, киметүче, аерманың кыйммәте) кулланырга; берурынлы саннарны кушуның таблицасыннан файдаланырга; кушу һәм алуның таблицалы очракларын белергә һәм кулланырга; кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга; санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга; кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә; суммадан санны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга; алу гамәлен өлешләп алу ысулы нигезендә үтәргә; нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен кулланырга; кушу һәм алу арасындагы үзара бәйләнешне аңларга һәм кулланырга; берурынлы саннарны, разряд аша күчмичә, кушарга һәм алырга; берурынлы саннарны разряд аша кушарга һәм алырга; бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең суммасын, аермасын исәпләргә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, математик диктант.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Милли төбәк компоненты: үз җирлегебездәге предметларны  мисалларда  куллану , чагыштыру, санау.

Текстлы мәсьәләләр(10 сәг.)

    Бүлекнең төп эчтәлеге:

Арифметик текстлы(сюжетлы) мәсьәлә белән танышу: шарт һәм сорау(таләп). Сюжетлы арифметик мәсьәләләрне тану һәм төзү. Мәсьәләнең чишелешен табу һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу. Мәсьәләнең җавабын исәпләү һәм аны санлы аңлатма рәвешендә язу.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда.

         Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

 Укучылар гади мәсьәләләрне танып белергә һәм формалаштырырга; «Мәсьәлә» төшенчәсе белән бәйле терминнарны (текст, шарт, таләп, чишелеш, җавап) кулланырга; мәсьәләнең чишелешен санлы аңлатма рәвешендә язарга; рәсем буенча мәсьәләләр төзергә һәм мәсьәлә текстына иллюстрацияләр (схематик) эшләргә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Милли төбәк компоненты: мәсьәләләр төзегәндә  җирле предметларны мисал итеп куллану

Пространстволы нисбәтләр. Геометрик фигуралар(29 сәг.)

    Бүлекнең төп эчтәлеге:

Предметларның үзлекләре. Предметларның урнашуы.

Предметларның төс, форма, үлчәм буенча аерымлыклары. Бертөрле формалы предметларны үлчәмнәре буенча чагыштыру: зуррак, кечерәк, шундый ук. Предметларның охшашлукларын бер яки берничә билге буенча билгеләү. Предметларны төркемгә гомуми билге буенча берләштерү. Предметларның күзәтүчегә карата сулда, уңда, өстә, аста урнашуы, аларның комбинациясе. Предметларның нәрсәдер өстендә (астында), сулдарак (уңдарак) ике әйбер арасында урнашуы. Хәрәкәт юнәлеше буенча алда (артта), сулга (уңга), өскә (аска) хәрәкәте.

Геометрик фигуралар һәм аларның үзлекләре.

Яссы һәм кәкре өслекләрнең аермалы яклары турында беренчел күзаллаулар. Яссы геометрик фигуралар белән танышу: түгәрәк, өчпочмак, турыпочмаклык. Туры һәм кәкре сызыклар. Нокта. Кисемтә. Дуга. Кисешүче һәм кисешмәүче сызыклар. Кисешү ноктасы. Сынык сызык. Йомык һәм йомык булмаган сызыклар. Йомык сынык сызык. Күппочмак. Симметрик фигуралар.

Эш формалары: төркемдә,  парларда һәм индивидуаль.

         Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар предметның формасын билгеләргә, башка предметларның формасы белән чагыштырырга; ориентлаша белергә, объектларның урыннарын билгеләргә; уңга, сулга, өскә, аска терминнарын һәм юнәлешне билгели белергә; иң кечкенә, иң зур, бертөрле терминнарын белергә;  предметларны күләме һәм размеры буенча чагыштырырга; урнашу тәртибе буенча предметларның чиратын билгеләргә; сызымда нокта, туры сызык, кисемтә, сынык сызык, кәкре сызык, дуга, йомык һәм йомык булмаган сызыкларны танып белергә һәм аларны сурәтләргә; әйләнә-тирәдәге предметларда яссы геометрик фигураларны (өчпочмак, дүртпочмак, турыпочмаклык, күппочмак, түгәрәк) танып белергә; линейка ярдәмендә туры сызык, кисемтә, сынык сызык, күппочмаклар сызарга; «Турыпочмаклык», «дүртпочмак» төшенчәләрен белергә, аларны танырга тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Милли төбәк компоненты: йотларыбыздагы, мәктәптәге, кабинеттагы предметларны геометрик фигуралар белән чагыштыру

Геометрик зурлыклар (7 сәг.)

    Бүлекнең төп эчтәлеге:

Юл озынлыгы һәм ераклык турында беренчел күзаллаулар. Аларны «ераграк – якынрак», «озынрак – кыскарак» төшенчәләре нигезендә чагыштыру. Кисемтә озынлыгы. Озынлык үлчәү. Сантиметр – озынлык берәмлеге. Дециметр – эрерәк озынлык берәмлеге. Дециметр һәм сантиметр арасындагы бәйләнеш (1дм=10см). озынлыкларны чагыштыру.

Эш формалары: төркемдә һәм парларда.

         Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар зурлыкларга (озынрак-кыскарак, ераграк-якынрак, авыррак-җиңелрәк, иртәрәк-соңрак, кыйбатрак-арзанрак) кагылышлы терминнар белән сурәтләнүче предмет һәм күренеш үзлекләрен ачарга; бирелгән озынлыктагы кисемтәләрне төзергә; озынлык үлчәү берәмлекләре - см һәм дм; нәтиҗәне см да һәм дм да язарга, кисемтәләрнең суммасын, аермасын исәпләргә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Милли төбәк компоненты: авылдагы биналарның ераклыкларын, мәктәп территориясендәге агачлар биеклекләрен, кабинеттагы предметларның озынлыгын үлчәү, чагыштыру.

Мәгълүмат белән эш (2 сәг.)

    Бүлекнең төп эчтәлеге:

Берурынлы саннарны (0дән башка) кушу таблицасы. Таблицаның юлларын, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Берурынлы саннар буенча кушу гамәлен үтәү инструменты буларак кушу таблицасы.  

Эш формалары: төркемдә һәм парларда.

         Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар кушу таблицасын белергә; берурынлы саннарны кушу таблицасы ярдәмендә кушарга һәм алырга өйрәнергә тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Милли төбәк компоненты: кушу һәм алу таблицасы ярдәмендә территориядәге кош ояларын санау, агачларны санау.

Ныгыту. Белемнәрне тикшерү. (3 сәг.)

    Бүлекнең төп эчтәлеге:

0дән 20гә кадәр саннар, аларның язылышы һәм аталышы; кушу таблицасы ярдәмендә кушу һәм алу; мәсьәләләр чишү; санны суммага кушу; саннарны кабатлы чагыштыру; саннан сумманы алу.

Эш формалары: төркемдә, парларда, индивидуаль.

         Укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр:

Укучылар 0дән 20гә кадәр саннарны укырга, язарга, чагыштырырга, кушарга, алырга; кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга; санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга; кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә; суммадан санны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга тиешләр.

Контроль төрләре: парларда яки үз-үзеңне тикшерү, 2 тикшерү эше алына.

Мөстәкыйль эшләр: мөстәкыйль биремнәр.

Милли төбәк компоненты: үз җирлегебездәге предметларны  мисалларда  куллану , чагыштыру, санау.

Укучыларның 1нче сыйныфны тәмамлаганда математикадан универсаль уку гамәлләре формалаштыру (УУГ) мөмкинлекләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- төшенчәләрнең предметлы моделен төзү;

- рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- әзер модель буенча текст, фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- нәтиҗәлерәк ысул яисә дөрес чишелеш сайлап чагыштыру;

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- тәкъдим ителгән план буенча телдән аңлатма төзү;

- кушу таблицасын белешмә сыйфатында куллану.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре:

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү («Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» - дигән сорау кую)

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

 

                                                  Календарь – тематик план

Дәрес темасы

Сәг. саны

План. вакыт

Факт. вакыт

Искәрмә

1.

Исәнме, мәктәп!

1

03.09

2.

Төрле төстәге дөнья (адап.)

1

04.09

3.

Формалары бертөрле һәм төрле предметлар

1

5.09

4.

Сулда һәм уңда, өстә һәм аста (адап.)

1

08.09

5.

Өстендә, астында, сулдарак, уңдарак, арасында

1

10.09

6.

Яссы геометрик фигуралар

1

11.09

7.

Турылар һәм кәкреләр

1

12.09

8.

Турылар һәм кәкреләрне ныгыту (адап.)

1

15.09

9.

Алда һәм артта

1

17.09

10.

Нокталар

1

18.09

11.

Кисемтәләр һәм дугалар

1

19.09

12.

Юнәлешләр (адап.)

1

20.09

13.

Сулга һәм уңга

1

24.09

14.

Өскә һәм аска

1

25.09

15.

Зуррак, кечерәк, бертөрле

1

26.09

16.

Беренче һәм соңгы  (адап.)

1

27.09

17.

Аннан соң һәм аннан алда

1

1.10

18.

Бер һәм берничә

1

2.10

19.

1 саны һәм цифры

1

3.10

20.

1 санын һәм цифрын ныгыту

1

4.10

21.

Кисешүче сызыклар һәм кисешү ноктасы

1

8.10

22.

Берсе артык (адап.)

1

9.10

23.

Бер һәм бер дә юк

1

10.10

24.

0 саны һәм цифры

1

11.10

25.

Кисешмәүче сызыклар

1

15.10

26.

Предметлар пары (адап.)

1

16.10

27.

2 саны һәм цифры

1

17.10

28.

Күбрәк,азрак, тигез

1

18.10

29.

>, <, = тамгалары

1

22.10

30.

3 саны һәм цифры

1

23.10

31.

Сынык сызык

1

24.10

32.

Йомык һәм йомык булмаган сызыклар

1

25.10

33.

Эчендә, тышында, чигендә

1

29.10

34.

Йомык сынык сызык һәм күппочмак

1

30.10

35.

4 саны һәм цифры

1

31.10

36.

Элегрәк һәм соңрак

1

1.11

37.

Тәүлек өлешләре һәм ел фасыллары

1

12.11

38.

5 саны һәм цифры

1

13.11

39.

Кушу гамәле һәм + тамгасы

1

14.11

40.

Кушылучылар һәм сумма

1

15.11

41.

Кушылучылар һәм сумманың кыйммәте

1

19.11

42.

Биегрәк һәм тәбәнәгрәк

1

20.11

43.

1 санын кушу

1

21.11

44.

6 саны һәм цифры

1

22.11

45.

Киңрәк һәм таррак

1

26.11

46.

2 санын кушу

1

27.11

47.

7 саны һәм цифры

1

28.11

48.

Ераграк һәм якынрак

1

29.11

49.

3 санын кушу

1

3.12

50.

8 саны һәм цифры

1

4.12

51.

Озынрак һәм кыскарак

1

5.12

52.

4 санын кушу

1

6.12

53.

9 саны һәм цифры  

1

10.12

54.

Барлык цифрлар

1

11.12

55

Берурынлы саннар.

1

12.12

56

5ле санын кушу  

1

13.12

57

10саны һәм 1 дистә

1

17.12

58

10 га кадәр санау

1

18.12

59

Үткәннәрне ныгыту.Контроль эшкә әзерлек

1

19.12

60

Белемнәрне тикшерү. Контроль эш № 1 «10 эчендә кушу»

1

20.12

61

Алу «-» билгесе

1

24.12

62

Аерма һәм аның мәгънәсе

1

25.12

63

Кимүче һәм киметүче

1

9.01

64

1 санын алу

1

13.01

65

Берәрләп алу

1

14.01

66

Кушу һәм алу

1

15.01

67

Кушу һәм алуны ныгыту

1

16.01

68

Кушылучыларның урынын алыштыру

1

20.01

69

Үлчә һәм чагыштыр

1

21.01

70

Үлчи һәм чагыштыра белүне ныгыту

1

22.01

71

Кисемтә озынлыгын үлчәү. Сантиметр

1

23.01

72

Сантиметрны ныгыту

1

27.01

73

Берурынлы саннарга 1 санын кушу

1

28.01

74

Алдагы саны алу

1

29.01

75

Дистә һәм берәмлек

1

30.01

76

Дистә һәм берәмлекне ныгыту

1

10.02

77

Берәмлекләр разряды, дистәләр разряды

1

11.02

78

2 санын кушу

1

12.02

79

Туры почмак

1

13.02

80

Туры почмакны ныгыту

1

17.02

81

3санын берурынлы саннарга кушу

1

18.02

82

Өлкәнрәк һәм яшьрәк

1

19.02

83

4санын берурынлы саннарга кушу

1

20.02

84

Вакыт озынлыгы

1

24.02

85

Кушылучыларны төркемләү. Җәяләр

1

25.02

86

Җәяле аңлатмалар

1

26.02

87

Мәсьәлә белән таныштыру

1

27.02

88

Шарт һәм таләп

1

3.03

89

Мәсьәләләр һәм табышмаклар

1

4.03

90

Мәсьәләләр һәм табышмакларны ныгыту.

1

5.03

91

10санына кушу

1

6.03

92

Разрядлы кушылучылар

1

10.03

93

Санны суммага кушу

1

11.03

94

Берәмлекләрне разрядларга кушу

1

12.03

95

Мәсьәлә. Чишелеш һәм чишелешне язу

1

13.03

96

Мәсьәлә. Чишелешне табу һәм язуны ныгыту.

1

17.03

97

Исәпләү һәм җавап язу

1

18.03

98

Мәсьәлә. Исәпләү һәм җавап язу

1

19.03

99

Сумманы санга кушу

1

20.03

100

Өлешләп кушу

1

1.04

101

5санын берурынлы саннарга кушу

1

2.04

102

Турыпочмаклыклар, дүртпочмаклар

1

3.04

103

Суммага сумманы кушу

1

7.04

104

Суммага сумманы кушуны ныгыту

1

8.04

105

6санын берурынлы саннарга кушу

1

9.04

106

7санын берурынлы саннарга кушу

1

10.04

107

10саныннан берурынлы саннарны алу

1

14.04

108

Разрядлы кушылучыны алу

1

15.04

109

8санын берурынлы саннарга кушу

1

16.04

110

8санын берурынлы саннарга кушуны ныгыту

1

17.04

111

Берничә санга күбрәк

1

21.04

112

Берничә санга азрак

1

22.04

113

Суммадан санны алу

1

23.04

114

Берәмлекләрне разрядлап алу

1

24.04

115

Ничәгә күбрәк? Ничәгә азрак? Административ контроль эш

1

28.04

116

Берурынлы саннарны кушу таблицасы

1

29.04

117

Саннан сумманы алу

1

30.04

118

Өлештән алу

1

1.05

119

Сантиметр, дециметр

1

5.05

120

Озынлыкларны кушу һәм алу

1

6.05

121

Авыррак һәм җиңелрәк

1

7.05

122

Кыйбатрак, арзанрак

1

8.05

123

Симметрик фигуралар

1

12.05

124

Симметрик фигуралар турында ныгыту

1

13.05

125

Беренчедән егерменчегә кадәр һәм киресенчә

1

14.05

126

0дән 20гә кадәр саннар

1

15.05

127

Геометрик фигуралар. Үткәннәрне ныгыту.

1

19.05

128

Тикшерү  эше №2 «0дән 20гә кадәр саннар»

1

20.05

129

Кушуга һәм алуга мәсьәләләр

1

21.05

130

Кушуга һәм алуга мәсьәләләр чишүне ныгыту

1

21.05

131

Озынлык үлчәү

1

22.05

132

Кушу таблицасы буйлап мавыктыргыч сәяхәт. Йомгаклау.

1

22.05

         Бирелгән программа буенча укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Укучылар өйрәнәчәк:

  • Барлык берурынлы саннарны һәм икенче дистә саннарын укырга һәм язарга,
  • Туры һәм кире тәртиптә санарга (0дән 20гә кадәр),
  • Өйрәнелгән саннарны чагыштыра һәм тамгалар (>, <, =) ярдәмендә язарга,
  • Кушу һәм алу гамәлләрен тиешле тамгалар (+, -, =) кулланып язарга,
  • Кушу һәм алу гамәлләре белән бәйле терминнарны (плюс, сумма, кушылучылар, сумманың кыйммәте, минус, аерма, кимүче, киметүче, аерманың кыйммәте) кулланырга,
  • Берурынлы саннарны кушуның таблицасыннан файдаланырга,
  • Кушу һәм алуның таблицалы очракларын белергә һәм кулланырга,
  • Кушуның урын алыштыру үзлеген кулланырга,
  • Санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен кулланырга,
  • Кушу гамәлен өлешләп кушу ысулы нигезендә үтәргә,
  • Суммадан саны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен кулланырга,
  • Алу гамәлен өлешләп алу ысулы нигезендә үтәргә,
  • Нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен кулланырга,
  • Кушу һәм алу арасындагы үзара бәйләнешне аңларга һәм кулланырга,
  • Берурынлы саннарны, разряд аша күчмичә, кушарга һәм алырга,
  • Берурынлы саннарны разряд аша кушарга һәм алырга,
  • Сызымда нокта, туры сызык, кисемтә, сынык сызык, кәкре сызык, дуга, йомык һәм йомык булмаган сызыкларны танып белергә һәм аларны сурәтләргә,
  • Әйләнә-тирәдәге предметларда яссы геометрик фигураларны (өчпочмак, дүртпочмак, турыпочмаклык, күппочмак, түгәрәк) танып белергә,
  • Линейка ярдәмендә туры сызык, кисемтә, сынык сызык, күппочмаклар сызарга,
  • Бирелгән кисемтәнең озынлыгын билгеләргә,
  • Бирелгән озынлыктагы кисемтәләрне төзергә,
  • Бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең сумма һәм аерма кыйммәтләрен үлчәү линейкасы һәм исәпләүләр ярдәмендә табарга,
  • Кисемтә озынлыгын төрле озынлык берәмлекләрен кулланып күрсәтергә,
  • Симметрик фигура һәм сурәтләрне танып белергә,
  • Гади мәсьәләләрне танып белергә һәм формалаштырырга,
  • «Мәсьәлә» төшенчәсе белән бәйле терминнарны (текст, шарт, таләп, чишелеш, җавап) кулланырга,
  • Рәсем буенча мәсьәләләр төзергә һәм мәсьәлә текстына иллюстрацияләр (схематик) эшләргә,
  • Зурлыкларга (озынрак-кыскарак, ераграк-якынрак, авыррак-җиңелрәк, иртәрәк-соңрак, кыйбатрак-арзанрак) кагылышлы терминнар белән сурәтләнүче предмет һәм күренеш үзлекләрен ачарга,
  • Тәүлек, атна көннәре, ай, ел фасыллары исемнәрен кулланырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • Саннарның микъдар һәм тәртип мәгънәләрен аңларга,
  • Кушу һәм алуның микъдар мәгънәсен аңларга һәм танып белергә,
  • Кушуның урын алыштыру үзлеген белергә,
  • Санны суммага һәм сумманы санга кушуның кагыйдәләрен белергә,
  • Суммадан санны һәм саннан сумманы алу кагыйдәләрен белергә,
  • Нуль белән кушу һәм алу кагыйдәләрен белергә,

  • «Инструменталь» кушу таблицасын берурынлы саннарны кушу һәм тиңдәшле алу очраклары өчен кулланырга,
  • Йомык сызыкка карата эчке һәм тышкы өлкәләрне аерырга,
  • Туры, кәкре сызыкларның үзара урнашуын аңларга,
  • «Кисешү ноктасы» терминын аңларга,
  • Шакмаклы кәгазьне кулланып, симметрик сурәтләр төзергә (ясап бетерергә),
  • Тәртипкә китерелгән күплекләрне терминнар (беренче, соңгы, аннан соң, аннан алда) ярдәмендә сурәтләргә,
  • Тәүлек һәм ел циклларын аңларга,
  • Мәгълүматны таблицада бирергә.

                            Укыту-методик әсбаплар исемлеге:

         

     1. Чекин А. Л. Математика. 1нче сыйныф өчен дәреслек. Ике кисәктә / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2010 ел.

     2. Захарова О. А., Юдина Е. П. Математика: тетради для самостоятельной работы №1, №2 – М.: Академкнига/Учебник.2010г.

    3. Чекин А. Л. Математика. Методическое пособие для учителя. - М.: Академкнига/Учебник. 2010г.

    4. Захарова О. А. Проверочные работы по математике и технология организации коррекции знаний учащихся. 1-4 классы: Методическое пособие. М.: Академкнига/Учебник. 2010г.

Кушымта 1

Тикшерү эше №2      (1 класс)        еллык

                                         І в.

1.Саннарны арта бару тәртибендә яз:

Алты, унике, ун, уналты, нуль.

2.Суммаларның астына зәңгәр, аермаларның астына кызыл төс белән сыз. Суммаларның һәм аермаларның кыйммәтен исәплә.

7+5=                       11- 4=                       12+5=

18 – 3=                   10+9=

3.Күрше якларының озынлыгы 1 дм һәм 4 см булган түрыпочмаклык төзе.

4.Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз.

Беренче кәрзиндә – 10 алма, ә икенчесендә 7 алма. Беренче кәрзиндә икенчесенә караганда ничә алмага күбрәк?

     

 

Тикшерү эше №2      (1 класс)        еллык

                                         ІІ в.

1.Саннарны арта бару тәртибендә яз:

Җиде, унбер, ун, унҗиде, нуль.

2.Суммаларның астына зәңгәр, аермаларның астына кызыл төс белән сыз. Суммаларның һәм аермаларның кыйммәтен исәплә.

6+7=                       13- 6=                       14+5=

17 – 4=                   10+8=

3.Күрше якларының озынлыгы 1 дм һәм 3 см булган түрыпочмаклык төзе.

4.Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз.

Беренче киштәдә – 10 китап, ә икенчесендә 6 китап. Беренче киштәдә икенчесенә караганда ничә китапка күбрәк?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пояснительная записка к рабочей программе по математике на основе авторской программы «Математика» для 3-го класса В.Н.Рудницкой

   Рабочая программа по математике для 3К  класса разработана в соответствии с основными положениями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего об...

Рабочая программа по математике Моро М.И., Бантовой М.А. Математика 1 класс программа «Школа России».

Программа по математике составлена на основе авторской рабочей программы Моро М.И., Бантовой М.А. Математика/ 1 класс// Сборник рабочих программ «Школа России». 1-4 классы. Пособие для...

Рабочая программа по математике (1 класс), разработанная на основе авторской программы «Математика» Рудницкой В.Н. в рамках проекта «Начальная школа XXI века»

Рабочая программа разработана в соответствии с основными положениями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования (Приказ № 373 от «6» октября 2009 г.), требо...

Рабочая программа по математике составлена в соответствии с программой для коррекционных общеобразовательных школ и классов VII вида. Начальные классы 1-4 «Математика» (автор Г.М. Капустина

Рабочая программа по  математике составлена в соответствии с программой для коррекционных общеобразовательных школ и классов VII вида. Начальные классы 1-4  «Математика» (автор Г.М. Капустин...

Рабочая программа по математике (4 класс) на тему: "Рабочая программа по математике 4 коррекционный класс (8 вида).

 Рабочая программа составлена на основе авторской  программы В. В. Воронковой «Программы специальных (коррекционных) образовательных учреждений VIII вида, 1-4 классы ,4-е издание - М....

Рабочая программа по математике (3 класс) на тему: "Рабочая программа по математике 3 коррекционный класс (8 вида).

   Рабочая программа составлена на основе авторской  программы В. В. Воронковой «Программы специальных (коррекционных) образовательных учреждений VIII вида, 1-4 классы ,4-е издан...

Рабочая программа внутрипредметного модуля "Почемучка" к рабочей программе по математике для 1 класса

Рабочая программа внутрипредметного модуля "Почемучка" к рабочей программе по математике для одаренных детей 1 класса направлен на расширение  кругозора учащихся в различных облас...