Урок математики в 1 классе по УМК Перспектива
план-конспект урока по математике (1 класс) на тему

Данный урок составлен по требованию ФГОС. Использованы различные формы работы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mukhutdinova_a.n.docx21.16 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБУ “Иске Чәчкаб төп гомуми белем бирү мәктәбе”

1 нче сыйныф укытучысы Мөхетдинова Алсу Назым кызы.

Математика дәресе 1 нче сыйныфта.

Тема: 6 саны

Максат: 6 санының составын өйрәтү,

Бурычлар:

1. 1 дән 6га кадәр һәм кирегә саный белү күнекмәсен формалаштыру;

2.Укытучы белән берлектә уку мәсьәләсен кабул итү  һәм  дәрес буе аңлап эш итү;

3.Дәреслек белән эшли белү, биремнәрне  мөстәкыйль таба белү күнекмәләрен үстерү;

  1. Парларда эшләү кагыйдәләрен белүләрен ныгыту;
  2. Математика фәненә кызыксыну уяту, тормышта кирәклеген төшендерү.

Материал: дәреслек   Г.В.Дорофеев, Т.Н. Миракова “Математика” 1 сыйныф , УМК                                                                                                                      “Перспектива” 70-71 б;     эш дәфтәре 58-59 бит

Җиһазлау: проектор, коңгыз рәсеме, магнитлы саннар, арифметик тамгалар, санлы карточкалар, “Шалкан” әкияте геройлары.

Дәрес тибы: яңа белем бирү.

Ысул, алымнар: проблемалы сорулар, парларда  һәм мөстәкыйль эшләү, иҗади эш.

                               Дәрес барышы:

  1. Мотивлаштыру-ориентлашу этабы
  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы:  Исәнмесез, балалар. Әйдәгез дөрес итеп утырыйк та, мине игътибар      белән тыңлыйк. Мин сезгә өйдә әти-әниләрегездән сорап килергә әйткән идем: Математика фәне аларга кирәк микән?

                    Балалар әти-әниләре әйткән фикерләрне әйтәләр.

Укытучы: Балалар , ә сезгә кирәкме соң, ни өчен кирәк? (балалар фикере)

2. Актуальләштерү

1) уен “Күршеләрен күрсәт” (санлы карточка белән  эшләү)

2,  4,  3

2) саннарны чагыштыру һәм дөрес итеп укып күрсәтү

2*3   (ике өчтән зуррак)

5*4                  3*3                      2*5                 5*1

Укытучы: Алдагы дәрестә без нәрсә өйрәнгән идек?

Укучылар: 5 саны белән таныштык, составын өйрәндек, 5 цифрасын язарга өйрәндек.

Укытучы: 5 санының составын искә төшереп алыйк әле.

Укучылар чылбыр буенча әйтәләр.

                     

                    5

  1. 4
  2. 3
  3. 2
  4. 1
  1. Уку мәсьәләсен кую этабы
  1. –Мин сезгә табышмак әйтәм:

Түгәрәк-ай түгел, сары- май түгел,

Койрыгы бар- тычкан түгел . (шалкан)

“Шалкан” әкиятен әйдәгез искә төшерик әле:кемнәр катнаша?

(Тактага геройларын тактага тезеп барам.)

- Ничә герой? (6)

( 6 санын тактага аерып алып куям)

-Димәк, без бүген дәрестә нинди тема өстендә эшләрбез?    (укучылар әйтәләр)

2.Тактага магнитлы саннар куелган:

Укытучы: саннарны үсү тәртибендә урнаштырыгыз

                            2,  4,  5,  3,  1,   6.

Укытучы: Нинди санның составын өйрәнмәдек? (6)

         - Дәрес ахырына сез нәрсәләргә өйрәнергә тиеш буласыз?

Укучылар: 6 санының составын , 6 цифрасын яза белергә тиешбез.

Физминутка, күзләр өчен гимнастика.

III.   Уку мәсьәләсен чишү этабы

1.Укытучы:Безнең тавык ничә йомырка салган иде? (10) Ничә чеби чыкты? (5) Ничә йомырка калды? (5)

Бүген безнең тагын 1 чеби чыккан, ничә чеби булды? (6). Ә ничә йомырка калды? (4)

   -Әйдәгез, дәреслекне ачыйк та , тикшереп карыйк.

2. Һәрвакыт 6 булган нәрсәләр бар икән? Искә төшерик әле: 1 – ул бер баш, бер гәүдә. 2 -  ике кул һәм аяк. 3 – өчпочмакның өч ягы, өч  почмагы бар. 4- урындык аягы. 5 – бер кулда 5 бармак.

      (Проектор аша балаларга бал корты, чебен, колорадо коңгызын күрсәтү.)

Укытучы: Аларның 6 аяклары бар икән, икенче төрле тагын ничек әйтеп була? ( 3 пар)

Коңгыз рәсеме бирәм, аякларын саныйлар.

2. 6 санының составын төзү. Укучылар парлап  таякчыклар белән эшлиләр һәм язып баралар. Шул ук вакытта 1 укучы такта янында эшли. Шуннан соң дөреслеген тактага карап тикшерәләр.

                                   6

  1.              5
  2.               4
  3.               3
  4.               2
  5.               1

3.Физминутка

4. Дәреслек буенча эшләү

№ 3  -  аңлатмалар чишү ( мөстәкыйль  башкаралар)

5.  6 цифрасын язарга өйрәнү. Укучылар һавада укытучы артыннан карап язалар, такта янына чыгып йөртәләр, дәреслектән  карап ничек язылырга тиешлеген аңлаталар.

6. Эш дәфтәрендә эшләү мөстәкыйль.

  1. Ныгыту этабы

1.Укытучы: Нинди әкияттә 6 герой катнаша? Әйдәгез, кушып барыйк әле.

Слайд күрсәтү, геройларны санап бару: бабай, әби, онык, эт, мәче, тычкан.

1 гә кушам 1не була 2; 2гә кушам тагын 1не була 3....

2. 6 санының составын кабатлау: кемнең кайсы очрак истә калган.

3. дәреслек  №2 телдән эшләү.

V. Рефлексия һәм бәяләү  этабы

-Нинди тема өстендә эшләдек?

-Нәрсәләргә  өйрәнергә тиеш идегез?

-Нәрсә барып чыкмады?

-Бу дәрес сезгә ошадымы?

- Үзегезне ничек бәяләр идегез?

  Укучыларны бәяләү: әйбәт эшләдең, тагын да яхшырак эшли аласың, бераз тырышырга кирәк.

VI. Йомгаклау этабы

Укытучы: Өйдә әти-әниләрегездән сорагыз әле: 6 әйбер  кайда бар? Рәсем ясап килегез.

Дәрестә катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт.

                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку математики. 1 класс УМК Перспектива

Тема урока: сравнение групп предметов. Знаки = и не равно....

Урок математики, 1 класс, УМК "Перспектива"

Тема. Уменьшаемое. Вычитаемое. Разность....

Урок математики 1 класс "Парусная регата" по УМК "Перспектива"

Тема: Закрепление таблицы сложения и вычитания в пределах 10.Цели:1) закрепить знание таблицы сложения и вычитания в пределах 10; знание состава чисел первого десятка; составлять и решать задачи изуче...

урок математики 2 класс Таблица умножения до 20 УМК "ПЕРСПЕКТИВА"

На данном уроке используются ноутбуки, тренажер "Табличное умножение"  (Каркулятор)...

Урок математики 2 класс по УМК Перспектива

Урок знакомит второклассников со старинными мерами длины...