Рабочая программа по математике
рабочая программа по математике (4 класс) на тему

Галлямова Сария Махмутовна

Рбочая программа

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matem_4.docx52.02 КБ

Предварительный просмотр:

МБГБУ “Таузар башлангыч мәктәп-балалар бакчасы”

Расланды:

МБГБУ «Таузар  башлангыч мәктәп-

балалар бакчасы “ директоры

_______/Камалиева Л.Р./

Приказ №______

«___»_____________2016нчы ел

Галләмова Сәрия Мәхмүт кызының

4 нче сыйныфта “Математика” фәненнән

эш программасы

 Дәреслек.  “Математика” 4 класс 2 кисәктә  А.Л.Чекин.: М. Академкнига/учебник  2014    И.Т.Сәгъдиева тәрҗемәсе  Казан/«Хәтер» нәшрияты. 2014

 Укыту планы буенча: 136 дәрес

                                                                             

    __ нчы август 2016 нчы ел

                                                                                                            №___ педагогик киңәшмә

                                                                                                           утырышында кабул ителде.

2016 нчы ел

  1. ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘР.

“Саннар һәм зурлыклар” бүлегендә

Укучылар өйрәнәчәк:

  • 1000000 эчендә барлык  натураль саннарны укырга һәм язарга;
  • өйрәнелгән саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтергә; “түгәрәк” саннарны разрядлы кушылучылар сыйфатында кулланырга;
  • өйрәнелгән  натураль саннарны чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәсен тамгалар (<, >, =) ярдәмендә язарга;
  • бирелгән санлы эзлеклелекнең нинди кагыйдә буенча төзелүен танып белергә.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • бирелгән натураль  санның тәртип,күләм,чама мәгънәсен аңларга,эзлеклелекнең төзелү кагыйдәсен формалаштырырга;
  • тискәре булмаган бөтен саннар рәте төзелешен һәм аның геометрик интерпритациясен аңларга.

“Саннар белән гамәлләр” бүлегендә:

Укучылар өйрәнәчәк:

  • күбурынлы саннарны кушу һәм алуны баганалап исәпләргә;
  • тапкырлау таблицасын кулланып күбурынлы саннарны берурынлы санга тапкырларга  һәм бүләргә;
  • җәяле һәм җәясез 2-4 гамәлле аңлатмаларның кыйммәтләрен табарга;
  • зурлыклар белән өйрәнгән гамәлләрне башкарырга;
  • сайлап алу юлы белән гади тигезләмәләр эшләргә,компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне  ныгытырга.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • вакланмалар белән саннарны чагыштырырга,тиешле тамгалар белән күрсәтергә;
  • натураль  һәм вакланмалы саннарны чагыштырырга,аларны тиешле тамгалар белән язарга(<,>,= )

                                                “Геометрик фигуралар” бүлегендә

Укучылар өйрәнәчәк:

  • күппочмакларның,өчпочмакларның төрен аерырга;
  • туры,,нур,кисемтә,почмак,сынык сызыкны күрсәтергә,аларны билгеләргә;
  • циркуль ярдәмендә әйләнә сызарга,аны билгеләргә;
  • кисемтәнең озынлыгын үлчәргә,бирелгән озынлыктагы кисемтәне сызарга;
  • ябык булмаган сынык сызыкның озынлыгын табарга,күппочмакның периметрын табарга;
  • турыпочмаклыкның,квадратның мәйданын тиешле формулалар белән исәпләргә;
  • өчпочмакларны бүлү ысулы белән күппочмакның мәйданын исәпләү;
  • куб,призма,параллелипипедны аерырга өйрәтү;
  • өилиндр,конус,шарны аеру,аларның моделен әйләнә-тирә предметлардан табу;
  • геометрик зурлыкларны табуга мәсьәләләр эшләү(озынлык,мәйдан,күләм);
  • сыешлыкны литрларда үлчәү;
  • өйрәнгән зурлыкларны төрле үлчәү берәмлекләрендә күрсәтү:литр,куб см,куб дм,куб м;
  •  литр белән килограмм арасындагы бәйләнешне аңлау;
  • гади үлчәү алымнарын һәм урында төзүләрне уздыру  (кисемтәләр төзү,араларны үлчәү,туры почмак төзү,әйләнә төзү)Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:
  • почмакның зурлыгын үлчәргә,транспортир ярдәмендә бирелгән зурлыктагы почмакны үлчи белергә; төзергә;
  • сыешлыкны төрле үлчәү берәмлекләрендә (см³,  дм³,  м³ ) үлчи белергә;
  • сыешлык һәм күләм арасындагы бәйләнешне аңларга;
  • литр белән килограмм арасындагы бәйләнешне аңларга;

гади үлчәү алымнарын һәм урында төзүләрне уздырырга  (кисемтәләр төзү,араларны үлчәү,туры почмак төзү,әйләнә төзү)

                         

                               “Геометрик зурлыклар” бүлегендә

Укучылар өйрәнәчәк:

  • турыпочмаклык мәйданын үлчәп (палетка ярдәмендә) һәм исәпләп (линейка ярдәмендә алдан үлчәүләр үткәреп) билгеләргә; турыпочмаклык мәйданы формуласын (S=ab) кулланырга;
  • озынлык берәмлекләрен – квадрат сантиметр (кв.см яисә см²), квадрат дециметр (кв.дм яисә дм²), квадрат метр (кв.м яисә м²), квадрат километр (кв.км яисә км²) һәм алар арасындагы нисбәтләрне кулланырга;
  • төрле мәйдан берәмлекләрен кулланып, фигура мәйданын күрсәтергә (мәсәлән, 1 дм² 6 см² һәм 106 см²).

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • төрле мәйдан берәмлекләрен кулланырга (квадрат миллиметр, квадрат километр, ар яисә “сутый”, гектар).

“Текстлы мәсьәләләр” бүлегендә

Укучылар өйрәнәчәк:

  • төрле текстлы мәсьәләләрне танырга  һәм төзергә;
  • мәсьәләнең кыскача язылышында кулланылган шартлы билгеләрне аңларга һәм кулланырга;
  •  чишелешен гамәлләп һәм бер аңлатма белән язарга һәм исәпләргә;
  • Мәсьәләнең чишелешен табу өчен анализ ясарга;
  • Чишелешнең рациональ һәм рациональ булмаган юлын аерырга;
  • Кыйммәтен табуга иң гади мәсьәләләр эшләргә;
  • Кара-каршы һәм капма-каршы юнәлештәге хәрәкәткә һәм бергәләп хәрәкәт итүгә  мәсьәләләр эшләү;
  • 1 объектның эше һәм бергәләп эшләүгә мәсьәләләр эшләү;
  • иң гади исәпләү һәм төзәне башкарырга(кисемтәләрне төзү,араларны үлчәү,туры почмакларны төзү,әйләнә төзү);
  • турыпочмаклык формасындагы участокның мәйданын урында һәм планда исәпләргә;
  • вакыт үлчәү берәмлекләре системасын аңларга һәм кулланырга;
  • логик һәм комбинатор мәсьәләләр чишәргә;
  • иң гади түгәрәк диаграммаларны укырга

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • бер үк мәсьәләнең төрле формулировкаларын кулланырга;
  • бер үк мәсьәләнең төрлечә чишелешен табарга;
  • төзелмә мәсьәлә чишүнең алгоритмик характерын аңларга.

                                     “Мәгълүмат белән эшләү” бүлегендә

Укучылар өйрәнәчәк:

  • мәгълүматны күрсәтергә  һәм кабатлы һәм аермалары  буенча чагыштыруга мәсьәләләр төзүдә баганалы (яиссә юллы)диаграммалар кулланырга;
  • кирәкле мәгълүматны белешмәлекләрдән һәм уку басмаларыннан эзләргә.

Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

  • разрядлар һәм класслар таблицасын чиксез киңәйтү мөмкинлекләрен аңларга;
  • төрле мәгълүмат чыганакларын кулланып кирәкле мәгълүматны табарга.

  1. Планлаштырылган нәтиҗәләр.

Бүлек

Танып белү УУГ

Регулятив УУГ

Коммуникатив УУГ

Шәхескә кагылышлы  УУГ

1

Саннар һәм зурлыклар

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

- ачыклаучы сораулар бирә белә.

- эчтән һәм кычкырып аңлап уку.

- төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- •үз сүзләрең һәм гамәлләрең өчен җаваплылык

2

Саннар белән гамәлләр

-дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.

- схемалар кулланып биремнәр үтәү.

 - уку мәсьәләләрен модельләштерүдә билгеләр (символлар) кулланырга.

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- кагыйдә, алгоритм буенча бирем үтәлешенең дөреслеген тикшерү

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

- төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънәбарлыкка китерү

3

Текстлы мәсьәләләр

- дәреслектә ориентлаша белү;

- тексттан билгеләнгән өзекне табу;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

- эчтән һәм кычкырып аңлап уку.

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү

4

Геометрик фигуралар

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру

- фикерләүдә логик чылбыр төзү

- рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

- төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънәбарлыккакитерү

5

Геометрик зурлыклар

-   материаль объект-лар кулланып бирем-нәр үтәү;

- дәреслек һәм мөс-тәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълү-матлар   белән эшли белү;

- дәреслек һәм мөс-тәкыйль эш дәфтәрен-дәге шартлы билге -ләрне туры китерү.

- гамәлләрнеталәпителгәнвакыттабашлауһәмтәмамлау;

- үзэшчәнлегеңнеконтрольгәалу, биремнеүтәүнеңдөреслегентикшерү;

- тормыштәҗрибәсенкуллану;

- эшләнгәнэшнеңсыйфатынһәмдәрәҗәсенбилгеләү.

- төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.- тормыштәҗрибәсенкуллану;

- күршеңбеләнхезмәттәшлекитү.

- дәреслекгеройларына, күршеңәярдәмитүдәтанып-белүинициативасыкүрсәтү;

- үзуңышларың/уңышсызлыкларыңтурындафикерйөртү;

- үзмөмкинлекләреңнебәяләү;

- үзэшчәнлегенеңнәтиҗәләреняхшыртугаихтыяҗформалаштыру;

6

Мәгълүмат белән эш

-  материаль объект-лар кулланып бирем-нәр үтәү;

-  дәреслек һәм мөстә-кыйль эш дәфтәрен-дәге шартлы билге-ләрне туры китерү

-.  Мәгълүматны таб-лицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.  

- гамәлләрне таләп ителгән вакыт  та башлау һәм тәмамлау;

-үзэшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

-   тормыш тәҗри -бәсен куллану;

-

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың/уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.

                                                                     

2.  Укыту курсының эчтәлеге.

1.Саннар һәм зурлыклар (12 сәг)

   Натураль һәм вакланмалы саннар

Яңа разряд берәмлеге – “миллион”(1000000).Миллионнар һәм миллиардлар классы саннары нумерациясе.

Өлешләр һәм вакланмалар турында төшенчә.Өлешләрне язу,вакланмаларны натураль сан белән күрсәтү,ваклаучы һәм санаучыны аеру,вакланмаларны чагыштыру

Даими һәм үзгәрешле зурлыклар.

Бирелгән кагыйдә буенча санлы эзлеклелекләр төзү,эзлеклелекнең нинди кагыйдә буенча төзелүен ачыклау.

   Зурлыклар һәм аларны үлчәү

Сыешлык үлчәү берәмлеге буларак литр.Стандарт сыешлыклы савыт.Литр белән куб дмның ,литр һәм килограммның бәйлелеге

2.   Саннар белән гамәлләр (50 сәг)

  Күбурынлы саннарны баганалап язып кушу һәм алу алгоритмнары.Калдыклы бүлү,аның ысуллары.Бүленүче,бүлүче,өлеш арасындагы бәйләнеш.

Калдыклы бүлүнең “баганалап”бүлү очраклары.Кубурынлы санны 1 урынлы санга,кубурынлы санны кубурынлы санга бүлү очраклары.

Бүлүче, бүлүнүче,тулы булмаган өлеш һәм калдык арасындагы бәйләнеш.

Калдыклы бүлүнең язмача баганалап бүлү алгоритмы, күбурынлы санны берурынлы санга, кубурынлы санны кубурынлы санга бүлү очраклары

Бертөрле зурлыкларны кушу һәм алу.

Зурлыкны натураль санга тапкырлау, кабатлы чагыштыру

Зурлыкны натураль санга бүлү, зурлыкның өлешен табу.

Зурлыкны вакланмага тапкырлау.

Зурлыкны вакланмага бүлү.

Арифметик гамәлләрнең үзлекләрен уңайлы исәпләүләрдә файдалану.

Алгебра элементлары

Хәрефле аңлатмалар (үзгәрешле зурлыклар белән аңлатмалар), үзгәрешленең кыйммәтен табу, үзгәрешле аңлатма буларак тигезләмә, тигезләмәне чишү турында төшенчә.

Тигезләмәне чишү алымнары: сайлау юлы белән, компонетлар һәм гамәл нәтиҗәсе арасындагы бәйләнешне белүгә нигезләнеп,санлы тигезлекләрнең үзлекләрен белүгә нигезләнеп.

3.  Текстлы мәсьәләләр (27 сәг)

  Сюжетлы мәсьәләләр, аларны чишү: тизлек, вакыт, юл зурлыклары белән мәсьәләләр, эшне табуга мәсьәләләр (җитештерүчәнлек, вакыт, барлык эш), товарны җитештерү процессы (бер предметка киткән чыгым, предмет  саны, барлык чыгым), кыйммәтне исәпләү (бәясе, саны кыйммәте) ,мәсьәләләрне төрле ысуллар белән исәпләү.

Арифметик сюжетлы мәсьәләләрне алгебраик ысул белән чишү.

Комбинатор һәм логик мәсьәләләр белән таныштыру.

Бөтеннең өлешен һәм өлеше буенча бөтенне табуга мәсьәләләр.

4.   Геометрик фигуралар (12 сәг)

   Фигураларны бүлү һәм төзү. Күппочмакны берничә өчпочмакка бүлү, турыпочмаклыкны  ике бертөрле өчпочмакка бүлү, күпкырлыклар белән таныштыру (турыпочмаклы параллелипипед, призма, пирамида), шар өилиндр, конус.

5.   Геометрик зурлыклар (15 сәг)

  Турыпочмаклыкның ярты мәйданы буларак, турыпочмаклы өчпочмакның мәйданын табу.

Өчпочмакның мәйданын ике турыпочмаклы өчпочмакка бүлү ысулы белән табу

Күләм турында төшенчә. Әйберләрнең күләме һәм савытларның сыешлыгы, җисемнең күләмен ирекле үлчәм белән үлчәү, кабул ителгән күләм берәмлекләре: см³,  дм³,  м³. Күләм берәмлекләренең чагыштырмасы, озынлык үлчәү берәмлекләре белән бәйләнеше.

Төрле геометрик зурлыклароны исәпләүгә мәсьәләләр: озынлык, мәйдан, күләм.

6.    Мәгълүмат белән эшләү (20 сәг)

   Предметларны, вакыйгаларны сурәтләп бирү чарасыбуларак таблица.Бергәлекнең төзелешен күрсәтү чарасы буларак түгәрәк диаграмма.

 2,3,4,6,8,9,12, тигез өлешкә бүлеп түгәрәк диаграммаларны уку. Туры килгән диаграмманы сайлап алу. Иң гади түгәрәк диаграмма төзү.

Алгоритм

Юллап алгоритм язу. Блок-схема ярдәмендә алгоритм язу.

  1. Календарь-тематик планлаштыру

Дәрес темасы

Сәг. саны

Үткәрү вакыты

Искәрмә

План.

Факт.

1

Кабатлаудан башлыйк.3 нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау.

1

2

Кабатлаудан башлыйк.Диаграмма белән мәсьәләләр чишү.

1

3

Аерма буенча чагыштыру нәтиҗәсе билгеле булганда

1

4

“Үткәннәрне ныгыту”

1

5

Аерма буенча чагыштыру нәтиҗәсе билгеле булганда

1

6

Кабатлы чагыштыру нәтиҗәсе билгеле булганда

1

7

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

1

8

Кереш контроль эш. “Кубурынлы саннарны кушу һәм алу”

1

9

Баганалап тапкырлау алгоритмы.Хаталар өстендә эш

1

10

Баганалап исәпләүне ныгытабыз

1

11

Мең мең, яки миллион

1

12

Берәмлек миллионнар разряды һәм миллионнар классы

1

13

Санны язу өчен өч класс җитмәгәндә

1

14

Саннарны чагыштырабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз

1

15

Мөстәкыйль эш: ”Миллионнар классы”

1

16

Зурлык үзгәрергә мөмкинме?

1

17

Математик язылыш һәрвакыт санлы буламы?

1

18

Зурлыклар арасындагы бәйлелек

1

19

Бәйле зурлыкның кыйммәтләрен табабыз

1

20

Товар берәмлегенең бәясе

1

21

Контроль эш: ”Миллионнар классы ,хәрефле аңлатмалар”

1

22

Бәя даими булганда

1

23

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

1

24

Калдыклы бүлү, бөтенләтә бүлү

1

25

Тулы булмаган өлеш һәм калдык

1

26

Калдык һәм бүлүче

1

27

Калдыклы бүлү

1

28

Калдык 0 гә тигез булганда

1

29

Бүленүче бүлүчедән кечерәк булганда

1

30

Калдыклы бүлү һәм алу

1

31

1 нче чирек өчен контроль эш “Калдыклы бүлү”

1

32

2 гә бүлгәндә нинди калдык калырга мөмкин?

Хаталар өстендә эш

1

33

Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз

1

34

Калдыклы бүлүне баганалап язу

1

35

Бүлү нәтиҗәсен разрядлап табу юлы

1

36

Баганалап бүлүне ныгытабыз

1

37

Калькулятор ярдәмендә исәпләүләр

1

38

Сәгать, минут һәм секунд

1

39

Кем яки нәрсә тизрәк хәрәкәтләнә?

1

40

Вакыт берәмлегендә үтелгән юл, яки тизлек

1

41

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

1

42

Нинди савыт күбрәк сыйдыра?

1

43

Литр. Ничә литр?

1

44

Контроль эш”Юл хәрәкәте”

1

45

Сыешлык һәм күләм.Хаталар өстендә эш

1

46

Куб сантиметр һәм күләмле үлчәү

1

47

Куб дециметрһәм куб сантиметр

1

48

Куб дециметр һәм литр

1

49

Литр һәм килограмм

1

50

Төрле мәсьәләләр

1

51

Контроль эш:”Мәсьәләләр чишү”

1

52

Күләм үлчәргә өйрәнәбез Хаталар өстендә  эш.

1

53

Кем күбрәк эшләгән?

1

54

Җитештеручәнлек – эшне үтәү тизлеге ул

1

55

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

1

56

Күппочмакның түбәләрен тоташтыручы кисемтәләр

1

57

Күппочмакны өчпочмакларга бүлү

1

58

Санлы эзлеклелекләрне язабыз

1

59

Төрле мәгълүмат белән эш

1

60

Санлы эзлеклелекләрне ныгытабыз

1

61

Мөстәкыйль эш:”Күләм”

1

62

2 нче чирек өчен контроль эш “ Санлы эзлеклеләрне табу”

1

63

Хаталар өстендә эш.Өйрәнелгән төрдәге мәсьәләләр чишү

1

64

Логик мәсьәләләр чишү.2 нче чирек буенча гомумиләштерү дәресе 2 нче чирек буенча гомумиләштерү дәресе

1

65

Берурынлы санга баганалап бүлү

1

66

Тулы булмаган өлеш язылышында цифрлар саны

1

67

Икеурынлы санга баганалап бүлү

1

68

Баганалап бүлү алгоритмы

1

69

Баганалап бүлү язылышының кыскартылган формасы

1

70

Баганалап бүлүне ныгытабыз

1

71

Контроль эш:”Баганалап бүлү”

1

72

Зурлыкларны кушу һәм алу Хаталар өстендә эш.

1

73

Зурлыкларны санга һәм санны зурлыкка тапкырлау

1

74

Зурлыкны санга бүлү

1

75

Зурлыкның өлешен табу һәм өлеше буенча зурлыкны табу

1

76

Зурлыкның өлешен табу

1

77

Зурлыкны аның өлеше буенча табу

1

78

Зурлыкны зурлыкка бүлү

1

79

Зурлыклар белән гамәлләрне ныгытабыз

1

80

Хәрәкәт вакыты бер ук булганда

1

81

Үтелгән юл озынлыгы бер үк булганда

1

82

Бер үк юнәлештәге хәрәкәт

1

83

Капма-каршы юнәлешләрдә хәрәкәт

1

84

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

1

85

Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз

1

86

Контроль эш”Хәрәкәткә мәсьәләләр”

1

87

”Кубурынлы саннарны бүлү”Хаталар өстендә эш

1

88

Эш вакыты бер үк булганда

1

89

Эшләгән эш күләме бер үк булганда

1

90

Бергә эшләгәндә җитештерүчәнлек

1

91

Бергә эшләү вакыты

1

92

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез һәм үткәннәрне кабатлыйбыз

1

93

Микъдар бер үк булганда

1

94

Гомуми бәя бер үк булганда

1

95

Товарлар җыелмасы бәясе

1

96

Мөстәкыйль эш:”Бергәләп эшләүгә мәсьәләләр”

1

97

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

1

98

Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз

1

99

Калькулятор ярдәмендә исәпләүләр

1

100

3 нче чирек өчен контроль эш “Кубурынлы саннарны бүлү”

1

101

Хаталар өстендә эш.Математикада “һәм” теркәгече белән “яки” теркәгечен ничек кулланалар

1

102

Бер шартның үтәлеше икенчесенең үтәлешен тәэмин итә

1

103

Берсе генә түгел, әле башкасы да

1

104

Логик мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

1

105

Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз

1

106

Квадрат һәм куб

1

107

Түгәрәк һәм шар

           1

108

Мәйдан һәм күләм

           1

109

Мәйданны палетка ярдәмендә үлчәү

1

110

Мәйдан һәм күләм табуны ныгытабыз

1

111

Исәпләүне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз

1

112

Тигезләмә. Тигезләмәнең тамыры

1

113

Тигезләмәләр ярдәмендә мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

1

114

Исәпләүләрне ныгытабыз һәм үткәннәрне кабатлыйбыз

1

115

Төрле мәсьәләләр

1

116

Контроль эш:” Тигезләмә. Тигезләмәнең тамыры”

1

117

Натураль саннар һәм 0 саны (кабатлау) Хаталар өстендә эш

1

118

Баганалы исәпләү алгоритмнары (кабатлау)

1

119

Зурлыклар белән гамәлләр (кабатлау)

1

120

Арадаш йомгаклау аттестация эше “ Гамәлләр тәртибе”

1

121

Геометрик фигуралар һәм аларның үзлекләре (кабатлау)

1

122

Хәрефле аңлатмалар һәм тигезләмәләр (кабатлау)

1

123

Тигезләмә. Тигезләмәнең тамыры

1

124

Эзлеклелекләр табарга өйрәнәбез

1

125

Мәгълүмат белән эшләү

1

126

Кабатлау өчен сораулар

1

127

 Контроль эш:

“Хәрефле аңлатмалар һәм тигезләмәләр”

1

128

Калдыклы бүлүне кабатлау.Хаталар өстендә эш.

1

129

Кубурынлы санга тапкырлауны кабатлау

1

130

Кубурынлы санга бүлүне кабатлау

1

131

Тигезләмәләр чишү.Үткәннәрне ныгыту

1

132

Тигезләмә төзеп мәсьәләләр чишү.Үткәннәрне ныгыту

1

133

Тигезләмә төзеп мәсьәләләр чишү.Үткәннәрне ныгыту

1

134

Тигезләмә төзеп мәсьәләләр чишү

1

135

Җөп һәм так саннарны ныгыту

1

136

Җөп һәм так саннарны ныгыту

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пояснительная записка к рабочей программе по математике на основе авторской программы «Математика» для 3-го класса В.Н.Рудницкой

   Рабочая программа по математике для 3К  класса разработана в соответствии с основными положениями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего об...

Рабочая программа по математике Моро М.И., Бантовой М.А. Математика 1 класс программа «Школа России».

Программа по математике составлена на основе авторской рабочей программы Моро М.И., Бантовой М.А. Математика/ 1 класс// Сборник рабочих программ «Школа России». 1-4 классы. Пособие для...

Рабочая программа по математике (1 класс), разработанная на основе авторской программы «Математика» Рудницкой В.Н. в рамках проекта «Начальная школа XXI века»

Рабочая программа разработана в соответствии с основными положениями Федерального государственного образовательного стандарта начального общего образования (Приказ № 373 от «6» октября 2009 г.), требо...

Рабочая программа по математике составлена в соответствии с программой для коррекционных общеобразовательных школ и классов VII вида. Начальные классы 1-4 «Математика» (автор Г.М. Капустина

Рабочая программа по  математике составлена в соответствии с программой для коррекционных общеобразовательных школ и классов VII вида. Начальные классы 1-4  «Математика» (автор Г.М. Капустин...

Рабочая программа по математике (4 класс) на тему: "Рабочая программа по математике 4 коррекционный класс (8 вида).

 Рабочая программа составлена на основе авторской  программы В. В. Воронковой «Программы специальных (коррекционных) образовательных учреждений VIII вида, 1-4 классы ,4-е издание - М....

Рабочая программа по математике (3 класс) на тему: "Рабочая программа по математике 3 коррекционный класс (8 вида).

   Рабочая программа составлена на основе авторской  программы В. В. Воронковой «Программы специальных (коррекционных) образовательных учреждений VIII вида, 1-4 классы ,4-е издан...

Рабочая программа внутрипредметного модуля "Почемучка" к рабочей программе по математике для 1 класса

Рабочая программа внутрипредметного модуля "Почемучка" к рабочей программе по математике для одаренных детей 1 класса направлен на расширение  кругозора учащихся в различных облас...