План конспект урока математики по теме "Задачи на движение" 4 класс.
план-конспект урока по математике (4 класс)

Лотфуллина Алсу Камалутдиновна

План открытого урока по теме "Задачи на движение" Связь между скоростью,временем и расстоянием.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл matematika_4_syynyf.docx110.67 КБ

Предварительный просмотр:

Кайбыч районы Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе укытучысы Лотфуллина Алсу Камалутдиновна

Математика 4 сыйныф

Тема: Тизлек, вакыт, юл арасындагы бәйләнеш.

Максат: 1.Укучыларны тизлек,вакыт, юл арасындагы үзара бәйләнеш белән таныштыру.

2.Хәрәкәткә мәсьәләләр чишәргә өйрәтү

3.Логик фикерләүне үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә: Хәрәкәткә мәсьәләләр чишәргә өйрәнү.

Бурычлар:

1.Шәхесне формалаштыруга юнәлдергән УУГ: Хәрәкәткә мәсьәләләр чишә белергә өйрәтү.

2.Регулятив УУГ: дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыра белергә өйрәнү.

3.Танып-белү УУГ: Тизлек,вакыт,юл төшенчәләре арасында бәйләнешне танып белү

4. Коммуникатив УУГ: Парларда, төркемдә эшли белү күнекмәләре булдыру; үз фикереңне төгәл әйтә белү.

Предметара бәйләнеш: Математика,геометрия,өйләнә-тирә,физкультура.

Ресурслар:Дәрескә презентация, схемалар.

Дәрес барышы:

I.Оештыру өлеше

Укучыларны дәрескә әзерләү._ -Дәресебезне яхшы кәефтән башлыйк әле.Менә мине уч төбемдә яхшы кәеф. Мин аны сезнең белән бүлешәм.Башта Миләүшәгә бирәм. Чиратлап бер-берегезгә бирегез.

-Яхшырдымы кәефләр?

-Бик яхшы.Без бүген мавыктыргыч математика иленә чираттагы сәяхәткә чыгарбыз.

II.Төп өлеш

Актуальләштерү

1)-Иң беренче без сезнең белән ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ ДИҢГЕЗЕ буенча йөзәрбез.

2500:100

12*1000

309*100

6800:100

130000:10

72*10

17 км=...м

24м=...дм

36дм=...м...дм

72 сәг=...тәүлек

360 мин=...сәг

10 сум=...тиен

(Слайд 1)

 2)Алган белемнәрне ныгыту өстендә эшләү.(Слайд 2)

-Хәзер без сезнең белән  МӘСЬӘЛӘЛӘР ЧИШҮ ЮЛЫ буенча барырбыз.

Монда ике юл күрәбез.Башта 1 юл белән барыйк әле.

-Телдән мәсьәләләр чишү.

-Әтисенә 40 яшь,ул улыннан 8 тапкыр зуррак.Улына ничә яшь?

-Спортсмен 2м 35 см биеклеккә сикергән, бу аның буй озынлыгыннан 49 см га биегрәк.Спортсменның буе күпме?

-Тәүлекнең сигездән бер өлеше ничә сәгать?

-Елның өчтән бере аның яртысыннан ничәгә кимрәк?

-Самолёт минутына 15 км оча,бу вертолётныкына караганда 3 тапкыр күбрәк.Вертолёт бер минутка ничә км оча.

-1 км 1 м дан ничәгә зуррак?

-Бик яхшы булдырдыгыз.

-Шаян мәсьәләләр

-Автобус шәһәрдән авылга 2 сәгать бара.Ә кайтканда 120 минут сарыф итә. Аңлатыгыз әле ни өчен шулай?

-Такси машинасы авылга бара. Аның каршысына 5 йөк машинасы, 3 җиңел машина очрый. Авылга ничә машина барган?

III.  Яңа материал өстендә эш

1.-Ә хәзер менә шушы икенче юлдан китик әле.Бу юлда күргәнегезчә машиналар бик күп йөри.Башта кырыйга чыгып бераз ял итик.

                    ФИЗМИНУТКА

-Машиналарны күзәтик әле. Ничек хәрәкәт итәләр алар?

-Кайсысы тиз бара,кайсы акрын.

-Әйе дөрес.Төрлечә хәрәкәт итәләр. Төрле тизлек белән хәрәкәт итәләр.

-Төрле тизлек белән барып төрле вакытта  билгеләнгән җирләренә барып җитәләр.

-Алар нинди юл үткән булалар?

- Төрле юл үтәләр.

-Дөрес Кайбычка кадәр юл үтә.Казанга барсалар ераграк. Шулай бит

-Без бүген аларның нинди тизлек белән барганнарын,күпме вакыт эчендә нинди юл үткәннәрен табарга өйрәнербез.

(Слайд 3)

-Хәрәкәткә мәсьәлә чишкәндә өч төрле зурлык кулланыла.

Тизлек- бер вакыт берәмлеге эчендә үткән юл.V

t- хәрәкәт вакыты

S- үткән юл

Менә шундый өчпочмак килеп чыга.

-Укучылар аңлатуы.

S=V:t

V=S:t

t=S:v  (Слайд 4)

IV этап. Үткәннәрне ныгыту

1.Дәреслек буенча эш.

№9

                     V

              t

            S

                  ?

                      2 сәг

120 км

Күршең белән тикшерү

-Димәк мондый мәсьәләләрнең ничек чишелешен аңладыгызмы инде?

-Укучылар җавабы

2. Алга таба без КАБАТЛАУ АЛАНЫНА туктап алырбыз. Менә ул (Слайд 5)

Рәсемне тиешле тизлек белән тоташтыр.

-Бик яхшы менә безнең сәяхәтебез ахырына якынлашып килә.

V. Хәзер без ӨЙ ЭШЛӘРЕ КЫРЫНДА. Өй эше №11 (5 бит)

VI. Йомгаклау. Рефлексия

(Слайд 6)

-Без ДӘРЕСНЕ ЙОМГАКЛАУ ТҮБӘНЛЕГЕНДӘ.Дәрес буенча нинди нәтиҗә чыгарабыз.Без максатка ирештекме? Яңа материал сезгә аңлашылдымы? Дәрес сезгә ошадымы?

-Укучылар фикере

-Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока математики: Числа 1-8.( 1 класс)

План-конспект  урока  по  математике.  Тема : Числа  1-8 ( второй  урок  по  данной  теме )   Автор : Л.Г.Петерсон , 2 часть, 1 класс, II  четвер...

План-конспект урока математики по теме "Уравнение" 1 класс, ОС "Школа 2100"

План урока по теме "Уравнение" в 1 классе по ОС "Школа 2100" Использована технология проблемного лбучения...

План-конспект урока математики в 4 классе для детей с умеренной и тяжёлой умственной отсталостью. Внеклассное занятие « Весёлая математика»

Данное внеклассное занятие проведено в игровой форме. Поможет  закрепить навыки счёта, устных вычислений...

план-конспект урока математики "Алгоритм сложения столбиком" 3 класс УМК ПНШ

К плану- конспекту урока математики "Алгоритм сложения столбиком" прилагается его технологическая карта урока....

План-конспект урока математики "Переместительное свойство сложения" 1 класс

План-конспект урока математики "Переместительное свойство сложения" 1 класс...