Открытый урок по математике в 3 классе.
план-конспект урока по математике (3 класс)

Открытый урок по математике по теме "Проверка деления".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Математика 3 класс28.68 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы

                                                                    «Түбән Әлки урта гомуми белем бирү мәктәбе»

                                                     муниципаль бюджет белем учреждениесе

                                    Башлангыч сыйныф укытучысы:

                             Гәрәева Гөлия Мәүлет кызы.

                                                                    Математикадан ачык дәрес. 3нче сыйныф.

                         2023нче ел, 6нчы февраль.

Тема: Бүлүнең дөреслеген тикшерү.

Максат 1.Бүлүнең дөреслеген тапкырлау аша тикшерергә өйрәтү.

2.Исәпләү күнекмәләрен, логик фикерләвен, математик сөйләмнәрен,  балаларның игътибарын үстерү.

3.Белемгә омтылыш, мөстәкыйльлек, җаваплылык хисләре, һәр эшне ахырына кадәр җиткерә белү теләге тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны аңлату. 

Планлаштырылган   нәтиҗәләр:

1. Бүлүнең дөреслеген тапкырлау аша тикшерергә өйрәтү.

2.Арифметик гамәлдәге билгесез компонентны таба белү күнекмәләрен формалаштыру.

Универсаль  уку-укыту гамәлләре:

Шәхескә кагылышлы УУГ: коллектив белән иҗади эшләү процессында катнашу. Үз уңышлары/уңышсызлыкларының сәбәпләре турында фикер йөртү.

Регулятив УУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм шуларга ияреп гамәлләр кылу. Дәреснең темасын, максатын билгели һәм формалаштыра белү.

Танып белү УУГ: мөһим бәйләнешләрне аерып чыгару нигезендә кагыйдә формалаштыру, фикер алышуда катнашу. Дәрестә алган информациядән файдаланып сорауларга җавап бирү.

Коммуникатив  УУГ: партадаш күрше белән яисә төркемдә хезмәттәшлек итү. Башкаларны ишетә һәм тыңлый белү.

Җиһазлау: ноутбук, экран, карточкалар, 3нче сыйныф математика дәреслеге 2нче кисәк, эш дәфтәре (2нче кисәк), кояш, кояшчыклар,умарта кортлары белән чәчәкләр, таблица.

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

(Уңай психологик халәт булдыру.)

-Хәерле көн, балалар!

-Исәнмесез!

-Хәерле көн миңа!

 -Хәерле көн сиңа!

-Хәерле көн сезгә!

-Хәерле көн безгә!

-Ә хәзер, балалар, бер-беребезгә елмаябыз да әкертен генә утырабыз.

-Ә кояш үзенең нурлы  елмаюы белән сезгә дәрес буе яхшы энергиясен генә биреп торыр.

-Сезнен һәрбер дөрес җавабыгызга кошкай үзенең кочшчыкларын эләшер. Килештекме?!

II. Актуальләштерү моменты.

1.Дәфтәрләрдә число, сыйныф эше язу.

- Балалар, дәфтәрләрне ачабыз. Бүгенге числоны һәм сыйныф эше дип язып куябыз. Дәфтәрләрне дөрес куябыз. Үзебез дә дөрес утырабыз.

6нчы февраль.

Сыйныф эше.

2.Матур язу минуты.

-Матур язуга 6 цифрасын язабыз.

6 6 6 6 6 6 6

- Кем язып бетерә, ручкасын куя һәм матур итеп утыра.

3.Телдән санау.

а) “Чәчәкле болын ” нан бирем.

(Мисалларны чишергә, дорес җавапларын бөркетергә).

-Бик яхшы, балалар, эйдэгез хәзер телдән санап алыйк!

-Карагыз әле, безнең сыйныфта чәчәкле болын барлыкка килгән! Анда серле чәчәкләр үсә.  Ә умарта кортлары кайсы чәчәккә кунарга белмиләр?!

-Ярдәм итәбезме, балалар, умарта кортларына? (Әйе)

-Башладык!

40 : 4 = 10

8 x 8 = 64

6 x 6 = 36

7 x 5 = 35

4 x 9 = 36

63 : 9 = 7

-Бик әйбәт! Молодецлар! Сезгә умарта кортлары рәхмәт әйтә. Һәм кояшкай сезгә бал кортларына булышкан өчен  кояшчыкларын бирә.

б) Блицтурнир.

- Ә хәзер мин сезгә  блицтурнир тәкъдим итәм.  Игътибарлыгыгызны туплау өчен кызыклы биремнәр укыйм. Җавапларны тиз фикерләп әйтүегез сорала.

- Үрмәкүчнеӊ аякларын кеше кулындагы бармаклар  санына тапкырлагыз . (8х10=80)

-Иӊ яраткан билгегезне иӊ кечкенә икеурынлы санга тапкырлагыз.

(5х10=50)

- 1 елдагы барлык айлар санын  Змея Горынычныӊ башлары санына бүләргә.

(12 : 3=4)

- Буратино сүзендәге хәрефләр санын  бөркетнеӊ канатлары санына бүләргә.

(8:2=4)

-Молодецлар, балалар! Булдырдыгыз! Кояшчыклар сезнеке.

III. Эшчәнлеккә кереш.

-Балалар, тактадагы таблицага карыйбыз. Бирелгән таблицадагы саннарны табырга кирәк. Кайсыгыз кыю? Кем башлый?

Таблица тутырабыз.

Бүленүче

 

18

36

40 

 42

Бүлүче

4

 6

3

Өлеш

8

5

 8

7

(Балалар телдән аңлатып эшлиләр).

-Хатасыз исәпләгән өчен кояш кояшчыкларын тапшыра.

- Бүленүчене ничек таптыгыз? (Тапкырлап).

- Димәк бүлүчене өлешкә тапкырласак нәрсә килеп чыга? (Бүленүче).

-Өлешне бүлүлечегә тапкырласак та ... бүленүче килеп чыга.

- Әйдәгез тапкырлауны кулланып, беренче баганадагы мисалны тикшереп карыйбыз (8*4=32).

- Өченче баганадагы бүлүне  ничек тикшерәбез? (2*9 =18)

- Яхшы. Димәк, без бүген дәрестә нәрсә эшләргә өйрәнәчәкбез? 

(Бүлүне тапкырлау белән тикшерәчәкбез.)

-Әйе, бик дөрес. Буген без сезнен белән бүлүнең дөреслеген тапкырлау ярдәмендә тикшерәчәкбез

- Дәреснең темасы: Бүлүнең дөреслеген  тикшерү. (Слайд)

- Темадан чыгып үзебез алдында  нинди максат куярбыз?

(Бүлүнең дөреслеген тапкырлау ярдәмендә тикшерергә өйрәнергә).

-Дәреснең максаты: Бүлүнең дөреслеген тапкырлау аша тикшерергә өйрәнергә. (Слайд).

IV. Яңа материалны аңлату.

-Балалар, ә хәзер  дәреслектән теманы укыгыз әле. (17нче бит)

-Сез дөрес нәтиҗә ясагансызмы? (Әйе).

78:3=26  

(Укытучы тактада язып аңлатып бара.)

(Телдән аңлату: 78:3= (60+18):3=60:3+18:3=20+6=26)                                            

-Дөрес бүлгәнбезме икәнен ничек тикшерәбез әле?

(-Өлешне бүлүчегә тапкырларга кирәк?)

-Димәк, Тикшерү: 26х3=78

                                      78=78

-Әгәр килеп чыкмаса, димәк, исәпләүдә хата җибәрелгән була. 

V. Материалны беренчел ныгыту.

1.№1 (Беренчесен укытучы белән, (алган мисалларны балалар такта янында анлатып эшлиләр).

-Ә хәзер, балалалар, белемнәребезне ныгытыр өчен 17нче биттәге №1не карыйбыз.

-Дәфтәрләргә №1 дип язып куябыз.

-Беренче мисалны берлектә эшлибез.

81:3=27

(81 санын уңайлы санга таркатабыз: 60 һәм 21саннарына. 60:3=20,21:3=7. 20+7=27)

Тикшерү: 27х3=81

                       81=81

(Калган мисалларны балалар такта янында анлатып эшлиләр.

-Бик әйбәт, балалар. Тырыштыгыз! Дөрес эшләгән укучыларыбызга кояш үзененң кояшчыкларын бирә.

2. №2 – телдән исәплиләр.

-Балалар, бу номерда тигезләмәненң чишелешен һәм дөреслеген тикшерүен аңлатып бирергә кирәк. Эйдәгез , кайсыгыз тырышып карый?

(Бер укучы телдән аңлата).

-Молодец!

-Димәк, бүленүчене нинди гамәл белән табабыз?

(-Бүленүчене  табыр өчен өлешне бүлүчегә тапкырлыйбыз.)

Дөрес!  Кояшчык синеке...

VI.Физкульминутка.

-Ял итеп алыйк.

Без әле бераз арыдык

Ял итәргә уйладык

Башны иябез алга,

Ә аннары артка.

Уңга, сулга борылабыз,

Аннан карап торабыз;

Иң өсләрен селкетәбез,

 Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

VII. Белемнәрне ныгыту.

1.Мәсьәлә чишү.

а) №4 17нче бит.

-Математика дәресе мәсьәләсез булмый. Әйдәгез, без дә сезнең белән мәсьәлә эшләп алыйк.

-Дәреслектән №4 табабыз.

1) Мәсьәләне беренче кат  колакны томалап уку.

-Ә хәзер ,балалар, ике кулыгыз белән колакларыбызны томалыйбыз һәм эчтән укыйбыз.

-Мәсьәләне аңладыгызмы? (Әйе).

-Мәсьәләдә сүз нәрсә турында бара?

- (Детальләр турында).

-Дөрес.

2) Мәсьәләне икенче кат кычкырып уку.

-Әйдә әле, Әдилә, мәсьәләне кычкырып укып кит әле. Ә калган укучылар игътибар белән тыңлый.

-Әйдәгез,  мәсьәләдә нәрсәләр билгеле икән,  карап китик.

-Ничә эшче детальләр ясаган? (Ике эшче).

-1нче эшче 1 көндә ничә деталь ясаган? (23 деталь).

-2нче эшче 1 көндә ничә деталь ясаган? (21 деталь).

-Мәсьәләнен соравы нинди?

-Кем укып күрсәтә? (Бер укучы укый).

-Алар икәү ике көндә ничә деталь ясар?

-Ә хәзер парта кырыегыздагы таблицаны аласыз һәм мәсьәләнең кыска язылышын тутырасыз.

-Әйдәгез кабат  искә төшерик, мәсьәләдә нәрсә бирелгәнен.

-Ничә эшче детальләр ясаган? Таблицага язабыз. (Ике эшче).

-1нче эшче 1 көндә ничә деталь ясаган? (23 деталь). Таблицага язабыз.

-2нче эшче 1 көндә ничә деталь ясаган? (21 деталь). Таблицага язабыз.

-Эшчеләрнең ничә көндә деталь ясаганнарын табарга кирәк? (2 көндә). Язабыз.

-Нәрсә табырга кирәк? (Ике эшченең ике көндә ничә деталь ясаганын.)

-Кыска язуны тутырып бетерәбез һәм слайдтан тикшерәбез.

-Кемнең хатасы бар төзәтәсез.

1 көнлек деталь саны

Көннәр

саны

Барлык деталь саны

   I

23д.

2

}?

   II

21д.

2

-Ә хәзер чишелешен эшлибез.

-Чишелешне слайдтан тикшерү.

1. 23 х 2 =46 (д) – I эшче.

2. 21 х 2 = 42 (д) – II эшче.

3. 46 + 42 = 88 (д) -  барлыгы.

Җавап: барлыгы 88 деталь ясаганнар.

-Мәсьәләне чишкәндә кайсыгызның хатасы булды? Куларны күтәрәбез.

-Молодец! Молодец!.... Ә сина..... әзрәк тырышырга кирәк!

-Ә кайсыгыз мәсьәләне башка ысул белән эшләде? (......)

-Молодец! Ничек эшләвеңне аңлатып кит әле. (Укучы аңлата).

-Балалар, мәсьәләне ике төрле ысул белән эшләсәгез дә, җавабы ничек чыга? (Бөртерле).

-Әйе, дөрес.

-Мәсьәләдә кемнең хатасы булмады, кояш шул укучыларга кояшчыкларын бирә. Молодецлар!

2) Эш дәфтәрләрендә эшләү.

-Белемнәребезне ныгытуны дәвам итү өчен эш дәфтәрләребезнең 12нче битен ачабыз һәм № 25 не табабыз.

-Балалар, нинди бирем бирелгән?

(-Аңлатмаларны һәм озынлык үлчәү берәмлекләрен чагыштырырга).

-Бирем аңлашыламы? (Әйе).

-Үзлектән эшлибез. Тикшерү.

Молодецлар! Кояш та сезнең тырышлыкны күреп куана, бик шатланып кояшчыкларын сезгә өләшә.

VIII.Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре.

1)Дәреслек белән эш.

-Балалар, ә хәзер кабат дәреслеккә карыйбыз.

17нче биттән № 5не табабыз.

-Номер 5не  төркемләрдә  эшлибез.

1нче төркем беренче биремне, 2нче төркем икенче биремне эшли.

-Биремне  төркемнән берәр укучы укый.

-Бирем аңлашыламы? (Әйе).

1нче төркем-

 1)19, 20, 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30.

2нче төркем –

2)20, 21, 22, 23, 24, 25, 26, 27, 28, 29, 30.

(Ике варианттан берәр укучы җавап бирә)

-Бик әйбәт! Ике төркем дә молодец! Кояштан сезгә кояшчыклар!

2) Карточка белән эш.  Үзлектән эшләү.

-Балалар, хәзер эшлиячәк биремне карточкаларда эшләрбез.

(Карточкаларны тарату).

46 – 36 = 10

12 х 2 = 24

72 : 9 = 8

83 + 14 = 97

-Эшләп бетергәч карточкаларны бер-берегез белән алыштырасыз һәм дөреслеген тикшерәсез.  Дөрес җавапка “+”, дөрес түгел җавапка “– “тамгасы куясыз.

-(Бер укучы җавапларны әйтә.)

-Бик яхшы! Әфәрин! Кояшчыкларны аласыз.

IX. Рефлексия.

Балалар, дәрес ахырына якынлашты.

-Ә хәзер кабаттан дәрескә куйган максатны искә төшерик әле.

- Максатыгызга ирештегезме?

- Максатка ирешү өчен нәрсәләр эшләдегез?

- Шушындый матур җавапларыгыздан соӊ Кояш сезнеӊ белән тагы да горурлана!

-Сез бугенге дәрестән узегезгә нәрсә алдыгыз? Яки ала алмадыгыз?

-Мин бүгенге дәрестә үземә ....... алдым.

-Мин бүгенге дәрестә аңлап ук бетерә алмадым.....

3)Бәяләү. 

- Бүгенге дәрестәге эшчәнлегегезне бәяләү вакыты җитте.

-Балалар, кем күпме кояшчыклар җыйдыгыз икән? Санап алыйк әле.

Иң куп җыйган укучыга “5”ле.

Уртача җыйганга  “4”ле.

Аз җыйганга “3”ле куела.

4)Өй эше.

-Өй эшен мин сезгә Учи ру платформасыннан җибәрдем. (Күрсәтәм сайттан). -Иртәгегә эшләп киләсез.

- Дәрестә актив катнашканыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!  

-Дәрес тәмам. Ял итегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

открытый урок по математике 3 класс Тема урока: «Решение задач и примеров на закрепление»

Класс: 3Учитель: Узденова М.М.Тема урока: «Решение задач и примеров на  закрепление»Тип урока: урок обобщения и систематизации знанийПедагогические технологии:игровыеинформационныездоровьес...

Методическая разработка по математике. Открытый урок по математике 2 класс. Урок-беседа "Что значит - быть гражданином"

(II четверть по УМК «Планета Знаний») Тип урока: повторение и закрепление ранее изученного. Дидактическая задача: создать условия для формирования универсальных учебных действий (УУД) в усло...

Конспект открытого урока по математике, 4 класс. Тема урока "Сравнение долей".

Конспект открытого урока по математике, 4 класс. Тема урока "Сравнение долей"....

Открытый урок по математике 1 класс. Тема урока: "Образование чисел от 11 до 20"

Открытый урок по математике 1 класс. Тема урока: "Образование чисел от 11 до 20"...

Открытый урок по математике 1 класс Тема урока: Знакомство с компонентами вычитания.

Тип урока: открытие нового  знания.Цель урока: - Создание педагогических условий для ознакомления учащихся с названиями компонентов при вычитании, читать выражения, используя эти термины....

Открытый урок по математике 4 класс.Тема урока: Решение примеров и задач с применением таблицы умножения чисел 7 и 8.

В данном файле вы сможете найти решение примеров и задач с приминением таблицы умножения чисел 7 и 8....