Доклад
статья на тему

Краснова Зиля Табрисовна

Гаилә – тормыш нигезе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail_-_insha.docx15.72 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә – тормыш нигезе.

     Гаиләдә дөрес тәрбия

булганда гына якты тормыш

нигезе төзелә.

       21 гасыр шәхесен тәрбияләүдә, хезмәт Һәм иҗади үстерүдә гаилә төп урынны алып тора. Ата –ананың тәртибе, үз-үзен тотышы, бала тәрбияләүдәге роле гаиләнең статусын билгели. Гаилә баланы җәмгыятькә алып керә. Бары ул гына аның шәхес булып формалашу юлларын ачыклый.                                                                          

      Әйе, гаиләнең бәхете -балалардан тора, дибез. Ә бит балаларга дөрес тәрбияне иң башлап аңа җан биргән ата-ана башлап бирә. Ә инде мәктәптә укытучы-укучы-ата-ана берлектә дәвам итә.

        Баланы үзара сөйләшкәндә яисә боерык биргәндә генә тәрбиялибез, дип уйлау – ул ялгышлык.Аны тормышның һәр мизгелендә, хәтта үзебез өйдә юк чакта да тәрбиялибез. Безнең киенү, башка кешеләр белән аралашу, сөйләшү, аларны дөрес бәяләү, безнең шатлануыбыз яисә борчылуыбыз, дуслар, дошманнар белән нинди мөгамәләдә булу, ничек көләбез, гаиләдә үзебезне ничек тотабыз – болар бар да бала өчен тәрбияви яктан бик нык әһәмиятле.    

      Бала ата-ананың көзгесе, дип юкка гына әйтмиләр бит.Гаиләдә алганын бала үзенең тормышында чагылдыра. Бала белән даими аралашып торганда гына аның нәрсәләр белән мавыгуын, кызыксынуын белеп була.Үсмер чакта тиз темплар белән үсеш алган балага күп кенә әти-әниләр кечкенә балага караган кебек карыйлар.Бу гадәтләр баланың мөстәкыйль, шәхес булып формалашуын тоткарлый, шуның аркасында низаглар, аңлашылмаучанлыклар килеп чыгып тора. Яисә, киресенчә, баладан артыгракны таләп итү дә кире йогынты ясый. Балага уйланырга, үз фикерен тупларга, тормышка ашырырга иркенлек биреп, соңыннан гына нәтиҗә ясау файдалырактыр.Ә  инде мәктәп белән гаиләнең бәйләнеше ныгыган саен балалар тәрбиялерәк, уңышлар зуррак булачак.

     Сүземне тәмамлап, ата- аналарга  әйтәсе сүзем: мәктәптә ешрак булырга тырышыгыз. Очрашулар нәтиҗәле булсын өчен, сөйләшү ачыктан –ачык, конкрет булырга тиеш. Очрашканда ике яктан да бер- береңә гаять зур игътибарлы булу кирәк. Урамда гына үтеп барышлый булган сөйләшүдән укытучыга да, ата-анага да файда юк. Киләчәк буын төпле фикерле, укымышлы, акыллы, сау-сәламәт шәхесләр булып җитешсен. Бу- безнең  алар алдында торган олы бурыч. Онытмыйк моны, гел истә тотыйк!

                       

     

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Проектная деятельность в начальной школе"

Доклад о том, как я со своими учениками работаю над проектом "Океан"....

доклад на педагогическом совете «Использование интерактивной доски (Interwrite Board) на уроках в начальных классах»

Доклад на педагогическом совете «Использование интерактивной доски (Interwrite Board) на уроках в начальных классах». Варианты работы с интерактивной доской, плюсы и минусы. ...

конспекты уроков, доклады на темы самообразования

Открытые уроки по русскому языку и математике, доклады на темы самообразования ...

Доклад доклад на тему: «Формирование культуры семейных отношений».

                                           Семья - один из шедевров природы                                                                           (Дж. Сантаяна,  философ)Семья - основанная на брак...

Доклад "Урок работы над ошибками". Русский язык. Приложение к докладу.

Краткое описание в чём состоит подготовка учителя и учащихся  к уроку, где предстоит работа над ошибками. Из личного опыта и опыта коллег....

Доклад: "Использование ЭОР на уроках в начальной школе" + презентация к докладу

Актуальность использования ЭОР на уроках в начальной школе....