Доклад. “Саулык – зур байлык.”
материал на тему

Хаматдинова Муршида Габделхаевна

Ата-аналар җыелышы өчен доклад

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Саулык – зур байлык19.34 КБ

Предварительный просмотр:

Доклад

( Ата-аналар җыелышы өчен)

“Саулык    –   зур байлык.”

           

    Яшь буында сәламәт яшәү рәвеше булдыру – катлаулы мәсьәлә. Хикмәт шунда, бала бервакытта да сәламәтлекне тормыш нормасы, кыйммәтле  байлык сыйфатында кабул итми. Шулай булгач, укучыны сәламәт яшәү рәвешенә кем өйрәтергә тиеш соң? Беренче карашка, бу сорауга  да җавап ачык: укытучы. Ләкин сәламәтлек өчен физкультура дәресләрендә, ял минутларында, тәнәфесләрдә  төрле хәрәкәт күнекмәләре булдыру гына җитәме? Ә рациональ туклану, көндәлек режим һәм эшчәнлек төрләрен чиратлаштыру бу дәрес программасына гына  кертелмәгән. Димәк, яшь буында сәламәт яшәү рәвеше булдыруда педагоглардан тыш, ата- аналарга да зур җаваплылык йөкләнә.

  Тикшерүләр нәтиҗәсендә күренгәнчә, ил буенча бүген укучыларның 10-20 % ы гына тулысынча сау-сәламәт. Аеруча киң таралган авырулар: күзләрнең начар күрүе, сулыш органнары, нерв системасы, сөяк, мускул, кан тамырлары авырулары.

 

  Сәламәтлек -  иң зур байлык. Һәр кешенең, шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге –ул киләчәк буыннарның , милләтебезнең сәламәтлеге. Ә сәламәт булу өчен нинди яшәү рәвеше алып барырга кирәк соң?

Сәламәт яшәү рәвешенең төп өлешләре:

- Хәрәкәт активлыгы.

- Дөрес туклану.

- Зарарлы гадәтләрдән баш тарту.

- Үз сәламәтлегең белән идарә итә белү.

 Мускуллар системасы җитәрлек нагрузка алмаган, дөрес тукланмаган, сәламәтлекне җимерүче начар гадәтләргә буйсынган, аз гына хәлсезләнгән чакта да дару кабарга ашыккан кеше сәламәт була алмый.

   Соңгы елларда балаларның сәламәтлеге какшавы күзәтелә. Моның төп сәбәбе - күп утыру, аз хәрәкәтләнү. Шунлыктан, балаларның актив хәрәкәтләнүен оештыру -өлкәннәрнең мөһим бурычы булып тора Һәр сыйныфка атнага өч мәртәбә физкультура дәресләре керә. Тәнәфесләрдә, дәрестән тыш вакытларда  укучылар төрле хәрәкәтле уеннар, спорт уеннары уйныйлар. Кышын чаңгыда шуалар. Ләкин өйдә дә балага спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудыру мөһим. Әйтик, иртәнге күнегүләрне көндәлек режимга кертергә кирәк. Иртәнге гимнастиканың нинди әһәмияте бар соң? Көн дә ясалган иртәнге  күнегүләр  аяк, кул, корсак һәм арка мускулларын ныгыта. Моннан тыш,  йөрәк һәм үпкә эшчәнлеге  әйбәтләнә, кешенең гәүдә торышы яхшыра. Иртәнге гимнастика көндә берүк вакытта ясала икән, баланың ихтыяр көче дә арта. Ул әлеге көн тәртибенә күнегә, үзен яхшы хис итә башлый. Өйдә төрле спорт инвентарьлары булдыру да файдага булачак. Мәсәлән,  перекладина (турник), гантельләр,  скакалка, обруч, туплар һәм швед стенасы.

   Баланың  хәрәкәт режимын  кышын чаңгыда, ә җәен велосипедта йөрүләр, суда йөзү һәм йөрү, йөгерүләр белән тәэмин итәргә мөмкин. Бу чараларның барысы да сәламәтлекне ныгыталар, чыныктыралар һәм  балага  күтәренке кәеф бирәләр. Моннан тыш, алар балада чыдамлык сыйфатын үстерәләр, эшләү сәләтен арттыралар. Монда тагын бер әйберне әйтеп үтәргә кирәк. Ялны дөрес оештыру да организм өчен аеруча мөһим. Нерв системасы, эчке органнар эшчәнлеге, энергия запасы йокы вакытында тулыландырыла. 3-10 көн дәвамында тиешенчә йокламау психик авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Йокыны яхшырту өчен кичтән тәнне салкын сөлге белән ышкырга яисә душта коенырга, саф һавада йөрергә, бүлмәне җилләтергә киңәш ителә.

   Сәламәт яшәү рәвешенең икенче төп шарты – укучыларның дөрес туклануы.      Гаиләдә һәм мәктәптә дөрес туклануны оештыру сәламәтлекне саклауда зур әһәмияткә ия. Укучы мәктәптә көне буе була. Һәм ул бик күп көч сарыф итә. Көчне саклау өчен укучының туклануга булган ихтияҗын канәгатьләндерергә кирәк. Безнең мәктәптә бу мәсьәлә уңай хәл ителгән. Балалар кайнар ризык белән тәэмин ителә. Менюда яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә бар.

     Еш кына әти-әниләр арасында: “Кечкенә балалар әле  психоактив матдәләр куллануның зарарын аңларлык түгел. Наркомания проблемасы кечкенә балага кагылмый, ул зуррак яшьтәгеләр өчен генә куркыныч”,- дигән фикер очрый. Әмма  бу алай түгел. Тәмәке тарту, аракы эчү һәм наркотикларга каршы тәрбия  мөмкин кадәр иртәрәк башланырга тиеш.  Яшүсмер ничек наркоман булып китә соң? Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сыра яки шәраб, аракы эчү, тәмәке тарту, марихуана һәм башка наркотиклар куллану наркоманлыкка юл сала.Тәмәке, аракы һәм сыра организмны наркотик матдәләргә күнектерә. Бала начар гадәтләрне үзләштермәсен өчен аңарда  кечкенәдән үк ихтыяр көче, тәвәкәллек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, җаваплылык хисе тәрбияләргә кирәк. Шул сыйфатларга ия булган укучы начар гадәтләр белән мавыкмый. Аңарга түбәндәгеләрне җентекләп төшендерү мөһим.

  •  Балагызның яраткан шөгыле булсын. Спорт, музыка, хореография, сәнгать, хезмәт белән мавыккан балалар начар гадәткә тартылмыйлар.
  • Гаиләдә дуслык, мәхәббәт, үзара аңлашу булсын. Балагыз нәрсә турында сөйләсә дә игътибар белән тыңлагыз, мәктәп тормышы, шөгыльләре, дуслары белән һәрвакыт кызыксынып торыгыз.
  • Бала кечкенәдән үк дару, алкоголь, тәмәке, көнкүрештә кулланыла торган матдәләрнең агулы, кеше өчен зыянлы булуын белергә тиеш.
  • Даруларны ихтыяҗ булмаганда эчмәскә, тиешле урында гына сакларга кирәк.
  • Таныш түгел кешеләргә, яңа дусларга сагаеп карарга кирәк.

   

   Дөньяда бала тәрбияләүдән дә мөһимрәк эш юк. Шуны һәрвакыт истә тотыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саулык зур байлык.

Дәрестән тыш чараларда куллану өчен әдәби монтаж....

"Саулык - зур байлык".

"Саулык - зур байлык" темасына сыйныф сәгате....

САУЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК!!!

: Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату. Балаларда үз сәламәтлекләренә ка...

Саулык- зур байлык.

Башлангыч сыйныфлар өчен "Саулык -зур байлык" темасына тәрбия сәгате....

Тәрбия сәгате эшкәртмәсе "Саулык - зур байлык"

Тәрбия сәгатендә   саулыкның   матур  яшәү  өчен иң мөһим шарт икәнлеге  аңлатыла....

Саулык- зур байлык

Мәктәптә балаларның сәламәтлеген саклау...

Саулык-зур байлык

Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән  таныштыру....