Саулык зур байлык.
классный час по окружающему миру (2 класс) по теме

Дәрестән тыш чараларда куллану өчен әдәби монтаж.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon saulyk-zur_baylyk.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

                       

Саулык зур байлык.

Максат: укучыларның саулыкларын           сакларга, чыныгырга өйрәтү, ишетү, күрү, тою әгъзалары турында белемнәрен арттыру.

Җиһазлау: дару үләннәре төшерелгән плакат, ребус, кояш рәсеме. Кроссворд.

Дәрес барышы: 

  1. Оештыру мизгеле.

Сау кешегә таң да атты,

Елмаеп кояш көлде.

Җир-анабызны сәламләп,

Җылы нурларын сипте.

Шушы нурлар безнең класска да кергән. Алар безгә бүгенге дәресне үткәрергә ярдәм итәрләр.

Менә, укучылар, сез тактада ребус күрәсез һәм шул ребусны чишеп без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне ачыкларбыз.

2. Яңа материалны үтү. (ребус чишү)

“Саулык – зур байлык”.

Шигырь уку. Ш.Галиев “Иң бай кеше”

“Иң бай кеше кем?” дисезме,

Ул кеше - мин белегез.

Мактана дип уйласагыз –

Килегез дә күрегез.

йортыбыз бар.        Әти аны

Салды үз кулы белән.

Әти кебек, әнием дә –

Байлыгы безнең өйнең.

Нинди генә хәлләрдә дә

Ул таба безнең көйне.

Әтием дә, бабаем да –

Икесе дә исәннәр.

Алар белән яшәү рәхәт –

Ниләр генә дисәң дә.

Сеңлем дә бар, энем дә бар –

Алар да безнең байлык.

Ходай биргән тагын безгә

Иң зур байлык – ул саулык.

  1. Укучылар, ә ни өчен саулыкны зур байлык диләр?
  2. Дөрес сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң әүвәл үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.

Сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?

  1. Әйе, дөрес, укучылар. Ә хәзер әйдәгез тактадагы таблицага карыйк әле. Монда сез шәхси гигиена кагыйдәләрен күрәсез һәм аларны төгәл үтәргә тиешбез (кагыйдәләр өстендә эш).
  2. Сәламәтлек чисталыкка да бәйле. Менә, мәсәлән: Наилә кибеттән кыяр сатып алды. Юлда кайтканда берсен алды да ашады. Наилә нинди ялгышлык эшләде?
  3. Кыярны юмыйча ашады.
  4. Кыярны юмыйча ашаса нәрсә була инде?
  5. Әйе, укучылар, безнең тирә – юньдә күзгә күренми торган микроблар яши. Мәсәлән, бер грамм бүлмә тузанында үәм пычрак суда 1 миллион чамасы микроб бар. Бу микроблар күбесе кеше өчен куркыныч. Шуңа күрә, уйнап кергәч, эт яки мәче белән уйнагач, бакчада эшләгәч, кулларны сабын белән юарга кирәк. Халык “Чир кулдан йогар” дигән.

Укучылар,сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз?

3.Яңа материалны ныгыту.

1) Көндез ачыла, төнлә ябыла.

Укучылар монда сүз нәрсә турында бара?

  1. Күз турында.
  2. Укучылар, хәзер күзегезне йомыгыз. Күзләр күрмәгәч ничек? Күзләрнең яхшы күрүе безгә ни өчен кирәк?
  3. Ә, хәзер, әйдәгез күзләргә күнегүләрэшләп алыйк.

2) Нинди тавыш бу?

- Әйе без бу тавышларны нинди органнар ярдәмендә ишетәбез?

- Колак та күзләр кебек тормышыбызны, тирә – якның матурлыгын кабул итәргә ярдәм итә. Ишетү сәләтен югалтмас өчен колакларны сакларга кирәк.

Колак ларга күнегүләр ясау.

3) Борын.

Укучылар кешегә борын ни өчен кирәк?

  1. Әйе , дөрес борын аша үткәндә һава җылына, төкләре һавадагы тузанны тотып кала. Борын – сулыш алу органы. Борын тагын ни өчен кирәк?
  2. Ис сизү өчен.
  3. Әйе, ис сизү безне төрле бәла – казалардан саклый. Төтенне, газ исен.бозык ризыкларны аерабыз.
  4. Кеше сау – сәламәт булсын өчен ул һәр көнне физик күнегүләр ясарга, салкын су белән коенырга тиеш. Исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска тиеш.

4. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез дәвамын.

Байлык бер айлык, саулык ... (гомерлек)

Саулыкны сатып ... (алып булмый)

Сәламәт тәндә - ... (сәламәт акыл)

Йомгаклау.

  1. Шулай итеп укучылар:

Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк булды инде?(Саулык)

Әйе, дөрес шуның белән безнең дәрес тәмам.

Барыгыз да сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Саулык - зур байлык".

"Саулык - зур байлык" темасына сыйныф сәгате....

Доклад. “Саулык – зур байлык.”

Ата-аналар җыелышы өчен доклад...

САУЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК!!!

: Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату. Балаларда үз сәламәтлекләренә ка...

Саулык- зур байлык.

Башлангыч сыйныфлар өчен "Саулык -зур байлык" темасына тәрбия сәгате....

Тәрбия сәгате эшкәртмәсе "Саулык - зур байлык"

Тәрбия сәгатендә   саулыкның   матур  яшәү  өчен иң мөһим шарт икәнлеге  аңлатыла....

Саулык- зур байлык

Мәктәптә балаларның сәламәтлеген саклау...

Саулык-зур байлык

Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән  таныштыру....