Тәрбия сәгате эшкәртмәсе "Саулык - зур байлык"
классный час (1, 2, 3 класс) на тему

Тәрбия сәгатендә   саулыкның   матур  яшәү  өчен иң мөһим шарт икәнлеге  аңлатыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon saulyk_-_zur_baylyk.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

                           Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

                         «Боерган  төп гомуми     белем бирү мәктәбе»

           

Башлангыч класс укытучысы

                                                        Сәлимова Әлфинә Имаметдин

кызының   тәрбия сәгате  эшкәртмәсе.

Максат:

саулыкның  матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында аңлату;

сәламәтлек өчен чисталыкның, көндәлек режимның, дөрес туклануның, спорт белән дус булуның кирәклеген  төшендерү;

балаларны озак елларга сәламәтлекләрен саклау өчен кирәк булган  кагыйдәләр  белән таныштыру;

сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү;

 үз сәламәтлегең өчен кайгырту хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкальләр язылган плакатлар,кроссорд язылган плакат, «Сәламәтлек»  картасы, шәхми гигиена әйберләре, яшелчәләр, презентация «Сәламәтлек – зур байлык».

Материал:»Мәгариф» журналы, В.Казыйханов «Әхлак дәресләре» китабы.

                              Дәрес барышы:

1.Оештыру.                                                                                      

2.Актуализация.

А)

Укучылар, бирелгән кроссордны дөрес чишсәгез, бүгенге дәреснең темасын белә аласыз.

-Һаман йөгерә, бер дә армый, аннан башка тереклек тә тора алмый.  (Су)    

-Йөрәге юк – җанлы,

 Авызы юк - телле,

 Көн  -төн йөри,

 Телен сөйри. (Сәгать)

-Битне,кулны корыта

 Үзе чисталык ярата. (Сөлге)

-Үзе шома, хуш исле күбеккә күмә,

 Я кайсыгыз әйтә, аны кем белә? (Сабын)  

-Кирәк була мунчада

 Минем исемем …( Мунчала)  

-Көн – төн йөри,

 Бер атлам да китә алмый. (Сәгать)

-Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта,

 Мыегы белән чистарта. (Теш щеткасы)

-Һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый. (Тел)

- Он түгел, ә үзе  ак, авызыңа куеп бак,

  Тешне агарта, ап – ак итә.

   Бу ни була? Кем әйтә?   (Теш порошогы)

-Үзе тешле, ләкин тешләми.

  Ул ни? (Тарак)

 -Вертикаль буенча нинди сүз укыдыгыз?

С

Ә

Л

А

М

Ә

Т

Л

Е

К


 - Сәламәтлек.  

Б)

Фикер алышу.

- Нәрсә соң ул сәламәтлек?

-Организмның нормаль эшчәнлеге, саулык, тазалык, авырмау.

«Саулык – зур байлык»,-диләр.Чыннан да, сәламәтлек –кеше бәхетенең нигезе.Исәнлек булганда гына кеше җәмгыять тормышында актив катнаша, уеннан, укудан ямь, тәм таба.

Укучылар,бүген без «Сәламәтлек иленә» сәяхәткә чыгабыз.

                Кадерле   нәни дусларым !

                Сәяхәткә чык тизрәк.

                Мәктәптә яхшы укырга

                Сәламәт булу кирәк.

                Сәяхәттәге киңәшләр          

                Файдалы булсын иде.

                Сәламәт булу серләрен

                Һәр бала белсен иде.  

Иң элек сынап карыйм әле, сәламәтлек турында мәкальләр беләсез микән?

Мин башлыйм, ә сез дәвам итегез.

  • Саулык – иң зур байлык.
  • Байлык – бер айлык,

            саулык – гомерлек.

  • Сәламәт тәндә - сәламәт акыл..
  • Байлыкның башы – тазалык.
  • Сакланган – саулыкка җиткән.

       Хирург Николай Амосов сәламәтлек сүзенә түбәндәгечә аңлатма биргән: «Әгәр укучы ел дәвамында авырмаса, бу сәламәтлекнең югары дәрәҗәдә булуын,әгәр  ул эпидемия (грипп) вакытында гына авырса, бу сәламәтлекнең уртача дәрәҗәдә булуын, әгәр бала гел авырып торса, бу сәламәтлекнең түбән булуын белдерә,»- дигән.

      Хирургның аңлатмалары буенча, үз сәламәтлегезнең нинди дәрәҗәдә  булуын ачыклагыз һәм безнең белән уртаклашыгыз.(Рамилга «Иң сәламәт укучы» дигән медаль тапшырыла.

      Балалар, сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?

- тәннең, торакның, киемнең чисталагы;

- начар гадәтләрдән саклану( тәмәке  тарту, аракы эчү, наркомания)

- дөрес туклану;

-хезмәтне һәм ялны   дөрес оештыру;

- көндәлек режимны төгәл үтәү;      

«Чисталык – сәламәтлек нигезе»  тукталышы.

Дамир Гарифуллиның «Алсу» шигырен уку.

Алсу чыккан урамга,

Тик чәчен тарамаган.

Битен, кулын юмаган,

Көзгегә карамаган.

Туфлиен чистартмаган,

Сөртеп ялтыратмаган.

Оекларын юуны

Кирәк дип тә тапмаган.

Күгәрченнәр гөр- гөр килә:

Гөлдер- гү,гөлдер- гү.

Бигрәк шапшак кыз икән,

Безнең Алсу түгел бу.

Сезнең арада мондый шапшак укучылар юкмы соң? Юк шул.

Чөнки сез түбәндәге кагыйдәләрне бик яхшы беләсез:

*Пычраклык һәм пөхтә киенмәү – үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртмау ул.

*Чисталык – сәламәтлек нигезе.

*Өйдән чыкканда көзгегә карап, кыяфәтеңне күзәт.

*Һәрвакыт чиста кулъяулык йөрт һәм аннан  дөрес файдалана бел.

УЕН «Кагыйдәләрне язып бетер»

Уен «Гигиена предметларын дөрес аер».

«Көндәлек режим» тукталышы.

Үзеңнең  көндәлек режимың турында сөйлә.(Карточка белән бирем.)

«Ял»  тукталышы.

Аяклар бергә, куллар өстә.

Тирән итеп сулыш алабыз.

Кулларны өскә күтәрәбез.

Без нык, көчле агачлар.

Таза,юан агачлар кояшка күтәрелә.

Безнең тәнебез көч- куәт, шатлык, сәламәтлек белән тула.

«Туклану» тукталышы.

Дөрес туклану бик күп авыруларны булдырмаска ярдәм итә.Аппетит белән аша, булырсың таза, ә чамадан тыш ашау – үзе бер каза.Сәламәт, матур һәм көчле булу өчен, дөрес тукланырга, файдалы ризыклар гына ашарга, яшелчә, җиләк- җимешне җитәрлек кулланырга кирәк.

«Туклыклы булса ашың, нык эшләр синең башың»- дигән уен.

-Ничә төрле файдалы   ризык исемен укый алырсыз икән? (Плакатта)

Укытучы чыгышы. «Кока-кола» хикмәтләре.

«Зарарлы гадәтләр»    тукталышы.

Сәламәтлек дошманнары: аракы, тәмәке, наркотиклар.

Аракы эчүченең бавыры зурая һәм таркала.Алькогольне даими кулану гомерне якынча 10 елга кыскарта.

Тәмәке тарту аркасында гомер озынлыгы 6-8 елга кыскара дип исәпләнә.Тәмәке тартучы белән бер бүлмәдә утырган кеше үзе көненә 3 сигарет тарткан кадәр агулана. Тәмәке тартучының үпкәсе зарарлана.Наркотик кулланган кешенең тән тиресе саргая, акылы зәгыйфләнә, сөякләре сынучан була, чәче коела.Бик сирәк кенә наркоман 30 яшькә кадәр яши ала.

«Чыныгу» тукталышы.

-Төрле авырулардан саклану өчен нишләргә?

-Нәрсә соң ул чыныгу?

-Чыныгуның нинди юлларын беләсез?

«Сәламәт булып үс»  тукталышы.

- Салкын тиюдән ничек сакланырга?

-Грипп белән авырый башлавыңны ничек белергә?

-Дәваланырга кая барарга?

Йомгаклау.

 -Сәламәт яшәү өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

 -Чыннан да, дөньяда иң кирәк нәрсә сәламәтлек.Сәламәтлек -  кешенең иң зур байлыгы.Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң беренче чиратта үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.Бүген өйрәнгән кагыйдәләрне үтәсәгез, авырмыйча озак яшәрсез.

Сәламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саулык зур байлык.

Дәрестән тыш чараларда куллану өчен әдәби монтаж....

"Саулык - зур байлык".

"Саулык - зур байлык" темасына сыйныф сәгате....

Доклад. “Саулык – зур байлык.”

Ата-аналар җыелышы өчен доклад...

САУЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК!!!

: Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату. Балаларда үз сәламәтлекләренә ка...

Саулык- зур байлык.

Башлангыч сыйныфлар өчен "Саулык -зур байлык" темасына тәрбия сәгате....

Саулык- зур байлык

Мәктәптә балаларның сәламәтлеген саклау...

Тәрбия сәгате "Саулык- иң зур байлык"

Тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Башлангыч сыйныфларда сәламәтлек темасына үткәрергә мөмкин. Сәламәтлекне тәшкил итүче барлык факторлар турында да мәгълүмат бирелә....