"Саулык - зур байлык".
методическая разработка по теме

Миннахметова Зиля Сабитовна

"Саулык - зур байлык" темасына сыйныф сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл saulyk_-_zur_baylyk.docx18.13 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы

Иске Әлем башлангыч мәктәбе

 

                                                   

САУЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК!!!

(башлангыч сыйныфлар өчен)

 

Әзерләде:

Миңнәхмәтова З.С.

2013 ел

Тема: Саулыгым-байлыгым.

  Максат: Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату. Балаларда үз сәламәтлекләренә карата җаваплы караш тәрбияләү.

   Җиһазлар: рәсемнәр, презентация, сәламәтлек турында китапчыклар.

Дәрес барышы:

     I. Оештыру.

-Исәнмесез, укучылар.

-Исәнмесез.

-Сәламәтлегегез ничек?

-Рәхмәт, сау-сәламәтбез.

-Балалар, мин сездән нәрсә турында сорадым?

-Саулык, сәламәтлек турында.

 II. Актуальләштерү.

- Укучылар белән әңгәмә кору.

-Дөрес, балалар. Менә бүген дә нинди матур яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәүгә теләгебез, омтылышыбыз артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк. Бүген без дә шул темага сөйләшербез.

-Әйтегез әле, балалар, кеше нинди булганда гына рәхәт итеп яши ала?

-Сәламәт, таза, сау булганда гына.

-Сәламәт, таза, сау сүзләре нәрсәне аңлата соң?

-Чирле түгел, авырмый, исән.

-Очрашканда, саубуллашканда ничек дип әйтәбез?

-Сау булыгыз, исән торыгыз, чирләмәгез...

-Сәламәт булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

-Чыныгырга, су коенырга, кояшта кызынырга, саф һавада йөрергә.

Сез беләсез һәр кешедә ниндидер начар гадәтләр була. Шул гадәтләр аның сәламәтлегенә зыян китерә. Ә хәзер мин сезгә рәсемнәр таратам, сез начар гадәт дип санаганны карандаш белән сызарсыз (Укучылар биремне үтиләр). Дөрес җаваплар билгелибез.

-Кешегә яшәр өчен нәрсәләр кирәк?

-Су, һава, кояш кирәк.

    -Молодцы укучылар!

    III. Яңа төшенчәләр формалаштыру.

-  Сәламәтлек турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Ә хәзер  “Сәламәтлек –зур байлык” дип аталган текст укып китәрбез. Укучылар, игътибар белән тыңлагыз.

- Укучылар, текстны укыганнан соң сезгә җөмләне дәвам итәргә һәм сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

- Димәк, текстта сәламәт булу өчен, нишләргә кирәк? (балаларның җаваплары тыңлана)

 - Сәламәт булу өчен, ... .

-  Сорауларга җавап бирегез.

      1.Дөньяда иң зур байлык  нәрсә ?

2.Нинди кеше эшли дә,тормышын да яхшырта, ял да итә?

3.Сәламәт булу өчен, беренче чиратта  нишләргә кирәк ?

4.Кышын нәрсәдә шуарга була? Ә җәен?

5.Дөрес туклану организм өчен файдалымы?

6.Сәламәтлекне саклау өчен иң беренче шартлар нинди?

IV. Физкультминутка

- Ә хәзер укучылар бераз ял итеп алыйк.

Башны иябез алга

Ә аннары – артка

Уңга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер – артка сузып

Күңелле ял итәбез.

V. Уен "Дәвам ит”.

- Байлык бер айлык , саулык...(гомерлек).

-Байлыкның башы -...(тазалык).

- Дөньяда иң кечкенә бәхет–байлык,иң зур бәхет...(саулык). -Баш сау булса, башка бүрек ...(табылыр).

-Баш сау булмаса,мал ...(күзгә күренми).

VI. Йомгаклау.

-  Сәламәт булу өчен, ...  җөмләсен дәвам итегез. (Һәр укучы үз фикерен әйтә)

 - Без сәламәтлекне сакларга тиеш. Һәр кеше үзенең сәламәтлеген үзе саклый.

     - Укучылар, барыгызгада бик зур рэхмэт!!! Сезгэ сэламэтлек,байлык, муллык, гаилэ бэхете ,укуыгызда зур унышлар телим.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саулык зур байлык.

Дәрестән тыш чараларда куллану өчен әдәби монтаж....

Доклад. “Саулык – зур байлык.”

Ата-аналар җыелышы өчен доклад...

САУЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК!!!

: Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату. Балаларда үз сәламәтлекләренә ка...

Саулык- зур байлык.

Башлангыч сыйныфлар өчен "Саулык -зур байлык" темасына тәрбия сәгате....

Тәрбия сәгате эшкәртмәсе "Саулык - зур байлык"

Тәрбия сәгатендә   саулыкның   матур  яшәү  өчен иң мөһим шарт икәнлеге  аңлатыла....

Саулык- зур байлык

Мәктәптә балаларның сәламәтлеген саклау...

Саулык-зур байлык

Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән  таныштыру....