Саулык- зур байлык.
классный час (2 класс) на тему

Шакирова Альфинур Халимовна
Башлангыч сыйныфлар өчен "Саулык -зур байлык" темасына тәрбия сәгате.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon saulyk_zur_baylyk_trbiya_sgate.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Саулык – зур байлык”.

Максат: :  укучыларга  саулыкның матур гомер итү          

            өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия  

           бирү, сәламәтлекне саклау ысуллары белән

           таныштыру, укучыларда сәламәтлекне сакларга,      

           аның кадерен белергә, спортка уңай караш

           тәрбияләү.      

Җиһазлау: табышмаклар,   мәкальләр, шигырьләр, крассворд,      сабын, теш пастасы, теш щёткасы, мунчала.

                              Дәрес барышы:

1.Уңай халәт булдыру

“Иң бай кеше кем?”дисезме,

Ул кеше-  мин белегез.

Мактана дип уйласагыз-

Килегез дә күрегез.

Йортыбыз бар. Әти аны

Салды үз кулы белән.

Өйрәтте ул, мин дә хәзер

Балта тотарга беләм.

Әти кебек әнием дә-

Байлыгы безнең өйнең.

Нинди генә хәлләрдә дә

Ул таба безнең көйне.

Әтием дә,  бабаем да-

Икесе дә исәннәр.

Алар белән яшәү рәхәт-

Ниләр генә дисәң дә.

Сеңлем дә бар, энем дә бар-

Алар да безнең байлык.

Ходам биргән тагын безгә

Иң зур байлык- ул саулык.

Укытучы: Хәерле көн кадерле укучылар! Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Яшәү өчен сәламәтлек кирәк.

 Укытучы. "Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Исәнлек булганда гына ул хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

 

 Саулык – иң зур байлык. Балалар, ата-аналар һәм укытучылар да шушы байлыкка ирешү, аны саклау һәм үстерү - ныгыту юлларын яхшы белергә тиеш. Дуслар, кеше нинди булганда гына яши ала ?

 - Сау-сәламәт, таза булганда гына. (Укучы җавабы.)

 - Сау булу нәрсәне аңлата?

 - Сау булу – чирле түгел, сәламәт, исән, тере булу. (Укучы җавабы.)

 - Очрашканда, саубуллашканда ничек дип әйтәбез?

 - Саумысез, исәнмесез, сау булыгыз. (Укучы җавабы.)

 Укытучы. Димәк, без сезнең белән бүген саулыкның иң зур, иң кирәкле нәрсә икәнлеге, аның байлык булуы турында сөйләшәчәкбез.

 

  Саулык – зур байлык. Иртәме-соңмы моның шулай икәненә һәркайсыбыз төшенә. Саулыгының байлык икәненә аны югалтканчы ук аңлаган кеше сәламәтлеген саклау турында алдан кайгырта. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле булу өчен барсын да сәламәтлек өчен эшләргә кирәк. Сәламәтлек бөтен кешегә дә бирелгән, ләкин аны ничек сакларга?

 Хәрәкәттә - бәрәкәт!

Тәнгә керә көч һәм дәрт,

Тәнгә - сихәт, җанга – рәхәт,

Хәрәкәткә мең рәхмәт!

-- Сәламәт, матур, көчле, акыллы буласың килә икән хәрәкәтләнергә, йөгерегә кирәк. Ә сез, укучылар йөгерегә, велосипедта  йөрергә яратасызмы?  

Физкультминутка

Алпан-тилпән киләм мин.

Атлап-атлап киләм мин.

Бер чүгәм дә, бер торам

Лап итәм дә утырам.

-- Хәзер, укучылар, мин сезгә кечкенә генә шигырь укып китәм, ә сез сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белергә тырышыгыз.

Иренмим мин беркайчан да,

Иртән торып басам да.

Физарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәне ачам да.

1,2,3    1,2,3

Нык басып, атлап,

Кемнәр тели чыныгырга

Әйдәгез минем белән.          

-- Ә сез, укучылар,иртән торгач физарядка ясыйсызмы?

     (фикерләр тыңланыла)

--Яхшы. Укучылар, ә сез сәламәтлек турында  мәкальләр беләсезме?

Мин сезгә башын әйтәм,  ә сез ахырын дәвам итәрсез.

 Саулык –( зур байлык.)

 Байлык бер айлык, (саулык - гомерлек.)

 Байлыкның башы -  (тазалык.)

Гыйлемнән яхшы дус юк, (чирдән яман дошман юк.)

Дөньяда иң кечкенә бәхет - байлык, (иң зур бәхет – саулык) Пакълек сөйгән (сау булыр.)

Саф һава – (тәнгә дәва.)

 Сәламәтлек – жәүһәр, (ләкин тиз югала).

Таза булсаң, таш та(ярып була.)

Йомгаклау

Укучылар белән сәламәт булу өчен ниләр эшләргә? дигән сорауга җавапларны гомумиләштереп, кагыйдәләр чыгару.

  1. Су белән дус бул!
  2. Дөрес туклан! Яшелчә, җиләк-җимешләрне юып аша!
  3. Күбрәк хәрәкәтлән! Спортны ярат!
  4. Иртән физарядка ясарга онытма!
  5. Чынык!
  6. Күңелең саф, чиста булсы!

Дәресне “Чебиләр зарядкасы” җырын башкарып тәмамлыйбыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саулык зур байлык.

Дәрестән тыш чараларда куллану өчен әдәби монтаж....

"Саулык - зур байлык".

"Саулык - зур байлык" темасына сыйныф сәгате....

Доклад. “Саулык – зур байлык.”

Ата-аналар җыелышы өчен доклад...

САУЛЫК – ЗУР БАЙЛЫК!!!

: Балаларга сәламәтлекне саклауның кирәклеген төшендерү; сәламәтлекне саклауда су, һава, кояшның әһәмиятен; саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеген аңлату. Балаларда үз сәламәтлекләренә ка...

Тәрбия сәгате эшкәртмәсе "Саулык - зур байлык"

Тәрбия сәгатендә   саулыкның   матур  яшәү  өчен иң мөһим шарт икәнлеге  аңлатыла....

Саулык- зур байлык

Мәктәптә балаларның сәламәтлеген саклау...

Саулык-зур байлык

Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән  таныштыру....