Тәрбия сәгате "Саулык- иң зур байлык"
классный час по зож (1, 2, 3 класс) на тему

Яббарова Альфира Мансуровна

Тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Башлангыч сыйныфларда сәламәтлек темасына үткәрергә мөмкин. Сәламәтлекне тәшкил итүче барлык факторлар турында да мәгълүмат бирелә. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Саулык - иң зур байлык44.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык сыйныф сәгате, 2 класс

Тема : Саулык – иң зур байлык.

Максат: Укучыларның сәламәт яшәү нигезләре турындагы белемнәрен

              камилләштерү; таза-сау сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең

              зур әһәмияткә ия булуын төшендерү;

               Мәктәптә, гаиләдә балалар арасында дуслыкны, татулыкны арттыру

               Спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Материал: “Ачык дәрес” 2008, октябрь, “Школа и докторов природы”

Җиһазлау: Йорт төзү өчен язмалы кәгазь –“бүрәнәләр”, призентация өчен  

                   проектр, компьютер

                          Шөгыльнең планы

 I Оештыру

 II. Актуальләштерү

 Тема һәм максатларны хәбәр итү (1 слайд)

III Тема буенча эш

  1. Йортның нигезен салу. Җирлек итеп “Кояш, һава һәм су” ны алу. (2 нче слайд) Ни өчен нигез өчен боларны сайладык икән?

а) Кояш безгә ни өчен кирәк?

б) Һава кешегә ни өчен кирәк?

   - саф һава булдыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? (3 нче слайд)

в) Ә су ни өчен кирәк?

 Уен: “Кояш, һава, су”

  1. Беренче бүрәнә “Дөрес туклану”

 а) дөрес туклану кагыйдәләре; (4 нче слайд)

 б) нинди ашамлыклар файдалы? (5 нче слайд)

3. Икенче бүрәнә: “Хәрәкәттә - бәрәкәт” (6 нчы слайд)

   а) спорт уеннарын искә төшерү;

   б) “Күрсәт әле үскәнем” уены

4. “Көндәлек режим”

   а) Нәрсә соң ул көндәлек режим?

   б) Укучының көндәлек режимын искә төшерү (7 нче слайд)

5. “Шәхси гигиена” бүрәнәсе

  а)Уен “Үз парыңны тап”

  б) Шәхси гигиена кагыйдәләре белән танышу (8 нче слайд)

6. Чираттагы бүрәнә “Чыныгу”

-Чыныгу процедураларын нинди тәртиптә кулланыр идегез? (9,10 нчы слайдлар)

7. Өйнең түбәсен ябу.

  а) нинди начар гадәтләр беләсез?

  б) Начар гадәтләрнең зыяны (11 нче слайд)

IV Йомгаклау

  1. Димәк, сәламәтлек ул - ... (12 нче слайд)
  2. Саубуллашу (13 нче слайд)

                Шөгыльнең барышы:

Укытучы:

  Исәнмесез, хәерле иртә, укучылар, укытучылар! Әйдәгез әле укучылар бер-беребезгә һәм укытучы апаларга карап, матур елмаюларыбызны бүләк итик.

   Бүгенге сыйныф сәгатендә сәламәт тормыш рәвеше турында сөйләшербез. Дәреснең девизы итеп тә “Саулык- иң зур байлык” дигән гыйбәрәне алырбыз. (1 слайд)

   Сәламәтлек – кешенең иң мөһим байлыгы. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең хыялларын тормышка ашыра ала, тормышта актив катнаша, хезмәттән, тормыштан тәм табып яши.

   Бүген без сезнең белән үзебезнең сәламәтлек йортыбызны төзербез.Йортыбызны нык бүрәнәләрдән төзербез, чөнки агач үзе дә кеше сәламәтлеге өчен бик файдалы. Агач йортның һавасы саф, чиста була.

Йорт салуны нидән башларбыз икән?

  • Нигездән. (Тактада нигезне беркетеп кую)
  • Әйе, йортыбыз нык, гомерле булсын өчен яхшы нигезгә салынырга тиеш. Нигез итеп мин “Кояш, һава һәм су”ны алдым. (2 слайд)
  • Ни өчен шулай эшләдем икән? Кеше сәламәтлеге өчен аларның нинди әһәмияте бар?
  • Кояш безгә ни өчен кирәк?
  • Җир шарында тереклек булу, үзенең җылы нурлары белән безне җылыту өчен кирәк.
  • Һава кешегә ни өчен кирәк?
  • Һава безгә сулау өчен кирәк. Без һавасыз берничә минутта яши алмыйбыз.
  • Бүлмәдә, урамда саф һава булдыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?

  3 нче слайд

 - Ә су ни өчен кирәк?

 -Эчәргә, юынырга кирәк.

 - Елгаларның, инеш-күлләрнең чисталыгын сакларга, пычратмаска кирәк.

Ә хәзер “Кояш, һава, су” дигән уен уйнап алабыз. Тиз генә түгәрәк ясап басабыз, иркен итеп сулыйбыз, су белән коенабыз ( күнегүләр ясау)

Өйне төзүне дәвам итик. Беренче бүрәнәбез “Дөрес туклану” дип атала (тактага беркетү)

 Әйдәгез әле дөрес туклану кагыйдәләрен искә төшереп үтик (4 слайд)    

  • Сезнеңчә нинди ашамлыклар ашау сәламәтлек өчен файдалы?

     5 слайд

  Сез ашаган ашамлыклар арасында иң күп өлешне яшелчә, җиләк-җимешләр алып торырга тиеш.

  Ит, йомырка, балык, тавык ите ризыкларын да чиратлаштырып куллану файдалы. сөт ризыкларыннан да даими файдаланырга киңәш ителә.

  Алдагы бүрәнә “Хәрәкәттә-бәрәкәт” дип атала. (тактага беркет) 6 слайд

Сез экранда ниләр күрәсез?

-Спорт уеннары

- Әйе, спорт уеннары. Димәк сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Ә хәзер тиз генә бастык, “Күрсәт әле үскәнем” уенын уйнап алабыз.

Димәк без уен вакытында гына түгел. ә кайчан да хәрәкәтләнәбез икән? Өйләрегездә буш вакытларыгыз булганда әти-әниләргә ярдәм итеп сез үзегезнең сәламәтлегегезне дә ныгытасыз дигән сүз.

  Чираттагы бүрәнә “ Көндәлек режим” дип аталыр (тактага беркет)

Нәрсә соң ул көндәлек режим?

  • Көндәлек эш: йокы, ашау-эчү, ялны дөрес оештыру. Болар барысы да һәр көнне бер үк вакытта башкарылырга тиеш. 7слайд. Менә монда укучы баланың көндәлек режимы тәкъдим ителә. (Күзәтү) Сез өегездә шимбә көн, ОКГ булмаган көнне булган режимыгызны төзеп килерсез.
  • Алдагы бүрәнә “Шәхси гигиена” дип атала (тактага беркет)

Көн дәвамында тән тузан, микроблар белән пычрана, ул начар сулый башлый. Ашаганнан соң тешләргә азык ябыша, авыз куышлыгында микроблар үрчи. Бу теш авырулары китереп чыгара. Шуңа күрә даими рәвештә юынып торырга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга киңәш ителә.

  Хәзер сезнең күкрәкләрегездәге язуларны да эшкә җигәр вакыт җитте. Яшел төслеләр сары төсле язулар арасыннан үз парларын табарга тиеш.

8 слайд

  Һәр пар экрандагы кагыйдәләр арасыннан үзенә кагылышлысын табып укысын.

  Чираттагы бүрәнә “Чыныгу” дип атала.(Тактага беркет) 9 слайд

Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше генә авыруларга каршы тору сәләтенә ия була. Чыныгу өчен кайбер кагыйдәләрне дә белергә кирәк.

  Экрандагы чыныгу процедураларын нинди тәртиптә башкарыр идегез?

 Сез җавапларның дөреслеген тикшерик 10 слайд

 Менә ниһаять, өйнең бүрәнәләрен өеп тә бетердек. Өйләр  озак чыдасын, кар яңгыр үтеп кермәсен өчен ни кирәк?

 Без дә өйнең тәбәсен ябып куйыйк. Безнең сәламәтлегебезне начар гадәтләр чолгап алмасын. Сез сәамәтлеккә зыян сала торган нинди начар гадәтләр беләсез?

  • Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллану.11 слайд
  • Әйе укучылар, бу начар гадәтләр безгә бик күп зыян салалар. Болар турында без әле югарырак классларда тирәнтен итеп өйрәнербез

 Ниһаять, йортыбыз төзелеп бетте. Йортның эчен һәм тышын матур итеп бизәү үзегездән тора инде.

   Димәк, сәламәтлек ул - ... 12 слайд

   

13 слайд.

Сәламтлекне саклау, ныгыту һәркемнең кулыннан килердәй эш. Авырмагыз, исәнлек-саулык сезгә! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Саулык зур байлык.

Дәрестән тыш чараларда куллану өчен әдәби монтаж....

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

"Саулык - зур байлык".

"Саулык - зур байлык" темасына сыйныф сәгате....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...

Cәламәтлек - зур байлык

Сәламәт яшәү рәвеше ул- спорт белән шөгыльләнү,дөрес туклану. һ. б....

Доклад. “Саулык – зур байлык.”

Ата-аналар җыелышы өчен доклад...

Тәрбия сәгате эшкәртмәсе "Саулык - зур байлык"

Тәрбия сәгатендә   саулыкның   матур  яшәү  өчен иң мөһим шарт икәнлеге  аңлатыла....


 

Комментарии

Гилмуллина Рамиля Шамиловна

Сәламәтлекне саклау турында тәрбия сәгатегез бик бай эчтәлекле, бик күпләргә файдалы материал булыр дип уйлыйм.