Яшелчә исемнәре белән таныштыру
план-конспект урока (1 класс) на тему

Тема. Яшелчә исемнәре белән таныштыру.

 

Максат. Кишер, кыяр, бәрәңге, суган, кабак, кәбестә, бакча сүзләре белән таныштыру.

Шул сүзләрне кулланышка кертү.

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера белергә һәм дөрес әйтергә өйрәтү.

Хәрефләрне һәм авазларны төркемнәргә аера белү күнекмәләрен камилләштерү.

 

Материал. Дәреслек, методик кулланма, йорт хайваннары һәм кошлары сурәтләнгән рәсемнәр, яшелчәләр, авазлар һәм хәрефләр язылган 2 агач рәсеме, калын һәм нечкә сүзләр язылган кәгазҗ битләре.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Яшелчә исемнәре белән таныштыру

Открытый урок

по татарскому языку

в 1 классе


Тема. Яшелчә исемнәре белән таныштыру.

Максат. Кишер, кыяр, бәрәңге, суган, кабак, кәбестә, бакча сүзләре белән таныштыру.

Шул сүзләрне кулланышка кертү.

Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аера белергә һәм дөрес әйтергә өйрәтү.

Хәрефләрне һәм авазларны төркемнәргә аера белү күнекмәләрен камилләштерү.

Материал. Дәреслек, методик кулланма, йорт хайваннары һәм кошлары сурәтләнгән рәсемнәр, яшелчәләр, авазлар һәм хәрефләр язылган 2 агач рәсеме, калын һәм нечкә сүзләр язылган кәгазҗ битләре.

Дәрес барышы.

1. Дәресне оештыру.

- Исәнмесез, укучылар.

- Исәнмесез.

- Хәерле көн.

- Хәерле көн.

- Хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, яхшы.

- Утырыгыз.

2. Фонетик зарядка.

 Укучылар тактаның бер ягына калын әйтелешле, икенчесенә нечкә әйтелешле сүзләрне эләләр. Ул сүзләр дөрес итеп укытыла.

(Кәҗә, сарык, сыер, ат, әтәч, тавык, үрдәк, каз, песи, эт)

3. Хәрефләр һәм авазлар кабатлана.

2 агач рәсеме эленә. Бер агачта алма формасында – авазлар, икенчесендә - хәрефләр эленгән. Укучылар хәрефләр белән авазларны парлап, төркемнәргә бүләләр (1 – калын сузыклар, 2 – нечкә сузыклар, 3 – яңгырау тартыклар, 4 – саңгырау тартыклар).

4. Йорт хайваннары һәм кош исемнәрен кабатлау.

Рәсемнәр күрсәтеп, укучыларга сораулар бирергә.

  • Бу нәрсә?
  • Бу үрдәк (әтәч, кәҗә, сарык, тавык, каз, сыер, ат, песи, эт).

5. Дәреслек буенча эш.

Пока Былтыр возвращается домой, наши животные работают в огороде (бакчада). Они знают, что кто не работает, тот не ест.

  • Менә бакча.
  • Алар эшлиләр.
  • Нинди хайваннар эшлиләр?
  • Нинди кошлар эшлиләр?

6. Яңа лексика белән таныштыру.

Өстәлгә өйрәнәсе яшелчәләр тезелгән. «Яшелчәләр» дигән язу эленгән.

Укытучы өстәлдән яшелчәләрне күрсәтеп сөйли.

  • Бу – кабак.
  • Бу – кишер.
  • Бу – суган.
  • Бу – кәбестә.
  • Бу – кыяр.
  • Бу – бәрәңге.
  • Бу – помидор. (Помидор сүзенең ике телдә дә бер төсле әйтелүен аңлату).

7. Диалог оештыру. Укытучы – укучы.

Яшелчәләрне күрсәтеп, укучыларга сорау бирергә.

  • Бу нәрсә?
  • Бу – бәрәңге һ.б.
  • Бу кабакмы?
  • Әйе, бу кабак.
  • Бу кыярмы?
  • Юк, бу кыяр түгел, бу кишер. Һ.б.

8. Физкультминут.

Җир өстендә үсүче яшелчәләр әйтелсә, укучылар басалар, җир астында үсүче булса – утыралар.

9. Җөмләләр төзү.

Укучыларга кәгазьләр таратыла. Шул кәгазьләрдә укучылар үзләре яраткан яшелчәләрнең рәсемнәрен ясыйлар. Укытучы укучыларга кәрҗин күрсәтә, эшнең барышын аңлата.

- Укучылар, сез үзегез яраткан яшелчәләрнең рәсемнәрен ясадыгыз. Шул рәсемдә сурәтләнгән яшелчә исемен һәм яратам сүзен кертеп җөмлә төзегез. Мин сезнең янга шушы матур кәрҗинне тотып килермен һәм үзегез төзегән җөмләне әйтеп, рәсемне кәрҗингә сала барырсыз. Мәсәлән:

- Мин кишер яратам.

10. Дәфтәрләрендә эшләү.

Тактага сүзләр эленә. Ул сүзләрнең сузык авазлары төшеп калган. Тиешле сузык авазларны куеп, дөрес итеп дәфтәрләренә язу.

К...б...к

П...м...д...р

С...г...н

К...б...ст...

Б...р...ңг...  

11. Йомгаклау.

- Укучылар, без сезнең белән бүген нинди сүзләр белән таныштык?

- Дәрес сезгә ошадымы? (Укучыларны бәяләү).

- Укучылар, хәзер матур итеп басыгыз. Сау булыгыз.

- Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Җиләк- җимеш һәм яшелчәләр. (Кабатлау)

Максат: а) “Җиләк- җимеш” һәм “яшелчәләр” темасы буенча өйрәнелгән сүзләрне кабатлау;               ә)  татар теленең (авазла...

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы.

1нче сыйныфның рус төркеме өчен "Яшелчәләр" темасы буенча дәрес планы....

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация

1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

"Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр. "Син нәрсә яратасың?" соравының кулланышы"

Урок татарского языка в 1 клсассе (русскоязычная группа) по теме "Овоәи и фрукты."...

Лл хәрефе белән таныштыру. Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллануны кертү.

Технологическая карта урока  татарского языка для русскоязычных детей  в 1 классе...