Чыгыш "Укытучының һөнәри компетентлыгын үстерүдә бәйгеләрнең роле"
статья (4 класс)

Бүгенге көндә педагогларның  һөнәри компетентлыгын арттыру – актуальмәсьәләләрнең берсе. Замана алга барган саен, бу һөнәр ияләренең белем һәм күнекмәләрен бәяләгәндә, яңадан-яңа алымнар кулану таләп ителә. Нәкъ менә укытучының һөнәри компетенциясен күтәрү нәтиҗәсендә генә укучыларның белем сыйфатын арттырып була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kompetentlylyk.docx19.21 КБ

Предварительный просмотр:

Зиннәтуллина Илмира Фаилкызы,

1нче гимназия-Милли белеем бирү үзәгенең

югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Укытучының һөнәри компетентлыгын үстерүдә бәйгеләрнең роле.

Бүгенге көндә педагогларның  һөнәри компетентлыгын арттыру – актуальмәсьәләләрнең берсе. Замана алга барган саен, бу һөнәр ияләренең белем һәм күнекмәләрен бәяләгәндә, яңадан-яңа алымнар кулану таләп ителә. Нәкъ менә укытучының һөнәри компетенциясен күтәрү нәтиҗәсендә генә укучыларның белем сыйфатын арттырып була.

Хәзерге мәгариф системасында барган үзгәрешләр укытучының квалификациясен һәм һөнәри осталыгын, ягъни аның һөнәри компетентлыгын күтәрү зарурлыгына китерә. Бүгенге мәгарифнең төп максаты –шәхеснең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең актуаль һәм перспектив ихтыяҗларына туры килүче, җәмгыятьтә социаль адаптациягә, хезмәт эшчәнлеген тиешенчә башкара, үзаңныи камилләштерә алырдай сәләтле шәхесләр әзерләү. Ә ирекле фикер йөртә, үз эшчәнлегенең инәтиҗәләрени фаразлый  һәм белеем бирү процессын модельләштерә торган  педагог куелган максатларга ирешү гаранты булып тора. Нәкъ менә шуңа күрә дә хәзерге вакытта заманча, динамик тизлек белән үзгәрүчән дөньяга яраклы шәхес тәрбияләү өчен сәләтле, иҗади фикер йөртүче, конкурентлыкка сәләтле педагогларга  ихтыяҗ зур.

Заманча таләпләрдән чыгып, педагогның һөнәри компетентлыгын үстерүнең төп юлларын билгеләргә мөмкин:

* методик берләшмәләрдә, иҗади төркемнәрдә эшләү;

* тикшеренү, эксперименталь эшчәнлек алып бару;

* инновацион, яңа педагогик технологияләрне үзләштерү;

* педагогик ярдәмнең төрле формаларын куллану;

* педагогик конкурсларда, мастер-классларда, форумнарда һәм фестивальләрдә актив катнашу;

* үз педагогик тәҗрибәсен башкалар белән уртаклашу;

* ИКТ куллануһ.б.

Бүген мин  үземнең тәҗрибәм беләну ртаклашу максатыннан «Ел укытучысы» бәйгесенә тукталып китәсем килә.  Һичшиксез, бу бәйге – берөзлексез эзләнү, яңалыкка омтылу, заманча технологияләрне үзләштерү, һәрдаим камилләшеп торуны күздә тоткан һөнәри тәҗрибә туплау булып тора.

Республикада ел саен үткәрелүче “Ел укытучысы” конкурсы, бәйгедән бигрәк, педагоглар тормышын да иң матур чараларның берсенә әверелде. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына да әлеге әһәмиятле конкурста үзләренең эш тәҗрибәсен күрсәтү мөмкинлеге булуы аеруча шатлыклы. Гадәттә, бәйгедә талантлы, көчле рухлы, иҗади эшләүче укытучылар җиңә.

 Узган уку елында мин «Ел укытучысы» бәйгесенең муниципаль һәм зональ этапларында катнаштым.   Конкурс ноябрьдә башланган иде. Ул берничә этаптан тора: мәктәп, район, регион һәм республикакүләм. Һәр этапның үзендә биштән дә ким булмаган сынау билгеләнгән. Кайбер биремнәр читтән торып әзерләнә. Мәсәлән, үз сайтыңны булдырып, анда кызыклы мәгълүмат урнаштыру (укучылар белән, ата-аналар белән элемтә, үз тәҗрибәң белән, кулланган алымнар белән, кызыклы материаллар белән уртаклашу). Бу сине мөгаллим һәм шәхес буларак таныта торган бер сайт булырга тиеш. Шулай УК алдан билгеләнгән бер темага эссе язарга кирәк. Төп максаты – үзеңне ачып салу, ни өчен укытучы булдың, бу сиңа авыр бирелдеме, проблемаларны таныйсыңмы, күрәсеңме, аларны чишә аласыңмы. Алга таба билгеләнгән темага таныш булмаган сыйныфта дәрес бирү. Бу этапка әзерләнүныклы тәҗрибә, белем, осталык таләп итә. Алга таба укытучылар алдында тәҗрибәң белән уртаклашу максатыннан “Осталык дәресе” күрсәтү, белем бирүдә кулланган яңа алымнар, эш формалары белән бүлешү.

Бу конкурс- укытучыга үзен һөнәри яктан үстерү өчен бик кирәкле һәм файдалы конкурс, зур үсеш, зур тәҗрибә. Әзерләнү, катнашу барышында офыклар да киңәеп китә. Чөнки яңа кешеләр белән танышасың, гомумән, дәрес нинди булырга тиеш, барысына өйрәнәсең… Конкурска ныклап әзерләнү өчен, бик күп вакыт һәм көч таләп ителә.

Әлбәттә, ярдәм итүчеләр бик күп булды. Мәктәп җитәкчелеге, башка елларда катнашкан укытучылар, методберләшмә әгъзалары. Бу җиңү бер кешенеке генә түгел, тулы бер команданыкы. 

Бәйгеләрдә  катнашу вакытны ала, билгеле, ләкин мөмкинлегеңне сынап карау һәм нәтиҗәсе уңай булу – үз-үзеңә булган ышанычны арттыра, мәктәбеңне, районыңны танытырга мөмкинлек бирә.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә,  бүгенге көндә компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булырга тиеш. Ә компетентлы педагог – укучы һәм ата-аналар өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә. Шуңа күрә укытучыларга бу юнәлештә эшне дәвам итүләрен, төрле профессиональ бәйгеләрдә курыкмыйча катнашып, тәҗрибә туплауларын теләп калам.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар.

Әдәби укудан дидактик материаллар....

Орфографик күрмә хәтерне үстерү (Развитие орфографической зоркости)

Грамоталы язарга ничек өйрәтергә?  Укучыларның  грамоталылык  дәрәҗәсен ничек үстерергә? Бу сораулар бик күпләрне борчый, чөнки грамоталылык дәрәҗәсе  -  белем сыйфаты күрсәтк...

Уку дәресе "Н хәрефе булган сүзләрне уку.Әниләр темасына бәйләнешле сөйләм үстерү"

Урок в 1 классе помогает  правильно произносить и запомнить произношение трудных букв....

Доклад "Сөйләм телен үстерүдә коммуникатив технологиянең өстенлеге"

Доклад по теме самообразования "Коммуникативно - развивающее обучение младших школьников через различные формы уроков"...

"Укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү"

Башлангыч сыйныфлар өчен "Укучыларның  фикерләү сәләтләрен һәм активлыкларын үстерү" дигән темага доклад...

Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сөйләм телен үстерү

 Телне өйрәнү, аны үзләштерү, билгеле булганча, бик катлаулы, иҗади эш.Аның нигезендә өйрәтүчегә механик рәвештә иярү түгел, бәлки актив танып- белү эшчәнлеге  ята. Башлангыч мә...

Фикерләү сәләтен үстерүгә дидактик материаллар

Башлангыч сыйныф укучыларына  фикерләү сәләтен үстерү өчен материаллар....