План- конспект и презентация по окружающему миру в 3 классе "Ут,су,газ"
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) по теме

"Ут,су,газ" темасына тулы конспект һәм презентация бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_ut_su_gaz.doc89.5 КБ
Файл ut_su_gaz.pptx2.46 МБ

Предварительный просмотр:

Тема: Ут, су һәм газ.

Максат: 

1.  Укучыларны куркынычның нинди булуы  һәм аның килеп чыгу сәбәпләре   белән таныштыру;  көтелмәгән куркыныч туганда , дөрес эш итә белергә өйрәтү.

 2.   Укучыларның әйләнә- тирә чынбарлыкны танып белүләрен үстерү.

 3.  Үз тормышыңа карата сакчыл караш , игътибарлылык, җитезлек, кыюлык тәрбияләү.

Дәрес тибы: Яңа  материалны өйрәнү.

Дәрес төре:  компьютер  технологиясен  кулланып  үткәрелә  торган  әңгәмә.

 Җиһазлау: уенчык телефон; плакат “Ут, су, газ”; һәр рәткә биремле карточкалар (2 ребус, 1 мисал); презентация, плакатлар; шәм; сулы стакан; кабартылган шар; төзү өчен китап; рәсемнәр; 2 вариантлы тест; 4 данә  “Аңлатмалы  сүзлек” китабы.

                               Дәрес барышы.

  1. Оештыру.

           Дәрескә  чакырып

           Кыңгырау  чылтырады.

           Балалар,  шатланып,

           Дәрескә  утырды.

           Әрәм  итми  бер  минутны

           Тыңлыйк ,  уйлыйк  hәм  сөйлик ,

           Исебездә  нык  калдырыйк ,

           Дәрес  буе  актив  булыйк.

Исәнмесез, укучылар!

Мин,  Бөрбаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы, Ләйлә Сабировна булам. Бүгенге “Әйләнә – тирә дөнья һәм ТИН” дәресе сезнең өчен  һәм минем өчен кызыклы, мавыктыргыч  һәм файдалы үтәр дип уйлыйм. Моның өчен сезнең дәрестә җавапларга төгәл, матур итеп, тырышып җавап бирүегез сорала. Сез дәрескә әзерме?   (((Әзер))).

II. Уку мәсьәләсе кую.

Укучылар, сезнең кайсыгыз дәрес темасын әйтер икән. Әйе, бүгенге тема миңа да табышмак, шуңа күрә сезнең ярдәмегез кирәк.

 Мин һәр рәткә биремнәр бирәм һәм өлешләп дәрес темасын атарбыз. Беренче рәтләр сезгә  ребус бирәм, шуны чишеп теманың бер өлешен  атарсыз. Икенче рәткә гади генә мисаллар бирелә, җаваплары теманы билгели. Өченче рәткә табышмак әйтәм. Әйдәгез, башладык.

(1нче рәт- ут (ребус),  2нче рәт- су (мисал),   3нче рәт-газ(ребус )

Әйдәгез, нәрсә килеп чыкты. 1 нче рәт (ут), 2 нче рәт (су), 3 нче рәт (газ).

Хор белән әйтик әле.          Ут,      Су,      Газ     Слайд №1

( Өстәлдә өч  предмет: шәм , сулы стакан  ,  һава шары).

Укучылар сезнең алда өч матдә:  ут, су, газ.

Ут- кешегә нинди файда китерә?( Аның ярдәмендә ашарга әзерләгәннәр, өйне яктыртканнар, һ.б..)

Су- кеше тормышында нинди урынны били? (Кеше сусыз озак яши алмый)

Һава кешегә ни өчен кирәк? (Кеше суламыйча тора  алмый, чшәү өчен кирәк ул су).

Һава- ул газсыман матдә. Ләкин шарлар гелһава белән генә кабармыйлар, ул икенче төрле газда булырга мөмкин.  Ә менә безнең өйләргә торбалар аша килгәне икенче төрле газ, аның ярдәмендә без ашарга пешерәбез, өйне җылытабыз.

Бу 3 матдә безгә файда китерсә дә, аларның бик куркыныч  яклары да бар. Менә бүгенге дәресебезнең максатыда куркынычның нинди булуын, аның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау тора.

III.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

  1. Китап белән таныштыру.

Без үзебезнең иң кадерле әйберебезне , тормышыбызны саклау өчен, билгеле бер кагыйдәләрне сакларга кирәк. Бу кагыйдәләр минем акыллы китапка язылган. Ул “Куркыныч туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” дип атала. Бу китап тагын кемнәрдә бар? (((Беркемдә дә юк))).   Слайд №2

Ә мин сезгә бер экземплярын алып килдем.  Әйдәгез, укыйбыз? (Китапны ачалар). Ә кагыйдәләр юкка чыккан, чөнки без аны белмибез. Безнең бурыч, шул кагыйдәләрне торгызу.

  1. Ут турында, аның кагыйдәләре белән таныштыру

Беренче бүлек  “Ут кайчан дус түгел?”   Слайд №3

Утның нинди куркыныч ягы бар? (((Пожар- янгын))).

Безгә шуны онытмаска кирәк : “Янгын үзеннән үзе чыкмый” В.Маяковский  Слайд №4

Ә янгын чыгуга кем гаепле соң? Моны белү өчен кроссворд чишү кирәк.

  1.  Кроссворд чишү.

Һәр партада кроссвордлар куелган, укучылар чишеп җавап әйтәләр.  (КЕШЕ)

Димәк, янгын чыгуда иң гаепле булып кеше тора.   Слайд №5.

Янгын ни сәбәпле чыга? (((Укучыларның җавабы))).

  4.  Янгын чыгу сәбәпләрен санап чыгу.

Укытучы янгын чыгу сәбәпләрен  слайдта чыгара  бара.  Слайд №6:

Электр җиһазларының  төзек булмавы;

Оныту (электр җиһазларын сүндермәү);

Очкын (мич, камин);

Тиз ялкынланган әйберләр (мебель, обой, китап, кием, идән);

Шырпы белән уйнау;
Ягулык (бензин, керосин, газ).

5.   Дәреслек белән эш (4-5 бит).

Янгын чыкканда нишләргә кирәк?  Шул турыда дәреслекнең 4- 5 битеннән эчтән укып, сөйләп китәләр.. (((1 укучы укый)) Слайд №7 да күрсәтелә барыла.

01- янгын хезмәткәрләренә генә түгел, төрле куркыныч булганда,  бердәм коткару хезмәте дә ул.  Шалтыратуны шулай ук кәрәзле телефоннан 112 дип, бушлай да һәм акчасы булмаганда  да башкарырга була.     Слайд №8

5+.Сүзлек белән эш. Укучылар аңламалы сүзлектән диспетчер сүзен табып, укып китәләр.      Слайд №9

Диспетчер –билгеле бер урында  утырып оешмаларның (янгын сүндерүчеләр, газ хезмәте,авария хезмәте) эш барышын көйләүче. 

6.  “Телефон” уены

Әйе, янгын чыккач, сүндерү мөмкин түгел икән 01 гә шалтыратырга кирәк.

Янгын сүндерүчеләргә нәрсә әйтергә, шул турыда уен уйнап алыйк:

Бер укучы телефоннан шалтырата һәм диспетчерга сөйли (тиз һәм каушамыйча):

Адрес әйтә;

Кайда яна;

Үзенең телефон номерын;

Фамилиясен;

Кайсы урамнан керү кулайрак

(тиз һәм каушамыйча әйтергә). Слайд №10 Район буенча информация.

Рәхмәт. Кеше тормышында иң зур куркыныч - янгын . Ул даими булып тора. Менә узган 2011нче елда гына районда янгын булган....

Хәзер өйрәнгәннәрне ныгыту максатыннан ял итеп уен уйнап алыйк.

7. Физкульт – минутка (Янгын турында белемнәрне ныгыту максатыннан чыгып оештырыла)

Уен «Тыела- рөхсәт ителә» дип атала.

     Мин янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен әйтәм,әгәр ул тыела икән, сез басасыз, рөхсәт ителсә, утырасыз.

   Бүлмәдә янган шырпы ташларга.        (басу)

        Өйне янгыннан сакларга.   (утыру)

        Утны саксызлык, игътибарсызлык белән куллану.     (басу)

        Зурларны ярдәмгә чакырмау.      (басу)

        Дымлы сөлге аша сулау.       (утыру)

        Электр җылыткычларын күзәтү астында калдырмау.         (басу)

      Зурларны ярдәмгә чакыру.     (утыру)

Рәхмәт, укучылар, кагыйдәләрне үзләштергәнсез.

8.  Су төшенчәсе белән таныштыру.

Янгыннан тыш башка куркынычларда туарга мөмкин. Нәрсә ул кем әйтә ала?  (((СУ)))).     Слайд №11

Су- кеше өчен иң кирәк нәрсә. Ләкин  кайвакыт аннан да куркырга кирәк. Өйдәге су нинди куркыныч тудырырга мөмкин?  

Су торбасы шартлау, ярылу, өзелү;

Су басу;

Суны ябу.

9. Дәреслек белән эш (5 бит)     Слайд №12

Бу билгеләр нәрсәне аңлата? (((Торба өзелгән, җылы һәм кайнар су веньтиле, күршеләргә, диспетчерга, әти- әниеңә шалтырат)

Су торбасында авария булганда нишләргә кирәк?( Су туктату өчен кранны борырга кирәк, әти- әниеңә шалтыратырга яки  диспетчерга шалтыратырга)

Суда авария булганда нинди сүзләрне еш кулланабыз? ( Вентиль,  Диспетчер)

10. Сүзлек эше.

Менә сезнең берничәгезгә аерым өй эшләре бирелгән иде. Шушы ике сүзнең төшенчәсен белеп килергә. Хәзер шул укучыларга сүз бирик. Слайд №13

           Вентиль- сыеклык, пар яки газның чыгуын көйли торган клапан, ул бүлмәдәге суны яба.

Безнең райондагы бу хезмәтнең телефон номеры  2-52 - 45   (Слайд №14)

11.  Газ турындагы  мәгълүматлар  белән таныштыру.

Укытучының кереш сүзе.

Шулай ук файдасы белән бергә тагын бер куркыныч яный. Ул- газ.

Слайд №15

Газ безгә нинди зыян китерергә мөмкин? (әгәр газ чыгып тора икән, син агуланырга һәм хәтта үләргә дә мөмкин).

-Газны дөрес кулланмаганда нинди куркыныч туарга мөмкин?(газ чыгарга)

-Газ чыгуның нинди сәбәпләре булырга мөмкин?  (Су кайнап чыгып, ташып утны сүндерергә мөмкин, җил утны сүндерә, газ плитәсенең краны тулысынча ябылып бетмәгән, газ приборларының төзек булмавы, торбалар ялганган урыннан)   Слайд №16

Слайд № 17  Хәзер газ чыккан очракта нишләргә?

  1. Өлкәннәргә әйтү
  2. Тәрәзәне ачып бүлмәне җилләтергә
  3. Плитәнең краны ябыкмы, тикшерергә
  4. 04 хезмәтенә күршеләрдән шалтырату
  5. Ут яндырма, шырпы кабызма.

Димәк, без безнең өчен файдалы да, шул ук вакытта куркыныч булган өч матдә белән таныштык. Хәзер ни  дәрәҗәдә үзләштергәнегезне тикшереп китик әле.

IV. Яңа белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Сайланма диктант.    Слайд №18

1нче вариант- ут

2нче вариант- су

3нче вариант- газ

Укытучы туган куркыныч белән  ничек көрәшү юлларын укый, һәр вариант үз җавабын яза.

-   Юрган капларга.      1в.

-   Ишекне ябарга.         1 в.

-   Электр җиһазларын кабызмау.    3 в, 2в..

-   Диспетчерга шалтырату.  2 в.,1в.,3в..

-   Кычкырырга, сөлге болгарга.   1 в.

-   Вентильне борырга.    2 в.

-   Ярдәм сорап күршеләргә мөрәҗәгать итү.   1в., 2в., 3в.

-   Бүлмәне җилләтү.   3 в.

-   Үзеңнең адрес һәм телефонны әйтү.  1в.,2в., 3в..

2. Тест ярдәмендә белемнәрне тикшерү.

  1. вариантта тест өләшенә.

3. Нәтиҗә ясау.

Менә безнең “Куркыныч туганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” китабы төзелеп тә бетте.  Димәк, дәресебез дә ахырына якынлашты.

- Сез нинди кирәкле кагыйдәләрне истә калдырдыгыз?

  -  Янгын булганда ничек эш итәргә кирәк?

  - Ни өчен янгын вакытында карават астына качарга ярамый?

  -  Су  торбасына зыян килгәндә нишлибез?

  - Газ исен тойсак нәрсә ярый, нәрсә эшләргә ярамый?

V. Йомгаклау. Рефлексия.

1. Билгеләр кую.

Укучылар,  кем бүген дәрестә яхшы катнашты ди, кул күтәрегез әле. Кем үзенең эше белән бик кәнагать түгел? Ни өчен дип уйлыйсыз?Ә хәзер киләсе дәрестә бүгенгедән дә яхшырак итеп эшләрмен ди, кул күтәрсен әле. Рәхмәт

  1.  Өй эше бирү.     Слайд  №19
  1. Дәреслектән 4- 6 бит, укырга.
  2. Биремнәрне үтәү. Дәреслек, 7бит.
  3. Иҗади эш. 1рәт- газ, 2 рәт- ут, 3рәт –су куркынычын кисәтү билгесе ясарга.

Дәрес тәмам, рәхмәт.Укуыгызда уңышлар. Исән булыгыз.

Слайд №20

ТЕМА:  «Ут, су һәм газ»

ВАРИАНТ 1

ФАМИЛИЯ, ИСЕМ ________________________________

1. Ук белән бу хезмәтләрнең телефон номерларын тоташтыр.

03        газ

01        ашыгыч ярдәм

04        янгын

2.  Ялкынны сүндерә алмасаң нишләргә? Кирәкле хәрефкә сыз.

а) качарга;

б) кычкырырга, ярдәм чакырырга;

в) 01телефоны аша янгын сүндерүчеләрне чакырырга.

3. Өйдә торба өзелсә, нишләргә? Эш тәртибен күрсәт.

 

су үткәрүчене чакырырга;

әти- әнигә шалтыратырга;

Тиешле вентильне борып, суны туктатырга.

4. Янгын чыгу сәбәпләрен билгелә.

а) Онытылган үтүк;

б) төзек булмаган чыршы утлары;

в) озак китап уку;

г) Шырпы белән саксыз эш итү.

ТЕМА:  «Ут, су һәм газ»

ВАРИАНТ 2

ФАМИЛИЯ, ИСЕМ ________________________________

1. Ук белән бу хезмәтләрнең телефон номерларын тоташтыр.

01        газ

03        янгын

04                                           ашыгыч ярдәм

  1. Позъездда төтен булса, нишләргә? Кирәкле хәрефкә сыз.

 

а) чыгып кайда, нәрсә янганын карарга;

б) ишекне ябып, ярыкларындымлы чүпрәк белән томаларга;

в) игътибар итмәскә, синең квартира янмый бит.

  1. Газ исен тойсаң, нишләргә? Эш тәртибен күрсәт .

         Газ хезмәткәрен чакырырга;

         Тәрәзәне ачарга;

         Кран ярдәмендә борып газны туктатырга.

5.Газ чыгу сәбәпләрен күрсәтергә.

а) газ җиһазларының төзек булмавы;

б) газ плитәсенең краны ябык булмау;

в) су торбасында авария булу;

г) плитәдә утның сүнгән булуы.



Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Ут су газ

Слайд 2

Куркыныч туганда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре

Слайд 3

Янгын үзеннән - үзе чыкмый В.Маяковский

Слайд 4

Ут кайчан дус түгел?

Слайд 5

Янгын ни сәбәпле чыга? Оныту Очкын (мич, камин) Тиз ялкынлана торган әйберләр Шырпы Ягулык (бензин, газ, керосин) Электр җиһазларының төзек булмавы

Слайд 6

Башваткыч

Слайд 7

1. Кара җирнең өстенә Каз мамыгын кем түккән? Ак юрганын кем теккән? Ап- ак онны кем сипкән? 2. Ялт итәр дә, йолт итәр, Тигән җирен ут итәр. 3. Өй башына утырган, Җирне нур белән тутырган. 4. Мич эчендә кара мәче. 1 2 3 4

Слайд 8

КЕШЕ

Слайд 9

Янгын вакытында нишләргә? Янгын кечкенә булса, өстенә юрган капла! 01 гә шалтыратырга! Дымлы сөлге аша суларга! Идәннән шуышып яки чүгәләп бар! Төтен булган бүлмәгә кермә! Өйдән чыккач ишекне ябып куй! Төтен башка бүлмәдә булса, ишекне ябып, төтен кермәслек итеп ярыкларны томала.

Слайд 10

Диспетчер – б илгеле бер урында утырып оешмаларның эш барышын көйләүче .

Слайд 12

Район буенча мәгълүмат 2011 елда районда 34 янгын очрагы теркәлгән. - 7 янгын электр үткәргеченең төзек булмавы сәбәпле - 2 янгын яшен сугу сәбәпле - 2 янгын саксыз тәмәке тарту сәбәпле -1 янгын балаларның шырпы белән уйнау сәбәпле чыккан. Янгын вакытында 3 кеше һәлак булган.

Слайд 13

Су ни өчен кирәк?

Слайд 14

Бу билгеләр нәрсә белдерә ?

Слайд 15

Вентиль- торбадан килә торган су, газ, пар, сыекчаларның йөрешен ачу, киметү яки туктату өчен хезмәт итә торган җайланма- клапан.

Слайд 16

Телефон 2 – 52 - 45

Слайд 17

ГАЗ

Слайд 18

Газ чыгуның сәбәпләре: г аз җиһазларының төзек булмавы, ялганган урыннан газ чыгу; с уның кайнап чыгып, утны сүндерүе; җилнең утны сүндерүе; кранның ябылып бетмәве.

Слайд 19

1. Тәрәзәне ачып бүлмәне җилләтергә. 2. Плитәнең краны ябыкмы, тикшерергә. 3. 04 хезмәтенә күршеләрдән шалтыратырга. 4. Ут яндырма, шырпы кабызма . 5. Өлкәннәргә әйтергә. Газ чыкканда ниш ләргә?

Слайд 20

04 ТЕЛЕФОН

Слайд 21

Сайланма диктант 1. Юрган капларга . 2. Ишекне ябарга . 3. Электр җиһазларын кабызмау . 4. Диспетчерга шалтырату . 5. Кычкырырга , сөлге болгарга . 6. Вентильне ( кранны ) борырга . 7. Ярдәм сорап күршеләргә мөрәҗәгать итү. 8. Бүлмәне җилләтү. 9.Үзеңнең адрес һәм телефонны әйтү.

Слайд 22

Өй эше. Дәреслектән 4- 6 бит, укырга . Биремнәрне үтәү . Дәреслек , 7бит . Иҗади эш . 1рәт- газ, 2 рәт - ут , 3рәт –су куркынычын кисәтү билгесе ясарга .

Слайд 23

Иг ътибарыгыз өчен рәхмәт !


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План -конспект открытого урока по окружающему миру для 1 класса

Предмет: окружающий мир.Тема: «Наши помощники – органы чувств». Урок №21.По типу урок: изучения и первичного закрепления новых знаний, урок-практикум.Цель:·        Ф...

План-конспект современного урока по окружающему миру 1 класс

Урок  в 1 классе по теме  " Где и когда? ", " Когда наступит лето?" Урок с использованием  ЭОР из Единой коллекции ЦОР о смене дня и ночи и смене времён года с использованием игрового ...

План - конспект учебного занятия по окружающему миру. Тема "Введение. Царства живой природы"

Представлен план - конспект учебного занятия по окружающему миру по теме "Введение. царства живой природы", вкл. дидактические карточки...

План- конспект учебного занятия по окружающему миру. Тема «Человек – часть живой природы»

Представлен подробный план- конспект учебного занятия по окружающему миру (3 класс). Тема «Человек – часть живой природы»...

План - конспект учебного занятия по окружающему миру. Тема «Тела, вещества, частицы»

Представлен подробный план - конспект учебного занятия по окружающему миру (3 класс). Тема «Тела, вещества, частицы»...

Конспект урока + презентация по окружающему миру. Тема: «Картосхема – вид местности сверху, условные обозначения. Масштаб. Карта и план"(УМК "Э-Д", 3 класс).

Цели деятельности учителя: знакомство с терминами: карта, план; определение значения условных знаков в составлении планов местности; составление планов местности по описанию.Планируемые результатыПред...