3 нче сыйныфта Әйләнә-тирә дөнья дәресе
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) по теме

Гатауллина Гульназ Рахимановна

3 нче сыйныфта Плешаков буенча " Үсемлекләрнең күптөрлелеге " темасына дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yln-tir_3kl_pleshakov.docx19.87 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Үсемлекләрнең күптөрлелеге.

Максат:1. Үсемлекләрнең күптөрлелеге белән таныштыру;

              2. үсемлекләр патшалыгының үзенчәлекәрен аңлату; фикерләү сәләтләрен  үстерү;

              3. экологик тәрбия ;

Материал:  Дәреслек 71-75б. ; Мет.ярд. 93-97б.;  Биологиядән русча- татарча аңлатмалы сүзлек ;

Җиһазлау:  ноутбук ( укытучыда );  презентация; практик эш өчен укуч-да индив. карточкалар ; тестлар;  

                   абага( гөл); мүкләр ; гербарий;   өстәмә эш дәфтәре №1 ( укуч-да)

     

                Дәрес барышы

1. Оештыру өлеше

-Укучылар, бастык барыбыз да. Исәнмесез, утырыгыз. Хәзер әйлән- тирә дәресе. Дежур укучыны тыңлыйбыз.

    1слайд( көзге табигать күренеше рәсеме)

  1. Хәзер нинди ел фасылы?
  2. Көз.
  3. Табигатьтә нинди үзгәрешләр бара?
  4. Агачлардан яфраклар коела. Кошлар җылы якка китәләр. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Яңгырлар ява. Кояш җылытмый.
  5. Бик дөрес укуч-р. Ләкин һәр ел фасылының аерым эзе бар, аерым төсе бар.

2. Үткән дәресне кабатлау.

2 слайд

  1. Хәзер укуч-р, үткән дәресне искә төшерәбез, кабатлыйбыз.Үткән дәрес буенча  сезнең белемнәрегез

не тикшерәбез. Игътибар белән рәсемле таблицага карагыз әле. Соравын укыгыз, сорауга җавап бирү өчен кайсы сүз артык?

  1. Кояш нурлары.
  2. Ни  өчен?
  3. (укучы җавабы)
  4. Молодцы.
  5. 3слайд

- Үткән дәрестә алган белемнәрегезне тикшерү өчен тест эшлибез.( эш дәфтәрләрендә)

Тест

 

4слайд

  1. Җавапларны тикшереп, көндәлекләргә билгеләрен куегыз.

3. Яңа теманы аңлату. 5слайд

- Укуч-р, искә төшерик әле, терек табигатькә нәрсәләр керә?

- Бактерияләр, кешеләр, үсемлекләр, хайваннар.

-Ни өчен алар терек табигатькә керәләр?

- Чөнки алар туалар, үсәләр, тукланалар, үләләр.

-Укучылар, берәрегезнең ишеткәне я укыганы юкмы, терек табигатьне өйрәнә торган фән ничек атала икән?

(укучыларның җаваплары тыңлана)

- Терек табигатьне өйрәнә торган фән биология д.а. Галим – биологлар үсемлекләрне, бактерияләрне, хайваннарны, бактерияләрне патшалыклар диләр.

6слайд

  1. Бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез?
  2. Үсемлекләрнең күптөрлелеге турында сөйләшербез.

7слайд

  1. Бу үсемлекләрне нинди төрләргә бүлеп була?
  2. Агачлар, куаклар, үләннәр.

8слайд

  1. Искә төшерик әле. Үсемлекләр нинди өлешләрдән тора?
  2. Тамыр, сабак, яфрак, чәчәк, орлык, җимеш.

9слайд

-Укуч-р, үсемлекләрне  Җирнең яшел күлмәге диләр.Шуңа  күрә без үсемлекләрне сакларга тиеш. Үсемлекләрне теләсә кайда очратырга мөмкин. Яшеллек безнең планетабызны матур итә.  Үсемлекләр арасында сирәк калганнары да бар, алар Кызыл китапка кертелгәннәр. Үсем-не өйрәнә торган фән БОТАНИКА д.а. Ботаника  биологиянең бер бүлеге.Галим –ботаниклар үсем-р патшалыгын берничә төргә бүләләр.

10слайд( физкультминутка)

-И, балалар күрегез, тышта әнә килде көз.

- Әйе, әйе беләбез. Көз килгәнен күрәбез.

-Я.әйтегез, сөйләгез.Ничек килә икән көз?

-Кошлар очты көньякка, канат җәеп еракка.

Аюлар өн казыды,бик тирән итеп базны.

Балыклар да тындылар, су төбенә чумдылар.

Агачлар –ялангачлар җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз, без мәктәпкә йөрибез.

11 слайд

-Укуч-р, без сезнең б-н бергәләп яңа теманы өйрәнүне дәвам итәрбез, практик эш тә эшләрбез.Укыганнан соң табл-ны тутырып  барабыз.

12 слайд

13слайд

Дәреслек белән эш( практик эш)

  1. Дәреслекнең 72б ачып, 1 укучы кычкырып укый

-Диңгез кәбестәсе СПОРАлар ярдәмендә үрчи, аларда яфрак урынына ТАЛЛОМ була. Диңгез кәбестәсен Кытай императоры 13г. Барлык кешегә дә бушка тарату турында Указ чыгара, чөнки анда организм өчен кирәкле йод бар.

( Мүкләр, абагалар, ылыслы үсем-р, чәчәкле үсем-рне аңлату да шулай оештырыла)

14слайд

15слайд

16слайд

17 слайд

( укуч-р укыганнан соң  укучылар һәм укытучы нәтиҗә ясап бара)

18 слайд

  1. Укуч-р, үсем-р төрле-төрле. Алар бер-берләреннән аерылып торалар. Бу рәсемдә нинди төрләре сүрәтләнгән?

  1. Агачлар, куаклар, суүсемнәр, үләннәр.

19слайд

( 2010 елның җәй аенда булган янгыннар турында сөйләү)

20 слайд

Кызыклы фактлар белән таныштыру.

21 слайд

22слайд

Йомгаклау.

-Дәрестә  үзегез өчен нинди яңалык  алдыгыз

-Дәрестә башкарган нинди эшләр сезгә аеруча  ошады?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфта татар теле дәресе.Тема: " -мы/-ме кушымчалы сорау җөмләләр.

Максат: 1) – мы , -ме кисәкчәләренең төрле сүз төркемнәренә ялгану очракларын өйрәтү;2) [ә] , [э]авазы кергән сүзләрне яза белү күнекмәләрен ныгыту өчен шартлар тудыру ;3) яңа теманы үтүгә кызыксыну у...

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация.

4 сыйныфта әдәбият дәресе. Ә. Еникинең “Матурлык” әсәренә анализ. Дәрес планы һәм презентация....

20 эчендә кушу. 1 сыйныфта математика дәресе.

1 сыйныфта кабатлау дәресе.20 эчендә кушу таблицасын кабатлау....

1нче сыйныфта технология дәресе

1нче сыйныфта технология дәресе...

3нче сыйныфта татар теле дәресе

ДӘРЕСТӘ “Сыйфат” темасы буенча белемнәр гомумиләштерелә    ...

Дәреснең технологик картасы. Г. Тукай. "Безнең гаилә" (3 нче сыйныфта рус балаларына әдәби уку дәресе)

Дәреснең  технологик картасы. Әдәби уку дәресе. УУК “Күңелле татар теле”. 3 нче сыйныф....