Мастера печатных дел, 4класс, конспект урока по окружающему миру.
план-конспект урока по окружающему миру (4 класс) по теме

Урок "открытия" новых знаний. Программа "Школа России".

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mastera_pechatnykh_del_4_klass.doc85 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Китап басу осталары

Максат: Россиядә китап баса башлау эшенең тарихы һәм үсеше турында күзаллау булдыру; беренче рус басма китабы нәшер итүче Иван Федеров турында мәгълүмат бирү;

         фикерләү, нәтиҗәләр ясау, чагыштыру, дәлилләү осталыкларын үстерү;

         рус халкының мәдәниятына, тарихына хөрмәт уяту; китапка сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес барышы:

I. Оештыру

II. Актуальләштерү

Өй эшен тикшерү ( Вариантлап карточкалардагы биремнәрне үтиләр, аннары һәр укучыга да тестлар таратыла)

Карточкалар белән эш

1 вариант:

1. Бу исемлектә кайсы артык?

Иван Өченче, Әхмәт хан, 1480 ел, Дмитрий Донской

2. Даталарны һәм вакыйгаларны уклар белән тоташтырыгыз.

1380 елның 8 сентябре                  Угра елгасындагы бәрелеш

1480 ел                                             Боз өсте сугышы

1242 елның 5 апреле                      Куликово сугышы

2 вариант:

1. Вакыйгаларны хронологик тәртиптә күрсәтегез.

Куликово сугышы, Нева елгасындагы сугыш, Угра

елгасындагы бәрелеш, Боз өсте сугышы

Тест

1. Куликово сугышы кайсы елга янында була?

А) Угра                Ә) Дон             Б) Идел

2. Куликово кырындагы сугыш кайчан була?

А) 1380 елның җәендә

Ә) 1380 елның 8 сентябре

Б) 1480 елның көзендә

3. Яңа кирпеч диварлар һәм манаралар төзеп, Кремльне үзгәртеп кору  кайчан башлана?

А) Иван Калита идарә иткәндә

Ә) Дмитрий Донской  идарә иткәндә

Б) Иван Өченче идарә иткәндә

4. Русьның төп храмы:

А) Троицк монастыре

Ә) Кунаклар кабул итә торган  Гранитовая палата

Б) Успение соборы

III. Уку мәсьәләсен кую

№1 слайд.

  • Иллюстрацияләрне игътибар белән карагыз. Таныдыгызмы, кемнәр сурәтләнгән? Икенче һәм өченче рәсемнәрдә кемнәр икәнен беләсегез киләме?

 (Экранда:  IX нчы гасырда яшәгән Славян әлифбасын төзегән Византия монахлары Кирилл һәм Мефодий, Иван Федоров һәйкәлләре, Иоганн Гутенберг, елъязмалар остасы Нестор сурәтләнгән иллюстрацияләр)  

  • Болар барысы да тарихи шәхесләр. Төрле гасырларда яшәсәләр дә аларны уртак бер эш бәйли. Уйлап карагыз әле, аларны нәрсә бәйли?

Укучыларның  фикерләре тыңлана.

  • Җавап бирергә кыенсынсагыз сезгә башваткыч ярдәм итәр.

Башваткыч “Китап басу”

  • Бу шәхесләрне китап язу һәм китап басу эше берләштерә.

№2 слайд.Борынгы Русьның кулъязма китаплары

Үткән дәресләрдә беренче китапларны кешеләрнең кулдан язуы һәм аларның кулъязма китаплар дип аталуы турында сөйләшкән идек. Исегезгә төшерегез, кулъязма китаплар нинди булган? Китапны эшләүдә кемнәр катнашкан?  (Текстны

күчереп язучылар, төпләүчеләр, бизәүче рәссамнар)

  • Китапны күчереп язуга берничә ел вакыт китә торган булган. Шуңа күрә китаплар бик аз булган һәм кыйммәт торган. Китапның бәясен төшерү хакында, теләгән барлык кешеләр дә сатып ала алырлык дәрәҗәдә арзан торган китаплар басу турында һәм яңа китаплар чыгару процессын тизләтү турында уйланучы кешеләр дә булган.  
  • -Ничек уйлыйсыз, кешеләр китап ясауның нинди тиз ысулын уйлап таптылар икән? ( Китап басу  ысулын)  
  • Беренче китапларны могҗиза дип йөрткәннәр.  Кеше куллары иҗат иткән бу искиткеч могҗиза ничек барлыкка килде икән соң? Бу сорауга җавап табасыгыз киләме? Бүгенге дәреснең темасын әйтеп карагыз әле.

    Укучыларның  фикерләре тыңлана.

№3 слайд. Дәреснең темасы

  • Дәреслекнең 82 битен ачып, чагыштырып карагыз. Дәреснең темасы: “Китап басу осталары”.
  • Эш дәфтәрләренең 29 битен  ачыгыз. Башваткычны чишә алырбызмы икән? Ни өчен? ( Белемнәр җитми)
  • Югарыда куелган барлык сорауларга да җавап табу өчен мин сезне үткәннәргә сәяхәткә дәшәм.

IV. Уку мәсьәләсен  чишү

№4-5 слайдлар. Иоганн Гутенберг һәм аның басу станогы

- Тарихта беренче китап басылган ел дип кайсы елны саныйлар? ( 1445 ел)

Укытучы.Китап басу Европада бик тиз җәелеп киткән. Европада бу вакытта инде Борынгы Кытайда уйлап табылган кәгазь турында да белгәннәр.  

- Иң беренчеләрдән булып кем җыелмалы шрифт (хәреф) кулланырга тәкъдим итә? (немец Иоганн Гутенберг)

Укытучы. Гутенберг җыелмалы шрифт(хәреф) кулланырга тәкъдим итә. Җыю кассасына металл хәрефләр – литерлар урнаштырыла. Җыючы аларны кассадан ала һәм, аерым бер тактага тезеп, текст “яза”. Литерларга типография буявы сылана, аның өстенә юеш кәгазь бите куела. Басу станогы кул көче белән эшләгән. Китап басылгач, җыелган текстны аерым хәрефләргә таратып, яңа текст төзегәннәр.

№6 слайд. Иван Федоров

  • Әйдәгез, XVI гасырга Россиягә әйләнеп кайтыйк. Монда китап басу эшен кем башлап җибәрде икән?

Укытучы.Иван Федоров беренчеләрдән булып рус телендә китап чыгара. Озак кына еллар Мәскәүдә яшәү дәверендә чиркәүдә хезмәт итә, китапчы була. Ул белмәгән китапны эзләп табып та булмас иде.Чөнки ул шул дәвернең иң оста күчереп язучысы була, оста куллы күчереп язучы һәр абзацның беренче хәрефен  чын могҗизага әверелдереп бизәп язган. Агачтан кисеп ясау осталыгы да булган. Шулай ук литер эшенә дә өйрәнгән.Иван Федоров Мәскәүдә яшәүче немецлар белән аралаша. Алардан немец җирләрендә басу станогы һәм хәреф-литерлар ярдәмендә китап басу эше турында белә. Иван Федоров китап басу эше белән кызыксына башлый. Үзенең дә китап басарга өйрәнәсе килә. Төннәрен ай яктысында хәрефләр ясый. Тырышлыгы нәтиҗәсендә уңышка да ирешә. Патша Иван Грозный боерыгы белән Мәскәүдә китап басу йорты - типография ачыла. Иван Федоров китап басу эшен җайга сала башлый.

№7 слайд. Китап басу станогы

Китап басу станогы төзелеше ягыннан гади булган. Ул бастыргычтан һәм хәреф-литерлардан җыелган текст-раманы салып куя торган шудыргыч такта кисәгеннән торган. Рычагка баскач, бастыргыч буяу сыланган  хәрефләр наборы рамасына төшкән. Бастыргыч белән набор арасына кыстырылган кәгазьдә оттиск  - басып чыгарылган бит барлыкка килгән.

 V. Белемнәрне модельләштерү

№8 слайд. “Апостол”

- Иван Федоров типографиясендә иң беренче нинди китап чыгаруы һәм ул китапның бизәлеше турында дәреслекнең 82-83 битендәге материалны укып белергә мөмкин. Укып чыгыыз әле.

- Нинди яңалыклар белдегез?

- Федоров чыгарган беренче китапның исеме ничек?(Апостол)

- Ничәнче елда басыла башлаган һәм кайсы елда басылып беткән? ( 1563 елның 19 апрелендә басыла башлаган, 1564 елның 1 мартында басылып беткән)

- Китапны тасвирлап күрсәтегез. ( Китапның тышлыгы тире белән тарттырылган авыр агач такталардан гыйбарәт. Шрифтлары ачык. Китап битенең башында үлән һәм тәлгәш, кедр күркәләре һәм йөзем яфраклары рәвешендә ясалган матур бизәкләр күз явын алып тора.)

- Китап бастыру эшендә аның ярдәмчесе кем булган? (Петр Мстиславец)

Укытучы. Китап басу эше Россиядә Иван Федоровка кадәр дә булган.

Беренче рус типографиясе Иван Федоровның “Апостол”ы басылып чыкканчы ук, нәкъ 11 ел алданрак 1553 елда ук ачыла. Бу китап йорты 7 китап бастырып чыгара. Әмма, кызганычка каршы, бер генә китапта да аның  авторы, басылып чыккан урыны  күрсәтелмәгән. Тарихта Иван Грозный әмере буенча  Мәскәүдә беренче китап йорты булдырулуы һәм бу эшне И.Федоровка йөкләве билгеле. Шуңа күрә дә тарихта беренче китап басучы данын Иван Федоров йөртә.

Күзләргә гимнастика.

№9 слайд. Иван Федоров әлифбасы.

  • Иван Федоров тагын нинди китап бастырган? Дәреслекнең 83 битеннән җавап табарга була.
  • Беренче рус әлифбасын Львов шәһәрендә 1574 елда бастыра.

Бу китап балаларны грамотага гына өйрәтеп калмаган, ә тормышта үзеңне ничек тотарга кирәклегенә дә өйрәткән. Бу - балаларны укырга һәм язарга өйрәтүче Русьтагы беренче басма ярдәмлек.

    №10 слайд. Мәкаль

Кош каурые белән, кеше белеме белән матур.    

Беренче әлифба басылуның әһәмияте нәрсәдә? ( Әлифба укырга-язарга тиз арада һәм җиңел генә өйрәтә торган итеп төзелгән. Хәрефләрне өйрәнеп бетергәч, укучылар иҗекләрне укуга керешкәннәр. Русьта аң-белем һәм мәгърифәт таралуга юл ачыла.)

№11 слайд. Мәскәүдә Иван Федоров һәйкәле.

  • Дәрес башында күрсәтелгән фотографияне таныдыгызмы?  Мәскәүдә кемгә һәйкәл куелган?

Укучы чыгышы.

Мәскәүнең нәкъүзәгендә, беренче типография булган урыннан ерак түгел, мәшһүр ватандашыбыз беренче китап басучы Иван Федоровка һәйкәл куелган.Артык биек булмаган калкулыкка бронзадан ясап куелган Иван Федоров Мәскәү урамындагы көндәлек ыгы-зыгыны күзәтеп тора сыман. Өстендә борынгы рус киеме, ачык йөзле Иван Федоров эшләгән вакытта чәчләре күзенә төшеп комачауламасын өчен киң маңгаен каеш белән урап бәйләгән. Бер кулына әле генә бастырып чыгарылган беренче китабының битен, ә икенсенә хәрефләр җыелмасы тактасын тоткан. Әйтерсең ул киләчәккә карап тора.

-Һәйкәлнең бер ягында түбәндәге язу бар: “Первее нача печатати на Москве святые книги в лето 7070(1563) первое апреля 19 ради братий моих и ближних моих». Шушы язудаИван Федоровның тормыш мәгънәсе әйтеп бирелә дә инде: үземә якын булган кешеләр һәм туганнар өчен китап бастыру эшенә керештем сүзләре белән ул:  «Русь халкының аң-белемен, мәгърифәтен үстерүне күздә тотып

 яшәдем һәм эшләдем», -  дип әйтергә теләгәндер.

  • Исегезгә төшерегез, Ватан өчен армый-талмый хезмәт итүчеләрне, үз хезмәтләре белән Туган җирен, илен данга күмүчеләрне кемнәр дип атыйлар? (Патриотлар)
  • Иван Федоровны да үз иленең патриоты дип атап буламы?
  • XVII нче гасырда Россиядә грамоталы кешеләр саны күбәя бара. Аксөякләр һәм  чиркәү әһелләре арасында гына түгел, гади халык арасында да аң-белемле кешеләр барлыкка килә. Укый, яза һәм саный белмәгән килеш ничек сәүдә итәргәһәи һөнәрчелек белән шөгыльләнергә мөмкин?

№12 слайд. XVII гасыр дәреслекләре( дәфтәр, №4 бирем)

Дәреслек белән эш.

- Дәреслекнең 84 битеннән XVII нче гасырда грамотага өйрәтә торган дәресләр турында мәгълүмат бирелгән. Укыгыз һәм дәреслек авторларының исемнәрен дәфтәрегезгә языгыз (№2 дәфтәр, 30 бит, №4 бирем).

  • Балалар, ни өчен бу мәкалә “Белем капкалары” дип аталган?(Бөек галим М.В.Ломоносов тәүге дәресләрен М.Смотрицкийның “Грамматика”сыннан ала. Үзенең беренче дәреслекләрен Ломоносов зур хөрмәт белән “белем капкалары” дип атаган)
  • Россиядә китап баса башлауның әһәмияте нәрсәдә? Нәтиҗә ясагыз. ( Китаплар күпләп басыла башлагач аның бәясе төшкән һәм шунлыктан гади халык та китап сатып ала алган.Китап басу эше Русьта аң-белем һәм мәгърифәт таралуга юл ача.Мәктәпләр, монастырь китапханәләре ачла башлый).
  • Фикерләгезне дәреслек белән чагыштырыгыз (86 бит).
  • Башваткыч сорауларына җавап бирә алырсызмы инде?

Мөстәкыйль эш.

-Дәрестә алган белемнәрегезгә таянып, башваткычны чишегез һәм тест сорауларына җавап бирегез. (№2 дәфтәр, 29 бит, №2 бирем).

№13-18 слайдлар. Башваткыч”Китап басу эше ничек башланган”

Башваткыч сорауларына җаваплар

Тестны берничә укучы компьютерда башкара

Тест “Китап басу осталары”

1. Кайсы патша боерыгы белән Мәскәүдә типография ачыла?

А) Иван III          Ә) Иван Калита            Б) Иван Грозный

2. Мәскәүдә беренче китап басу остасы

А) Кирилл                                        Ә) Мефодий

Б) Иван Федоров                             В) монах Нестор

3. Иван Федоровка кайда һәйкәл куелган?

А) Киевта                                          Ә) Ярославльдә

Б) Мәскәүдә                                      В) Владимирда

4. Аң-белемгә ия булу ярлыларга нәрсә өчен ярап куйган?

А) аларны патшага хезмәт итәргә алганнар

Ә) акчага хат язганнар

Б) акчага төрле документлар тутырганнар

В) китапларны күчереп язганнар

5. М.В.Ломоносов кайсы дәреслек буенча укырга өйрәнгән?

А) Мелетий Смотрицкийның “Грамматика”сы

Ә) Василий Бурцовның әлифбасы

Б) Карион Истоминның әлифбасы

В) “Апостол”

6. Русьта беренче басма китап кайчан чыга?

А) 1480 елда                                Ә) 1564 елда

Б) 1500 елда                                 В) 1612 елда

7. Кайсы дәреслекләр XVII гасырда бастырып чыгарылган?

А) Василий Бурцовның әлифбасы

Ә) Карион Истоминның әлифбасы

Б) Мелетий Смотрицкийның “Грамматика”сы

В) К.Д.Ушинскийның “Родное слово” китабы

8. Гади халыкка аң-белем ни өчен кирәк булган?

А) хатлар язар өчен                    

Ә) китаплар укыр өчен

Б)  һөнәрчелек белән шөгыльләнергә

В) сәүдә итәргә

VI. Дәрескә йомгак ясау

1. Нәтиҗә

- Бүгенге дәрестән син нәрсә алдың?

 (Балаларның темага бәйле җаваплары  тулыландырылып,  2012 елның  Россиядә тарих елы, дип игълан ителүе  искә төшерелә. )

  • Илебезнең бөек тарихлы булуына алдагы дәресләрдә дә ныграк инанырбыз. Без тарихыбызның аянычлы һәм данлы сәхифәләре белән танышырбыз. Россия халкына нинди авыр сынаулар аша узрга туры килгәнлеге һәм аның бу авырлыкларны ничек итеп намус белән җиңеп чыгуы турында белербез.

- Сиңа бу дәрес тормыш өчен нәрсә бирде?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по окружающему миру 4класс

урок для четвертого  класса, содержащий материал по здоровьесбережению по теме "Правила закаливания"...

Конспект урока по окружающему миру "Мастера печатных дел. Роль книгопечатания"

Конспект к курсу Окружающий мир, УМК "Школа России", 4 класс...

Конспект урока по окружающему миру "Мастера печатных дел"

Конспект урока по окружающему миру "Мастера печатных дел" 4 класс УМК "Школа России"...

Конспект урока по окружающему миру "Мастера печатных дел"

Конспект урока по окружающему миру "Мастера печатных дел"...

План-конспект урока по окружающему миру в 4 классе: «Мастера печатных дел»

План-конспект урока по окружающему миру в 4 классе: «Мастера печатных дел»...

Конспект урока по окружающему миру по теме: «Мастера печатных дел» 4 класс "Школа России"

Цели деятельности учителя: формирование представления о появлении первой печатной книги на Руси, книгопечатанья.Планируемые результаты:Предметные:Знать понятия: книгопечатание, первопечатники. Каково ...

Конспект урока по окружающему миру в 4 классе по теме: "Мастера печатных дел".

На уроке окружающего мира знакомятся с биографией Ивана Грозного, его участии в организации и развитии книгопечатания на Руси. Использованы технологии целеполагания, сотрудничества, здоровьесбе...