Табигать дусты бул!
план-конспект урока по окружающему миру (1 класс) по теме

1,4 класс өчен әйләнә-тирә дөнья дәресеннән  конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tabigat_dusty_bul.doc82 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:

 

 Табигать дусты бул!        Хайваннарны саклау.

       Максат :

Укучыларның өйрәнгән темалар буенча                укучыларны Кызыл китап һәм аңа   кертел-              

белемнәрен тулыландыру; безнең якта яшәүче         мәгән хайваннар б/н таныштыру ; табигатькә хайваннар һәм үсемлекләр турындагы белем-             сакчыл булырга өйрәтү ; экологик

нәрен тулыландыру; табигатькә сакчыл караш           кагыйдәләр б/н таныштыру; табигать

тәрбияләү.        сөючеләр итеп тәрбияләү.

        М/т :

 дәреслек        дәреслек

     Җ/у : рәсемнәр,  таблица,  хатлар, компьютер, магнитофон, открыткалар җыелмасы.

        Д.б.

        I. Оеш. өлеше

II.                         1. Һава торышы турында әңгәмә.

2. Дәфтәрдәге эш 33б.        2. Үткән дәресне кабатлау.

Кызыл китапка кертелгән        Җәнлекләр ничек үрчи?

үсемлекләрне билгеләргә.        Үзләренең турында кошлар ничек

        кайгырталар?

        Бөҗәкләр ничек үрчи?

        НӘТИҖӘ.

3. Компьютер буенча Э. Авзалованың “Җир елый” шигырен тыңлау.

Җир елый ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Нигә кипкән?

        Җир елый ишетәсезме?        

        Мин ишетәм!

        Сандугачлы талкайларны

         Кем кискән?

Табигаьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

        

        Җир елый ишетәсезме?        

        Мин ишетәм!

        Бу гүзәллек, бу Җир шары

        Яшәр микән?

- Укучылар Җир ни өчен елый ?

Нәтиҗә.

4. Видеомөрәҗәгать  хайваннарны саклау.

     Табигатьне саклау – Ватанны саклау дигән сүз ул. Табигатьне саклауда барыбызга бердәм эш итәргә кирәк. Хайваннар дөньясы закон нигезендә саклана. Сирәк очрый торган хайван төрләре Кызыл китапка кертелгән. Татарстан фаунасыннан бөтендөнья Кызыл китабына –  жофар, Россия Федерациясе Кызыл китабына байбак кертелгән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 25.10.93 елгы карары белән Татарстан Республикасының Кызыл китабы булдырылды. Бу китапта кайсы төр үсемлекләрне һәм хайваннарны ничек сакларга икәнлеге турында бай мәгьлүмат тупланган. Анда 32 төр суүсем, 24 төр лишайник, 15 төр мүк, 415 төр чәчәкле үсемлекләр, 4 төр сөйрәлүче, 82 төр кош, 2 төр җир-су хайваны, 9 төр балык, 106 төр умырткасыз хайван (шуларның 99 ы – бөҗәкләр), 32 төр имезүче хайваннар һәм 23 төр гөмбәнең Татарстанда ничек таралганлыгы, саны һәм аларны саклап калу юллары турында кыскача белешмәләр китерелә. Һәр төрнең русча, татарча һәм латинча атамасы күрсәтелгән, төсле рәсеме бирелгән.

     Россиянең Кызыл китабының битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә җир йөзеннән тәмам юкка чыгып баручы хайваннар һәм үсемлекләр теркәлгән. Махсус чаралар күрмичә аларны саклап калу мөмкин түгел. Сары битләргә теркәлгән киекләрнең һәм үсемлекләрнең саны котылгысыз рәвештә кимеп бара. Ак битләргә әле юкка чыгу куркынычы булмаган хайваннар һәм үсемлекләр кертелгән. Әмма алар да бик аз санда гына сакланып калган, сирәк урыннарда гына очрый. Аларның да тәмам юкка чыгу куркынычы бар. Китапның яшел битләренә кайчандыр кызыл, сары, ак битләргә теркәлгән булып та, хәзер сакланып калган җәнлек һәм үсемлекләр кертелгән.      Татарстанның Кызыл китабында болар категорияләргә  бүлеп күрсәтелгән.

     Табигать — тере организмнарның йорты. Шуңа күрә аны саклау һәм баету – яшь буынның изге бурычы.

5.   Сорауларга  җавап тыңлау.

 - Кызыл китап нәрсә өчен кирәк?

 - Нишләп аны Китап  дип атадылар икән. Я зәңгәр, я сары дип түгел.

 - Ни өчен Кызыл китап кабат нәшер ителгән?

6. Җыр “Туган – якта”.

7. Кыргый хайваннарны саклау турында укучылар сөйли:

        Морж (Рүдиф)

        Бөркет (Сирина)

        Фламинго (Айгөл)

        Нәфис коңгыз (Резеда)

        Юлбарыс (Сирина)

8. Экологик кагыйдәләр презентация.

Чәчәкләрне өзмик. Мтур үсемлекләр табигатьне  бизәсен !

Агачлар һәм куакларның ботакларын сындырмыйк !

Күбәләк, төклетура, энә карагы һәм башка шундый бөҗәкләрне тотмыйк !

Су бакаларын һәм гөберле бакларны тотмыйк !

Кыргый хайваннарны тотмыйк  һәм өйгә алып кайтмыйк !

9.  Айгөл китап буенча эш.                                         9.  М. Табигать дуслары кагыйдәләрен укырга                        әзерләргә.

-Балаларны сакла һәм якла!

Үсемлек исемнәрен һәм хайван исемнәрен

әйт.

10. Җәнлекләрдән килгән зарлану белән танышыйк :

№1. Ябалак.

Ябалакны 1964 елдан дәүләт саклый. 1 ябалак җәй буена 1 тонна икмәкне юк итәрлек 1000 тычканны тота.

№2. Гөберле бака.

Бу гөберле бака. Ул бакчаларны гусеницалардан саклый. Балалар ни өчен җәнлекләр зарланган ?

Нәтиҗә.

11. Балалар. барлык җәнлекләрне дә сакларга кирәк. Бездә яшәүче шул ук керпе, песнәк, бакаларны. Аларның гомерләре синең кулда, синең табигатьтә үз-үзеңне тотуыңга бәйле.

12. Ә хәзер табышмаклар белән танышыйк. Мин әйтәм, сез туры килгән рәсемне аласыз.

Рәсем артында нәрсә икән?

1.         Тәңкә карлар сипкән,

        Җирне ап-ак иткән.                                                ТА

        Чыршы, каен, имән

        Кардан чикмән кигән.        

  1. Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә,        би

Сокланамын эшенә-

Нур сибә бар кешегә.

  1. Ап-ак күлмәген кигән,

Күлмәгенә тап тигән.        гать

Җәй башында җиләгемне

Авыз итәрсез,- дигән.

4.        Җәйге эссе көннәрдә

        Мине сагынып көтәләр.        не

        Мин аз гына күренсәм,

        Качып-посып бетәләр.        

5.        Иелә, бөгелә,        сак

        Ак мамыгы түгелә

                Кара күзе күренә

  1. Һәр көн диярлек,

Елап, яшь коя.        ла

Килгән кошларны

Көньякка куа.

Табигатьне сакла!

Нинди җөмлә килеп чыкты? Бик әйбәт. Сез барыгызда табигатьне саклаучылар икән. Сезгә шуның билгесе тапшырыла.

III. Йомгаклау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Табигый материаллар белән эш

Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау , иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү         ...

Без- табигать баласы.

Урок чистоты. Разработка классного часа....

Без- табигать баласы

Презентация к уроку чистоты....

Классный час "Без табигать баласы"

Классный час "Без табигать баласы" 1 класс...