Әйләнә-тирәдән 3 сыйныф өчен тестлар
тест по окружающему миру (3 класс) на тему

Сафиуллина Фирзалия Халиловна

3 сыйныфта әйләнә-тирә фәненнән тестлар 

Скачать:

Предварительный просмотр:

Тест : Ташлар ничек җимерелә

1. Су бозга әйләнгәндә нишли?

А) су бозга әйләнгәндә киңәя;

Б) су бозга әйләнгәндә кысыла;

В) су бозга әйләнгәндә үзгәрми.

2. Ташлар җылынганда нишли?

А) ташлар җылынганда киңәяләр;

Б) ташлар җылынганда кысылалар;

В) ташлар җылынганда үзгәрмиләр.

3. Нәрсә тәэсирендә кыяларда һәм ташларда ярыклар барлыкка килә?

А) кояш нурлары кыя һәм ташларны җылытканга;

Б) төнлә кыя һәм ташлар суынганга;

В) кыя һәм ташларны төрлечә киңәюе һәм кысылуы нәтиҗәсендә.

4.  Кыяларның җимерелүен кайсы тереклек ияләре тизләтә?

А) хайваннар;

Б) үсемлекләр;

В) гөмбәләр һәм микроблар.

5) Кыя һәм ташлар җимерелгәндә нәрсә барлыкка килә?

А) ком һәм балчык;

Б) мрамор һәм гранит;

В) су һәм газ.

Тест №20

Терлекчелек

1. Терлекчелек кешеләргә нәрсә бирә?

А) ит, йон, мамык, тире;

Б) җиләк-җимеш, яшелчә, игүле үсемлекләр;

В) мамык, җитен, терлек азыгы.

2. Йорт хайваннары-алар...

А) имезүчеләр, кошлар, балыклар, бөҗәкләр;

Б) җәнлекләр, кошлар, җир-су хайваннары, балыклар;

В) кошлар, сөйрәлүчеләр, җир-су хайваннары, балыклар.

3. Йорт кошлары-алар...

А) фазан, көртлек, страус;

Б) павлин, бөркет;

В) күркә, тавык, каз.

4. Умарталарны  .... үрчетәләр.

А) фермаларда;          

Б) умарталыкларда;      

В) кош фермасында.

5. Йорт хайваннары өчен ....әзерлиләр.

А) бәрәңге, ашлык, арышбаш;

Б) карбыз, кавын, кабак;

В) күкбаш, умырзая, гиацит.

6. Безнең якта терлекчелекнең кайсы тармаклары аеруча киң таралган?

А) кошчылык;

Б) балыкчылык;

В) мөгезле эре терлек асрау.

Тест №21

Акча. Бюджет

1. Нәрсә ул “бартер”?

А) товарны сату-алу;

Б) бер төрле товарны икенче төрлесе белән турыдан-туры алмашу;

В) керем алуның бер ысулы.

2. Элек акча урынына нәрсә кулланылган?

А) телевизор һәм чәйнек;

Б) диңгез әкәм-төкәмнәре, җәнлек тиреләре;

В) кәгазьдәге рәсемнәр.

3. Бюджет нәрсәләрдән тора?

А) хезмәт хакы һәм  стипендиядән;

Б) акчадан;

В) керемнәр һәм чыгымнардан.

4. Дәүләт бюджетын нәрсәләр тәшкил итә?

А) кешеләрнең хезмәт хаклары;

Б) предприятие һәм фирмаларның керемнәре;

В) гражданнар һәм оешмаларның салымнары.

5. Нәрсә ул “гонорар”?

А) бюджет;            Б) керем;                  В) чыгым.

6. Лоторей билетында отыш-ул ...

А) керем;

Б) чыгым;

В) керем дә, чыгым да түгел, чөнки ул планлаштырылган нәрсә түгел.

Предварительный просмотр:

1. Табигать объектлары астына сыз:

Ромашка              линейка                 плитә

Машина               таулар                    шкаф

Балчык                 кош                        болыт

Дәфтәр                 агач                        өй

2. Терек булмаган табигатькә карый:

А) кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроблар;

Б) Кояш, Җир, һава, су, кеше һәм кеше кулы б\н ясалган бар нәрсә;

В) Кояш, күк йөзе, болыт, Җир, ташлар, су, яңгыр, кар.

3.Терек табигатькә карый:

А) кеше, хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроблар;

Б) Кояш, Җир, һава, су, кеше һәм кеше кулы б\н ясалган бар нәрсә;

В) Кояш, күк йөзе, болыт, Җир, ташлар, су, яңгыр, кар.

4. Тереклек ияләре терек булмаган табигатьтән түбәндәгеләр б\н аерыла:

А) алар сулый, туклана, үсә, ныгый, бала тудыра, үлә;

Б) алар сөйләшә, йөгерә һәм сикерә, көлә һәм елый, үсә,үлә;

В) алар хәрәкәтләнә, үсә, әйләнә-тирә табигатьне үзгәртәләр, үләләр.

5.Хайваннарга керәләр:

А) кошлар, җәнлекләр, балыклар, сөйрәлүчеләр, ташбака, чели;

Б) җәнлекләр, бөҗәкләр, еланнар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроблар;

В) кошлар, җәнлекләр, кше, бөҗәекләр, үсемлекләр, гөмбәләр.

Предварительный просмотр:

Тест №2 - “Табигатькә куркыныч яный!”

1. Җирдә урманнар ни өчен кими?

А) янгыннар һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәсендә;

Б) Җирдә климат үзгәргәнгә;

В) шәһәрләр, юллар төзегәнгә, басулар эшкәрткәнгә.

2. Үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр тормышы өчен нинди һава һәм су кирәк?

А) үтә күренмәле;

Б) төссез;

В) чиста.

3. Елга һәм күлләрдә су ни өчен пычрана?

А) суны хуҗалыкта кулланганга:

Б) суны призводствода кулланганга;

В) завод-фабрикалардан, фермалардан чыккан агынты судан.

4. Терек табигатьне саклап калу өчен кешеләр ниләр эшлиләр?

А) тыюлыклар, ботаник бакчалар булдыралар;

Б) бульварлар һәм скверлар булдыралар;

В) фермалар, умарталыклар һәм кош фермалары булдыралар.

5. Нәрсә ул тыюлыклар?

А) тыюлыклар – ул шундый җирләр, анда табигатьтәге бернәрсәгә дә тияргә ярамый;

Б) тыюлыклар- ул шундый җирләр, анда дөньяда сирәк булган үсемлекләрне үстерәләр;

В) тыюлыклар- ул шундый җирләр, анда күптөрле җәнлекләр, кошлар һәм бөҗәкләр яши

Тест  № 2 -“Табигатькә куркыныч яный!”

Су һәм аның үзлекләре

1. Боз һәм кар - болар  . . .      су.

А) каты хәлдәге;

Б) сыек хәлдәге;

В) газсыман хәлдәге.

2. Җылытканда су нишли?

А) кысыла;

Б) киңәя;

В) үзгәрми.

3. Кышын су торбалары нилектән шартлый?

А) су бозга әйләнгәч киңәя дә, шартлый;

Б) су бозга әйләнгәч тарая да, шартлый;

В) торбалар шартлавы аларда су булуга бәйле түгел.

4. Син класс идәнен юдың. Ни өчен бераз вакыт үткәч, ул коры була?

А) су парга әйләнгәнгә;

Б) су идәнгә сеңә, шуңа коры була;

В) идәндә йөргән укучыларның аяк астына су  ияреп кибә.

5. Болытлардан төшкән яңгыр тамчысының сәяхәтен карагыз. Ул ничек итеп кире болытларга менә? (кайсы җөмләдә бу дөрес язылган?)

А) Болыт      су тамчысы     коры җир, елга-күлләр, океан-диңгезләр өслеге    парга әйләнә   су пары   болыт

Б) болыт     коры җир, елга-күлләр, океан-диңгезләр өслеге   су тамчысы     су пары     болыт

В)  болыт      су пары       коры җир, елга-күлләр, океан-диңгезләр өслеге       су тамчысы       болыт.

Һава һәм аны саклау

1. Һава составына кайсы матдәләр керә?

А) водород, бакыр, цинк;

Б) кислород, углекислый газ, азот;

В) хлор, фтор, йод.

2. Сулау өчен кайсы газ кирәкле?

А) азот;

Б) кислород;

В) углекислый газ.

3. Һаваның нинди үзлекләре бар?

А) күк шикелле зәңгәр төстә, тавыш үткәрә, кояш нурларын үткәрә, иссез;

Б) үтә күренмәле, иссез, төссез, җылытканда киңәя, ә суытканда кысыла, җылыны начар үткәрә;

В) җил б\н һавадан тузан күчә, исе тирә-юньдәге предметларга бәйле, температура кискен үзгәрсә җил барлыкка килә.

4.   Тәрәзәләргә кышын ике катлы рамнар куйганда һаваның кайсы үзлеге файдаланыла?

А) җылынганда һава киңәя;

Б) суынганда һава кысыла;

В) һава җылыны начар үткәрә.

5. Һаваны пычранудан ничек сакларга кирәк?

А) Барлык завод-фабрикаларны туктатырга, агач эшкәртүне туктатырга. Транспорт куллануны тыярга. Җирне зур бер тыюлык итәргә.

Б) Завод-фабрикалар тузан тотып кала торган җайланма куярга тиешләр. Транспортны экологик куркынычсыз итеп эшләргә. Шәһәрләрдә һәм шәһәр тирәләренә бакча, парк, һәм урман полосалары булдырырга.

Предварительный просмотр:

Тест: Җисемнәр, матдәләр, кисәкчекләр

1. Җисемнәр дип нәрсәләргә әйтәләр?

А) кеше кулы ясаган теләсә нинди предмет;

Б) теләсә нинди предмет, теләсә кайсы тереклек иясе;

В) теләсә кайсы үсемлек, бөҗәк, кош яки хайван.

2) Кайсы юлда җисемнәр генә язылган?

А) кастрюля, таба, чәйнек, кран, су;

Б) парта, такта, өстәл, урындык, лампа;

В) карандаш, ручка, пенал, шикәр, кара

3) Кайсы юлда матдәләр генә язылган?

А) алюминий, тимер, бакыр;

 Б) алюмин кастрюль, тимер кайчы, бакыр ләгән

В) карандаш, ручка, чык тамчысы, тоз кристалы.

4) Кайсы юлда газсыман матдәләр?

А) су, крахмал, тоз, борыч;

Б) кефир, катык, хлор, фтор;

В) азот, кислород, углекислий газ

5) Нинди матдәләрдә кисәкчекләр арасы бик зур?

А) каты матдәләрдә;

Б) сыек матдәләрдә;

В) газсыман матдәләрдә.

Тест №7  Үсемлекләрнең тормышы һәм күптөрлелеге

1. Үсемлекләр турындагы фән ничек дип атала?

А) ботаника;

Б) зоология;

В) астрономия.

2. Ылыслы үсемлекләргә бер сызык сыз, чәчәклеләргә -ике сызык сыз.

алмагач                                 нарат                              чыршы                  

кара карлыган                      тузганак                         артыш

3. Үсемлекләр туфрактан нәрсә алалар?

А) черемә, ком, балчык;

Б) үсемлек һәм хайван калдыкларын;

В) һава, су, тозлар.

4. Шикәр һәм крахмал ясалсын өчен үсемлекләргә нинди шартлар кирәк?

А) су һәм углекислый газ;

Б) туфрак һәм һава;

В) яктылык, су һәм углекислый газ.

5. Туклыклы матдәләр белән бергә яфракта тагын нинди матдә ясала?

А) азот;

Б) углекислый газ;

В) кислород.

6. Төшеп калган сүзләрне яз:

Үсемлекләрнең тамырлары туфракта булган ...............сулый. Алар туфрактан ................. һәм анда эрегән .................алалар.  

Тест №9: Хайваннарның үрчүе һәм үсеше

1. Кайсы хайван тере балалар тудыра һәм аларны сөте белән туендыра?

а) җәнлекләр;         б) кошлар;              в) балыклар.

2. Кайсы сүз төшеп калган: уылдык ------ ______----- зур балык?

а) личинка;               б)маймыч;             в) чукмарбаш.

3. Кайсы сүз төшеп калган: йомырка-----личинка----____ күбәләк?

а) курчак;                б) кошчык;               в) уылдык.

4. Чикерткә-бөҗәк. Ул үзенең үсешендә курчак буламы?

а) барлык бөҗәкләр дә курчак булалар;

б) чикерткәләр курчак булмыйлар;

в) чикерткәнең йомыркасыннан канатлы  зур бөҗәк чыга.

5. Елның кайсы фасылында балыкларга ау һәм балык тоту тыела?

а) язын;                  б) көзен;                      в) кышын.

Тест № 13 -Кеше организмы

1. Үзеңнең организмыңны белү ни өчен кирәк?

А) организмны саклау һәм ныгыту өчен;

Б) кеше уйлый, сөйләшә, эшли алсын өчен;

В) үз мөмкинлекләреңне дөрес куллану өчен.

2. Кеше тәненең төзелешен өйрәнүче фән ничек дип атала?

А) физиология;               Б) зоология;                В) анатомия.

3. Организм органнардан тора. Кайсы юлда бары органнар гына язылган?

А) күзләр, үпкәләр, ашказаны, тире;

Б) йөрәк, баш мие, бөер, кан;

В) бавыр,талак, колаклар, үт куыгы.

4. Син ничә сизү органын беләсең?

а) 7;                        б) 6;                        в) 5

5. Кайсы органнан башка күреп, ишетеп, исләрне һәм тәмне тоеп булмый?

А) эчәклектән башка;

Б) баш миеннән башка;

В) талактан башка.

6. Кайсы юлда сәламәт кеше турында язылган?

А) бөкре, нык, биек.авыр хәрәкәтле;

Б) бөкре, ак, хәлсез, тәбәнәк;

В) төз, көчле, җиңел, зифа.

Сызыклар белән тоташтыр

Күзләр

Тоеп сизү органы

Колаклар

 Тәм сизү органы

Борын

Күрү органы

Тире

Ис сизү органы

Тел

Ишетү органы

Күрү, ишетү органнарын саклау өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк? Шуларны яз.( теге якка чыгарга ярый)  ____________________

Тест №14-Тире һәм терәк-хәрәкәт системасы.

1.Капшап карау, авырту, салкын һәм җылыны сизә белүне ничек атыйлар?

а) тиеп сиземләү;           б) ис сизү;                  в) тәм сизү.

2. Тире бүлеп чыгара торган май нинди әһәмияткә ия?

А) тирене йомшак һәм сыгылмалы итә;

Б) тирене нык һәм көчле итә;

В) тирене җиңел һәм төз итә.

3. Тирене карау предметлары кайда дөрес язылган?

А) теш щеткасы, теш пастасы, сагыз;

Б) мунчала, сабын, сөлге, крем;

В) аяк киеме креме, аяк киеме щёткасы, клей.

4. Скелет нинди роль уйный?

А) скелет эчке органнарны бәрелүләрдән саклый;

Б) кыскарып һәм йомшарып скелет мускулларны хәрәкәткә китерә;

В) скелет тәннең терәге.

5. Баш сөягендә урнашкан органны тап:

А) бөер;                     б) баш мие;                         в) талак.

6. Кешенең буй-сыны нәрсәгә бәйле?

А) скелет һәм мускулларга;

Б) сеңергә;

В) кимерчәк һәм сөякләргә.

Предварительный просмотр:

Тест №15

Ашкайнату системасы. Кан әйләнеше системасы.

1. Кешегә азык нигә кирәк?

а) азык белән кеше туклыклы матдәләр ала;

б) азык белән кеше үзенә кирәк булган кислородны ала;

в) азык белән кеше су һәм витаминнар ала.

2. Азык кайда эшкәртелә башлый?

а) авызда;         б) ашказанында;       в) эчәклекләрдә.

3. Туклыклы матдәләрдәге кисәкчекләр нәрсә ярдәмендә бөтен тәнгә таратыла?

а) кан ярдәмендә;

б) нерв күзәнәкләре ярдәмендә;

в) мускуллар ярдәмендә.

4. Тәндәге органнар эшләсен өчен һавадагы кайсы кисәкчек кирәк?

а) кислород;                б) углекислый газ;                   в) азот.

5. Кайсы органда һава белән кислород алмашу була?

а) борында;         б) бронхларда;             в) үпкәләрдә.

6. Кайсы органнар аша организмдагы углекислый газ һәм зарарлы матдәләр чыга?

а) бавыр, эчәклек, сидек куыгы аша;

б) тире, бөерләр, үпкәләр аша;

в) йөрәк, ашказаны, үт куыгы аша.

Ут, су һәм газ

1. Телефон номерларын ашыгыч ярдәм хезмәтләренең исем-нәре белән тоташтыр:

01                  газ хезмәте

03                  янгын сүндерүчеләр

04                  ашыгыч медицина ярдәме

2. Әгәр йортта, көтмәгәндә, син генә сүндерә алмый торган янгын чыкса, иң беренче нишләргә?

а) чыгып качарга;               б) кычкырырга, ярдәм чакырырга;        в) 01 номерын җыеп янгын сүндерүчеләрне чакырырга.

3. Әгәр подъездда төтен күрсәң, нишләргә?

а) чыгып кайда һәм нәрсә януын карарга;

б) ишекне ябарга һәм ярыкларны юеш чүпрәк белән капларга;

в) синең  фатирың янмый бит, ник игътибар итеп торырга.

4. Фатирда су торбасы шартлады ди. Син иң беренче  итеп нишлисең?

а) бу зурлар эше дип, әти-әниең кайтканны көтеп утырасың;

б) махсус вентильне борасың һәм әти-әниеңә шалтыратасың;

в) фатирдан чыгып китәсең.

5. Әгәр фатирда газ исе сизсәң, син иң беренче нишлисең?

а) тәрәзәне ачам;

б) 04 номерын җыеп газ хезмәтенә шалтыратам;

в) шырпы сызып карыйм.

Тест №17

Юлда йөрү кагыйдәләре

1. Урам аша чыкканда кеше  нинди булырга тиеш?

а)  көчле, кыю, төз;

б) зиһенен туплаган, игътибарлы, сак;

в)  акыллы, матур, шат.

2. Ничә яшь тулгач, велосипед белән автомобиль юлларына чыгарга мөмкин?

а) 10 яшьтән;              б) 14 яшьтән;                в) 18 яшьтән.

3. Тыю билгеләре нинди?

а) кызыл өчпочмак формасында;

б) кызыл түгәрәк формасында;

в) зәңгәр түгәрәк формасында.

4. Кызыл өчпочмак формасында билгеләр- ...

а) тыю билгеләре;

б) информацион-күрсәтү билгеләре;

в) кисәтү билгеләре.

5. “Кирпеч” куелган билге нәрсәне аңлата?

а) турыга хәрәкәт итәргә;           б) автобус тукталышы;

в) хәрәкәт тыела.

6. Кайсы җөмләләр дөрес?

а) иң мөһим юл билгеләре-кисәтү билгеләре, чөнки алар машина йөртүчеләрне теләсә нинди куркыныч турында кисәтәләр;

б) иң мөһим юл билгеләре- сервис билгеләре, чөнки заправка яки больницаның кайда икәнен белү һәрвакыт кирәк;

в) барлык билгеләр дә мөһим - алардан башка юлларда хәвефсез хәрәкәт була алмый.

Тест “Экология”

1. Пычрану чылбыры нәрсә ул?

а) пычратучы матдәләр елгага эләгә;

п) пычратучы матдәләр үемлекләр һәм хайваннар организмына эләгә, аннары ризыкларга күчә.

2. Әйләнә-тирәдән кеше организмына зарарлы матдәләр нинди юллар белән килеп эләгә?

в) һава, су, туфрак аша;

р) һава, су һәм азык аша.

3. Экологик иминлек нәрсә ул?

а) үсемлек һәм хайваннар, кешеләр бергә яшиләр һәм бер-берсенә һәм әйләнә-тирәгә тәэсир итәләр;

о) экологик иминлек-пычранган, бозылган тирәлекнең зарарлы тәэсиреннән саклану ул.

4. Пычранган һавадан үзеңне ничек саклап була?

к) читкә китәргә;

г)  пычрак һава булган җирдә тоткарланма.

5. Пычранган судан ничек сакланырга?

м) пычрак суны эчмә;

н) көнкүреш фильтрын кулланырга өйрән.

6. Шәхси иминлек кагыйдәләренең ниндиләре азык белән бәйле?

о) яшелчә һәм җиләк җимешләрне ю;

а) экологик чиста азыкларны куллан.

7. Пычрану чылбыры-...

с) тапталган сукмаклар;

з) яшеллек бетү, бөҗәкләр үлеме, агулы төтен.

Тест “Экология”

1. Пычрану чылбыры нәрсә ул?

а) пычратучы матдәләр елгага эләгә;

п) пычратучы матдәләр үсемлекләр һәм хайваннар организмына эләгә, аннары ризыкларга күчә.

2. Әйләнә-тирәдән кеше организмына зарарлы матдәләр нинди юллар белән килеп эләгә?

в) һава, су, туфрак аша;

р) һава, су һәм азык аша.

3. Экологик иминлек нәрсә ул?

а) үсемлек һәм хайваннар, кешеләр бергә яшиләр һәм бер-берсенә һәм әйләнә-тирәгә тәэсир итәләр;

о) экологик иминлек-пычранган, бозылган тирәлекнең зарарлы тәэсиреннән саклану ул.

4. Пычранган һавадан үзеңне ничек саклап була?

к) читкә китәргә;

г)  пычрак һава булган җирдә тоткарланма.

5. Пычранган судан ничек сакланырга?

м) пычрак суны эчмә;

н) көнкүреш фильтрын кулланырга өйрән.

6. Шәхси иминлек кагыйдәләренең ниндиләре азык белән бәйле?

о) яшелчә һәм җиләк җимешләрне ю;

а) экологик чиста азыкларны куллан.

7. Пычрану чылбыры-...

с) тапталган сукмаклар;

з) яшеллек бетү, бөҗәкләр үлеме, агулы төтен.

Экологик мәсьәләләр

1.   3 кешедән торган гаиләгә 1 тәүлеккә 51 кг чиста һава кирәк. 5кешедән торган гаиләгә күпме һава кирәк?

2. Карама һәм өйрәңге елга 16 кг кислород бүлеп чыгара. Өрәңге, карамага караганда, 7 тапкыр кимрәк. карама күпме кислород бүлеп чыгара?

Предварительный просмотр:

Тест № 18

Файдалы казылмалар

1. Табигатьтәге файдалы казылмаларны нинди һөнәр ияләре эзләп таба?

1) врачлар;        2) геологлар;        3) төзүчеләр.

2. Төзелештә кайсы файдалы казылмалар кулланыла?

1) ком, балчык;                                

2) гранит, торф;

3) ташкүмер, тоз.

3) Кайсы файдалы казылма җылылык чыганагы булып тора?

1) бакыр һәм тимер рудасы;

2) ташкүмер, табигый газ;

3) графит, күкерт.

4. Бораулау юлы белән кайсы файдалы казылмаларны чыгаралар?

1) мәрмәр, гранит;

2) табигый газ, нефть;

3) алтын.

5. Без ни өчен металлолом җыябыз?

1) руда запасын саклап калабыз;

2) территорияне чүп-чардан чистартабыз;

3) класслар арасындагы ярышта катнашу өчен.

Тест № 19

Үсемлекчелек.

1. Үсемлекчелекнең тармаклары кайсы юлда дөрес күрсәтелгән, шуны тамгала.

а) кырчылык, сарыкчылык, кактусчылык;

б) кырчылык, яшелчәчелек, җимешчелек, чәчәкчелек;

в) кырчылык, яшелчәчелек, болан асраучылык.

2. Кайсы юлда бөртекле культуралар дөрес күрсәтелгән?

а) бәрәңге, көнбагыш, җитен, каен җиләге;

б) кабак, патиссон, кыяр, кәбестә;

в) солы, арыш, арпа, бодай.

3. Кайсы юлда җимеш культуралары язылган, шул юлны тамгала.

а) кәбестә, бәрәңге, җитен, солы;

б) суган, сарымсак, борыч, апельсин;

в) алма, груша, черешня, кура җиләге.

4. Син нинди авыл хуҗалыгы һөнәрләрен беләсең?

а) тукучы, газ белән эретеп ябыштыручы, геолог;

б) комбайнер, яшелчәче, мамык җыючы;

в)  инженер, механик, токарь.

5. Кайсы үсемлектән ак ипи пешә?

а) арыш;

б) солы;

в) бодай.

6. Кайсы үсемлекнең орлыгыннан май алалар?

а) көнбагыш орлыгыннан;

б) карабодай орлыгыннан;

в) арпа орлыгыннан.

Предварительный просмотр:

Тест №8  Туфрак нәрсә ул?

1. Туфракны кайсы табигатькә кертерсез?

А) терек табигатькә;

Б) терек булмаган табигатькә ;

В) терек һәм терек булмаган табигать туфракта кушыла.

2. Туфрак нәрсәләрдән тора?

А) микроблар, үсемлек тамырлары, туфракта яшәүче төрле хайваннардан;

Б) һава, су, черемә,ком, балчык, тозлар;

В) һава, су, черемә,ком, балчык, тозлар, шулай ук микроблар, үсемлек һәм хайван  калдыклары.

3. Үсемлекләр туфрактан нәрсә алалар?

А) черемә, ком, балчык;

Б) су, һава, тозлар;

В) үсемлек һәм хайван калдыкларын.

4. Туфракның уңдырышлылыгына нәрсә тәэсир итә?

А) туфракта черемә булу;

Б) туфракта су булу;

В) туфракта ком һәм балчык булу.

5. Нәрсә тәэсирендә черемә үсемлекләр өчен кирәк булган тозларга әверелә?

А) туфракта яшәүче хайваннар тәэсирендә;

Б) туфракта булган су һәм һава тәэсирендә;

В) туфракта яшәүче микроблар тәэсирендә.

6. Туфракта ннди тереклек ияләре яши?

А) кырмыскалар, чебеннәр, тараканнар;

Б) күбәләкләр, коңгызлар, тычканнар;

В) яңгыр суалчаны, сукыр тычканнар, бөҗәкләр.

Тест №8: Хайваннарның тормышы һәм күптөрлелеге

1. Хайваннар турындагы фән ничек дип атала?

а) ботаника;               б) зоология;                в) астрономия.

2. Хайваннар – ул...

а) кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, балыклар, сөйрәлүчеләр, еланнар, ташбакалар, бакалар, суалчаннар;

б) кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, балыклар, сөйрәлүчеләр, еланнар, бакалар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроблар;

в) кеше, кошлар, җәнлекләр, бөҗәкләр, балыклар, үсемлекләр, гөмбәләр, микроблар.

3. Балык булган хайванны тап:

а) дельфин;

б) бегемот;

в) карп.

4. Кайсы хайваннар үсемлекләр белән тукланучы хайваннар төркеменә керә:

а) сыер, бегемот, жираф;

б) бүре, төлке, кабан;

в) поши, тюлень, кит.

5. Кайсы туклану чылбыры дөрес:

а) нарат----тукран----агач кимерүче коңгыз

б) лайлач---- кәбестә----гөберле бака;

в) арыш---тычкан---елан---бөркет.

6. Әгәр “арыш----тычкан----төлке” туклану чылбырында кешеләр төлкене үтереп бетерсәләр нәрсә булыр икән?

а) тычканнар күбәя, арышның уңышы кими;

б) тычканнар күбәя, арышның уңышы арта;

в) башта тычканнар күбәя, аннары арышның уңышы кими, шуның нәтиҗәсендә тычканнар да кими.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән тестлар 3-4 класс.

Татар теленнән тестлар "Исем","Сыйфат", "Фигыль" темаларын үткәннән соң укучыларның белемнәрен тикшерү өчен үткәрелә....

Математикадан тестлар. 3 класс.

Математикадан III чирек өчен тестлар. Тест туры килүчәнлеккә төелгән...

Математика дәресенә тестлар

Тестларны математика дәресендә кулланырга була....

Сыйныф сәгате. Тема: Сыйныф йолдызы

Тема: Сыйныф йолдызы- Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул йолдыз?- Кемнәргә “йолдыз” диләр? ( Кызларга, күренекле эстрада җырчыларына, атаклы сәнгать эшлекләренә) Ни өчен? Сез нинди йолдызларны беләсез?...

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ТЕСТЛАР 2-4 сыйныф

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ТЕСТЛАР 2-4 сыйныф...