1,4 классларда әйләнә-тирәдән дәрескә эшкәртмә
учебно-методический материал по окружающему миру (4 класс) на тему

Харрасова Рамзия Миннерахмановна

1,4 классларда әйләнә-тирәдән ачык дәрес үткәрелде.4 класста "Туган ягым" темасы булса, 1 классларда "Минем кече туган ягым" темасына проект эше иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan-d.docx19.68 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә-тирә дөнья –1, 4 нче сыйныф

Тема. Туган ягыбыз  

Максат. Укучыларда туган якның җир өсте турында күзаллау формалаштыру; карта белән эшләргә өйрәтү; танып белү активлыгын, күзәтүчәнлекне, анализ һәм нәтиҗә ясау күнекмәләрен ныгыту; балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. 1 класс укучыларының кайчы, клей белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Ресурслар. Дәреслек. I кисәк. – 138-144 бит. Методик күрсәткеч, интернет,тестлар җыентыгы.  

Методлар. Сөйләү-хикәяләү, күрсәтмәлелек, проблема кую, аңлату, гамәли эш, өлешчә контроль, өлешчә эзләнү.

Эшчәнлек формалары. Әңгәмә, уку, мөстәкыйль эш, күзәтү, слайдлар карау, сорау-җавап, карта белән эш, укытучы аңлатуы, тест эшләү, кросворд, ребус  чишү.1 класслар өчен , тигез итеп кисү, ябыштыру.

Җиһазлар. Ноутбук, слайдлар, дәфтәр, ручка, тестлар, кросвордлар, рәсемнәр.

Эшчәнлек төрләре. Фронталь, индивидуаль, парлап.

Дидактик мәсьәләләрне чишү.Белемнәрне актуальләштерү, уку эшчәнлеген оештыру, максат кую, төшенчәләр һәм күнекмәләр формалаштыру, төшенчәләрне гамәлдә куллана белү, яңа белемнәр формалаштыру, күзәтү, анализ ясау, нәтиҗә чыгару, кайчы, клей белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.

Дәрес барышы

Оештыру өлеше.

Көтелгән нәтиҗә: уңай психологик халәт тудыру. Укучылар, бүген мәктәпкә килгәндә нинди һава торышы күзәттегез?Табигатьтә нинди үзгәрешләр бар иде?

-Әйе балалар, бүген көн  бик матур, кояшлы (бик җилле, салкын иде.Ләкин кышкы табигать өчен ул гадәти күренеш..Кышны без салкыннары, кар-бураннары өчен яратабыз.) Кар бөртекләре шул кояш нурында җем-җем итәләр иде. Сез һәммәгез дә мәктәпкә килгәндә ап-ак кар өстеннән килдегез. Ул сезгә матур теләкләр теләп аяк астыгызда шыгырдап калгандыр. Мин дә сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, зиһен ачкычлары теләп калам..

Дәрес темасын һәм максатын кую

(Тактага ребус эленә).

-Укучылар әгәр бу ребусны дөрес чишсәгез, дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәгебезне белерсез. (Һәр парга кәгазь битләре өләшенә).

1 класс укучыларына “Минем кече туган ягым”исеме астында проект эше аңлатыла.(Укучылар бирелгән рәсемнәрне кисеп алып, дәфтәрләргә авыл күренеше итеп ябыштырырга тиешләр).

Димәк, бүген туган ягыбыз, аның табигате һәм аның җир өсте турында сөйләшербез.

Өй эшен тикшерү

Син кайда яшисең? (Картадан күрсәтү)

Нинди табигый зонада яшибез? Үзенчәлекләрен сөйләтү.

Безнең як табигате нинди? (Уртача: кыш салкын, җәй эссе)

Халык нәрсә белән шөгыльләнә? (Игенчелек, терлекчелек, агач эшкәртү,вак һөнәрчелек)

Яңа тема өйрәнү

Россиянең физик картасыннан һәм күзәтүләреңнән чыгып, безнең як турында сөйләргә өйрәнү. (Укучылар үзләре өйрәнә тора)

«Туган як» турында презентация карап үтү.( Сахипгараева Зәлинә)

Безнең якның җир өстенә хас билгеләрне санау: тигезлектә урнашкан, тигезлек булса да, бездә кечкенә таулар, калкулыклар, ерымнар, үзәннәр бар.

Төшенчәләргә билгеләмә бирү:

тау, калкулык –җир өсте тигезлегеннән калкурак, күтәрелебрәк торган урыны.Аның  итәге, бите, башы була.

Ерым – кар һәм яңгыр сулары агу нәтиҗәсендә барлыкка килә, үсемлекләр үсми.

Үзән – ерымнар еллар үтү белән сөзәкләнә, үләннәр үсә, үзәнгә әйләнә.

Мөстәкыйль танышу: дәреслекнең 138-144 нче битләр.

Безнең тирә-як саклауга мохтаҗмы? (Әйе, эре предприятиеләр (Чаллыдагы завод-фабрикалардан чыккан төтеннәр) һаваны һәм суны пычрата, транспорт бик күп, бу да һава пычрануына китерә).

Җир өстен саклауда без үзебездән нинди өлеш кертә алабыз? (Чүп-чардан чистарту, гаилә белән бергәләп агачлар утырту)

Слайд карау (экологик күзәтү)-укытучы сөйли.

Теманы ныгыту

Тест сорауларына җавап бирү.

Өй эше бирү

”Табигатьне саклауга минем өлешем” дәфтәрләргә кечкенә инша язарга.

Йомгаклау.Нәтиҗә һәм бәяләү.Рефлекция.

Сез бүгенге дәрестә нәрсәләр белдегез?

Туган якның җир өстен ни өчен сакларга кирәк?

Менә бу кроссвордны чишеп, сез бүгенгә дәрестә алган белемнәрегезне тагын бер кат ныгытыгыз әле.

Үзтикшерү үткәрелә.(укытучы экранда кроссворд җавапларын күрсәтә, укучылар тикшерәләр)

-Кешене тудырган,туендырган, сусаганда су ,суларга һава биргән табигатебезне саклыйк.Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый.Бары тик әхлаклы, намуслы, чын кеше була ала. Сез дә балалар,МИҺЕРБАНЛЫ, МӘРХӘМӘТЛЕ,КЕШЕЛЕКЛЕ БУЛЫГЫЗ.

Куанып хозурда  йөргәндә

Карурман куенына кергәндә,

Беркемнең  каргышын алма син,

Күбәләкләр  елап калмасын...

Сак бул син, сабыем, сак бул син,

Саклый күр табигать баласын.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә,

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң ,табигать баласы!

Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1нче сыйныфта "1санын алу" темасына дәрескә презентация

“Математика” дәреслеге, 1класс, А. Л. Чекин...

2 һәм 4 классларда татар теле дәресе

МБББУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе" 2нче классТема:  Билгене белдерә торган сүзләр темасын кабатлау.4нче классТема:  Сыйфат.Дәресне әзерләде: башлангыч класслар укытучысыБи...

Татар теленнән ачык дәрес 2-4 классларда

Азкомплектлы башлангыч сыйныфларда  яңа уку стандартлары буенча2нче сыйныфта һәм 4 нче сыйныфларда татар теле дәресе.     2класс:Тема:Предметны  белдергән сүзләр.4класс:Т...

Ачык дәрескә презентация "Тылсымлы әкиятләр"

Ачык дәрескә презентация "Тылсымлы әкиятләр"...

2-4 классларда татар теле дәресе

Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.Укучыларның белем дәрәҗәсен ,логик фикерләү сәләтен үстерү.Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Аз комплектлы классларда әйләнә-тирә дөнья дәресеннән дәрес эшкәртмәсе- 2-4 сыйныфлар

2 сыйныфларда әйләнә-тирә дәресе-Тема:Туклану һәм сәламәтлек.4 сыйныфларда әйләнә-тирә дәресе-Тема: Ашкайнату системасы....