Аз комплектлы классларда әйләнә-тирә дөнья дәресеннән дәрес эшкәртмәсе- 2-4 сыйныфлар
план-конспект урока по окружающему миру (4 класс)

Гумарова Гульгена Загитовна

2 сыйныфларда әйләнә-тирә дәресе-

Тема:Туклану һәм сәламәтлек.

4 сыйныфларда әйләнә-тирә дәресе-

Тема: Ашкайнату системасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 2-4_syynyf_yln-tir_drese.docx803.79 КБ
Файл 2-4_syynyf_yln-tir.pptx1.13 МБ

Предварительный просмотр:

4 класс .Тема: Ашкайнату системасы.

Максат: Ашкайнату системасы, аның туклануга бәйлелеген төшендерү.

2 класс. Тема: Туклану һәм сәламәтлек.

Максат:Туклануның сәламәтлеккә йогынты ясауын аңлату.

Бурыч: 1) дәрестә алган белемнәрне кәндәлек тормышта куллану;

2) укучыларның уйлау, танып белү, игьтибарлык күнекмәләрен булдыру;

3) “Сәламәтлек зур байлык !”- гыйбарәсен ачу.

Планлаштырылган күрсәткечләр.

Регулятив күрсәткеч  – укучының дәрес максатын укытучы ярдәме белән ача алуы;

Танып-белү күрсәткече - укучының белемнәрен күрсәтә белүе;

Коммуникатив күрсәткеч - укучының үз фикерләрен телдән җиткерә алуы;

Предмет күрсәткече  –  “  ашкайнату системасы  ”, “ туклану режимы  ”, төшенчәләрен аңлауы, сорауларга җавап бирүе.

Төп төшенчәләр: ашкайнату системасы, туклану режимы.

Җиһазлау:комьпютер, рәсемнәр, интерактив такта, таблица, карточка.

Материал: Әйләнә-тирә дөнья дәреслеге 2 сыйныф, әйләнә – тирә дөнья дәреслеге  4 сыйныф; биремнәр.

                                          Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше

Исәнләшү: – Хәерле иртә, балалар!

Бер – беребезгә исәнлек, саулык телик.( Бер-береңә сәламәтлек теләү)

2. Актуальләштерү

-Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк?

-Сәламәтлек, саулык.

-Балалар, сез сәламәтлек төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

(Балаларның җаваплары тыңлана)

-Ә сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк?

Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга, вакытында ашарга, күбрәк  хәрәкәтләнергә, саф һавада булырга, дөрес киенергә, ял итәргә, чисталыкны

яратырга кирәк.

 3. Төп өлеш.

Укытучы : Туклану өчен кешегә нинди әгъзалар ярдәм итә. ( Таблица буенча эш). Хәзер миңа тулысы белән бүгенге теманы кем әйтер? Дәрестә нәрсә турында өйрәнербез, сөйләшербез?

Укучылар: Ашкайнату системасы,туклану  турында сөйләшәбез

Ике кулыгызны кушып йодрыклагыз эле, менә шулкадәр зурлыкта сезнең ашказаныгыз.zheludok-1.jpg 

    Ашамлыкны йотабыз, ул ашказанына элəгə, ашамлык анда эшкәртелеп, сыекчага əйлəнə. Ашказаны капчыкка охшаган əгъза. Кирəгеннəн күп ашау аңа зыян китерə, чөнки эшкәртү авыр була. Димəк, артык күп ашарга ярамый. Эшкәртелгән сыекча эчәкләргә китə, кирəкле матдəлəр канга həм башка органнарга тарала.

Укытучы: Ни өчен кеше төрле ризык белән тукланырга тиеш? (Һәр азыкт төрле-төрле витаминнар бар) Организмның үсүе өчен витаминнар һәм минераль матдәләр кирәк. Кеше азык белән бергә организмның үсүе, яшәве өчен кирәк булган барлык матдәләрне ала.   Ашамлыклар кешегә хәрәкәтләнү, уйлау көче (бал, карабодай, йөзем һ. б.),ә кайберләре көч бирә (ит, май, эремчек, балык һ. б.).

- Ә ничек уйлыйсыз, нинди ашамлыкларда витаминнар күп?

-Витаминнар ни өчен кирәк? Нинди витаминнар беләсез?

- Әйе, укучылар, А, В, С, Д витаминнары була.

А витамины: “ Әгәр зур үсим, әйбәт күрим, тешләрем нык булсын дисәгез, сезгә мин кирәк! Мин кишердә, сөттә, йомыркада күп” - ди.

В витамины: “ Әгәр көчле булам, юк – барга борчылмыйм, сәбәпсез еламыйм дисәгез, сезгә мин кирәк! Мин иттә, икмәктә, карабодайда, солы ярмасында күп,”- ди.

С витамины: 2 әгәр еш авырмыйм , авырудан тиз савыгыйм , яхшы кәефле булыйм дисәгез, сезгә мин кирәк. Мин суганда, кәбестәдә, кишердә, алмада, лимонда,әфлисунда күп,”- ди.

-Күргәнегезчә, үсү һәм сәламәт булу өчен организм күп төрле ризык таләп итә.Ләкин алар яхшы үзләштерелсен өчен, кайбер кагыйдәләрне үтәү кирәк.

Укытучы:  Вакытында ашау нәрсә дигән сүз соң ул? ( тактада сәгать рәсеме)  

Б.-иртәнге аш, төшке аш, төштән соңгы аш, кичке аш.- туклану режимы.

Укытучы: - Укучылар ,хәзер  минем куллдагы рәсемнәргә карагыз әле. Бу рәсемдәге балалар нинди ашау кагыйдәләрен истә бозалар?

Укучылар:- кулларны юарга;

-ашаганда сөйләшмә;

- ашаганда китап укыма;

- ашаганда телевизор карама;

- ашаганда уйнама.

Укытучы:- Бик яхшы. Сез үзегез әлеге кагыйдәләрне үтисезме? Менә бүгеннән үтәргә тырышыгыз. Әгәр бу кагыйдәләр үтәлмәсә, ашкайнату системасы бозыла.       ( аңлатам  –ризык йоткылыкка түгел, буталып трахеяга креп китә-һәм без тончыгабыз).

Физкультминутка.

Практик эш.

1 төркем - 2 класс. Укучылар чипсы, кириешки, жвачка, шоколад, кока-кола капларындагы составтан Е хәрефе кергән консервантларны эзлиләр һәм  әйтәләр.

төркем – 4 класс  Россияда куллану тыелган консервантларның списогы өләшенә. Укучылар шул списоктан табып,консервантларның зарары турында әйтәләр.

Укучыларның тырышлыгы ярдәмендә, без кириешки һәм чипсынын (  һ.б.ш.) балаларга бөтенләй ашарга ярамаганын ачыкладык .

4. Ныгыту

1. Сәламәтлек турындагы мәкальләрне дәвам ит:

Саулык-(зур байлык)

Сәламәт тәндә-(сәламәт акыл)

Байлык башы-(саулык)

 Хәрәкәттә-(бәрәкәт)

2. Укытучы: Укучылар, ашказаны рәсеме  көлә торган, көлми торган – тактада эленеп тора . Сезгә өстәл өстендәге ашау ризыкларын урнаштырырга кирәк. Көлә торганга – ашарга ярый торган , көлми торганга - зыянлы ризыкларны берәм-берәм чыгып куясы.

Б.- Аңлатып куя баралар.

Укытучы: Укытучы дөреслеген укучылар белән бергә тикшереп бара.

Укытучы:Укучылар,  “ Дөрес-дөрес түгел  ” уены уйнап алабыз.  

  • Сәламәт булу өчен дөрес тукланырга кирәк - дөрес;
  • Ашкайнату системасы  дип - ризык авызга керүдән башлап, тышка чыгарылганчы үткән юлны атыйлар- дөрес;
  • Чипсы, шиколад,майонез сәламәтлек өчен файдалы  ризыклар - дөрес түгел;
  • Ашаганда уйна,көл- дөрес түгел;
  • Ризык ашказанында эшкәртелә - дөрес;
  • Сәламәтлек өчен гел бер төрле ризыклар ашау файдалы – дөрес түгел;
  • Ашкайнату системасының дөрес эшләве туклануга бәйле – дөрес.

Йомгаклау.

Укытучы:   Бүген без нинди темаларны өйрәндек? Дәрестә өйрәнгәннәрдән сез үзегез өчен нинди  яңалыклар алдыгыз?  

Бәяләү. Яшел,сары, кызыл төстәге алмалар.

  • Әгәр сез дәрестә  өйрәнгәнәрне аңладык, башкаларга  җиткерә алам дисәгез,  кызыл алма сүрәтен кәтәрегез;
  • Әгәр өйрәнгәннәрне тулысы белән аңлап бетермәдек, башкаларга җиткерә алмыйм дисәгез, сары алма сүрәтен күтәрегез;
  • Әгәр өйрәнгәннәрне тулаем аңламадым дисәгез, яшел алма сүрәтен күтәрегез.

 Өй эше : Укучылар мин сезгә рәсем бирәм. Анда без ашый торган ризыклар. Сезгә кайсы ризык файдалы һәм файдасыз булуын билгеләргә, нинди витаминнарга бай булуын ачыкларга тиеш.

 Саубуллашу.

Кушымта

Рәсемнәргә карап кеше организмы өчен  зарарлы һәм файдалы ризыкларны билгеләргә.

feaa43795267baa6a0016496b6d60e12.jpg                 0fc3901db9af11e5832c18cf5e1dff66_0fc3901eb9af11e5832c18cf5e1dff66.jpg               махеев проансальpb_enl (2).jpg

                   

6189789-carbonated-drink-bottles.jpg                                  ovochi.jpg

berry-lady.ru_images_dieta-na-kashah_grechka.jpg                      o11 (1).jpg

frukty-pri-yazve-zheludka-5.jpg                                       skumbriya_s-m.jpg

Тукланганда кагыйдәләрне онытма!

C:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\нәфис\открытый урок\5.jpgC:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\нәфис\открытый урок\img10.jpg

C:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\нәфис\открытый урок\img12 (1).jpgC:\Documents and Settings\User\Рабочий стол\нәфис\открытый урок\img16.jpg


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Укытучы: Гумарова Гөлгенә Заһит кызы. Сыйныф: 2 А, 4 А Дәрес: Әйләнә – тирә дөнья

Слайд 2

Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк ? СӘЛАМӘТЛЕК, САУЛЫК

Слайд 3

СӘЛАМӘТ БУЛУ ӨЧЕН: Дөрес тукланырга Вакытында ашарга Күбрәк хәрәкәтләнергә Саф һавада булырга Ял итәргә Чисталыкны яратырга кирәк

Слайд 4

Тема: Ашкайнату системасы һәм туклану.

Слайд 5

А В С

Слайд 6

Ашау режимы. И ртәнге аш Төшке аш Төштән соңгы аш Кичке аш

Слайд 7

Барыбыз да сәламәт, зарядкага зур рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

2 һәм 4 классларда татар теле дәресе

МБББУ “Азалак төп гомумбелем бирү мәктәбе" 2нче классТема:  Билгене белдерә торган сүзләр темасын кабатлау.4нче классТема:  Сыйфат.Дәресне әзерләде: башлангыч класслар укытучысыБи...

Татар теленнән ачык дәрес 2-4 классларда

Азкомплектлы башлангыч сыйныфларда  яңа уку стандартлары буенча2нче сыйныфта һәм 4 нче сыйныфларда татар теле дәресе.     2класс:Тема:Предметны  белдергән сүзләр.4класс:Т...

1,4 классларда әйләнә-тирәдән дәрескә эшкәртмә

1,4 классларда әйләнә-тирәдән ачык дәрес үткәрелде.4 класста "Туган ягым" темасы булса, 1 классларда "Минем кече туган ягым" темасына проект эше иде....

2-4 классларда татар теле дәресе

Сыйфат турында өйрәнгәннәрне гомумиләштереп кабатлау.Укучыларның белем дәрәҗәсен ,логик фикерләү сәләтен үстерү.Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....