Конспект урока по окружающему миру во 2 классе
учебно-методический материал по окружающему миру (2 класс) на тему

Халиуллина Наиля Минасхатовна

    Тема урока: Будь здоров

    Тип урока: Проект

   Учащиеся вступают в роли диетолога, терапевта. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razrabotka_uroka.rar1.71 МБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомум белем бирү

учреждениясе  Иске Ибрай урта мәктәбе»

   

Әйләнә – тирә  дөнья  фәненнән 2 сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе

                                               Төзеде : МБГУ “Иске Ибрай урта мәктәбе”

                                           нең башлангыч сыйныфлар укытучысы

                                         Халиуллина Наилә Минәсхать кызы

2016 ел

Әйләнә – тирә  дөнья  фәненнән 2 сыйныфлар өчен дәрес           эшкәртмәсе

                                                                                УМК “Перспектива”

                                           

        Дәреслек А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая.  Әйләнә-тирә дөнья,  2 нче сыйныф

                                       

Тема: Сәламәт бул! Сәламәт яшәү рәвеше.

Дәрес тибы: Яңа белемнәр үзләштерү.

Максат: - сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен формалаштыру;

  • кышын  дөрес туклану  кагыйдәләрен ныгыту;
  • көндәлек режимны дөрес төзү һәм төгәл үти белү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Шәхси  УУЭ (УУД)

-Кеше һәм табигать арасындагы бәйләнеш урнаштыруны  формалаштыру;

-сөйләмне, аралаша белүчәнлекне, анализлый белүне  үстерү.

 Көйләгеч  УУЭ:

-парларда, төркемнәрдә эшли белүне, иптәшеңә булышучанлыкны үстерү;

- -укытучы ярдәмендә дәрес темасын ача, максатын куя белү сыйфатларын формалаштыруны үстерү.

Коммуникатив УУЭ :

-дәрестә  башкаларны тыңлый белү, үз фикерен әйтә белү, кабул ителгән кагыйдәләргә нигезләнеп төркемнәрдә эшли белүчәнлекне үстерү.

Танып-белү УУЭ:

-хәтерне, фикерләүне үстерү, яңа белемнәрне таный белергә өйрәтү.

Җиһазлау:

Индивидуаль эш өчен карточкалар;

Дәрескә презентация, проектор;

Төрле  рәсемнәр, мәгълүматлар;

Дәреслек , 2 сыйныф

Эш алымнары: өлешчә проект,  парларда, төркемнәрдә эш.

 

                         Дәрес барышы:

  1. Оештыру.

-Кулларны кулга тотынып  бер – берегезгә уңышлар теләгез.

 Йөзегездә елмаю барлыкка килгәнен үзегездә сизмичә калдыгыз. Бу исә, үз чиратында кәефегезне күтәреп җибәрде.

  1. Белемнәрне актуальләштерү:

-Мин сезне  һава торышы белән таныштырам. Сез билгеләп карагыз әле, кайсы айга туры килә бу һава торышы?

     Көтмәгәндә буран чыга,

     Я булмаса, тамчы тама.

     Кинәт кенә суыта,

     Я тунны алмаштырта.

     Гыйнвар да, март та түгел.

     Беркая баралмыйсың

     Барсаң, адашасың.

     Иң әйбәте өйдә тор,

     Тәрәзәдән карап тор.   (Февраль)

-Дөрес, бу февраль ае һава торышы. Февральдә кыш беренче мәртәбә яз белән очраша.

- Февраль кайсы ел фасылына керә?  Кышның тагын ике аен искә төшерик әле.

 -Кышның матур, кызык якларын нәрсәдә күрәсез?

- Кышның усал ягы бармы соң? ( Буран, көчле җилләр исә,суык тия, күп авырулар кышын була.)

    3. Уку мәсьәләсен кую.

-Табышмакны чишеп, тактада таралган хәрефләрне дөрес төзесәк, дәрестә ни турында сөйләшкәнлегебезне ачыкларбыз.

     Дөньяда иң кирәк,

     Иң кирәктән ни кирәк? ( к е л т ә м а л ә с –сәламәтлек).

-Кемнең сәламәт буласы килә?

-Кайсы очракта сәламәт яшәп була?( Сәламәт яшәү рәвеше алып барганда)

-Ни өчен кышын аеруча сәламәтлеккә игътибар итәргә соң?

-Сәламәт яшәү өчен ярдәмчеләр табарга кирәк. Ул ярдәмчеләр безгә килгән, ләкин качып торалар.  Бик нык тырышсак аларны табарбыз.

    ( Тактада каплап куелган рәсемнәр)

  1. Уку мәсьәләсен чишү.

1) -Хәзер без сезнең белән зур, укыган кешеләр булырбыз. Төркемнәрдә эшләп, безгә килгән ярдәмчеләрнең нәрсә икәнлеген ачыкларбыз.

 Беренче төркем – диета белгечләре (диетологлар)

 Икенче төркем – терапевтлар

 Өченче төркем – гигиена белгечләре ( гигиенистлар, физиологлар)

( Балалар алдан туплаган материаллары белән кечкенә генә проект төзиләр)

 2) Проектны  яклау.

Диетолог киңәше тыңланыла. Җаваплар слайд белән чагыштырыла. (Слайд 2)

  (Тактадагы беренче рәсем ачыла.  “Дөрес туклану”, кагыйдәсе чыгарыла.

Терапевт киңәше тыңланыла.  ( Слайд 3)

Гигиенистлар  киңәше тыңланыла. ( Слайд 4) ( Икенче рәсем “Көндәлек режим”, Шәхси гигиена”, кагыйдәләре чыгарыла)

 3)Табышмак чишү:

                1. Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә? (Сабын)

                2.Аркасында сөяге, сөягендә мыеге, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта. ( Теш щеткасы)

                3.Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап – ак итә, бу ни була? (теш пастасы)

                4. Кирәк була мунчада, минем исемем ... (мунчала)

                5.Битне кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата. ( Сөлге)

-Кайсыларын шәхси дип, кайсыларын гаилә өчен уртакка саныйсыз?

(Слайд  5)

    4. Физкультминутка

    - Иртән торгач зарядка ясау ничек була, кем күрсәтер? (Күнегүләр башкарыла)

    5. Теманы ныгыту өстендә эш.    

  1) “Яшь бабай” әкияте тыңланыла.

  2)  Сораулар белән эш.

     а) Малай нинди кагыйдәләрне үтәмәгән?

     б) Ни өчен ул тиз картайган?

     в) Нинди киңәш бирер идегез?

 3) Дәреслек белән эш.

  - Дәреслекнең 49 нчы битендәге рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле, кешеләр сәламәтлекләрен ныгыту өстендә ничек эшлиләр? Елның кайсы вакытындагы сәламәтлекләренә зур игътибар бирәләр?

 ( Балалар дәреслек материалын укыйлар)

 4) Балаларның  кышкы уеннары төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә. (Слайд 6)           -Рәсемдә балалар дөрес урыннарда уйныйлармы?

-Кышын ничек итеп киенгәннәр?

-Киемнәр юешләнгән очракта ничек булырга?

-Җилле көнне ничек киенәсез?

-Җепшек көнне нәрсәләр уйныйсыз?

-Димәк, тагын нинди ярдәмчебез табылды. (Тактадагы рәсем ачыла “Чыныгу, хәрәкәт”) (Слайд 7)

-Ничәү булдылар?

 5. Мөстәкыйль эш

 1. Карточкалар белән эш. (Тест)

 2. Парларда эш. (Дәфтәрләрне  алмаштырып, эталон буенча  тикшерү).

(Слайд 8)

6. Рефлексия

- Сәламәтлекне саклаудагы иң якын дусларыбыз нәрсәләр булдылар инде?

    (Көндәлек режим, шәхси гигиена, дөрес туклану, чыныгу, хәрәкәт).

( Слайд 9)

-Нәрсә ул көндәлек режим?

     ( Гигиенаның бер таләбе – көн тәртибе)

-Нәрсә ул шәхси гигиена? ( Слайд 10)

    (Чисталык)

-Нәрсә ул дөрес туклану?

   (Ризыкны төрлеләндерү)

-Борынгылар  нинди кышкы уеннар уйнаганнар?

-Хәзер нинди уеннар уйнап була?

7. Нәтиҗә ясау

 - Дәресне тулысы белән аңлаган кеше ике кулын да күтәрә.

 - Бераз авыррак тыелган кеше бер кулын күтәрә.

 - Өйдә тагын бер кат карап аңларга кирәк дигән кешеләр урыннарыннан торып баса.

8. Өйгә эш

  1. Дәреслекнең 48-51 битләрендәге биремнәрне үтәргә.

  2. Көндәлек режимны төзеп куярга, үтәргә.

  3.Борынкы кышкы уен турында хикәя язарга (көчле укучыларга)

                                             Тест

Дөрес җавапны сайлап ал:

1.Өй эшләрен кайчан эшләргә кирәк?

А)Мәктәптән кайтуга

Б)Саф һавада йөргәннән соң

В)Сәгат  21.00

2. Тешләрне көненә ничә мәртәбә чистартырга кирәк?

А) 1 кат

 Б) 2 кат

 В) 3 кат;

 3. Шәхси гигиена предметы булмаганын тап?

А)теш щёткасы;

Б)шампунь.

В)тарак

4. Йокларга ничәдә ятарга?

А) 21.30

Б) 7.00

В) 24.00

5.Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен кайсыларын үтәргә?

А) спортны яратырга, чыныгырга

Б) дөрес тукланырга

В)кышын күлмәкчән йөрергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по окружающему миру, 3 класс(Тема:"как человек воспринимает окружающий мир")

Конспект и презентация о том как человек воспринимает окружающий мир с помощью органов чувств....

Конспект урока по окружающему миру. 1 класс. Тема урока: «Млекопитающие животные» УМК "Начальная школа 21 века"

Тип урока: открытие нового знанияЦели:   - познакомить учащихся с млекопитающими  животными;              - показат...

Конспект урока по окружающему миру 2 класс Тема урока: Пришла весна

Цели:Образовательные:Познакомить с характерными признаками весны в живой и неживой природе.Научить ребят наблюдать признаки весны, определять последовательность событий в природе и их связи.Обогащать ...

Конспект урока по окружающему миру 2 класс Тема урока: «Распознание деревьев своей местности по листьям ( связь живой и неживой природы) (Учитель МБОУ СОШ№5 г.Красный Сулин Деревянченко О.В.)

Обобщение урока: листья разных деревьев имеют свои отличи­тельные признаки. Эти признаки помогают распознавать де­ревья.Цель урока: познакомить с разнообразием деревьев родного края; научить распознав...

Конспект урока по окружающему миру 2 класс "В мире звука"

Материал содержит конспект урока по окружающему миру. Соответствует требованиям  ФГОСНОО, в уроке ярко выражен системно-деятельностный подход...

Конспект урока по окружающему миру 2 класс "Весна в мире птиц и зверей"

На данном уроке учащихся познакомятся с весенним поведением птиц и зверей, научатся объяснять весенние изменения в жизни животных....

Конспект урока по окружающему миру 4 класс( «Окружающий мир» А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая по программе "Перспектива") по теме «Век бед и побед»

Программа: ПерспективаПредмет: Окружающий мирУчебник: «Окружающий мир» А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая.Раздел: Путешествие по реке времени.Место урока в изучаемой теме: 18 урокВремя реализации ...