"Серле дөньяга сәяхәт". Экология темасына ачык дәрес.
план-конспект занятия по окружающему миру (4 класс) на тему

Фаттахова Алсу Мохлисулловна

3-4 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән "Серле дөньга сәяхәт" дип аталган класстан тыш эшчәнлек кысаларында үткәрелгән интеллектуаль уен.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Серле дөньяга сәяхәт

  (3-4  сыйныфларда сыйныф сәгате)

                       

                        Сыйныф җитәкчесе: Фаттахова Алсу М.

2017-2018 нче уку елы

Тема: “Серле дөньяга сәяхәт”

Максат:

  1. Белем бирү: Табигатьнең бер тере почмагы буларак урманның тереклек  ияләре:  агач, куак, үләннәр, җәнлек һәм кошлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Табигатьтә бар нәрсә дә бәйләнештә торганың үзләштерү. Укучыларда табигатьнең кешегә китергән файдасы турында күзаллау булдыру.
  2. Психологик һәм иҗади үсеш.

Үзеңнен табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтенә һәрвакыт бәя бирергә өйрәтү. Табигатьтә дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Милли төбәк компонентын кулланып, Купка авылының табигатен тасвирлау,  фикер йөртү күнекмәләрен үстерү.

  1. Тәрбияви.

Укучыларда белемгә, күзаллауларын киңәйтүгә омтылыш, табигатьне саклауда үзеңнән өлеш кертү ихтыяҗ  уяту.

Дәреснең тибы: Алган белемнәрне камилләштерү.

Методик алымнар:

  1.  Логик-гомуми белемнәрне ачыклау, аермалларны табу, нәтиҗә ясау.
  2. Оештыру- укучыларның фронталь рәвештә төркемләп эшләвен тэмин итү.

Җиһазлау.

Җәнлекләр рәсеме, “ Кызыл китап”, “Экологик кагыйдәләр”, презентация, бирем язылган карточкалар.

Кулланылган әдәбият.

Ф.Җ. Ибраһимова.  “Табигать бизәкләре”. Т.И. Жукова.  “Кызыклы зоология”,  А.А. Плешаков. “Зеленые страницы”, Мәгариф журналлары, интернет ресурслар.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

У: “Табигать – ул сабый бала төсле саф, кызларыбыз төсле нәфис, әниләребез төсле сөйкемле, аксакаллар төсле акыллы” – дип язган безнең яраткан шагыйребез Роберт абый Миңнуллин. Бик дөрес сүзләр. Табигать – ул безнең өчен яшәү чыганагы, рухи көч бирүче һәм илһам чишмәсе.

Бүгенге интеллектуаль уеныбызны да без табигать темасына багышларбыз: серле дә, кызыклы да булган дөньяга сәяхәт итәрбез.

Иң беренче, сәяхәтебезне башлаганчы, бер сорауга җавап бирегез әле? Сезнең өчен табигать нәрсә ул? Сез аны ничек аңлыйсыз?

Укучыларның җавабы тыңлана.

У: Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

  1. Актуальләштерү.

У: Укучылар, ә сез беләсезме, бу 2017 ел Рәсәйдә нинди ел дип игълан ителде?

Укучы: 2017 нче ел  - РФдә экология елы дип игълан ителде.

У: Бик дөрес. Ә 15 апрель нинди көн икән, кайсыгыз белә?

Укучы: Бөтендөнья экология көне.

У: Әйе, чыннан да шулай. 15 апрельдән 15 майга кадәр экологик  айлык бара.

1 апрель нинди көн икән, кайсыгыз белә?

Укучы: 1 апрель – Кошлар көне.

Укучы: 22 апрель – Җир көне.

Укучы: 5 июнь – Әйләнә тирәне саклау көне.

Бу даталарны белеп тору бик кирәк. Ә Кызыл китап турында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылар фикере тыңлана. (карточка белән эш).

  1. Төп өлеш.

У: Ә хәзер, гүзәллек дөньясына сәяхәтебезне башлаганчы, үзебезгә транспорт чараларын сайлап алыйк. Өстәлдә берничә төрле хәрәкәт итү чарасы бар. Сезгә шуларның берсен сайларга кирәк (рәсемнәр: җәяү бару, велосипед, ат, машина, пароход, поезд, самолет). Мин сезгә табигатькә зыян салмый торган хәрәкәт итү җайланмасын сайларга тәкъдим итәм.

Балалар сайлап алалар.

  1. Таныштыру.

У: Сәяхәтне башлыйбыз. Беренче бирем “Таныштыру”. Һәр команда үзе белән таныштыра: команданың исемен, девизын, команда членнарын атый.

У: Сезгә шулай ук өйгә эш тә бирелгән иде. Табигать темасына бер шигырь өйрәнеп килергә. Сез әзерме?

Укучы: Әйе, әзер.

Укучылар шигырь укыйлар.

  1. “Урман тукталышы”.

У: Икенче биремгә күчәбез. Бу “Урман тукталышы” дип атала. Мин сезгә карточкалар таратам. Анда агачлар һәм урман турында мәкальләр язылган, ләкин мәкальләрнең беренче һәм икенче өлешләре буталган. Сезгә, шуларны анализлап, дөрес мәкаль төзеп әйтергә кирәк.

Мәкальләр:

  1. Урманга кергәнче, чыгар юлыңны эзлә.
  2. Авам-авам дигән агач йөз яшәр.
  3. Агач урманнан ерак үссә дә, шунда таба сыгыла.
  4. Агач хәтта үзен кисүчегә дә күләгә бирә.
  5. Агач үз ихтыяры белән урманын ташламас.
  6. Агачны үстерергә  - илле ел, кисәргә биш минут кирәк.
  7. Ботаксыз агачның күрке юк.
  8. Күмәк агач давылдан курыкмас.
  9. Тамыры ерак агачның гомере озак.
  10. Агачны кем утыртса, җимеше шуныкы.

У: Җавапларны тикшереп, бу өлешкә нәтиҗә ясыйк. Мәкальләрнең мәгънәләрен аңладыгызмы?

  1. “Урман җәнлекләрендә кунакта”.

У: Өченче тукталышыбыз – “Урман җәнлекләрендә кунакта дип атала”. Мин сезгә һәр командага аерым табышмаклар әйтәм. Табышмаклар хайваннар, җәнлекләр турында булыр.

Табышмаклар:

  1. Алгы тәпие кыска

     Чабарга ул бик оста. ( куян.)

  1. Бәләкәй генә карчыкның

Бөтен тәне шырпылы. ( керпе.)

3. Кош түгел оча,

Чикләвек ярата

Ябалактан курка.

Сызгырса, урман яңгырата.( тиен).

  1. Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр, йә әйтеп җибәр. ( төлке)

  1. Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри.( аю).

  1. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Сарыклар эзли. ( бүре).

  1. Тимерче дә түгел,
    Балта остасы да түгел,
    Үзе авылда беренче эшче. (Ат)

  1. Ашата, туендыра,
    Җылыта, киендерә,
    Кешене сөендерә. (Сарык)

  1. Мыегы бар, сакалы юк,
    Туны бар, чапаны юк;
    Файдасы өйдә булгач,
    Яланга сәфәре юк. (Мәче)

  1. Кешенең дусты, йортның сакчысы. (Эт)

  1. “Канатлы дусларыбыз”.

У: Сәяхәтебезне дәвам итеп, дүртенче тукталышка килеп җиттек. Бу тукталыш “Канатлы дусларыбыз” дип атала. Һәр командага аерым-аерым экранда кошлар рәсеме тәкъдим ителәчәк. Сез шул кошларны танып, исемен атап һәм аның русча атамасын да әйтеп бирергә тиеш буласыз. Әгәр кошны гына танысагыз, 1 балл, әгәр русчасын да әйтсәгез,  2 балл була.

Презентациядә 6 шар кош тәкъдим ителә.

  1. Ял минуты.

У: Матур сүзләр уйладык

 Ял итәргә туктадык.

 Җилкәләрне турайттык,

 Тирән итеп суладык,

 Башны як-якка бордык,

 Чүгәләдек һәм тордык,

 Бер урында йөгердек,

 Аннары соң сикердек.

 Сузылдык –киерелдек.

 Югарыга үрелдек.

 Соңыннан тынычланып

 Дәреснене дәвам иттек.

  1. “Судагы могҗизалар” тукталышы.

У: “Судагы могҗизалар” тукталышында без елгалар, күлләр, балыклар һәм диңгез хайваннары турындагы белемнәребезне тикшереп карарбыз. Моның өчен мин сезгә сораулар бирәм, сез нәрсә турында сүз барганын белергә тиешсез. Һәр командага 5әр сорау.

Сораулар:

1 командага

  1. Җир йөзендәге иң тирән күл – Байкал.
  2. Күп кенә балыклар уылдык чәчеп үрчи дибез. Ләкин тере балык тудыручы хайван да бар. Нинди хайван ул? (Акуланың берничә төре).
  3. Балыклар төс аера беләме? (күбесе белә).
  4. Дөньдагы иң агулы балыкны атагыз. (рыба-камень)
  5. Суда вертикаль рәвештә йөзүче бердән-бер балык. (диңгез аты).

2 команда.

  1. Җир йөзендәге иң озын елга – Нил.
  2. Бөтен төр балыклардан бу балыкның гына күз кабагы бар. Нинди балык турында сүз бара? (акула).
  3. Суда иң тиз йөзүче балык? (рыба –парусник.)
  4. Интеллект ягыннан иң алга киткән диңгез хайваны (дельфин)
  5. Су астында гына түгел, бөтен планетада иң зур хайван (зәңгәр кит).

У: Молодцы! Булдырдыгыз! 

  1. Табигать сакчылары”.

У: Менә, дусларым, соңгы тукталышка да килеп җиттек. Бу тукталыш “Табигать сакчылары” дип атала. Бу өлеш бераз иҗадирак булыр, сезгә кечкенә генә проект эше эшләргә туры киләчәк. Мин сезгә бер ак бит һәм рәсемнәр өләшәм, шуларны кулланып, ябыштырып, табигатьне саклау турында лозунг, шигарь язарга кирәк булачак.

Укучылар эшләрен тәкъдим итәләр.

Рефлексия.

У: Нәтиҗәләр чыгарыр чак та җитте, дусларым. Жюрилар киңәшкән арада, сезнең фикерне ишетәсе килә. Дәрес сезгә ошадымы? Үзегез өчен нинди яңалыклар белдегез? Нәрсәне аңламадыгыз? Үзегезгә нинди нәтиҗә ясыйсыз?

Жюриларга сүз бирелә.

 

Соңгы сүз.

У: Укучылар, бүген барыгыз да бик тырышып эшләдегез. Молодцы! Нәтиҗә ясап шуны гына әйтәсе килә.

Кеше никадәр генә көчле, горур булмасын, ул табигатьнең кечкенә бер кисәге, ул – табигать баласы.

Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белән дус торасы,

Сау-сәламәт буласы,

Без – табигать баласы...

Шундый сүзләр белән дәресебезне тәмамлап, берничә ант та әйтик әле.

  1. Без табигатьне пычратмаска сүз бирәбез!
  2. Җәнлекләрне, кош-кортларны кыерсытмаска сүз бирәбез!
  3. Туган як табигатен матурларга, яратырга сүз бирәбез!

Урманга кергәнче, ...

чыгар юлыңны эзлә.

Авам-авам дигән агач...

 йөз яшәр.

Агач урманнан ерак үссә дә,...

 шунда таба сыгыла.

Агач хәтта үзен кисүчегә дә ...

 күләгә бирә.

Агач үз ихтыяры белән ...

урманын ташламас.

Агачны үстерергә  - илле ел, ...

 кисәргә биш минут кирәк.

Ботаксыз агачның ...

күрке юк.

Күмәк агач ...

давылдан курыкмас.

Тамыры ерак агачның ...

 гомере озак.

Агачны кем утыртса, ...

җимеше шуныкы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньсында" темасына ачык чара

Татарстан Республикасы Сарман муниципальрайоныКүтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбе  Ачык чара Кызыклы сүзләр һәм саннар дөньясындаҮткәрүче: башлангыч класс укытучысыАбдуллина Кадрия Г...

Әбиемнең сандык серләре.

Тарихи-мирас елы уңаеннан әзерләнгән тәрбия сәгате эшкәртмәсе. Татар халкының онытылып барган йолалары, милли киемнәре белән таныштыру максатыннан эшләнде....

Татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы.

4 нче сыйныф  өчен татар теленнән "Сан" темасына ачык дәрес планы....

"Яз килә" темасын кабатлау. Ачык дәрес. 2 сыйныф.

Сингапур структурасын кулланып уздырылган ачык дәрес....

"Укытучы бар дөньяга-ана"

Внеклассное мероприятие  "Укытучы бар дөньяга-ана"...

"базарда" темасына ачык дәрес эшкәртмәсе

Башлангыч сыйныфларда лексиканы кабатлау һәм ныгыту дәрес...

"Терек табигатьтә күзгә күренми торган җепләр" темасына ачык дәрес конспекты

туклану төре буенча хайваннарны классификацияли белүне формалаштыру; туклану чылбырлары төзү һәм бәйләнешне булдыру; кешеләрнең терек табигатьтәге күзгә  күренмәс җепләрне  өзмәү кирәклеген ...