"Укытучы бар дөньяга-ана"
методическая разработка (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Хасаншина Файруза Хаматзакировна

Внеклассное мероприятие  "Укытучы бар дөньяга-ана"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchy-bar_donyaga-ana.docx16.25 КБ

Предварительный просмотр:

                       УКЫТУЧЫ БАР ДӨНЬЯГА -АНА

Җыр: “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”.

1 нче бала.

Сиңа сорау бирсәләр:

-Сөенесең ни ?- дисәләр,

Сөенечем таңнан торып

Эшә килгән иртәләр.

Сиңа сорау бирсәләр:

-Шатлыгың ни ?- дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.

Сиңа сорау бирсәләр:

Бәхетең ни ?- дисәләр,

Бәхет шушы укучылар

Кеше булып үссәләр.

2 нче бала.

Хөрмәтле укытучылар!

Сезне укытучылар елы белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сезгә шушы авыр, әмма мактаулы хезмәтегездә тазалык, тынычлык, гаилә бәхете телибез. Һәрва-

кыт сабыр, олы йөрәкле, чибәр булып калыгыз.

Йөрәк түрләреннән урын алып

Гомер буе сине озата бара.

Уңыш –ялгышларны күзләп тора

Укытучы – бар дөньяга “АНА”.

Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр-укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен юл өйрәтеп, хәреф таныту-

чы ул – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир кебек. Ә укытучы аңа орлык сала. Бу орлыклардан исә игелекле, мәрхәмәтле, шәфкатьле бала үсә. Әй- терсең укытучы үзенең җанын телем – телем кисәкләргә бүлеп өләшә. Укытучы биргән белем безгә гомер буе кирәк.

Җыр: “Шакмаклар”.

3 нче бала.

Һәр баланың әнисе бар,

Укытучы апасы бар.

Андый апа булмас иде,

Балаларның укыйсы бар.

Кайчагында каләм – дәфтәр

Онытылып калыштыра.

Мондый чакта апа безгә

Дәү әнине алыштыра.

Кайчагында шелтәли ул,

Кайчагында ала үбеп.

Укытучы апа безгә

Мәктәптәге әни кебек.

Без аны көтеп алабыз,

-Апа, апа,- дип торабыз.

Тәртип бозасы килсә дә,

Тәртип бозмый тик торабыз.

Армый – талмый, балаларга

Һаман белем тарата ул.

Чын әниләр кебек апа-

Балаларны ярата ул.

4 нче бала.

Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәптә үткән һәр сәгать

Куаныч бирсен сезгә.

Бу балалар теләге,

Күңелдән чыккан сүзләр:

Телибез корычтай саулык,

Кояштай озын гомер.

Йөрәгегезне балаларга

Сез бит ярып бирәсез.

Шуңа күрә һәрчак рәхмәт,

Кадер – хөрмәт күрәсез.

Җыр: “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

5 нче бала.

Уйларыгыз безнең – сабыйларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен

Ял – йокыңны онытып янарга.

Ил карты да сезгә башын иеп

Мөгаллим дип зурлап эндәшә.

Укучылар сездән үрнәк алып,

Күркәмлектә сезгә тиңләшә.

6 нчы бала.

Кайгылардан юатучы,

Безнең өчен ут йотучы,

Гаделлеккә өйрәтүче

Рәхмәт сиңа укытучы.

Дөнья безне алга дәшә,

Ә сез безгә гел янәшә.

Тәүге хәреф танытучы

Рәхмәт сиңа укытучы.

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә”.

7 нче бала.

Барыбызга бер генә

Белмим, ничек өлгерә?

Үзе шундый сөйкемле,

Нәкъ әнием шикелле.

Шатлыгыма сөенә,

Кайгым булса – көенә.

Көн дә белем өләшеп

Илтә белем иленә.

Кырда иген иксәм дә,

Галим булып китсәм дә

Ул булыр гел уемда,

Маяк булыр юлымда.

Мәңге түләп бетермәслек

Аңа булган бурычым.

Күңелгә иң якын кешем

Ул – минем укытучым.

8 нче бала.

Укытучым, син өйрәтәсең бит

Һәрнәрсәне танып белергә,

Бер дә сиңа туры килмәсен

Хәсрәт - кайгыларны күрергә.

9 нчы бала.

Укытучы язгы кояш кебек

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен.

Менә бүген бүләгемнең

Бирәм аңа иң – иң гүзәлен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучым

Укытучылар елы уңаеннан үткәрелгә кичә...

Сочинение "Чын укытучы"

“Укытучы” елында  үзеңнең укытучың турында  иң яхшы сочинениегә конкурс игълан ителгән иде. Шахмай урта мәктәбеннең 9 сыйныф укучысы Абдуллина Миләүшә районда беренче урынны яулады....

"Рәхмәтемнең иң олысы сиңа, укытучым!"

Укытучылар көненә әдәби - музыкаль кичә....

Кем ул укытучы?

Коллегалар белән фикер алышу өчен чыгыш. Укытучы кем ул? 50 ел элек ул нинди иде? хәзер нинди? киләчәктә укытучы нинди булыр?...

Эссе. Мин - укытучы.

"Мин - укытучы" темасына эссе....

Эссе.Мин-укытучы.

Эссе.Мин-укытучы....

"Серле дөньяга сәяхәт". Экология темасына ачык дәрес.

3-4 сыйныф укучылары өчен әзерләнгән "Серле дөньга сәяхәт" дип аталган класстан тыш эшчәнлек кысаларында үткәрелгән интеллектуаль уен....