"Байкал күле" әйләнә тирә дәресеннән план конспект
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс)

Миннуллина Ания Рустямовна

Татар мәктәпләрендә 3нче сыйныфка әйләнә тирә дәресенең план конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл baykal_kule.docx38.92 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы  Биектау  муниципаль районы Ямаширмә урта  гомуми      белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

3 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья фәненнән  үткәрелгән ачык дәрес планы

Укытучы: Миннуллина Ания Рөстәм кызы

Тема: Байкал күле

Максат: Бөтендөнья табигать мирасы объектларының берсе - Байкал күленең үзенчәлекләрен ачыкларга, Россия картасыннан  күлнең урынын күрсәтергә, контурлы карта белән эшләргә өйрәтү, экологик проблемаларны ачыклау.

Метапредмет нәтиҗәләр (универсаль уку гамәлләре формалаштыру)

1. Регулятив: дәрестә эзлекле эшләү гамәлләре  булдыру.

2. Коммуникатив: үз фикереңне телдән матур итеп әйтә белү, башкаларны  ишетә -тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

3. Танып - белү: Байкал күленең флора, фаунасы,аның экологик проблемалары турында белемнәр туплау, үзеңнең белемнәр системасында ориентлаша белү.

Шәхси нәтиҗәләр: Байкал күле турында уку материалы, китап, төрле тапшырулар, Интернет материаллар белән кызыксыну уяту.

Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, математика.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу.

Үткәрү формасы: сәяхәт дәрес.

Эшне оештыру: индивидуаль, төркемнәрдә, фронталь.

Методлар: өлешчә эзләнү, иҗади, аңлатып күрсәтү (презентация), тәҗрибә үткәрү.

Сингапур структуралары:  ТЕЙК ОФ - ТАЧ ДАУН, РАУНД ТЭЙБЛ.

Җиһазлау һәм материал: Дәреслек ”Әйләнә - тирә дөнья” авт. А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая, 3 сыйныф, 2 кисәк; Россиянең физик картасы, корабль макеты, тест биремнәре, контурлы карта, презентация.

Дәрес барышы

I. Оештыру  өлеше. Мотивация булдыру.

- Хәерле көн балалар, дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар бергә:

- Хәерле иртә миңа!

Хәерле иртә сиңа!

Хәерле иртә безгә!

Хәерле иртә сезгә!

- Дәресне үткәрү өчен төркемнәргә бүленергә кирәк. (Укучылар балык фигураларын сайлап алып урыннарына утыралар)

II.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку мәсьәләсен кую.

1) Артык сүзне тап: Идел, Зөя, Кама, Байкал, Агыйдел, Ангара, Нил (слайд).

-Байкал.

-Бүген без Байкалга сәяхәт ясарбыз. Әйдәгез, шушы җилкәнле корабка утырып Байкал күле буйлап сәяхәткә кузгалыйк (кораб макеты).

-Иң элек җыр тыңлап китик.

2) -Байкал турында җыр тыңлау. (җыр)

3) -Байкал турында нәрсәләр беләсез? 3-4 сүз белән  Байкал турында белгәннәрегезне төсле стикерларга язып парта читенә беркетеп куегыз.

(Укучылар яза: Байкал-күл, ул тирән, табигате матур, суы чиста, төче һ.б.)

-Дәрес ахырында, сезнең дәрескә кадәр нәрсәләр  белүегезне һәм дәрестә нәрсәләр үзләштерүегезне чагыштырып карарбыз.

4) Шигырь  юлларын укыту: (слайд)

Син исән-сау икән - без сәламәт,

Син авырсаң-без дә авыру.

Мәңге яшь кал, Байкал, бул гүзәл,

Энҗесе син илебезнең - диңгез-күл.

5) -Ник шагыйрь Байкалны энҗе белән чагыштыра? Әллә картада бу күл энҗе формасындамы? Әллә башка сәбәпләре бармы? Дәрестә шуны ачыкларга кирәк.

III. Яңа тема. Уку мәсьәләсен чишү өстендә эш.

1) -Байкал кая урнашкан? (слайд)

-Әйдәгез картадан табыйк (карта белән эш).

2) -Ә хәзер зәңгәр карандаш белән контурлы картадан Байкал күлен буяп күрсәтик (контурлы карта белән эш).

3) -“Байкал” сүзе төрки телләрдән тәрҗемә иткәндә, бай күл дигәнне аңлата икән (слайд). Нәрсәгә бай соң ул Байкал күле?

  Видеоролик карау ”Байкалның табигате”.

 4) -Байкал күленә ничә яшь дип уйлыйсыз? Әйдәгез шушы гамәлне эшләп карыйк: 55000*1000. Ничә булды?

-55000 000

5) -Байкал күле бездән ерак микән, ничек уйлыйсыз?

-Язучы М.Мәһдиев “Ачы тәҗрибә” китабында менә болай дип яза: ”Мин шушы якларга бәхет эзләп киткән борынгы бабалардан кайткан җырларны барлап утырам. Без бит Байкалны үзебезнең күрше авыл күле сыман гына сизеп - тоеп үстек.

Байкал күле балыклы -

Бездә кызлар данлыклы, -

дип җырлыйлар иде өлкәннәр мәҗлестә. Ә аңа баксаң,Казаннан чыгып алты - җиде көн поезд белән барасы, чабасы икән” (слайд).

-7көн ул- бер атна.

IV. Беренчел ныгыту.

1) Укучыларның видеоролик һәм дәреслектәге информацияне(100бит) кулланып биремнәрне эшләүләре. Һәр укучы бирем ала.

Байкалның озынлыгы ------ км. Байкал - дөньядагы иң ------ күл. Аның иң зур тирәнлеге ---------- км. Байкалга ---- дән артык елга һәм инеш суларын коя. Монда планетагы барлык төче суның ------ өлеше тупланган. Аннан бер генә елга -------- агып чыга. Ангара башланган урында ----------- поселогы урнашкан (слайд).

2) - Эшләрегезне иптәшегез белән алмашып тикшерегез. Һәр дөрес җавапка бер бал куегыз.

 - Байкалның озынлыгы 636км. Байкал - дөньядагы иң тирән күл. Аның иң зур тирәнлеге - 1642м. Байкалга 300 дән артык елга һәм инеш суларын коя. Монда планетагы барлык төче суның 1/5 өлеше тупланган. Аннан бер генә елга - Ангара агып чыга. Ангара башланган урында Листвянка поселогы урнашкан (слайд).

3) Җавапларны чылбыр тәртибендә укыту.

4) Шушы текстка туры китереп слайдлар карау.

5) Физминутка. Уен. ТЕЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасы.

- Җөмлә дөрес булса, торып басабыз, дөрес булмаса - урында утырабыз.

- Байкал ул-тау.

- Байкал ул-күл.

- Аның суы тозлы.

- Аның суы төче.

- Байкал планетадагы иң тирән күл.

- Идел Байкалга коя.

- Идел Каспий диңгезенә коя.

- Ангара Байкалдан агып чыга.

-  Казаннан ерак түгел.

- Байкал күле саклауга мохтаҗ.

- Минем Байкалда булганым бар.

V. Уку мәсьәләсен чишү өстендә эш. Экологик проблемаларны ачыклау.

1) - Укучылар, без сезнең белән ”Мир” тирән су асты аппараты белән Байкал төбенә сәяхәт кылыйк әле (слайд).

- Монда сирәк очрый торган балыклар (омуль, хариус) һәм гаҗәеп тюлень - Байкал нерпасы яши. Сирәк очрый торган үсемлекләрнең 2/3 Байкалда гына очрый. (слайд) Шуңа күрә дә уникаль Байкалны нәрсә белән чагыштыралар?

- Энҗе белән.

- Байкал күленең суы бик чиста, энҗе бөртекләре, чык тамчылары кебек, 30м тирәнлектә дә күл төбендәге балыкларны рәхәтләнеп күреп була.

2) Тәҗрибә ясау.

- Чишмә cуы белән тәҗрибә ясап карыйк, суга болганчык су салсак нәрсә була?

- Су болгана, пычрана, төбендәге ташлар, балыклар күренми, тереклек үлә.

3) - Байкалга нинди куркыныч яный, аның экологиясенә нәрсәләр зыян сала дип уйлыйсыз? Төркемнәрдә фикерләшеп алыгыз һәм конверттагы төсле рәсемнәрне альбом битенә чиратлашып ябыштырыгыз, берегез сорауга басып җавап бирсен. РАУНД ТЭЙБЛ структурасы.

- Промышленность предприятиеләре, целлюлоза-кәгазь комбинаты, браконьерлар, туристлар зыян китерә. (Рәсемнәр буенча сөйләтү)

VI. Белемнәрне тикшерү. Тест биремнәре.

- Байкал-ул

м) күл

н) елга

о) диңгез

- Аның тирәнлеге

м) 1639м

н) 1575м

о) 1642м

- Нерпа-ул

й) балык

к) кош

л) имезүче хайван

- Кайсы балык, уылдык (икра) чәчмичә, тере маймычлар (кечкенә балыклар) тудыра?

н) омуль

о) голомянка

п) осётр

- Байкалга ничә елга, инеш үзенең суын коя?

д) 300

е) 400

ж) 380

- Байкалдан кайсы елга агып чыга?

г) Селенга

д) Идел

е) Ангара

- Байкал белән танышу кайсы җирдән башлана? Шунда ук музей урнашкан.

ш) Иркутск шәһәре

ц) Листвянка поселогы

ч) Казан

- Балалар, сезнең җаваплардан нинди сүз килеп чыкты?

- Молодец! (слайд)

VII. Өй эше. 2016 ел Татарстан Республикасында Сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. 1) Дәреслек материалын укырга, рәсем ясарга; 2) безнең авылдагы, авыл тирәсендәге елга-күлләрне ничек сакларга? Без нәрсә эшли алабыз? Чыгыш ясарга.

VIII. Рефлексия .        

- Дәрестә нәрсәләр белдегез? Бер җөмлә белән, бер-берегезне кабатламыйча,җөмләләрне тулыландырып   әйтегез.

- Бөтендөнья табигать мирасы объектларының берсе – Байкал күле -----------------------( Бөтендөнья табигать мирасы объектларының берсе - Байкал күле сак мөнәсәбәткә һәм саклауга мохтаҗ.)

- Планетада башка мондый күл юк, шуңа да аны ------------------------- чагыштыралар.

( Планетада башка мондый күл юк, шуңа да аны энҗе белән чагыштыралар.)

        

Дәрес

этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

I. Оештыру  өлеше. Мотивация булдыру.

-Хәерле көн балалар, дәресебезне башлыйбыз.

Укучылар бергә:

-Хәерле иртә миңа!

-Хәерле иртә сиңа!

-Хәерле иртә безгә!

-Хәерле иртә сезгә!

(төркемнәргә бүленү)

II.Белемнәрне актуальләштерү

һәм уку мәсьәләсен кую.

1)Артык сүзне тап: Идел, Зөя, Кама, Байкал, Агыйдел, Ангара, Нил.

(слайд)

2)-Бүген без Байкалга сәяхәт ясарбыз. Әйдәгез, шушы җилкәнле корабка (макет) утырып Байкал күле буйлап сәяхәткә кузгалыйк. Иң элек җыр тыңлап китик.

3)-Байкал турында нәрсәләр беләсез? 3-4 сүз белән  Байкал турында белгәннәрегезне төсле стикерларга язып парта читенә беркетеп куегыз.

-Дәрес ахырында, сезнең дәрескә кадәр нәрсәләр  белүегезне һәм дәрестә нәрсәләр үзләштерүегезне чагыштырып карарбыз.

4) Шигырь  юлларын укыту: (слайд)

Син исән-сау икән - без сәламәт,

Син авырсаң - без дә авыру.

Мәңге яшь кал, Байкал, бул гүзәл,

Энҗесе син илебезнең - диңгез-күл.

5) -Ник шагыйрь Байкалны энҗе белән чагыштыра? Әллә картада бу күл энҗе формасындамы? Әллә башка сәбәпләре бармы? Дәрестә шуны ачыкларга кирәк.

1)-Байкал.

2)-Байкал турында җыр тыңлау.

3)Укучылар яза: Байкал-күл, ул тирән, табигате матур, суы чиста, төче һ.б.(стикерларны беркетү)

4)Укучылар укый.

5)Укучыларның фикерләрен  тыңлау.

III. Яңа тема . Уку мәсьәләсен чишү өстендә эш.

1) -Байкал кая урнашкан?(слайд)

-Әйдәгез картадан табыйк.

2)-Ә хәзер зәңгәр карандаш белән контурлы картадан Байкал күлен буяп күрсәтик .

3) -“Байкал” сүзе төрки телләрдән тәрҗемә иткәндә, бай күл дигәнне аңлата икән. Нәрсәгә бай соң ул Байкал күле?

 Видеоролик карау ”Байкалның табигате”.

 4) -Байкал күленә ничә яшь дип уйлыйсыз? Әйдәгез шушы гамәлне эшләп карыйк: 25000*1000.Ничә булды? Дәфтәрегезгә  язып куегыз.

5) -Байкал күле бездән ерак микән,ничек уйлыйсыз?

Язучы М.Мәһдиев “Ачы тәҗрибә”китабында менә болай дип яза: ”Мин шушы якларга бәхет эзләп киткән борынгы бабалардан кайткан җырларны барлап утырам. Без бит Байкалны үзебезнең күрше авыл күле сыман гына сизеп-тоеп үстек.

Байкал күле балыклы-

Бездә кызлар данлыклы, -

дип җырлыйлар иде өлкәннәр мәҗлестә. Ә аңа баксаң, Казаннан чыгып алты-җиде көн поезд белән барасы, чабасы икән”.

1)Россиянең физик картасы белән эш.

2) Контурлы карта белән эш.

3)Видеоролик карау

4) 25000 000

5)Укучыларның фикерләрен тыңлау.

Өзек укыту (слайд).

-7көн ул- бер атна.

IV. Беренчел ныгыту.

1)Видеоролик һәм дәреслектәге информацияне (100бит) кулланып биремне эшләгез.

- Байкалның озынлыгы ------км. Байкал-дөньядагы иң ------ күл. Аның иң зур тирәнлеге- ---------км. Байкалга----дән артык елга һәм инеш суларын коя. Монда планетагы барлык төче суның ------өлеше тупланган. Аннан бер генә елга- ------- агып чыга. Ангара башланган урында ----------- поселогы урнашкан (слайд).

2)Тикшерү.

3)Шушы текстка туры китереп слайдлар карау.

4)Физминутка. Уен. ТЕЙК ОФ - ТАЧ ДАУН структурасы.

- Җөмлә дөрес булса, торып басабыз, дөрес булмаса - урында утырабыз.

- Байкал ул-тау.

- Байкал ул-күл.

- Аның суы тозлы.

- Аның суы төче.

- Байкал планетадагы иң тирән күл.

- Идел Байкалга коя.

- Идел Каспий диңгезенә коя.

- Ангара Байкалдан агып чыга.

-  Казаннан ерак түгел.

- Байкал күле саклауга мохтаҗ.

- Минем Байкалда булганым бар.

1)Укучыларның видеоролик һәм дәреслектәге информацияне

(100бит) кулланып биремне үтәүләре.

 Байкалның озынлыгы 636км.Байкал-дөньядагы иң тирән күл. Аның иң зур тирәнлеге-1642м.Байкалга 300дән артык елга һәм инеш суларын коя.Монда планетагы барлык төче суның 1/5 өлеше тупланган.Аннан бер генә елга-Ангара агып чыга.Ангара башланган урында Листвянка поселогы урнашкан.

(слайд)

2)Җавапларны чылбыр тәртибендә укыйлар.

4)Физминутка

V. Уку мәсьәләсен чишү өстендә эш.Экологик проблемаларны ачыклау.

1) -Укучылар,без сезнең белән”Мир” тирән су асты аппараты белән Байкал төбенә сәяхәт кылыйк әле (слайд).

-Монда сирәк очрый торган балыклар(омуль,хариус) һәм гаҗәеп тюлень-Байкал нерпасы яши.Сирәк очрый торган үсемлекләрнең 2/3 Байкалда гына очрый. (слайд) Шуңа күрә дә уникаль Байкалны нәрсә белән чагыштыралар?

2)Тәҗрибә ясау.

- Су белән тәҗрибә ясап карыйк, чишмә суына болганчык су салсак нәрсә була?

 

3) -Байкалга нинди куркыныч яный,аның экологиясенә нәрсәләр зыян сала дип уйлыйсыз? Төркемнәрдә фикерләшеп алыгыз һәм  конверттагы төсле рәсемнәрне альбом битенә чиратлашып ябыштырыгыз, һәр төркемнән бер укучы  сорауга басып җавап бирсен.

 

1)-Энҗе белән.

-Байкал күленең суы бик чиста,энҗе бөртекләре,чык тамчылары кебек,30м тирәнлектә дә күл төбендәге балыкларны рәхәтләнеп күреп була.

2)-Су болгана,

пычрана,төбендәге ташлар,балыклар күренми,тереклек үлә.

3)-Промышленность предприятиеләре, целлюлоза-кәгазь комбинаты, браконьерлар, туристлар зыян китерә.

(Рәсемнәр буенча сөйләтү)

VI. Белемнәрне тикшерү.

Тест биремнәре:

-Байкал-ул

м) күл

н) елга

о) диңгез

-Аның тирәнлеге

м) 1639м

н) 1575м

о) 1642м

-Нерпа-ул

й) балык

к) кош

л)имезүче хайван

-Кайсы балык, уылдык(икра) чәчмичә, тере маймычлар(кечкенә балыклар) тудыра?

н) омуль

о) голомянка

п) осётр

-Байкалга ничә елга, инеш үзенең суын коя?

д) 300дән күбрәк

е) 400ләп

ж)380 тирәсе

-Байкалдан кайсы елга агып чыга?

г) Селенга

д) Идел

е) Ангара

-Байкал белән танышу кайсы җирдән башлана?Шунда ук музей урнашкан.

ш) Иркутск шәһәре

ц) Листвянка поселогы

ч) Казан

-Балалар,сезнең җаваплардан нинди сүз килеп чыкты?

-Билгеләр кую.

Укучылар тест биремнәрен эшли.

Җавапта МОЛОДЕЦ! сүзе чыгарга тиеш.

VII.Өй эше.

  2016 ел Татарстан Республикасында Сулыкларны саклау елы дип игълан ителде. 1)Дәреслек материалын укырга, Байкал турында рәсем ясарга;2)безнең авылдагы, авыл тирәсендәге елга-күлләрне ничек сакларга?Без нәрсә эшли алабыз?Чыгыш ясарга.

Өй эшен язалар.

 VIII. Рефлексия

        

-Дәрестә нәрсәләр белдегез? Бер җөмлә белән, бер-берегезне кабатламыйча, истә калганнарны әйтегез.

-Бөтендөнья табигать мирасы объектларының берсе-Байкал күле сак мөнәсәбәткә һәм саклауга мохтаҗ.

-Планетада башка мондый күл юк,шуңа да аны энҗе белән чагыштыралар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресенең план- конспекты

3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресендә "Нәрсә ул акча?" темасына дәрес план- конспекты һәм темага карата презентация...

План-конспект урока по физической культуре для 4 класса. Конспект - урока: Использование современных танцевальных фитнес программ на уроке физической культуры

Цель: Повысить интерес к занятиям физическими упражнениями, через музыкально - двигательную деятельность учащихся, содействовать поддержанию и развитию их активности.Задачи:1.Формировать двигате...

План-конспект урока по чтению (1 класс) по теме: Конспект урока литературного чтения в 1 классе ."Школа 2100"

Урок литературного чтения в 1 классе  «Школа 2100»Тема: Недолгая красота весны.( Николай Иванович Сладков «Бегство цветов» )Цель: формирование читательской компетенции учащихсяЗадачи: - форм...

4 сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресенең план-конспекты

Тема: Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләрМаксатлар: бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; аларны башка сүз төркемнәреннән аера һәм җөмләдә дөрес кулланырга өйрәтү;балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, ...