4 сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресенең план-конспекты
план-конспект урока (4 класс) на тему

Загрутдинова Нурсиня Мавлютовна

Тема: Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

Максатлар: бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; аларны башка сүз төркемнәреннән аера һәм җөмләдә дөрес кулланырга өйрәтү;

балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; табигатькә, кошларга, җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес төре: яңа белемнәрне ачу дәресе

Дәресне җиһазлау, кулланылган материал: компьютер, презентация, телевизор, дәреслекләр, карточкалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_plan-konspekty.docx17.53 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрес:  татар теле

Тема: Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр

Максатлар: бәйлек һәм бәйлек сүзләр турында төшенчә бирү; аларны башка сүз төркемнәреннән аера һәм җөмләдә дөрес кулланырга өйрәтү;

балаларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын, дөрес язу күнекмәләрен үстерү; табигатькә, кошларга, җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес төре: яңа белемнәрне ачу дәресе

Дәресне җиһазлау, кулланылган материал: компьютер, презентация, телевизор, дәреслекләр, карточкалар

                                                      Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.
  • Исәнмесез, балалар!

Күз алдыгызга китерегез әле, сез кечкенә орлыклар, ди (башларын тотып утыралар).

Бакчачы орлыкларны саклык белән тәрбияли, сулар сибә (укытучы бабаларның башларыннан сыйпап йөри).

Кояш нурлары җылысында орлыклар үсә, беренче яфраклар күренә башлый (балалар кулларын күтәреп, өскә күтәреләләр).

Сабак үсә (балалар тартылалар, җилкәләрен турайталар).

Ниһаять, шатлыклы мизгел: искиткеч матур чәчәкләр күренә (балалар чәчәк таҗлары ясап, кулларын күтәрәләр).

Чәчәкләр матурланганнан матурлана (бер-берсенә елмаялар).

Чәчәкләр кояшка тартыла (аяк очларына басалар һәм  утыралар).

-         Балалар, чәчәкләр кояш яктысына тартылган кебек, кешеләр дә белемгә тартыла. Сезнең дә күп беләсегез, күп шөгыльгә өйрәнәсегез килә, шулаймы?

2. Матур язу күнегүләре

Мм

Тормышның матурлыгын чишмәләр җыры да искә төшереп тора.

3.Актуальләштерү һәм эшләп карау вакытында авыр урын билгеләү.

- Бирелгән сүзләрне сүз төркемнәре буенча 3 баганага аерып яз.

Әкиятләр, караңгы, туганмын, хәтле, ялтырый, күңелле, тылсымчы, кебек, якынлашты, зәңгәрсу, алмашлык, саен

-Кайсы сүзләрне бер төркемгә дә кертмәдегез?

- Ни өчен?

-Дәреснең максатын билгеләгез.

3.Авырлыктан чыгу проектын төзү.

- Башка сүз төркемнәрен ничек билгеләдегез?

- Бу сүзләрне шул юл белән билгеләп буламы?

- Нинди нәтиҗә ясый алабыз?

- Алар нәрсә өчен хезмәт итәләр?(46 күнегүне куллану).

4.Проектны тормышка ашыру.

- Димәк, бу сүз төркеме ничек дип атала?

-Хәтле, саен,кебек – нинди сүз төркеме?

-23 биттәге кагыйдәне укыйбыз.

5. Беренчел ныгыту.

-47 күнегү

- Өстәмә бирем.

-Төшереп калдырылган бәйлекләрне һәм бәйлек сүзләрне куеп яз.

- Урманда яшәүче җәнлекләр...(белән) кошларны куркытмагыз. Урман безнең  ... (өчен) күп нәрсә бирә. Урман ... (эчендә) йөргәндә шаулама.

    Әңгәмә.

 - Балалар, тагын бер кабат эчтән укып чыгыгыз әле. Нинди матур җөмләләр!       Дөрестән дә без яшеллекне, урманны, анда яшәүче җәнлекләрне, кошларны, үсемлекләрне сакларга тиешбез.

 - Ни өчен аларны сакларга кирәк?

 - Чөнки алар матурлык, саф һава, чисталык, яшеллек чыганагы. Урманны гына түгел, без авыл янындагы, өйләребез янындагы агачларны рәнҗетергә тиеш түгел һ.б.

6.Яңа белемнәрне үзләштерелгән белемнәр системасына кушу.

-Сүзләрдән җөмләләр төзе, сүз төркемнәрен билгелә.

Өстеннән, күтәрелде, күл, томан, куе.

Шартлау, эчендә, урман, ишетелде.

Чыкканда, аша, сак бул, юл.

7.Уку эшчәнлеген йомгаклау.Рефлексия.

-Дәрестә нинди яңа белемнәр алдык?

-Тест ярдәмендә үзләштерү дәрәҗәсен тикшерәбез.

Сораулар

Әйе (+)

Юк (-)

Татар телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр бар

 

 

Бәйлекләр сүзләрне бәйли

 

 

Бәйлекләр килеш белән төрләнә

 

 

Белән бәйлеге кем? соравына җавап бирә

 

 

Яшел сүзе - бәйлек

 

 

Өс, ас, ян, ал, арт – бәйлек сүзләр

 

 

Кебек, сыман, шикелле – бәйлекләр

 

 

Көрәк белән казу сүзтезмәсендә белән бәйлеге исменән соң килә

 

 

Сезнең кебек матур сүзтезмәсендә кебек бәйлеге исемнән соң килә

 

 

Бәйлекләр сорауга җавап бирми, аларның мәгънәсен аңлатып булмый

 

 

 

8.   Өй эше бирү. Урман” темасына бәйлекләр кертеп хикәя, әкият яки шигырь язып килергә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресенең план- конспекты

3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресендә "Нәрсә ул акча?" темасына дәрес план- конспекты һәм темага карата презентация...

Татар теле дәресенә технологик карта 3 нче сыйныф, “Перспективалы башлангыч мәктәп ”

3нче сыйныфта татар теленнән "Алмашлык" темасы буенча белемнәрне системалаштыру дәресе....

Татар теле дәресенә технологик карта

2 класс татар теле дәресенә технологик карта. Татар теле дәреслеге, автор  З.И. Җамалетдинова . Антонимнар турында төшенчә  бирү;  укучыларның уйлау, фикерләү сәләтен, иҗади а...

1 нче сыйныф өчен татар теле дәресенә технологик карта

1 сыйныф.Рус төркеме. Татар теле. "Мәктәптә" темасы....

4 сыйныфта үткәрелгән татар теле дәресенә презентация

Дәреснең һәр этабы аерым слайдларда чагылыш таба....

2 СЫЙНЫФТА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕНӘ ТЕХНОЛОГИК КАРТА

Билгене белдерә торган сүзләр...